Quantcast
Channel: Новости
Viewing all 8824 articles
Browse latest View live

Иван Семенов: «Бу көнне без мөмкин булганча якынайттык»

$
0
0

 

 
 
Иван Анисимович  Семенов 1943 елда сугышка алына, аны хезмәт итәргә көнбатышка түгел, ә көнчыгышка җибәрәләр.
-7 ел хезмәт итәргә туры килде: шуның өч елы Кореяда, дүрт елы Ерак Көнчыгышта японнарга каршы көрәшеп узды. 1945 елда сугыш тәмамланса да, японнар безгә һөҗүм итүләрен дәвам иттеләр. Дошман бик хәйләкәр һәм рәхимсез иде. Кечкенә тау һәм калкулыклар арасында чак кына бакыйлыкка күчми калдым. Бу көн минем хәтеремдә мәңгелеккә уелып калды – ул 9 август иде. Бу көнне, чираттагы заданиене үтәгәндә, без кечкенә генә тау башына  күтәрелдек, башымны күтәребрәк караган идем, шул чак чигәм тирәсеннән пуля сызгырып үтте – бу снайпер иде. Гомерем булгандыр инде – исән калдым.
Сугыш тәмамланып, Иван Семенов 1950 елда гына туган ягына – Петропавел Бистәсенә әйләнеп кайта. Ул чакта инде авылда тормыш кайнап тора: авыл халкы эш белән мәшгуль була, йортлар төзиләр, иптәшләренең күбесе тормыш та корып җибәрә. Иван да үз тиңен сайлый, аңа өч ул – Владимир, Евгений, Валерий – алып кайткан. Аннаны гомерлек юлдашы итә. Алар бик матур гомер итәләр, әмма бәхетләре генә кыскарак (21 ел) була. Анна 40 яшьләр тирәсендә вафат була. - Бергә яшәгән елларыбыз сизелми дә үтеп китте, - дип, балаларының әнисен шулай сагынып искә ала Иван Анисимович. - Аннары мин кабат өйләндем. Ольга Алексеевна киң күңелле һәм кайгыртучан хатын-кыз иде, без аның  белән берүк хастаханәдә эшләдек: ул – шәфкать туташы, ә мин хуҗалык мөдире һәм дезинфектор идем. Аның да өч баласы иде, тик кызлар. Аның белән 37 ел гомер иттек. Биш ел элек ул да бакыйлыкка күчте. Хәзер, ялгызым гына калгач, узган елларны бик еш искә алам, тормышта бик еш кына акча җитмәгән чаклар булса да, ул вакытларны бик сагынам, ничек күңелле булган икән дип уйлап куям. Бүгенге көндә өем дә бик яхшы, пенсияне дә күп алам, ә шатлыгы аз, бары балаларым һәм оныкларым кайтканда гына кызык табам. Алар барысы да Түбән Камада яшиләр. Иван Анисимович барлык алты баласы турында да озаклап сөйләде, тик менә Ольга Алексеевна вафатыннан соң аның кызларының авылга бик сирәк кайтуларын да әйтеп куйды. Ә бит алар иң матур вакытларын барысы да бергә яшәп үткәргәннәр. Иван Анисимович киленнәреннән бик канәгать, барысы да игътибарлы, кайгыртучан, һәр атна саен кайтып, тәртип салып, чистартып, ашарыма әзерләп китәләр, ди. Ветеран укучы балалар килүенә дә сөенә:  өченче сыйныф укучылары  килеп, йорт тирәсен кардан чистартып китәләр икән.
-Аларның эшләвенә карап торуы күңелле,  эшне җиренә җиткезеп эшлиләр, әмма минем өчен иң мөһиме – кешеләр белән аралашу, - ди ветеран. Аларга карыйм да, уйлап куям: “Без юкка гына кан коймаганбыз икән. Яшь буынга матур тормыш төзү өчен сугышканбыз“.
 
Лариса ФЕДОРОВА
 

Транспортное движение ограничивается

$
0
0
Транспортное движение ограничивается

 

Ежегодно в весенний период в целях безопасности дорожного движения вводится ограничение движения транспортных средств. В этом году на территории Республики Татарстан ограничение вводится с 15 апреля по 14 мая.
Движение ограничивается для транспортных средств, осевая нагрузка которых превышает установленные нормативными актами значения. Для автомобильных дорог республики – это 6, 5 и 4 тонны для каждой оси соответственно для одно-, двух- и трехосных тележек. Кроме того, на автомобильных дорогах устанавливаются дорожные знаки – «Ограничение нагрузки на ось».
Ограничение не распространяется на пассажирские автобусы, бензовозы (с разрешенной максимальной массой до 16 тонн), транспорт, перевозящий продукты питания, товары первой необходимости, почту.
За эксплуатацию тяжеловесных транспортных средств без соответствующего разрешения в соответствии со ст. 12.21.1 Кодекса Российской Федерации установлена административная ответственность вплоть до лишения права управления транспортными средствами, а в отношении юридических лиц – административный штраф в размере до 500 000 рублей. Законом предусмотрена также возможность задержания таких транспортных средств в установленном порядке.

В Новошешминском районе начинается весенний призыв

$
0
0
В Новошешминском районе начинается  весенний призыв

 

22 новобранца с нашего района пойдут служить в армию нынешней весной (с Татарстана призовут 4000 парней).
1-3 апреля прошла медкомиссия для призывников, куда были приглашены около 170 человек (явились 150). Годными к военной службе на 5 апреля признаны 32 человека, более 50 приглашенных направлены на дополнительное медобследование, 35 студентам дана отсрочка в связи с учебой.
Слет призывников назначен на 26 апреля, в этих же числах планируется первая отправка призывников в войсковые части. 

Шахмай авылы тарихы

$
0
0
Шахмай авылы тарихы

 

Соңгы елларда  кешенең үз нәселенә,  тарихына карата игътибары  артты. Шунлыктан  Шахмай авылының революциягә кадәрге тарихы белән  кызыксынучылар өчен  түбәндәге  материал  кирәкле булыр дип уйлыйм.  
“Шура” исемле дини альманахта тарих фәннәре кандидаты, Аксубай районы Түбән Татар Майнасы авылы мәктәбе директоры Рафик хәзрәт Насыйровның “Сембер өязе һәм Көнбатыш Кама аръягы авыллары арасында этногенетик бәйләнешнең тарихи нигезе” мәкаләсе басылып чыкты. Мәкаләдә Чүпрәле һәм Чистай сөйләмендәге охшашлыклар турында сүз алып барыла.  Анда билгеләп үтелгәнчә, безнең авылларга йомышлы татарлар нигез салган. Әлеге хезмәт миндә зур кызыксыну уятты һәм мин  Рафик Гомәр улы белән элемтәгә кердем. Ул Шахмай авылының килеп чыгышы, авылның дин һәм мәктәп тарихы  турында үзенең архив материаллары нигезендә төзелгән тагын бер  хезмәте белән уртаклашты,  безгә әлегә кадәр кайсыдыр китаптан алынган Болгар чоры картасы күчермәсе нигезендә туган ялгыш фикерне ачыкларга ярдәм итте. Картаның  борынгы гасырга карамаганлыгы,  анда  бары тик археологик истәлекләр табылган урыннар гына китерелгән булуы ачыкланды. Болгар һәм Урда чорына караган борынгы кала һәм авыл урыннары меңләп исәпләнсә дә,  аларның дистәләгәне генә  үз исемнәрен саклап калган икән. Шул исәптән, безнең авыл тирәсендәге борынгы торулыклар да "Шахмай" исемен йөртмәгән.
Рафик Гомәр улының  Шахмай авылы  тарихы турындагы   түбәндәге  мәгълүматларын тәкъдим итәм. 
 
Археология 
ни сөйли
Археологик материаллар буенча Шахмай авылы җирлегендә урта гасырлар дәверендә үк утрак тормышлы халык яшәгәнлеге билгеле. Хәзерге авылның төньяк өлешенә каршы, Чыгдай инешенең уң ягында 840000 кв. м. мәйданны биләгән болгар авылы булган (археологик белешмәлекләрдә – II Шахмай авыллыгы). Тагын бер болгар авылы Шахмайдан 0,6 км төньяк-көнбатыш тарафта 12000 кв. м. мәйданда урнашкан булган (I Шахмай авыллыгы). Әлеге ике авыл да монгол яуларына кадәрге чорга карый дип китерелә. Ләкин ул урыннарда җентекле тикшеренүләр үткәрелмәгән. Шахмай җирләрен дә эченә алган Тубылгытау шәһәре тирәлегендә халыкның XV гасырда да яшәгәнлеге билгеле. Бу төбәкнең урта гасырлар тарихын тулырак күзаллар өчен тагын да тирәнрәк археологик тикшеренүләр үткәрү таләп ителә.
Авылның барлыкка килүе
Архив документлары арасында хәзерге Шахмай авылының барлыкка килүенә кагылышлы ике төрле чыганак бар. Аларның беренчесе – Казан адмиралтействосы карамагына тапшырылган лашманчы йомышлы халык теркәлгән 1745 нче елгы II ревизия кенәгәсе. Әлеге документ буенча Шахмай авылының барча халкы 1719-1723 нче еллардагы I нче һәм 1745 нче елгы II нче ревизияләр арасында төрле җирләрдән күченеп килүчеләрдән гыйбарәт. Әлеге ике ревизияләр арасында вафат булган һәм төрле җирләргә киткән йомышлылар исәпкә алынган башка бер кенәгәдә кайбер кешеләрнең Шахмай авылына 1722 нче елда күченүләре турында язылган. Бу документта авыл “Новопоселенное Шахмайкино”, ягъни яңа барлыкка килгән дип китерелә. Димәк, әлеге чыганаклар авылга 1720-1722 нче еллар арасында нигез салынуын дәлилли. 
Чыганакларның икенчесе авыл мәчете тарихына бәйле. 1742-1743 нче елларда чукындыручы каратуннар тарафыннан мәчетләрне җимерү афәте Шахмайны да читләтеп узмый. Әлеге вакыйгаларга кагылышлы документта Шахмайның җимерелгән мәчете 1700-1705 нче еллар тирәсендә салынганлыгы турында язылган. Мәчет халыксыз була алмаганны күздә тотсак, XVIII гасыр башында авылның инде яшәгәнлеге ачыклана. Ләкин бу версияне ныгытырлык башка төрле документның әлегә табылганы юк.
 
