Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

«Якташларыма сәлам!»

$
0
0
«Якташларыма сәлам!»

 

Га­зе­та­быз­ның 17 июль са­нын­да дөнья күр­гән “Та­гын бер ал­тын” ди­гән яз­ма күп­ләр­дә кы­зык­сы­ну уят­кан. “Кем ул Ре­нат Әх­мәт­шин? Кай­сы як­лап без­гә як­таш? Нин­ди җи­ңү­ләр яу­ла­ган егет ул?” – дип со­рау­чы­лар, шал­ты­ра­ту­чы­лар күп бул­ды. Шу­лар­га җа­вап итеп, кө­рәш бу­ен­ча ике тап­кыр дөнья, өч тап­кыр Рос­сия чем­пи­о­ны, хә­зер ин­де ХХVII Бө­тен­дөнья җәй­ге Уни­вер­си­а­да­да бил­бау­лы кө­рәш бу­ен­ча 100 кг-га чак­лы авыр­лык­та­гы алыш­та ал­тын ме­даль­гә ла­ек бул­ган Ре­нат Әх­мәт­шин ту­рын­да язар­га бул­дым.

 

Ре­нат 1986 нчы ел­да Тү­бән Ка­ма шә­һә­рен­дә га­и­лә­дә икен­че ба­ла бу­лып дөнь­я­га ки­лә. Әти­се Рөс­тәм Әх­мәт­шин – Мин­зә­лә ра­йо­ны Мәл­кән, әни­се Зәм­зә­мия Чир­ме­шән ра­йо­ны Юга­ры Кә­мин­кә авы­лын­нан. Әби­се Зәй­тү­нә апа Ак­бү­ре авы­лын­да ту­ып үсә. Нә­сел зур, та­ри­хы олы.

…Су­гыш­ка ка­дәр Зәй­тү­нә апа Тат. Волчья (Ак­бү­ре) авы­лы еге­те Сө­ни­ев Хә­сән­җан бе­лән га­и­лә ко­ра­лар. Бә­хет­ле яшь­ләр­нең кө­теп алын­ган ул­ла­ры туа. Кыз­га­ныч­ка кар­шы, кан­кой­гыч су­гыш бу га­и­лә­нең тор­мыш­ла­рын җи­ме­рә. Хә­сән­җан абый­ны су­гыш­ка ала­лар, озак­ла­мый аның һә­лак бу­луы ту­рын­да кай­гы­лы хә­бәр ки­леп ире­шә. Ачы хәс­рәт­тән иң­рә­гән яшь ха­тын­ны яз­мыш та­гын авыр сы­нау ал­ды­на куя. Хә­сән­җа­ны­ның дә­ва­мы бу­лып үсәр­гә ти­еш ул­ла­ры да ва­фат бу­ла... Зәй­тү­нә апа әти­се Хә­лиул­ла ба­бай га­и­лә­се­нә кай­тып сы­е­на.

Ел­лар үт­кәч, ял­гыз ха­тын Юга­ры Кә­мин­кә авы­лы­на ки­лен бу­лып тө­шә. Зур дус  га­и­лә­нең те­рә­ге, үги ул-кыз­ла­ры­на – әни, онык­ла­ры­на әби бу­лып, го­ме­ре­нең соң­гы көн­нә­ре­нә чак­лы Юга­ры Кә­мин­кә­дә го­мер ки­че­рә. Со­ңа­рып кы­на та­гын әни бу­лыр­га хо­дай на­сыйп итә, кы­зы – Зәм­зә­ми­я­се дөнь­я­га ки­лә. Чем­пи­он егет – шул Зәм­зә­ми­я­нең улы.

Ре­нат ке­че яшь­тән спорт­ны үз итә. Ул фи­зик як­тан нык, чы­нык­кан бу­лып үсә. Аның шун­дый бу­луы бәл­ки нә­сел­дән ки­лә­дер. Ба­ба­сы За­ки­ров Зө­фәр ба­бай (Юга­ры Кә­мин­кә) за­ма­нын­да ба­һа­дир­дай нык бу­ла. Са­бан­туй­лар­да кө­рәш­че бу­лып мәй­дан то­та. Бәл­ки шу­шы нык­лы­гы аны фа­шист әсир­ле­ге­нең ко­точ­кыч га­зап­ла­рын­нан ко­ты­лып ка­лыр­га яр­дәм ит­кән­дер. Икен­че як­тан, Зәй­тү­нә апа­ның әти­се Хә­лиул­ла ба­бай Мин­кә­ев ти­рә-як­та та­ныл­ган кө­рәш­че бу­ла. Аның ле­ген­да­га тиң ба­тыр­лы­гын хә­зер дә өл­кән­нәр са­гы­нып ис­кә ала­лар.

