Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Идеаль пар

$
0
0
Идеаль пар

 

Әдәм­сә авы­лын­да 55 ел бер­гә го­мер итү­че Әб­дел­җә­дит Га­яз улы бе­лән На­җия Иди­а­тул­ла кы­зы Шәй­дул­лин­нар­ны һич ике­лә­нү­сез иде­аль пар дип атар­га мөм­кин.

Бе­рен­че оч­ра­шу­да ук алар хо­лык­ла­ры­ның ту­ры ки­лү­ен аң­лый­лар, гар­мо­ни­я­ле га­и­лә тор­мы­шы өчен бу бик ки­рәк нәр­сә. Бер-бер­се бе­лән дус бул­ган га­и­лә баш­лык­ла­ры  - әти-әни­лә­ре дә яшь­ләр­нең бер бө­тен ха­сил итү­е­нә шик­лән­ми­ләр. Һәр га­и­лә­дә 6-7 шәр ба­ла үсә, яшь­ләр исә би­шен­че ба­ла бу­лып дөнь­я­га кил­гән­нәр. Ул за­ман­нар­да ба­ла­лар­ны әти-әни үзе бе­лән ку­нак­ка йөрт­мә­гән, шу­ңа да ба­ла чак­та Әб­дел­җә­дит бе­лән На­җия бер-бер­сен бел­ми­ләр дә. Ике як әти-әни туй ту­рын­да ки­леш­кәч, 20 яшь­тә үз­лә­ре­нең ни­ках­ла­рын­да гы­на бер-бер­сен кү­рә­ләр. Бә­хет­кә, кияү бе­лән кә­ләш бе­рен­че кү­рү­дән бер-бер­се­нә га­шыйк бу­ла­лар. Яшь ки­лен­не кай­на­на бе­лән кай­на­та үз кыз­ла­ры ке­бек ка­бул итә­ләр, ике га­и­лә бер тү­бә ас­тын­да 37 ел го­мер итә. Йорт­та кай­на­та – Га­яз Шәй­дул­лин баш бу­ла, өй­дә­ге­ләр өчен аның сү­зе – за­кон. Акыл­лы, га­дел, уң­ган-бул­ган ир озак ел­лар Әдәм­сә­дә кол­хоз­ны җи­тәк­ли, ан­нан тыш пар­тия аны күр­ше авыл­лар­га авыл ху­җа­лы­гын кү­тә­рер­гә җи­бә­рә. Би­ре­дә кол­хоз зур, үз­лә­ре­нең җил те­гер­мән­нә­ре дә бу­ла. Су­гыш­тан соң зур бул­ма­ган электр стан­ци­я­се тө­зи­ләр. Әб­дел­җә­дит үз­ле­ген­нән аның ме­ха­низ­мын өй­рә­нә, озак та үт­ми кол­хоз­да­гы бө­тен электр ху­җа­лы­гы­на хез­мәт күр­сә­тә. Үзе­нең яр­дәм­че­лә­ре бе­лән ул биш са­вым кө­тү­е­нә, бер­ни­чә тер­лек си­мер­тү фер­ма­сы­на, са­рык­лар, дуң­гыз­лар, та­вык­лар, ку­ян­нар фер­ма­сы­на хез­мәт күр­сә­тә, кө­нен-тө­нен эш­тә бу­лып, шу­шы тер­лек­че­лек фер­ма­ла­ры­ның өз­лек­сез эш­лә­вен тәэ­мин итә­ләр. На­җия кол­хоз фер­ма­сын­да кул бе­лән сы­ер­лар (15 баш) са­ва, ап­па­рат кер­тел­гәч, сы­ер­лар са­ны 25 кә җи­тә, иң күп сөт­не ул са­ва. Кол­хоз­чы­лар бар да на­мус бе­лән, үз­лә­ре­нә эш­лә­гән ке­бек хез­мәт ку­я­лар. Әле эш­лә­гән өчен ак­ча­сын да бик аз тү­ли­ләр, шу­лай да эш­кә бул­ган мө­нә­сә­бәт бик әй­бәт бу­ла. Авыл җи­рен­дә исә эш җи­тәр­лек, сы­е­рын да са­вар­га, кол­хоз ба­су­ын­да су­ган, чө­ген­дер, бә­рәң­ге үс­те­реп, утап, җы­еп алыр­га да өл­ге­рер­гә. Га­и­лә­дә дә бер-бер арт­лы ба­ла­лар туа: өч ул­ла­ры, бер кыз­ла­ры. На­җия эш­тә ва­кыт­та онык­ла­рын әби­лә­ре ка­рый. Бик ку­нак­чыл йорт бул­ган­га­дыр, җәй­лә­рен күп сан­лы ку­нак­лар кай­тып то­ра, кай­ча­гын­да 30 ар ке­ше җы­е­ла. “Эш күп, ба­ла­лар, ку­нак­лар – әр­лә­шер­гә ва­кыт та, те­ләк тә кал­мый иде”, - ди­ләр ир бе­лән ха­тын. –Дус яшә­дек, бул­га­ны­на шө­кер ит­тек. Әй­тер­гә ки­рәк, та­би­гать­тән ике­се­нең дә хол­кы уңай яра­тыл­ган, шу­ңа да бер-бер­сен аң­ла­шып яши­ләр. “Вак-тө­як өчен бер­кай­чан әр­ләш­мә­де­ләр”, - дип ис­кә ала кыз­ла­ры Гү­зә­лия. Әти­лә­ре ва­фат бул­гач, йорт ху­җа­сы бу­лып Әб­дел­җә­дит ка­ла, те­лә­сә нин­ди га­и­лә өчен ур­так бул­ган бер нәр­сә: ир - баш бул­са, ха­тын-кыз  -му­ен, му­ен кая бо­ра, баш шун­да ка­рый. “Мин әле дә үз­гәр­тү­ләр яра­там, бе­рәр нәр­сә са­тып алыр­га, өй­дә нәр­сә­не­дер үз­гәр­теп тө­зер­гә те­лим икән, ирем бер­кай­чан да кар­шы кил­ми, ми­нем бе­лән ки­ле­шә”, - дип сөй­ли хә­зер­ге­се На­җия әби. Икен­че ул­ла­ры Тәб­рис өй­лән­гәч, әти-әни­се янын­да то­рып кал­ган. 1985 ел­ны әти­се бе­лән яңа зур йорт тө­зер­гә ни­ят­лә­гән­нәр. Хә­зер Тәб­рис үзе­нә йорт сал­ган, әти-әни­се­нә дә яр­дәм итеп то­ра. Әдәм­сә­дә ба­ры ул гы­на кал­ган, рай­газ­да эш­ли, кал­ган­на­ры шә­һәр­дә: Гү­зә­лия – Ка­мАЗ­да ПДО-да әй­дәп ба­ру­чы ин­же­нер, Рә­ис – Яр Чал­лы­да – эре­теп ябыш­ты­ру­чы, Фир­дә­вес – Әл­мәт­тә – шо­фер. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, олы ул­ла­ры Әде­лә­ит­нең ва­фа­ты­на 2 ел уз­ган. 16 март­та зө­бәр­җәт туй­га Шәй­дул­линнар өе­нә бү­ләк­ләр кү­тә­реп бик күп ку­нак кайт­кан: ба­ла­ла­ры, 7 онык­ла­ры, 4 онык­чык­ла­ры, ту­ган­на­ры җы­ел­ган. Хә­зер 77 яшь­лек На­җия әби бе­лән 76 яшь­лек Әбделҗә­дит ба­бай ир­кен, як­ты, уңай­лы йорт­та бә­хет­ле карт­лык ки­че­рә­ләр. Әби­гә 10 ел элек ин­сульт бул­ган, йө­рер­гә авыр би­рел­сә дә, тәм­ле итеп ашар­га пе­ше­рә. Ба­бай кай­чан­дыр зур бул­ган ху­җа­лык­тан кал­ган та­вык­лар ка­рый, яңа­лык­лар­ның бер­сен дә ка­ра­мый кал­дыр­мый, күп­тән тү­гел үт­кән Уни­вер­си­а­да­ны да ка­рап бар­ган.