Борынгы 
бабайлар
Авылның исеме аңа нигез салучы Шахмай Биктимер улы хөрмәтенә кушылган. Бу кеше авыл халкы исәпкә алынган ревизия кенәгәләрендә “Шихмайка Биктемиров” дип китерелә. Аның 1682-1750 нче елларда яшәгәнлеге һәм 1719 нче елдан соң Ялтан (хәзерге Татар Ялтаны) авылында урнашуы, ә аннан Шахмайга күченгәнлеге билгеле. Шахмай бабайның Исмәгыйль исемле энесе (1715 нче елгы), Актимер (1725 нче елгы) һәм Әбүбәкер (1738 нче елгы) исемле уллары булган.
1760 нчы еллар тирәсендә Шахмай янәшәсендә Алатыр өязенең Ендовище авылыннан күчеп килгән Шәриф Кипаев дигән кеше яңа авылга нигез сала. Авыл ревизия кенәгәсендә “Новопоселенная деревня на речке Черном Ключе” дигән исем белән китерелә. 1772 нче елда бу авылда 11 ир-ат һәм 11 хатын-кыз теркәлгән. Алар барысы да Шәриф Кипаевның гаилә әгъзаларыннан була. Шуннан соңгы чорга караган документларда бу авыл башка телгә алынмый. Күрәмсең Шахмай киңәю белән ике авыл бергә кушылып киткәндер.
 
Авыл халкының 
йөкләмәләре
Казан ханлыгы яулап алынганнан соңгы 170 еллык дәвердә татар халкы нигездә ике эре катлау – йомышлы һәм ясаклы кешеләргә бүленеп йөртелгән. Шахмай авылын нигезләүче бабайлар һәм аларның нәселләре йомышлы татарлар катлавында торган. Йомышлы татарлар (служилые татары) дип Мәскәү дәүләтенә хезмәттә торган халыкны атаганнар. XVIII гасыр башларына чаклы аларның төп бурычы хәрби хезмәт саналган. Хезмәт хакы буларак бирелгәнлектән, йомышлыларның җирләре шәхси милектә исәпләнгән һәм бу хокук күпчелек очракта нәсел буенча аталарыннан улларына тапшырылган. Җирләре шәхси милек саналганлыктан, йомышлылар белән дәүләт җирләреннән файдаланучы ясаклы татарлар бер авылда яшәмәгән. Шул сәбәп белән йомышлы авылларга чуаш, мукшы кебек халыклар да урнаша алмаган. Мондый хәл XVIII гасыр ахыры – XIХ гасыр башларына чаклы дәвам итә. 
Петр I 1718-1724 нче елларда уздырган реформалары татар халкының барча катлаулары тормышында зур үзгәрешләр китереп чыгара. Йомышлы һәм ясаклы татарларның хокуклары тигезләштерелеп, алар барысы бергә “дәүләт крәстияннары” дигән яңа төр разрядка кертеләләр. Шулай да “ясаклы”, “йомышлы” дип аталу гадәт буенча XIХ гасыр урталарына чаклы дәвам итә. 1718 нче елдан Казан һәм Воронеж губерналарында яшәгән йомышлы татарлар барысы да адмиралтейство карамагына тапшырыла. Аларга элек үтәгән хәрби хезмәтләре урынына Казан адмиралтействосында кораблар төзү өчен агач әзерләү бурычы йөкләнә. Халык телендә бу йөкләмә “лашманчылык” дигән исем белән таныла. 1745 нче елгы II ревизия кенәгәсендә Шахмай авылының ир-ат җенесеннән булган барча халкы 249016 нчыдан 249127 нчегә кадәрге лашманчы номерлары белән тамгаланган. 
Йомышлы татарлар хәрби катлау саналган чорда үзләренең аерым гаскәри берләшмәләрендә хезмәт иткәннәр. Бу аларга урыслар белән буталышмаска һәм милли сыйфатларын сакларга мөмкинлек биргән. 1737 нче елдан йомышлылар, башка түбән катлау вәкилләре белән беррәттән, Петр I төзегән регуляр гаскәргә рекрут бирергә мәҗбүр ителәләр. Ул вакытта рекрутлар гомерлек хезмәт өчен алынган һәм якыннары өчен аларны озату мәңгегә хушлашуга тиң булган. Шахмай авылыннан беренче рекрутлар 1755 нче елда алына. Болар – Шахмай бабайның улы Әбүбәкер һәм Хәсән Акбирдинның улы Миндән. 1762 нче елга чаклы тагын Батей Аделшинның улы Әлмәмәт тә рекрутлыкка алына.
 XVIII гасырның ахырында татар халкы тормышына үтеп кергән уңай үзгәрешләр шахмайлылар өчен дә отышлырак катлауларга күчү мөмкинлеген бирә. 1782 нче елда өяз шәһәре статусы алган элеккеге Чистай авылы Кама аръягының иң эре сәүдә үзәгенә әверелә.  Шуңардан файдаланып, моңа кадәр шул төбәк авылларында яшәп, лашман йөкләмәсен башкарган йомышлы татарларның эшлекле вәкилләре сәүдәгәр һәм мещан катлавына язылып шәһәргә күчү мөмкинлеге ала. Моңа мисал итеп элек Шахмайда яшәгән Мөхетдин Сәетборһанов гаиләсенең һәм бертуган Габделгафур, Габделмәҗит, Габделсаттар, Мөктәсим Сәлиевларның 1800-1802 нче елларда мещан катлавына күчеп, Чистайда урнашуларын китерергә мөмкин. Шулай итеп, Чистай татар мәхәлләсенең оешып китүендә шахмайлыларның  да өлешләре бар.
 
 
XIX гасыр азагы-XX
гасыр башында
Шахмай 
авылының 
хуҗалык үсеше
(P.S.:Бу теманы яктыртуда Зирекле музеенда булган архив материаллары  һәм Шахмай мәктәбендә сакланган истәлекләр кулланылды.)
  Казан губернасының Чистай өязе Каргалы волостена караган Шахмай авылында 1859 елны  245 хуҗалыкта дәүләт крестьяны исәбенә керүче 780 ир-ат, 758 хатын-кыз яшәгән. Авылда мәчет эшләгән. 1875 елны  авылда кеше саны 1632 гә җитә.  1 ел эчендә  26 никах укытылган, 40 ир бала,  28 кыз бала туган. Үлем-китем: 18 ир-ат, 27 хатын-кыз.  1880 елда 2 укытучы укытканлыгы мәгълүм (1- ир-ат, 1- хатын-кыз). Алар  барлыгы 45 ир балага һәм 35 кыз балага белем биргән. Авыл халкы вак һөнәрчелек белән  бик аз шөгыльләнгән. 1883 елга Чистай өязе исправнигы биргән отчеттан күренгәнчә, 5 хатын-кыз киндер туку, 5 кеше умартачылык  белән шөгыльләнгән.  Шулай ук 6 балта остасы , 3 шәхси җил тегермәне  халыкка хезмәт күрсәткән.  34 ир-ат һәм 10 хатын-кыз читкә китеп эшләгән. 1883 елда авылда 1698 кеше яшәгән, халыкка  мәчет, мәктәп, 2 кибет хезмәт күрсәткән.  Волость старшинасы Кәримов мәгълүматларыннан: 1884 елда авылда 287 йорт, 1543 кеше (шул исәптән 861 ир-ат, 682 хатын-кыз) булганлыгы күренә.  1892 елда 344 йорт, 914 ир-ат, 913 хатын-кыз яшәгән, 2 агач мәчет эшләгән. 1896 елда йортлар саны 305кә  кала (39га кими), нәрсә булганлыгы билгесез.  Өлкән буыннан язып алынган истәлекләрдә авылда  көчле янгын булуы турында сүзләр бар.  Бу вакытта авылда 2 мәчет, 4 азык-төлек һәм 1сәнәгать товарлары (тукыма, сабын һ.б.) кибете эшләгән. Гозәиров Абдулла һәм Хәйбуллин Гайнулла белән Мәҗитов Мусаларның  куна калучыларга вакытлыча  төн чыгарга йорты белән, җил тегермәне булган.  1897 елда Каргалы волостенда иң зур авыл булып -  Чаллы Башы (2391 кеше),  икенче урында Шахмай авылы (2120)  торган. Халыкка өяз шәһәре Чистайда  урнашкан почта, телеграф, терлек табибы хезмәт күрсәткән. 1911 ел мәгълүматларыннан күренгәнчә, авылда азык-төлек кибете берничә булган. Авыл җирлегендәге кибетләрдә бик аз ассортименттагы товар гына сатылган: чәй, шикәр, конфет, прәннек, тоз, борыч, сабын, уксус һ.б.  Россия империясе законнары буенча,  ассортиментны арттыру   кибетнең исемен алыштыруны  һәм  күбрәк салым түләүне таләп иткән. Гадәттә,  кибет өйнең бер бүлмәсендә яки аерым  складсыз бинада урнашкан.
 
