Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Россия Саклык банкы

$
0
0
Россия Саклык банкы

 

2013 ел­ның 21 ию­нен­нән “Рә­сәй Сак­лык бан­кы” ААҖ­нең элек 2555 но­мер­лы Чис­тай бү­лек­чә­се­нең 2555/054 но­мер­лы өс­тә­мә офи­сы (уни­вер­саль) үз­гәр­теп тө­зү һәм өч бү­лек­чә­не бер­гә ку­шу сә­бәп­ле “Рос­сия Сак­лык бан­кы” ААҖ­нең 8610 нчы но­мер­лы “Та­тарс­тан Бан­кы” бү­ле­ге­нең 8610/0850 нче но­мер­лы “Көнь­як бү­лек­чә­се” (ида­рә сис­те­ма­сын­да) өс­тә­мә офи­сы итеп үз­гәр­тел­гән (фи­зик шә­хес­ләр­гә хез­мәт күр­сә­тү­дә спе­ци­аль­ләш­те­рел­гән).

Бү­ген­ге­се көн­дә Сак­лык бан­кы зур кү­ләм­ле хез­мәт­ләр тәкъ­дим итә, бо­лар: исәп-хи­сап - кас­са хез­мә­те күр­сә­тү, төр­ле төр­дә ак­ча кү­че­рү (сум­нар­да, ва­лю­та­лар­да, кыс­ка ва­кыт эчен­дә һәм дөнь­я­ның те­лә­сә кай­сы нок­та­сы­на). 2013 ел­ның бе­рен­че яр­ты ел­лы­гын­да ра­йон хал­кы та­ра­фын­нан «Ко­либ­ри» 136 пе­ре­во­ды ясал­ган, бу  үт­кән ел­ның I яр­ты ел­лы­гы бе­лән ча­гыш­тыр­ган­да 48 гә күб­рәк. Һәм бо­лар вк­лад­лар кү­лә­ме, ком­пен­са­ци­я­ләр… һ.б. бу­ен­ча рәс­ми­ләш­те­ре­лә­чәк пе­ре­вод­лар­ны исәп­лә­мә­гән­дә. Банк фи­зик зат­лар­га кре­дит­лар, кон­суль­та­ци­я­ләр би­рү, банк про­дукт­ла­рын ими­ни­ят­ләш­те­рү, сак­лык сер­ти­фи­кат­ла­рын, ис­тә­лек­ле ти­мер ак­ча­лар­ны са­ту һәм сак­лау, ло­те­рея би­лет­ла­рын са­ту, озак ва­кыт­лы по­ру­че­ни­е­ләр, ва­сы­ять язу­ла­рын, ыша­ныч кә­газь­лә­рен (тү­ләү­сез) счет­лар бу­ен­ча рәс­ми­ләш­те­рү, он­лайн-хез­мәт­лә­ре тәкъ­дим итә.

Ра­йон­да 4 бан­ко­мат (бер­се Ле­ни­но­да “У мос­та” ки­бе­тен­дә) һәм үзе­ңә-үзең хез­мәт күр­сә­тү җай­лан­ма­сы (2)  ур­наш­кан, бер­се – ра­йон ха­ки­ми­я­те би­на­сын­да. Ра­йон­ның сәү­дә нок­та­ла­рын­да (“Пя­те­роч­ка+”, “Ка­занс­кие ап­те­ки”, яңа “Ф­рон­тайм” ки­бе­те, “У мос­та” ка­фе-ки­бе­те) 7 тү­ләү тер­ми­на­лы ур­наш­ты­рыл­ган, бу исә төр­ле тү­ләү сис­те­ма­ла­рын һәм төр­ле банк эти­тент­ла­рын үз эче­нә ал­ган плас­тик кар­та­ла­ры бул­ган кли­ент­лар­га са­тып ал­ган то­вар­лар өчен ак­ча­ла­та тү­лә­мәү мөм­кин­ле­ге би­рә. Бу ял­ган ку­пю­ра­лар алу оч­ра­гын ки­ме­тә­чәк. Плас­тик кар­та­лар бе­лән исәп-хи­сап ясау­чы Сак­лык бан­кы кли­ент­ла­ры­на са­тып алу кү­лә­мен­нән бо­нус­лар исәп­лә­не­лә, бер бо­нус бер сум­га ти­гез, үз чи­ра­тын­да аны ки­бет – парт­нер­лар­да төр­ле са­тып алу­лар­га ал­маш­ты­рыр­га мөм­кин. 8610/0850 но­мер­лы өс­тә­мә офис­та тәү­лек әй­лә­нә­се­нә хез­мәт күр­сә­тү зо­на­сын­да бан­ко­мат һәм үз-үзе­ңә хез­мәт күр­сә­тү җай­лан­ма­сы ку­ел­ган. Ан­нан ка­ла, кли­ент­лар­га хез­мәт күр­сә­тү зо­на­сын­да ин­тер­нет-ки­оск­лар да бар, аның яр­дә­мен­дә те­лә­сә кай­сы кли­ент Сак­лык бан­кы-Он­лайн­да эш­ли ала. Кли­ент әзер­лән­гән кар­та­ны ал­ган чак­та хез­мәт­кәр­ләр аңа Сак­лык бан­кы – Он­лайн­да ни­чек эш­ләр­гә икән­ле­ген күр­сә­теп би­рә­ләр, бу кли­ент ки­лә­чәк­тә банк­ка кер­ми­чә дә үзе ге­нә эш­ли ал­сын өчен эш­лә­нә. Өс­тә­мә офис­та 1 июль­гә хез­мәт күр­сә­тү­дә 34489 счет исәп­лә­не­лә, бу уз­ган ел­да­гы­дан 4116 счет­ка күб­рәк. Шу­шы көн­гә фи­зик шә­хес­ләр­нең кер­тем­нә­ре 188 млн. 530 мең сум тәш­кил итә. Ел ба­шын­нан 22 млн. 700 мең сум ак­ча са­лын­ган, уз­ган ел яр­ты ел­га бу сан 16 млн. 251 мең сум бул­ган. 1 июль­гә ра­йон­да­гы 751 пен­си­о­нер­га пен­си­я­не Сак­лык бан­кы фи­ли­а­лы аша кү­че­рә­ләр. Үз-үзе­ңә хез­мәт күр­сә­тү җай­лан­ма­сы аша I яр­ты­ел­лык­та 10981 бе­рәм­лек тү­ләү – 23 млн. 291 мең сум ак­ча ка­бул иетл­гән. Шу­лар­ның 2102 се кә­рәз­ле элем­тә өчен тү­ләү, 375-се кре­дит­лар, 5126-сы ком­му­наль хез­мәт­ләр өчен тү­ләү, 2428-се кар­та­лар­ны ту­лы­лан­ды­ру, 738-се кар­та­дан кар­та­га кү­че­рү, 212-се кер­тем­нәр. Бе­рен­че яр­ты ел­да Сак­лык бан­кы аша 5147 ло­те­рея би­ле­ты (132 мең сум­лык) са­тыл­ган (2012 ел­да­гы­дан 872 би­лет­ка, 26 мең сум­га күб­рәк). Өс­тә­мә офис­та са­ту­да төр­ле те­ма­ти­ка­га ка­гы­лыш­лы ис­тә­лек­ле тәң­кә­ләр бар. Бе­рен­че яр­ты ел­лык­та 40 мең сум­га ике ал­тын тәң­кә, 21 мең 300 сум­га 7 кө­меш тәң­кә са­тыл­ган.