…Хә­лиул­ла ба­бай­ның яшь, көч­ле ча­гы. Хә­зер­ге ке­бек җәй­ге чел­лә­дә ура­за то­та­лар. Иш­ле га­и­лә­сен ту­ен­ды­ру өчен Хә­лиул­ла ба­бай авыл­да­шы бе­лән күр­ше авыл­га ба­рып, бу­ра бу­рар­га ял­ла­на­лар, кө­не буе ач ки­леш эш­ли ул. Кич бе­лән ип­тә­ше ашый-эчә (ул ура­за­да бул­мый) һәм алар җәя­ү­ләп кай­тыр юл­га чы­га­лар. Ип­тә­ше юл­да әй­тә: “Ме­нә Хә­лиул­ла аб­зый, син ин­де мәй­дан ба­ты­ры, кыш буе ни­чә са­рык ашап, көч җы­еп, әзер­лә­неп ба­тыр исе­ме алып бу­ла ул, әй­дә, ме­нә син хә­зер кө­чең­не күр­сәт, ура­за ки­леш кө­не буе бу­ра бу­ра­дык, кө­рә­шик, әгәр ми­не җиң­сәң, си­нең ба­тыр­лы­гы­ңа мин ыша­ныр­мын”, - ди. Ба­бай ри­за бу­ла. Көн­дә­шен шун­дый көч бе­лән җир­гә алып са­ла, те­ге­се уры­нын­нан да куз­га­ла ал­мый­ча, ба­бай­дан га­фу со­рый. “Мин си­не рән­җет­тем, Хәлиул­ла аб­зый, зин­һар ки­че­рә күр, син чын ба­тыр кө­рәш­че икән­сең”,- ди.

Хә­лиул­ла ба­бай­ның кө­че-ку­ә­те аның онык­ла­ры­на, онык­чык­ла­ры­на күч­кән икән. Бер оны­гы – Мин­кә­ев Хәм­зә – яшь ча­гын­да мәй­дан тот­кан егет иде. Аның кө­рәш­тә­ге ос­та­лы­гын өл­кән бу­ын хә­зер дә хә­тер­ли әле. Икен­че оны­гы Мин­кә­ев Гос­ман ал­ла яр­дә­ме бе­лән, фи­зик як­тан нык, чы­нык­кан бу­луы ар­ка­сын­да гы­на әф­ган су­гы­шын­да ки­чер­гән мих­нәт­ләр­дән бер ая­гын кал­ды­рып бул­са да, исән-сау ил­гә кай­тып, юга­ры бе­лем алып, үз тор­мы­шын кор­ды. Ә онык­чы­гы Ре­нат спорт­та зур үр­ләр яу­лый. Ул Чал­лы шә­һә­рен­дә физ­куль­ту­ра инс­ти­ту­тын тә­мам­лый. Уку дә­ве­рен­дә үк зур спорт­ка ке­реп ки­тә, дә­рә­җә­ле исем­нәр ала. Аның тре­не­ры Фәй­зул­лин Рә­кыйп Нә­җип улы – та­ныл­ган шә­хес. Ул егет­кә зур өмет­ләр баг­лый. “2013 ел бул­ган­га 13 са­ны си­ңа бә­хет ки­тер­мәс дип әйт­кән иде­ләр. Күз ти­мә­сен, Чал­лы Са­бан­ту­ен­да ма­ши­на ал­дым (ул кө­рә­шеп ал­ган ма­ши­на­лар­ның са­нын Ре­нат үзе ге­нә бе­лә­дер ин­де), бы­ел фа­тир­лы бул­дым, Уни­вер­си­а­да­га эләк­тем”, - дип, Ре­нат бә­хет­ле миз­гел­лә­рен бар­лый.