Гражданнар 
сугышы 
ялкынында 
(1918-1920)
1917 елның Октябрь революциясеннән  соң башланган илдәге  үзгәрешләр, Совет власте урнашу Шахмай авылында да бара. Авылда 440 хуҗалык, 3 мәчет була. 1918 нче елда Шахмай авыл советы сайлана, беренче  рәис итеп  Билалов Сәйфетдин күрсәтелә. Гражданнар сугышы елларында Кызыл Армия сафларына алынган берничә кешенең фамилиясе дә билгеле: Илалов Гайфулла, Нуретдинов Сибгат, Сабирҗанов Мирза, Гирфанов Вилдан, Ганиев Шаһвәли, Исхаков Әсәдулла, Баһаветдинов Гелметдин һ.б.  Аклар һәм кызыллар арасында барган  хакимият өчен сугыш  нәтиҗәсендә безнең авыл кешеләре зур зыян күрә: гражданнар сугышы елларында берничә тапкыр безнең авыллар аша кораллы чех һәм мадъяр (венгр), аклар, шулай ук Кызыл Армия частьләре  үтә. Шахмай тау башында кораллы бәрелешләр булуын өлкән буын кешеләре дә хәтерли. Һәр ике як та гади халыкка карата  рәхимсез кылана. Бу дәһшәтле елларның корбаннары да шактый була: Шахмай авылының бердәнбер комсомолец егете Мифтахов Гелметдин Кызыл Ярда атып үтерелә, мадъярлар ут төрткәч,  “Янгын!” –дип кычкырган  Маннанов Хатыйп атыла, Хәнәфи малаен мылтыгын яшергән өчен атып үтерәләр. Авыл очындагы Хөсәенов Нуриның  йортына ут төртеп,  гаиләсе белән (4 кешене) яндырып үтерәләр. Бүгенге көндә мәдәният йорты каршында шушы авыр елларда шәһит киткән 8 кеше күмелгән каберлек бар.  Икмәкне тартып алу өчен авылларга совет власте  кораллы азык-төлек отрядлары җибәрә. 1919 елның гыйнварында азык-төлек разверсткасы (продразверстка)  кертелә, аңа нигезләнеп, дәүләт крестьяннарның артык икмәкләрен (еш кына соңгы бөртегенә кадәр) корал ярдәмендә, бөтенләй бушка тартып ала башлый.  Халыкның сабырлыгы бетә.  1919 нче елның кышында Уфа, Яңа Чишмә ягыннан,  чаналарга төялеп, сәнәкләр, ау мылтыклары белән  коралланган Совет властена каршы булган кешеләр  авылга керәләр һәм коммунист, комсомолларны, укытучыларны эзәрлеклиләр. Аларга Гайнулла бай җитәкчелегендә Шахмай, Чертуш, Чаллы Башы авылы крестьяннары да ияртелә. “Власть алырга!”- дип, Чистайга таба юнәләләр. Каргалы авылына  барып җиткәч,  военком Балакин үтерелә, чуалышлар була.  Ләкин, Казаннан җибәрелгән Кызыл Армия частьлары килеп җитеп,  орудиедан сәнәклеләргә ата башлыйлар, халыкны  килгән якларына кире куалар.  Дошманнар яу кырыннан качкач, кан исеннән  һаман тынычлана алмаган кызылармиячеләр (араларында мадъярлар күбрәк булган дип фараз итәләр хәзер) Чертуш авылына килеп керәләр. Аны-моны аңышмастан, беренче булып күзгә чалынган таза каралты-куралы йортка ут төртәләр дә, хуҗасын - Нуретдин Шәрәфетдиновны (P.S.: Шәрипов Әсхать абыйның әнисе ягыннан бабасы) кылыч белән чәнчеп үтерәләр. Ул корбан гына аз булып тоелгандыр күрәсең, теге интернациональ отряд, “совет властена каршы торучылар”, “контрлар” дип, икенче көнне Чертушның тагын 36 ир-атын түбәнгә, елга ярына алып барып тезеп аталар (1-2 кеше  исән калып, төнлә шуышып өйләренә кайта).  Бу урында хәзер мәһабәт стелла тора. Калган баш күтәрүчеләрне кызылармиячеләр Яңа Чишмә ягына таба куып китеп, Уфага кадәр барып җитәләр  һәм, март аенда җиңеп, кире Казанга әйләнеп кайталар.  Большевикларның башбаштаклыгына каршы күтәрелгән крестьян восстаниесе рәхимсез рәвештә бастырыла. 1921 нче елда башланган  ачлык та авылны урап үтми.    
 
Күмәк  хуҗалык  (колхоз) оешу 
тарихы (1929-1940 нчы еллар)
Шахмай авылында яшәүче  Илалов Гайфулла бабай белән 1967 нче елда үткәрелгән әңгәмә вакытында күмәкләшү еллары турында  түбәндәге истәлекләр  язып  алынып сакланган: “1928-29 нчы еллар. Бу елларда Зиннур Арысланов авыл советы рәисе, мин райисполком члены идем. Ул вакытта авылда 12 коммунист бар иде. Бакчачылык артеле төзелде. Бакчачылык артеленең төп теләге  күмәкләшүгә күндерү иде. 1929 нчы елның ахырында колхоз оештыру башланды: комбинат төзелде, башлап 14 хуҗалык керде, рәис итеп Дәүләтшин Гата куелды. Эш мәҗбүри  рәвештә алып барылды: атлар, сабаннар, орлыклар – барысы да җыелды. Каршы торучылар да күп булды. Исмәгыйлева Маһруй җитәкчелегендә хатын-кызлар  җыйган милекне кире таратып йөрделәр. Менә шушы вакытта коммунистлар өчәү генә калдылар. Ә калганнары хатыннар яклы булдылар. Чәчү вакыты җитүгә, халык орлыкларын һәм башка әйберләрен кире алды. Үзләре киредән аерым хуҗалык булып яшәделәр. Без шушы колхозда 6 хуҗалык  калдык”.  Җыелган терлекләргә ашатырга азык калмый.  Күмәкләштерү  уңышсызлыкка очрый. Нәтиҗәдә, колхозлар тарала. Волком председателе Миннегулов килеп, халык арасында аңлату эшләре алып бара, колхозга керү мәҗбүри түгеллеген әйтә. Колхозга яңадан 18 хуҗалык керә. Җир бүлгәндә 5 хуҗалык колхоздан кире чыга. Авыл халкы колхозчыларга җирне урман артыннан алырга куша. Колхозчылар җирне урман артыннан алсалар, файда булмаячагын аңлыйлар. Колхоз председателе Гирфанов Вилдан Каргалыга милиционер Әбелханов янына бара. Әбелханов килеп, халык белән әңгәмә үткәргәч, колхозчылар авыл яныннан (хәзерге ферма урынында) җир бүлеп алалар. Шулай итеп, кыенлыклар аша булса да, 1930 нчы елда Шахмай авылында “Ирек” исемле колхоз оеша, 1931 нче елда Устав кабул ителә. Колхозга керүчеләр саны 50 хуҗалыкка җитә. 1932-33 нче елларда колхозга керүдән баш тарткан  таза хәлле хуҗалыкларны -  Сабиров Гомәр, Фәтхетдинов Гыйләҗ,  Рахматуллин Габдулла, Бакиров Ситдик, Төхфәтуллин Ярулла, староста Сабиров Миннебай, Исмәгыйлев Ризван, Исмәгыйлев Нәбиуллалар гаиләләрен  кулак дип атаганнар, аларның күбесе авылдан Магнитогорск  һәм Архангельск якларына сөреләләр...
 Кулга алынулар әле моның белән генә төгәлләнми, 1933 һәм 1937 еллардагы репрессия дулкыны да авылга кагылып үтә: Ситдиков Зарип, Сәгыйтдинов Шәйхи,  Гафиятуллин Гайфулла, Нәбиуллин Хәмзә,  Бихмөхәммәтов Шәйхелислан,   Әгъләметдинов Тәхаутдин, Нуруллин Гали, Гыйльфанов Вилдан,  Нуретдинов Нигъмәт (Николай)   кулга алынып, төрле срокларга  төрмәгә җибәрелгәннәр, ә Гарифуллин Халик,  1937 нче елда кулга алынып,  шул ук елда Чистай шәһәрендә үлем җәзасына хөкем ителә.
 
Әлфинә Хәбибуллина, 
Шахмай урта мәктәбенең тарих укытучысы
 

Транспорт хәрәкәте чикләнә

$
0
0
Транспорт хәрәкәте чикләнә

 

Ел саен юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатларында язгы чорда транспорт хәрәкәтенә чикләү кертелә. Быел ул Татарстан Республикасында 15 апрельдән 14 майга чаклы гамәлдә булачак.
Хәрәкәт күчәр нагрузкасы норматив актларда билгеләнгән чикне узган транспорт чаралары өчен чикләнә. Республикабызның автомобиль юллары өчен бер, ике һәм өч күчәрле – арбалы техника өчен 6, 5 һәм 4 тонна каралган. Аннан кала, автомобиль юлларында “Күчәргә нагрузка чиге“ юл билгеләре урнаштырылачак.
Чикләүләр пассажирлар йөртүче автобусларга, бензин ташучы (рөхсәт ителгән максималь масса 16 тоннага чаклы) автомобильләргә, туклану продуктлары, иң кирәкле товарлар, почта ташучы транспортка кагылмый.
Тиешле рөхсәте булмаган авыр йөк транспортыннан файдаланган өчен Россия Федерациясе Кодексының 12.21.1 маддәсе буенча административ җаваплылык каралган – кемдер транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм калырга мөмкин, ә юридик затларга 500000 сум күләмендә штраф салынуы ихтимал. Закон тиешле тәртиптә андый транспорт чараларын тоткарлау мөмкинлеген дә күздә тота.

В селе Ак Буре живет ветеран Великой Отечественной войны Муртаза Закиевич Закиров.

$
0
0
В селе Ак Буре живет ветеран Великой Отечественной войны  Муртаза Закиевич Закиров.

Вместе со своей второй женой Зайтуной эби они живут в счастливом браке уже 38 лет.

- Еще бы столько лет прожила с ним. За  это судьбу благодарю - уж больно хороший муж попался, - хвалит супруга Зайтуна эби. 