25 млн. 396 мең сум­лык 186 кре­дит би­рел­гән, шул исәп­тән 40 кре­дит шәх­си яр­дәм­че ху­җа­лык­ны үс­те­рү­гә (6 млн. 279 мең сум). 2012 ел­да бу сан­нар: 153 кре­дит – 19  млн. 596 мең сум­лык, 18 кре­дит – ШЯХ бу­ен­ча.

1 июль­гә фи­зик зат­лар­ның ур­та­ча көн­лек кал­ган ак­ча кү­лә­ме 62 млн. 370 мең сум тәш­кил ит­кән, бу 4 млн. 860 мең сум­га күб­рәк. Күп ба­ла­лы га­и­лә­ләр­гә һәм ра­йон предп­ри­я­ти­е­лә­рен­дә эш­ләү­че шә­хес­ләр­гә ипо­те­ка кре­дит­ла­ры би­рү ту­рын­да тө­зел­гән ки­ле­шү­ләр кы­са­ла­рын­да оеш­ма­лар­дан би­рел­гән рөх­сәт язу­ла­ры ни­ге­зен­дә 2 млн. 100 мең сум­лык 3 ипо­те­ка кре­ди­ты би­рел­гән бул­ган. Әле­ге мо­мент­та кре­дит ко­ми­те­ты та­ра­фын­нан та­гы 2 за­яв­ка хуп­лан­ган һәм кли­ент­лар ипо­те­ка кре­ди­ты би­рү­гә до­ку­мент­лар­ның икен­че па­ке­тын җы­я­лар.

Авыл­лар­да күч­мә кас­са опе­ра­ци­я­се пункт­ла­ры (ККОП) эш­ли, әле­ге төр хез­мәт күр­сә­тү­дә 8 млн. 244 мең сум кал­ган ак­ча­сы бул­ган 213 счет бар (шул исәп­тә пен­сия алу өчен 12 счет бар) һәм алар­ның са­ны һәр ай са­ен ар­та ба­ра. 14 июнь­нән алып ККОП гра­фик бу­ен­ча Акъ­яр, Ак­бү­ре, Кр. Ок­тябрь, Зи­рек­ле, Чу­аш Ча­бак­са­ры авыл­ла­ры, Пет­ро­па­вел, Ека­те­ри­на Бис­тә­лә­ре­нә йө­ри. 2013 ел­ның I яр­ты­ел­лы­гын­да ККОП та­ра­фын­нан 1670 бе­рәм­лек кү­лә­мен­дә ком­му­наль һәм баш­ка төр тү­ләү­ләр ка­бул ител­гән (бу үт­кән ел­ның шул ук чо­ры­на ка­ра­ган­да өч тап­кыр­га ди­яр­лек күб­рәк).


Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Girasoles para colorear


mayabang Quotes, Torpe Quotes, tanga Quotes


Tagalog Quotes About Crush – Tagalog Love Quotes


OFW quotes : Pinoy Tagalog Quotes


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


Tagalog Quotes To Move on and More Love Love Love Quotes


5 Tagalog Relationship Rules


Best Crush Tagalog Quotes And Sayings 2017


Re:Mutton Pies (lleechef)


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


Sapos para colorear


tagalog love Quotes – Tiwala Quotes


Break up Quotes Tagalog Love Quote – Broken Hearted Quotes Tagalog


Patama Quotes : Tagalog Inspirational Quotes


Pamatay na Banat and Mga Patama Love Quotes


Tagalog Long Distance Relationship Love Quotes


BARKADA TAGALOG QUOTES


“BAHAY KUBO HUGOT”


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.