55 ел бер­гә го­мер итү­не зө­бәр­җәт туй дип атый­лар. Зө­бәр­җәт  - ул си­рәк, кыйм­мәт­ле һәм бик ма­тур таш. Бу пар­ның мө­нә­сә­бәт­лә­ре дә зө­бәр­җәт­кә тиң. Алар фи­ке­рен­чә, га­и­лә­дә иң мө­һи­ме – тү­зем­ле бу­лу, бер-бе­ре­ңә юл кую, проб­ле­ма­лар­ны ты­ныч юл бе­лән хәл итү. Акыл­лы ки­ңәш­ләр­гә ко­лак са­лы­гыз – сез дә алар ке­бек озак ел­лар яра­ты­шып, бә­хет­тә яшәр­сез.

Оль­га ИВА­НО­ВА


Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Girasoles para colorear


mayabang Quotes, Torpe Quotes, tanga Quotes


Tagalog Quotes About Crush – Tagalog Love Quotes


OFW quotes : Pinoy Tagalog Quotes


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


Tagalog Quotes To Move on and More Love Love Love Quotes


5 Tagalog Relationship Rules


Best Crush Tagalog Quotes And Sayings 2017


Re:Mutton Pies (lleechef)


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


Sapos para colorear


tagalog love Quotes – Tiwala Quotes


Break up Quotes Tagalog Love Quote – Broken Hearted Quotes Tagalog


Patama Quotes : Tagalog Inspirational Quotes


Pamatay na Banat and Mga Patama Love Quotes


Tagalog Long Distance Relationship Love Quotes


BARKADA TAGALOG QUOTES


“BAHAY KUBO HUGOT”


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.