Живут они вдвоем в большом, теплом и просторном доме. Дети повзрослели,  живут в  ближних городах, одна в Новошешминске. В  деревне главная опора для стариков - старшая дочка Зайтуны эби Миннегуль. Остальные восемь детей (сейчас их осталось семь)– дети Муртазы Закиевича от первого брака, их с малолетства воспитывала Зайтуна эби. 
- Дети, слава Богу, хорошие, звонят каждый день утром и вечером. Приезжают, все что попросишь, привезут, и  Миннегуль под боком, если что – наша первая помощь,  - рассказывает она. 
И, правда, нашу короткую беседу  два раза прерывали телефонные звонки: от дочери Сании и снохи.
Муртаза бабай года 3 назад перенес сложную операцию, и ему тяжело передвигаться. Еще давление мучает. Теперь он все свободное время читает, т.к. выписывает и периодику (республиканскую и «районку»), смотрит телевизор, любит военную прозу, читает и вслух жене.
- Он плохо слышит, зато у него зрение, хоть и с очками, но лучше, я же, наоборот - хорошо слышу, но плохо вижу. Так что у нас на двоих – два его глаза и два моих уха, - шутит Зайтуна эби. 
Оба супруга верующие, и как истинные мусульмане ежедневно 5 раз читают  намаз. И твердо верят, что благополучие в жизни дается с Божьей помощью.
И шустрее и жизнерадостнее бабушки, чем Зайтуна эби,  наверное, нет ни в деревне, ни в районе. Так что, не столько ей повезло с мужем, сколько Муртазе Закиевичу с ней - огонь, а не бабушка. В 84 года сама топит баню, готовит еду, моет посуду. Все делает быстро и споро, потому что характер такой. Только с год как хлеб не печет, а покупают  в магазине. За продуктами, правда, ходит соседка – закрепленный за стариками социальный работник, т.к. магазин далековато. Очень коммуникабельная старушка.  Это не только ее природное, но и профессиональное. Много лет она была почтальоном в Ак Буре, т.е. в постоянном общении с людьми. Трудовая закалка ее идет с подростковом возраста - труженица тыла Зайтуна эби, работала в колхозе, бороновала на быках. Раньше Муртаза Закиевич являлся опорой для большой семьи, а работал он секретарем сельсовета, зав. фермой, бригадиром., плотником, а сейчас ослабевший ветеран сам живет как за каменной стеной, опекаемый женой, детьми, соцработником, фельдшером ФАПа, и , конечно, местной властью. 
Дом в образцовом порядке помогают содержать дети, т.к. приезжают по очереди каждую неделю. Зайтуна эби все знает, какие трубы им заказать в городе, шланги или  провода, дети все заказы в точности выполняют.
На вопрос, есть ли какие-то проблемы, Зайтуна эби ответила:
- Все есть, слава Богу, ни в чем не нуждаемся. Плохо только, что в деревне плохо с уличным освещением. Перед нашим домом тоже: одни сутки горит лампочка на столбе, другие - нет.   
- Время сейчас для нас наступило хорошее. Горячая вода, туалет дома, баня есть, канализация. пенсия хорошая. Было бы здоровье, еще бы столько лет прожила со своим бабаем. 
 
Ольга ИВАНОВА.
 

Педагог с 40-летним стажем Амина Ашрапова из села Ленино.

$
0
0
Педагог с 40-летним стажем Амина Ашрапова из села Ленино.

 

 

 

 

 

 

Говорят, что каждому человеку судьба предначертана свыше и изменить ее мы не в силах. Зато мы можем раскрасить ее красками своей души. И чем ярче твоя душа, тем ярче и интереснее для людей твоя жизнь. Сегодня в день 60-летнего юбилея мы вновь возвращаемся к женщине тяжелой, но яркой судьбы – Амине Ашраповой из села Ленино.

 

 

Педагог с 40-летним стажем учительской работы в школе, мать шестерых детей, воспитывающая их практически одна, Амина Киямовна к 60 годам не изменила своему негласному девизу жизни: «Все для блага детей».
- Амина Киямовна, мы встречались с Вами более десяти  лет назад, когда ваши сыновья только что вставали на большой жизненный путь. Тогда Вы говорили, что для Вас важно, чтобы дети получили хорошее образование, которое поможет им в жизни. Чем сейчас  живут ваши сыновья?
- Все мои дети получили образование по профессиям, к которым они стремились. Все работают по специальностям, приносящим им финансовую независимость. 
- Сыновья Ваши совсем взрослые. Прибавление в Вашем семействе есть?
- Еще какое! За эти годы мы стали богаче более чем в три раза. Теперь у меня 6 дочек и 10 внуков и внучек. Двое внуков Нурислам - сын Иршата и Мухммед - сын Ильгиза пошли в первый класс. Несмотря на то, что я уже на пенсии, связь со школой не теряю – буду учиться вместе с внуками. 
- 40 лет Вы проработали в школе! Не жалко было расставаться с работой?
- Есть немного. Но село наше небольшое, и мы часто видимся с коллегами, учащимися. Многие выпускники сейчас обращаются за консультацией, просят помочь в подготовке к ЕГЭ по математике и физике. Никому не отказываю, я педагог и должна делиться своими знаниями.
А педагог, как говорят коллеги Амины Ашраповой, она действительно замечательный. Министерством образования РТ Амина Киямовна не раз была отмечена знаками и дипломами за заслуги в образовании. Нынешний директор Ленинской школы Елена Трошина говорит, что после ухода на пенсию Амины Киямовны, в коллективе школы будто лучик солнца погас. Ее всегда отличали от всех скромность, деликатность, корректность в отношениях с детьми и с коллегами.
- Она была, есть, и надеемся еще долго будет нашим старшим наставником и товарищем, - говорит Елена Трошина. – Я очень хорошо знаю ее сына Ильгиза, с которым  мне посчастливилось вместе работать. Он такой же солнечный человек, как и его мать. Не исключаю, что все сыновья Амины Киямовны хорошие люди, она просто не могла их воспитать по-другому.
Сама же Амина Киямовна говорит, что никогда не читала своим детям моралей и нотаций. Воспитывая их без мужа, но  вместе со свекровью, главным уставом в семье было уважение и почитание старших, а также трудолюбие.   
- Чтобы дети ни в чем не нуждались, приходилось держать много скотины, особенно КРС. А ухаживали за ними мальчишки. Так что цену домашнего достатка они знают с детства. На хулиганства и пустые развлечения у них времени не было. Свободное от учебы и домашней работы время проводили всей семьей за разговорами о будущем, делились своими планами. Надеюсь, что все мечты у моих мальчишек реализованы. И теперь своим детям они будут помогать реализовываться в жизни. И это мое счастье, которым я дорожу.
- У Вас теперь 6 снох. Они приемлют Ваши взгляды на семью, на воспитание детей, на жизнь в целом?
-  Я никогда, никому не навязываю своих взглядов. У каждой из шести есть свои методы создания семейного очага. Сыновья довольны своими женами, и снохи на мужей не жалуются – это самое главное. Я осталась вдовой в 37 лет. Мои сыновья почти не помнят своего отца, но они знают о нем многое по моим воспоминаниям, и они постоянно чтят его память. А в каждом родившемся внуке, мы ищем дедовы черты, находим и радуемся этому.
В этот день мы смогли встретиться только с двумя сыновьями Ашраповых - Иршатом  и Ильгизом. Оба сына  говорят, что она для них самый главный человек на свете и желают ей много-много лет быть объединяющим звеном в этой большой и дружной семье. Узнав о нашем визите к Амине Киямовны, на следующий день нам позвонили и другие ее сыновья - Ильяс и Ильназ из Казани, Ильфак из Нижнекамска  и Нияз из …….  И все говорили о маме такие слова, которые могут сказать только глубоко благодарные дети о своих родителях. 
Амина Киямовна Ашрапова, действительно, счастливая мать.
 
Лариса ФЕДОРОВА
 

Эти Новошешминцы уклоняются от армии

$
0
0
Эти Новошешминцы  уклоняются от армии

 

С 1 апреля началась весенняя призывная комиссия текущего года. С нашего района уйдут служить в армию 22 новобранца. В начале апреля прошла первая медкомиссия.
 
К сожалению, в нашем районе есть ряд призывников, уклоняющихся от службы, не являющихся по повесткам на мероприятия, связанные с призывом на военную службу без уважительной причины.
По просьбе начальника отдела военного комиссариата Татарстана по Чистопольскому и Новошешминскому районам Андрея Пичушкина мы сегодня публикуем их фамилии.
Арсеньев И. В. – Сл. Петропавловская,
Бельков В.И. – Сл. Петропавловская,
Бельков Е.Н. – Сл. Петропавловская,
Беспалов П.А. – Ленино,
Гафаров И.И. – Утяшкино,
Идиятуллин Ф.Р. – Зиреклы,
Миннебаев Т.Н. – Простые Челны,
Никитин Д.В. – Русская Чебоксарка,
Нургатин И.И. – Новошешминск,
Нурхаметов А.Х. – Новошешминск,
Охотников Н.В. –  Чувашская Чебоксарка,
Фасиков Р.Р. – Новошешминск,
Фель П.О. –  Сл. Петропавловская,
Удиряков Т.В. –  Чувашская Чебоксарка.   

Сабыр канатлары сынмаган

$
0
0
Сабыр канатлары сынмаган

 

 

Кешенең язмышы алдан язылган һәм аны үзгәртү мөмкин түгел, диләр. Шулай да без аны ачык буяулар – матур гамәлләребез белән бизи алабыз. Рухың яктырак, матуррак булган саен тормышың да башкаларныкы белән чагыштырганда ямьлерәк була ала. Бүген без Ленино авылында яшәп, бүгенгесе көндә 60 яшен тутыручы героебыз – авыр булса да, үз язмышын үзе бизәгән Әминә Әшрәпова турында сөйлибез.