Уни­вер­си­а­да­да Чал­лы ба­ты­ры Р. Әх­мәт­шин ко­ман­да­ның ка­пи­та­ны бу­ла. Аңа бу ва­зый­фа ха­лы­ка­ра ярыш­лар­да кат­на­шу тәҗ­ри­бә­се бу­лу­ын, ике тап­кыр дөнья чем­пи­о­ны икә­нен ис­тә то­тып би­рел­гән. Баш­ка­лар­дан аер­ма­лы бу­ла­рак, Ре­нат па­рад­ка чык­ма­ган, ка­пи­тан бу­ла­рак, VIР-три­бу­на­да утыр­ган. Ре­нат Ка­зан­да­гы ярыш­лар­да  Ка­захс­тан, Кыр­гызс­тан, Баш­кортс­тан­да кө­рәш­кән ке­ләм­дәш­лә­рен оч­рат­кан, алар бе­лән ара­лаш­кан. Бил­бау­лы кө­рәш­нең ирек­ле сти­лен­дә дә бул­ган ан­дый­лар. “Ми­нем авыр­лык­та фи­нал­да бил алыш­кан егет­ләр­нең ике­сен дә җиң­гә­нем бар иде”, - ди ка­пи­тан. Ре­нат­ның ирек­ле стиль бу­ен­ча ха­лы­ка­ра класс­лы спорт ос­та­сы ди­гән исе­ме дә бар икән.

Зур спорт­та шу­шын­дый дә­рә­җә­ләр­гә иреш­кән ту­га­ны­быз бе­лән әле бү­ген дә те­ле­фон аша элем­тә­гә кер­дек. Җит­ди трав­ма­лар ал­са да, Ре­нат­ның кә­е­фе кү­тә­рен­ке, әле­гә ул дә­ва­ла­ну курс­ла­ры үтә. Аның эш ат­на­сы бик ты­гыз: ма­гист­ра­ту­ра­да уку­ын дә­вам итә, Ка­зан энер­ге­ти­ка уни­вер­си­те­тын­да чит­тән то­рып  бе­лем ала. ТЭА (Ре­сурс-Хол­динг) сис­те­ма­сын­да эш­ли. Ди­рек­то­ры Мос­та­фин Аль­берт Фән­дүс улы Ре­нат бе­лән го­рур­ла­ну­ын яшер­ми икән. Үзе ту­рын­да га­зе­та­га язу те­лә­гем бар­лы­гын әйт­кәч, чем­пи­он егет: “Як­таш­ла­ры­ма сә­лам җит­кер”, - дип үтен­де. Ре­нат га­и­лә­ле, ха­ты­ны бе­лән бә­лә­кәй Ми­ла­ны тәр­би­я­ләп үс­те­рә­ләр. Ре­нат­ның Уни­вер­си­а­да­да кат­на­ша­сын ал­дан бел­гән­гә, бу кө­рәш­не те­ле­ви­зор аша бик би­ре­леп ка­ра­дык. Аның җи­ңүе бе­лән го­рур­ла­на­быз. Хә­ер, бө­тен дөнья хал­кы Ка­зан­да уз­ган ХХVII Бө­тен­дөнья җәй­ге Уни­вер­си­а­да­сын­да җи­ңү яу­ла­ган ул һәм кыз­ла­ры бе­лән го­рур­ла­на­дыр бу көн­нәр­дә. Кеч­ке­нә ге­нә ра­йо­ны­быз­дан ике чем­пи­он­ның (Нә­фис Мин­не­ба­ев һәм Ре­нат Әх­мәт­шин) дөнь­я­га та­ны­луы без­гә ике­лә­тә шат­лык өс­ти. Кө­рәш­че­лә­ре­без­гә исән­лек-сау­лык те­ләп, ярыш­лар­да тагын да югарырак үрләр яуласыннар иде ди­гән те­ләк­тә ка­ла­быз.

Са­ли­сә МИН­КӘ­Е­ВА,

Ак­бү­ре авы­лы


Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Girasoles para colorear


mayabang Quotes, Torpe Quotes, tanga Quotes


Tagalog Quotes About Crush – Tagalog Love Quotes


OFW quotes : Pinoy Tagalog Quotes


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


Tagalog Quotes To Move on and More Love Love Love Quotes


5 Tagalog Relationship Rules


Best Crush Tagalog Quotes And Sayings 2017


Re:Mutton Pies (lleechef)


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


Sapos para colorear


tagalog love Quotes – Tiwala Quotes


Break up Quotes Tagalog Love Quote – Broken Hearted Quotes Tagalog


Patama Quotes : Tagalog Inspirational Quotes


Pamatay na Banat and Mga Patama Love Quotes


Tagalog Long Distance Relationship Love Quotes


BARKADA TAGALOG QUOTES


“BAHAY KUBO HUGOT”


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.