 

 

40 ел мәктәптә балалар укыткан, ялгызы алты баласын тәрбияләп олы тормышка чыгарган Әминә Кыям кызы 60 яшенә җитсә дә, “Барысы да балалар өчен“ дигән язылмаган девизына тугры кала.
-Әминә Кыямовна, сезнең белән очрашуыбызга инде ун еллап вакыт узган, ул чагында улларыгыз олы тормышка аяк баса иделәр. Шул чакта Сез аларның әйбәт белем алуы мөһим, белем аларга тормышларында ярдәм итәчәк, дигән идегез. Улларыгыз ни хәлләрдә?
-Улларым үзләре омтылган, үзләре теләгән һөнәр буенча белем эстәделәр. Бар да алган белгечлекләре буенча эшлиләр, ул аларга финанс яктан мөстәкыйльлек өсти.
-Улларыгыз инде бар да балигъ булган. Гаиләгез ишәймәдеме соң?
-Әле ничек кенә! Шушы еллар эчендә ул өч мәртәбә зурайды. Хәзер 6 кызым, 10 оныгым бар. Оныкларым – Иршатның улы Нурислам һәм Илгизнең улы Мөхәммәт беренче сыйныфта укыйлар. Пенсиядә булуыма карамастан, мин мәктәп белән элемтәмне өзмим – оныкларым белән кабат укыйм.
-40 ел мәктәптә эшләгәнсез! Эшегездән китү авыр булдымы?
-Бераз бар. Тик авыл кечкенә бит, хезмәттәшләрем, укучыларым белән күрешеп торабыз. Чыгарылыш сыйныф укучылары математика һәм физика буенча БДИ-на хәзерләнүдә ярдәм итүемне үтенәләр. Берсенә дә баш тарта алмыйм, мин педагог һәм үз белемнәрем белән уртаклашырга тиешмен дип саныйм. Әминә Әшрәпованың хезмәттәшләре әйтүенчә, ул чыннан да искиткеч педагог. ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан Әминә Кыям кызы мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен төрле күкрәк билгеләре һәм дипломнар белән бер генә тапкыр бүләкләнмәгән. Ленино мәктәбенең хәзерге директоры Елена Трошина Әминә Кыям кызы пенсиягә чыкканнан соң коллективта кояш нуры сүнгәндәй булды, дип сөйли. Аның тыйнаклыгы, әдәпле, балалар һәм хезмәттәшләре белән нәзакәтле мөнәсәбәттә булуы башкалардан һәрчак аерып торды.
-Ул безнең өлкән остазыбыз һәм дустыбыз булды һәм әле тагын озак еллар шулай булып калыр, - диде Елена Трошина. - Мин аның улы Илгизне бик яхшы беләм, безгә аның белән бергә эшләргә туры килгән иде. Ул да, әнисе кебек үк, акыллы кеше. Әминә Кыям кызының барлык уллары да яхшы кешеләр булуына шикләнмим.  Әминә апа үзе әйткәнчә, үз балаларына беркайчан да үгет-нәсихәт бирмәгән. Иреннән башка, каенанасы белән балаларын тәрбияләп үстергәндә өлкәннәрне хөрмәт итү, хезмәтне ярату гаиләдә төп устав булган.
-Балалар бернигә дә мохтаҗ булмасыннар өчен терлекләрне, бигрәк тә МЭТ-не күп асрарга туры килде. Ә аларны малайлар карады. Шулай булгач, йорттагы җитешлекләрнең бәһасен алар яшьтән үк беләләр. Тәртипсезләнеп, бушка көн уздырып йөрергә аларның вакытлары булмады. Укудан һәм йорттагы эшләрдән соң булган буш вакытларда гаиләбез белән сөйләшеп утырган чакларда киләчәк турында сөйләшә, үз планнарыбыз белән уртаклаша идек. Улларымның барлык хыяллары тормышка ашкандыр дип өметләнәм. Һәм хәзер алар үз балаларына тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәчәкләр. Һәм бу минем бәхетем, мин шуның белән горурланам.
-Сезнең хәзер 6 киленегез бар. Алар гаиләдә, балаларны тәрбияләүдә Сезнең карашларга таяналармы?
-Мин беркайчан да, беркемгә дә үз фикеремне көчләп такмыйм. Алтысының да гаилә учагын булдыруда үз алымнары бар. Улларым үз хатыннарыннан канәгать, киленнәрем дә ирләреннән зарланмыйлар -  бусы иң мөһиме. Мин 37 яшемдә тол калдым. Улларым әтиләрен хәтерләмиләр дә диярлек, тик алар минем сөйләүләрем буенча аның турында күп беләләр, аны һәрчак исләрендә тоталар. Ә оныкларым туса, без аларда бабаларының нинди дә булса чалымнарын эзлибез, тапсак, шуңа барыбыз да сөенәбез.
Бу көнне без Әшрәповларның ике улы – Иршат һәм Илгиз белән генә очраша алдык. Икесе дә алар өчен әниләренең җир йөзендә иң мөһим кеше булуын һәм аның алда да шушы зур, тату гаиләдә озак еллар кадерле, киңәшче булып яшәвен телиләр. Әминә Кыям кызы янына баруыбызны белгәч, икенче көнне безгә аның башка уллары – Казаннан Ильяс белән Илназ, Түбән Камадан Илфак һәм Каргалыдан Нияз шалтыраттылар. Һәммәсе дә әниләре турында үзләренең әти- әниләренә рәхмәтле булган балалар гына әйтә алырлык җылы сүзләрен җиткерделәр.
Әминә Кыям кызы Әшрәпова, чыннан да, бик бәхетле ана.
 
Лариса ФЕДОРОВА

Егетләргә уңыш елмайган

$
0
0

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
30 мартта Казанда 78 нче номерлы урта мәктәп базасында ТР укучылары арасында гади авиамодельләр буенча шәхси-команда ярышлары булып узган. Ярышларны башлап җибәрүче – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, оештыручысы – мәктәптән тыш эшләр буенча республика үзәге.
Анда “Школа после уроков 2013“  проектын тормышка ашыру кысаларында уку елы башыннан республиканың база мәйданнарында ачылган берләшмәләрдән 114 укучы катнашкан. Бу ТРның 21 муниципаль берәмлегендәге 29 белем бирү учреждениесеннән 50 команда. Ярышларда 3 кубок, 3 комплект диплом һәм медальләр тапшырылган. Безнең районнан БИҮдән Сергей Насейкин, Антон Шкурихин һәм Данила Малолетковлар булган. Әлеге егетләр өстәмә белем бирү педагогы Максим Сальцин җитәкчелегендә авиамодемум белән икенче ел шөгыльләнәләр.
БИҮ укучысы шәхси исәптә “Стандарт авиамодель“ номинациясендә өченче урын алган, ә команда исәбендә егетләребез призлы өченче урынга лаек булганнар.
 
 

Тал ботагын үз иткәннәр

$
0
0
Тал ботагын үз иткәннәр

 

Яңа Чишмәдә Мишеньдә яшәүче кайбер кешеләр көннәрдән бер көнне иртә белән сәер күренешкә тап булганнар: карт тал ботакларына йорт кошлары – тавыклар менеп кунаклаган.
Ни өчен тавыклар ишегалларындагы гадәтләнгән куначаларын ташлап, агач башына “үрмәләгәннәр“ соң?
Төнге сәгать берләрдә Мишеньдә этләр өргән тавыш ишетелә, бу тавыштан уянган халык хафага төшә. Бу хакта тавыклар кунаклаган куаклар тирәсендә җыелган күршеләр сөйләде. 
Ә мин исә бер атна элек булган хәлне искә төшердем: иртән иртүк бер тавыгым амбар астына керергә маташкан кебек тоелды миңа. “Хәтта аякларын да җиргә терәп тора“, дип уйладым мин. Аны эләктерергә тырыштым, юк шул – аны кемдер үзенә тарта бугай. Тавыкны аягыннан эләктердем дә артка таба тартам, тик минем күзгә күренмәгән “җанвар“ миннән көчлерәк булып чыкты, тавыкны һич җибәрми. Көрәш 30 секундлап дәвам итте, ниһаять, түшкә минем кулыма эләкте, тик башсыз. Мондый югалтуны көтмәгән “дошманым“ “сугыш сукмагына“ чыкты, хәтта шул тирәдә ике өлкән кеше басып торудан да курыкмады. Кулымдагы сәнәгемне күргәч кенә ул шыларга маташты, тик кыска аяклары белән тиз генә чабып китә алмады. «Кая барасың»? - дип кычкыруыма борылып карады да, ашыкмыйча гына кабат үз юлын дәвам итте.
Вакыт-вакыт шулай тавыкларны урлаучы ерткычны үз күзләрем белән күрүемә сөендем дә, ни дисәң дә, чупакабра түгел, сасы көзән икән бит. Ул миңа бик текәлеп карады, аның бу күзләрен күрмәвең хәерлерәктер.
 
Лариса ФЕДОРОВА
 

Акбүре авылында Бөек Ватан сугышы ветераны Мортаза Зәки улы Закиров яши

$
0
0

 

 

 

Икенче тормыш иптәше Зәйтүнә әби белән алар 38 ел иңгә-иң куеп гомер иткәннәр.

 

-Аның белән тагын шул чаклы гомер яшәр идем әле. Язмышыма бик рәхмәтлемен – тормыш иптәшем бик әйбәт кеше булды, - дип мактады ветеранны Зәйтүнә әби.
Алар зур, җылы һәм иркен өйдә икәү генә гомер итәләр. Балаларының үз тормышы, алар якын шәһәрләрдә, икесе Яңа Чишмәдә яши. Зәйтүнә әбинең авылда яшәүче өлкән кызы Миннегөл карт белән карчык өчен төп терәк. Калган сигез бала (хәзер җидәү) – Мортаза Зәки улының беренче никахтан туган балалары, аларны балачактан Зәйтүнә әби тәрбияләп үстергән.
- Аллага шөкер, балаларыбыз бик әйбәтләр, һәр көнне иртән һәм кичен шалтыратып, хәлебезне белешеп торалар. Кайтып торалар, ни сорасаң да, алып кайталар. Миннегөл дә бездән ерак яшәми, карт кешеләр белән ни булмас, ул безнең беренче ярдәмчебез,- ди Зәйтүнә әби.
Чыннан да, без анда чакта да ике тапкыр телефон шалтырады: кызлары Сания һәм киленнәре хәлләрен белделәр.
Мортаза бабай өч ел элек катлаулары операция кичергән һәм шуңа да аңа йөрүе авыррак. Әле кан басымы да гел уйнап тора. Хәзер ул буш вакытында гел укый, республика һәм район газеталарын да яздырып ала,  телевизор карый, бигрәк тә сугыш һәм сугыштан соңгы елларга кагылышлы язмаларны ярата, тормыш иптәшенә кычкырып та укый. -Ул начар ишетә, тик күзләре яхшы күрә  (күзлек белән булса да), ә мин, киресенчә, яхшы ишетсәм дә, начаррак күрәм. Икебезгә аның ике күзе, минем ике колагым дип яшибез инде, - дип шаяртып ала Зәйтүнә әби.
Мортаза бабай белән Зәйтүнә әби икесе дә 5 вакыт намазларын калдырмый, Ходайдан һәр көнгә исәнлек һәм тыныч картлык сорап яшиләр.
Зәйтүнә әбидән дә җитезрәк һәм шат күңеллерәк кеше Акбүредә генә түгел, районда да юктыр, мөгаен, ут чаткысы ул. Димәк әби генә иреннән уңмаган, бу яктан Мортаза бабайның да бәхете булган. 84 яшендә булса да, ул әле бик тере, мунчасын да үзе яга, ашарга да пешерә, савыт-сабасын да юа... Кыскасы, барысына да өлгерә, характеры шундый. Ипине да гел үзе пешергән, соңгы бер елда гына кибеттән ала башлаганнар. Дөрес, кибеткә күршеләре – аларга беркетелгән социаль хезмәткәр йөри, чөнки кибет алардан ерактарак урнашкан. Бик тә җиңел аралашучан  карчык. Ул аның табигый сәләте генә түгел, ә һөнәри осталыгы да икән. Күп еллар буе ул Акбүредә хат ташучы булып эшләгән, ягъни һәрчак кешеләр белән аралашкан. Хезмәттә чыныкканлыгы яшүсмер чагыннан ук килә – тыл хезмәтчәне Зәйтүнә әби колхозда эшләгән, үгезләр белән җир тырмалаган. Элек Мортаза Зәки улы зур гаилә өчен терәк булган, ул авыл Советы секретаре, ферма мөдире, бригадир, балта остасы булып эшләгән, хәзер исә ветеран хатыны, балалары, социаль хезмәткәр, ФАП фельдшеры һәм, әлбәттә инде, җирле власть карамагында яши.
Балалары өйне үрнәк тәртиптә тотарга ярдәм итәләр, алар чиратлашып һәр атна саен туган нигезгә кайталар. Зәйтүнә әби шәһәрдән алып кайтыр өчен нинди торба, шланга яки үткәргечкә заказ бирергә кирәклеген дә яхшы белә, балалары исә барлык заказларны төгәл үтиләр. Нинди проблемаларыгыз бар соң? дигән сорауга Зәйтүнә әби болай дип җавап бирде:-Бөтен нәрсә дә бар, аллага шөкер, бернигә дә мохтаҗлыгыбыз юк. Тик менә урам яктырткычлары белән авылда хәлләр начаррак. Безнең йорт каршында да шул хәл: баганадагы лампочка бер тәүлек яна, икенче көнне юк. Безнең өчен хәзер яхшы чор җитте. Кайнар су, бәдрәф өйдә, мунча бар, канализация. Исәнлек кенә кирәк, калганы бар да бар.
 
Ольга ИВАНОВА
 

Конкурс игълан ителде

$
0
0
Конкурс игълан ителде

 

Яңа Чишмә районы башкарма комитеты 1 апрельдән 31 майга  чаклы төзекләндерү буенча икеайлык игълан итте.
Районның тиешле санитар һәм эстетик торышын тәэмин итү максатында Яңа Чишмә районы Советы тарафыннан “2014 елда төзекләндерү буенча Яңа Чишмә муниципаль районында иң әйбәт кулланучылар базары предприятиесе“нә район конкурсы игълан ителде. Һәммәгезне шушы конкурста катнашырга чакырабыз.  
Конкурс шартлары белән районның рәсми сайтында “Вниманию населения и бизнеса“ бүлегендә таныша аласыз.

В преддверии Победного Мая во всех школах Новошешминского района проходят уроки патриотизма.

$
0
0
В преддверии Победного Мая во всех школах Новошешминского района проходят уроки патриотизма.

 

 На эти уроки школьники все чаще стали приглашать председателя Совета ветеранов района Александра Скокова. 
Такие уроки председатель Совета ветеранов уже провел в Рус. Волчьинской, Черемуховской, Просточелнинской школах. 
Что же такого интересного рассказывает человек, родившийся вскоре после войны, но сам ее не видавший нынешней молодежи мы узнали, побывав на одном из его уроков в Слободе Петропавловской школе.
А рассказывает Александр Алексеевич школьникам о их земляках, вернувшихся и не вернувшихся с войны, о тех, кого знал лично, и о ком говорили земляки. Вспоминал их привычки, рассказы, манеры общаться. Объяснял, где они жили, и по какой тропе ходили. И эта история земляков-героев войны для школьников становилась близкой. Каждый почувствовал себя продолжением той истории. И теперь ребята стараются больше узнать  о каждом своем земляке – воевавшем за Родину. 

13 апреля, в Новошешминском РДК состоялось подведение итогов ежегодного районного конкурса «Благотворитель года - 2013»

$
0
0
13 апреля, в Новошешминском РДК  состоялось подведение итогов ежегодного районного конкурса «Благотворитель года - 2013»

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
В истории новошешминского края еще предками заложены традиции милосердия и заботы о малоимущих и немощных. Состоятельные люди из различных сословий охотно и абсолютно бескорыстно жертвовали свои средства на благие дела.
И эти традиции бережно сохраняются в наше время. Стартовавшую по инициативе Президента Республики Рустама Минниханова акцию «Помоги родной школе» поддержали многие выпускники школ района. Еще до официального старта акции генеральный директор ОАО «СПМ-Нефтегаз» Фоат Комаров решил помочь с реконструкцией спортзала под актовый зал в Новошешминской гимназии, выделив сумму в 4 миллиона рублей. Ставшие успешными людьми,  выпускники помогают родным школам улучшить условия для обучения и воспитания подрастающего поколения. Среди них генеральный директор транспортной Компании «Буревестник» Вячеслав Улитин, генеральный директор «Технострой Поволжье» Насых Муртазин, директор ОАО «Татэнергосбыт» Рифнур Сулейманов. Но список благотворителей акции «Помоги родной школе» гораздо длиннее. Среди них директор ЗАО «Стройсервис» Халим Билданов, выпускник Новошешминской гимназии Евгений Дунаев, предприниматели Алексей Трондин, Рустем Зайдаров, Ринат Мухитов, выпускник гимназии, а ныне ректор Набережночелнинского индустриального университета Виктор Суворов и учитель Новошешминской средней школы Евгения Янова. Но и это еще не все, акцию поддержали множество лиц и организаций по всему нашему району. В ходе акции школам района была оказана благотворительная помощь на 6 миллионов рублей.
Слова особой благодарности на церемонии были высказаны компании «РИТЭК», победителю республиканского конкурса «Благотворитель года» в номинации «Лучший благотворительный проект». Ежегодно компания организует яркие и красочные представления с подарками для детей нашего района. В этом году победителями на гранты «РИТЭК» стали шесть (рекордное число) благотворительных проектов из Новошешминского района. Ведь благодаря этому уже в начавшемся году на благотворительность нашего района направлено более 1 млн.400 тыс. рублей.
На протяжении последних семи лет Совет и исполком района, местное отделение ВПП «Единая Россия», организации, учреждения, предприниматели, исполкомы сельских поселений, сельхозформирования, нефтяные компании принимают активное участие в акции «Помоги собраться в школу». За время акции было собрано 380 тысяч рублей и помощь получили 300 детей района. Были высказаны слова благодарности самым щедрым спонсорам акции: начальнику управления по охране и использованию объектов животного мира РТ Дмитрию Иванову; участнику различных спонсорских акций мероприятий района, который постоянно оказывает помощь не только частным лицам, но и помог со строительством молебенного дома в Горшково и ремонтом мечети в райцентре - депутату Госсовета РТ Андрею Симакову; заместителю Генерального директора ОАО «Нижнекамскнефтехим» Василию Шуйскому, генеральному директору ЗАО «Троицкнефть» Юрию Смыкову, директору ТПП НГДУ «ТатРИТЭКнефть» Мухаметвалею Хуснутдинову. Почти все названные благотворители и меценаты смогли приехать на церемонию, и под бурные аплодисменты глава района Вячеслав Козлов со словами признательности за великодушие и щедрость вручил им Дипломы победителей. С ответным словом выступил директор ТПП НГДУ «ТатРИТЭКнефть» Мухаметвалей Хуснутдинов. 
Много лет занимается благотворительной деятельностью в родной деревне и районе глава  фермерского хозяйства п. Сульча-Баш Гульчачак Ахметвалиева, всегда готовая прийти на помощь односельчанам. Фермер из  с. Зиреклы Рамазан Кадыров ежегодно выделяет средства на проведение районных мероприятий, материально поддерживает многодетные семьи, ветеранов войны, семьи, потерявших кормильцев, детей-сирот и одиноких пенсионеров. И таких неравнодушных людей, готовых протянуть руку помощи ближнему очень много. Бескорыстно ухаживает за соседками - сестрами-инвалидами фельдшер Тубылгытауского ФАП Гульнур Гатина, в любое время окажет медпомощь односельчанам  бывший медработник, а ныне пенсионерка Прасковья Долганова из с. Сл. Волчья. 
Вот уже несколько лет Юлия Носкова из с. Чувашская Чебоксарка оказывает посильную  материальную и физическую помощь одинокой и престарелой соседке. Бухгалтер Любовь Плисцова из КФХ «Н.А. Скоков» искренне  помогает преодолеть болезнь и одиночество односельчанке-инвалиду, став для нее единственным близким человеком. Семейная пара из с. Зиреклы Табрис и Нурсия Мерсизановы 17 лет ухаживают за одинокой старушкой и помогают  еще двоим престарелым людям. Добрый пример детям и своим коллегам показывает директор Черемуховской школы Валентина Курбатова, заботясь об одинокой пенсионерке. От имени района с вручением Дипломов их поблагодарила заместитель главы района Наиля Закирова. 
Но добрые дела новошешминцы творят не только в районе.  «Поможем всем миром» - отозвались они на одноименную акцию по сбору средств пострадавшим от наводнения на Дальнем Востоке. Свои пожертвования внесли все организации и отдельные граждане, перечислив пострадавшим около 150 тысяч рублей. Для оказания помощи Крыму и Севастополю наш район отправил гуманитарную помощь на 324 тысячи рублей, еще 95 тыс. ушло на поддержку экипажа корабля «Самум», потому что новошешминцам небезразлична судьба их жителей, и наших земляков, проходящих службу на корабле. Дипломы были вручены руководителям организаций, коллективы которых первыми откликнулись на призыв о помощи. 
В рамках акции «Весенняя неделя добра» под девизом «Чужой беды не бывает. Нужна Ваша помощь» в фойе РДК была организована выставка-продажа изделий декоративно-прикладного искусства, организованная Центром детского творчества. Ведущие призвали зал поддержать ее, потому что вся выручка предназначалась  для лечения 12 детей района, больных детским церебральным параличом разной степени тяжести. Директор ЦДТ Светлана Мартышова рассказала, что была раскуплена большая часть поделок, причем по цене во много превышающей указанную на ценнике. Всего в ходе этой акции было собрано 10 тысяч рублей.
И таких готовых проявить сочувствие,  понимание, оказать помощь и поддержку людей у нас много, гораздо больше, чем мы представляем. И совершенно неважна должность, которую они занимают или сфера их деятельности – их объединяет одна профессия – БЫТЬ ЧЕЛОВЕКОМ!. И она - самая главная в жизни, о чем  спела песню маленькая девчушка на сцене РДК. Надо отдать должное и устроителям праздничного мероприятия  – отделу культуры района, центральной клубной системе, детской школе искусств, юным артистам –  воспитанникам детского сада «Ландыш» и кадетам Новошешминской средней школы. Душевные песни о милосердии, бескорыстии, о Большом сердце, красивые танцы, слайды о добрых делах людей настраивали зал на теплую сердечную волну. После слов  благодарности и признательности ко всем, кто участвует в деле благотворительности, со сцены прозвучал всеобщий призыв: «Так давайте же творить добро, помогать тем, кто нуждается в нашем милосердии. Ведь вместе мы - сила, способная одолеть любую беду».
 
Ольга ИВАНОВА.
 
 
 
 
 
 

Сәнгать юлы – текә һәм авыр

$
0
0

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
10 апрельдә Чаллы Башы авыл мәдәният йортында Яңа Чишмә  мәдәният бүлегенең иҗат отчеты үтте.
Мәдәният бүлегендә 95 белгеч эшли һәм алар армый-талмый шушы өлкәдә халыкка хезмәт күрсәтәләр. 7 халык коллективы – районыбыз горурлыгы. Менә алар: “Рябинушка“ (Черемухово Бистәсе АМЙ), “Сурэкэ (Ленино АМЙ), “Сувенир“ (Яңа Иванаево АМЙ), “Архангельская краса“ (Архангел Бистәсе АМЙ), “Илем“ (Чуаш Чабаксары АМЙ), “Яшьлек“ (Чаллы Башы АМЙ), “Ялкын“- “Зажигай“ (Яңа Чишмә РМЙ).
Быел “Архангельская краса“ вокаль коллективы оешуына 20 ел тулуны билгеләп үтә, җитәкчесе Наталья Таротина белән алар хезмәттәшләренең котлауларын кабул иттеләр һәм үзенчәлекле рус халык җырын башкардылар. Алып баручылар Анна Суворова белән Илназ Шәйхетдинов сәхнә түренә “Талир тәңкә“ ветераннар хорын, “Рябинушка“ коллективын, Зинаида Кондеева, Юрий Киселев һәм, әлбәттә инде, Илсөяр Дәүләтшинаны чакырдылар.
-2014 ел Мәдәният елы дип игълан ителде. Һәм бу, әлбәттә инде, җәмәгатьчелекнең игътибарын авыл җирендә мәдәниятне үстерүдә булган проблемаларга җәлеп итәчәк. Бәлки яңа меценатлар пәйда булып, финанс ярдәме күрсәтеп, мәдәният хезмәткәрләренә мәдәниятне тагы да югарырак баскычка күтәрергә ярдәм итәрләр, - дигән теләкләрен белдерделәр алар. 
Районда мәдәни-массакүләм чаралар үткәрүдә даими рәвештә ярдәм күрсәткән “ТатРИТЭК“ НГДУ территориаль-җитештерү предприятиесе директоры Мөхәммәтвәли Хөснетдиновның исемен рәхмәт сүзләре белән телгә алдылар. Ул шушы чарада мәртәбәле кунак буларак катнашты, аңа район башлыгы Вячеслав Козлов белән мактаулы миссия башкарырга – районда мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән хезмәткәрләргә премияләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырырга да туры килде. Һәм беренче булып көчле алкышлар астында сәхнәгә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Валентина Семеняк чакырылды. Шулай ук Шахмай АҖ башкарма комитеты җитәкчесе Рифкат Миръякупов, Ленино АҖ башкарма комитет җитәкчесе Виктор Веретенников, БСМ директоры Ирина Слимова һәм клуб системасы директоры Надежда Зыкова, Яңа Иванаево АМЙ директоры Юрий Киселев, Чаллы Башы АМЙ директоры Илсөяр Дәүләтшина, Акбүре  АМЙдан сәнгать җитәкчесе Галия Миншиналар да билгеләп үтелде.
Районда үзешчән сәнгатьне үстерүдә зур өлеш керткәннәре өчен Чаллы Башы, Архангел һәм Черемухово АМЙ коллективлары РИТЭК компаниясенең шундый ук бүләкләре, район башлыгының Мактау грамоталары һәм премияләр белән  бүләкләнделәр.
 
Лариса ФЕДОРОВА.
 

Интернат-йортта тормыш кайный

$
0
0
Интернат-йортта тормыш кайный

 

Яңа Чишмәдәге Картлар йорты узган елда ничек яшәгән, яңа елда ниләр көтәләр, аның директоры Михаил Демидов хәбәрчебез белән әңгәмәдә шул хакта сөйләде.
-Биредә күпме кеше яши һәм 2013 елда аларның сәламәтлеге белән ничек шөгыльләндегез?
-Хәзергесе вакытта Интернат-йортта 38 яшьтән 91 яшькә чаклы булган 54 кеше яши. Ир-атларның уртача яше – 64, хатын-кызларныкы – 71. Алты кеше – тыл хезмәтчәне. 54 кешенең 32-се – инвалид: 5 кеше – 1 группа, 19 кеше – 2 группа, 8 кеше – 3 группада. Нигездә алар дәвамлы йөрәк-кан тамырлары системасы авырулы, 29 кешенең махсус тернәкләнү программасы (ИПР) бар. 8 кеше урын-җир өстендә ята,  15 кеше палата режимында (палатадан чыкмыйлар). 2014 елда ИПР буенча 13 техник тернәкләндерү чарасы һәм протез-ортопедик эшләнмәләр алынды, 4 кеше сеңдерә торган кием һәм памперслар алды, берәү ИПР күрсәткечләре буенча санатор-курорт дәвалануы үтте, 7 кеше стационарда дәваланды. Табиблар кушуынча бары 9 кеше генә хезмәт белән дәвалау терапиясе үтә.
-Яшәүчеләрнең контингенты нинди һәм вакыт-вакыт ул үзгәрәме? Алар белән махсус рәвештә ниндирәк эш алып барыла?
-2013 елда 15 кешегә кимеде: ун кеше вафат булса, өчесе башка интернатларга күчерелде, берсе туганнарына күченде. Картлар йортында нигездә (31%) Яңа Чишмә районының үз халкы яши. Интернат-йортка социаль адаптация үзәкләреннән – Казаннан, Түбән Камадан, Яр Чаллыдан бомжлар китерелә. Контингент ел саен 30%ка яңара бара. Алар халыклары, ихтыяҗлары, яшьләре, диннәре буенча төрле кешеләр. Андый шәхесләр өчен Интернат-йортта “БОМЖ САҮ-нән кабат китерелгәннәргә социаль-психологик тернәкләндерү“ программасы эшләнгән. Калган халык белән киләчәктә “Озын гомер: активлык һәм иҗат“ программасы буенча эшлиячәкбез. Безнең программалар Республика конкурсларында призлы өченче урынны яуладылар.
-Картлар йортында тәрбияләнүчеләрнең көнкүреше һәм ниләр белән шөгыльләнүләре турында сөйләгез әле?
-Монда яшәүчеләр ике һәм өч урынлы барлык уңайлыклары булган бүлмәләргә урнаштырылган. Үзләренең теләкләре буенча төрле занятиеләргә йөрү мөмкинлекләре бар. әйтик физкультура, кул эшләре белән шөгыльләнү, коллектив белән кинокартиналар карау, китаплар уку, чәчәкләр (гөлләр) үстерү, шашка уйнау, җәмәгать-файдалы хезмәт белән шөгыльләнү, үзеңне үзешчән сәнгатьтә таныту һ.б. Дини йолаларны үтәргә теләүчеләр өчен гыйбадәт кылу бүлмәләре җиһазландырылган. Алар янына дин әһелләре килеп әңгәмәләр коралар.
-Картлар йортында яшәүчеләрнең тормышын тагын нинди кызыклы чаралар бизи?
-2013 елда алар өчен төрле чаралар үткәрелде: Раштуа бәйрәме, Ватанны саклаучылар көне, 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне, Җиңү көне, Өлкәннәр көне, инвалидлар көне, яңа елны каршылау, Картлар йорты өчен традициягә әверелгән Сабантуй бәйрәме (табигать кочагында). Әлеге бәйрәмнәрнең барысында да бәйрәм табыннары һәм Картлар йорты хезмәткәрләре көче белән мәдәни программалар оештырыла. Шулай ук безгә РМЙ, район мәктәпләре, “Селяночка“ ветераннар хоры, балалар сәнгать мәктәбе, Ленинодан “Сурэкэ“ коллективлары, шулай ук китапханә, кино челтәре хезмәткәрләре мәдәни-күңел ачу программалары әзерләп киләләр. Картлар йортында яшәүчеләр өчен төрле экскурсияләр оештырыла (мисал өчен, Чистайга, Зирекле музейларына).
-Картлар йортында үткән елда нинди уңышларга ирешелде? Быелгысы елга нинди бурычлар куелды?
-Үткән елда Картлар йорты “Озын гомер: активлык һәм иҗат“ дип аталган программа белән республика конкурсында өченче урынны яулады, шулай ук район юбилеена туры китерелгән үзешчән сәнгатьнең район конкурсында да өченче урын алды. Өлкән медицина шәфкать туташы социаль яклау учреждениеләрендә эшләүче урта медицина персоналы арасында үткәрелгән республика зона конкурсында 3 урынны яулады, моннан тыш Картлар йорты коллективы райондагы спорт ярышларында да катнаша.
2013 елда грант акчаларына (“Витаминнар – ел әйләнәсенә“ проекты) теплица төзелгән, хәзер өстәлләрендә һәрчак яшел тәмләткечләр тора.
2014 елда Картлар йортында төп бурыч булып “Кулай мохит“ федераль максатчан Программа кысаларындагы чараларны тормышка ашыру тора.
 
Сорауларны 
Ольга ИВАНОВА бирде

Тавыш бирү тартмалары үтә күренмәле булачак

$
0
0
Тавыш бирү тартмалары үтә күренмәле булачак

 

9 апрельдә районда 2014 елның 14 сентябрендә ТР Дәүләт Советына узачак сайлаулар һәм сайлау законнарындагы үзгәрешләр белән бәйле рәвештә территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзаларын укыту буенча күчмә семинар узды.
ТР Үзәк сайлау комитеты рәисе урынбасары Валентина Каменькова һәм ТР ҮСК секретаре Надеҗда Борисова 2014 елда кертелә торган яңалыклар белән таныштырдылар. Беренчедән, закон буенча узачак барлык референдумнарда һәм сайлауларда, шул исәптән ТР Дәүләт Советына да тавыш бирү тартмалары үтә күренмәле материалдан булачак. Һәр сайлау участогында 2 зур һәм 3 кечерәк үтә күренмәләре урналар урнаштырылачак. Икенчедән, депутатлыкка кандидат банкларда булган счетлары, чит илләрдә булган күчемсез милке турында мәгълүматлар тапшырмаса, сайлауда катнашу хокукын югалта. Өченчедән, хөкем ителүчеләр өчен чикләр бетерелә.
Надежда Петровна участок сайлау комиссияләре оештыру тәртибе, аның резервы, ҮСК-дә кадрларны алыштыру, сайлаулар вакытында процессуаль тәртипне бозуга юл куймау турында сөйләде. Һәр сайлау участогында сайлаучы кемгә тавыш биргәнен белсен өчен мәгълүматый стенд булу шарт.
14 сентябрьдә тавыш бирү иртәнге сәгать 7 дә башлана (элек сәгать 8дән иде) һәм кичке 20.00 сәгатькә чаклы дәвам итәчәк. Сайлаучы паспортын тәкъдим иткәч кенә тавыш бирә алачак. Сайлаучы, шәхси паспорты буенча бер бюллетень алып, үз тавышын гына бирергә хокуклы. - Тавыш бирүләрнең берсендә җәмәгать күзәтүчесе мондый тәртип бозу очрагын сизгән һәм участок сайлау комиссиясе әгъзасы бюллетеньнәр бирүдә катнашудан азат ителгән, - дип кисәтте Валентина Каменькова.
Тавыш бирү көненә кадәр 10 көн эчендә сайлауларга чакыру алганда, сайлаучы шушы вакыт дәвамында һәм тавыш бирү көнендә сәгать 2 гә кадәр (элек 16.00 га чаклы иде) объектив сәбәпләр буенча сайлауларда катнаша алмавы турында участок сайлау комиссиясенә хәбәр итәргә тиеш (башта телдән, аннары язмача).
Сәяси партияләрдән кандидатлар исемлеген, кандидатларны күрсәтү һәм теркәү белән территориаль сайлау комиссиясе шөгыльләнә. Сентябрьдәге парламент сайлауларына бер мандатлы 50 округ оештырылачак. ТР Дәүләт Советына сайлаулар катнаш система буенча үтәчәк: 50 депутат – партия исемлеге буенча, 50 се бер мандатлы округлар буенча сайланачак.
 
Ольга ИВАНОВА

Көн тәртибендә – актуаль мәсьәләләр

$
0
0
Көн тәртибендә – актуаль мәсьәләләр

11 апрельдә Яңа Чишмә муниципаль район Советының 33 нче утырышы булып үтте. Анда кайбер мәсьәләләр  карап тикшерелде. Утырышны муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. Утырышта эчке сәяси мәсьәләләр буенча ТР Президенты Департаментының баш киңәшчесе Шамил Ибраһимов катнашты һәм чыгыш ясады.

 

 

Утырышка район башкарма комитеты җитәкчеләре,  аның урынбасарлары һәм бүлек начальниклары, прокурор, район судьясы, полиция начальнигы, авыл җирлекләре башлыклары, район хуҗалыклары, оешмалары, учреҗдениеләре җитәкчеләре чакырылган иде.
Район Контроль-хисап палатасының 2013 ел отчеты белән Палата рәисе Роман Губкин чыгыш ясады.
Районның Финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина 2013 елда район бюджеты үтәлеше турындагы мәсьәләләр һәм Совет карарына үзгәрешләр кертү буенча информация белән чыгыш ясады.
“Районда конфессиональара һәм милләтара мөнәсәбәтләр торышы һәм районда җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү бурычлары турында“гы доклад белән район башлыгы урынбасары Наилә Закирова чыгыш ясады. Гомумән, райондагы хәлләр торышы тотрыклы, төрле милләт кешеләре арасында дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрә. Һәр кайсы, үзе теләгәнчә, ирекле рәвештә үз ата-бабасының динен тота (доклад бераз кыскартулар белән газетабызның алдагы саннарында басылып чыгачак).
Район прокуроры Эдуард Хираҗев һәм Шамил Ибраһимов үз чыгышлары белән докладны тулыландырдылар. Район башлыгы Вячеслав Козлов тикшереләсе мәсьәлә актуаль һәм бик әһәмиятле, дини оешмалар өчен кадрлар әзерләү һәм сайлау, мигрантларны теркәү буенча (кайчакларда район хуҗалыкларында эшкә документларсыз, теркәлүсез һ.б. алу очраклары бар) проблемалар бар әле дип билгеләп үтте.
Көн тәртибендәге чираттагы мәсьәлә – районның муниципаль милкен хосусыйлаштыру планы нәтиҗәләре турындагы информация белән Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Гордеева чыгыш ясады.
Аннан соң депутатлар коррупцион тәртип бозулар кылган өчен районның муниципаль хезмәткәрләрнең җаваплылык тоту турындагы Положениене расладылар, бу хакта район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Вячеслав Темников хәбәр итте.
Район Советы аппараты җитәкчесе Илдар Фәйзуллин муниципаль хезмәттә вакант урынга керүдә кадрлар резервы, кадрлар резервын туплау буенча комиссия турында һәм муниципаль хезмәтне үстерү программасы турындагы мәсьәләләр буенча информация белән чыгыш ясады.
Тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.
Утырыш ахырында район башлыгы Вячеслав Козлов Шахмай авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Гөлназ Нуруллинага һәм Красный Октябрь авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Регина Труновага Татарстан ЗАГС Идарәсенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
 
Азат МУСИН

Сукбай этләр юк ителә

$
0
0
Сукбай этләр юк ителә

 

Соңгы араларда яңачишмәлеләрнең тынычлыгын алып, йортларында асралган мал-туарга, кош-кортка һөҗүм иткән ерткыч җанварларны һәм сукбай этләрне аулау һәм юк итү буенча районда аучылардан 4 төркем оештырылды.
11-12 апрель көннәрендә аучылар Студенец елгасы үзәнен, район үзәге тирәсен карап чыктылар һәм тугыз хуҗасыз этне, бер төлкене юк иттеләр. Зөфәр Нурхамәтов йортында чәшке атып алынды, ул шушы йортта дистәләгән тавыкның башына җиткән.
Аучыларның рейды дәвам итәчәк.
 
 
Viewing all 8824 articles
Browse latest View live