Quantcast
Channel: Новости
Viewing all 8824 articles
Browse latest View live

“Сәмум“да бар да тыныч

$
0
0
“Сәмум“да бар да тыныч

 

24 мартта “Сәмум“ корабле диңгезчеләре Сочи шәһәре янындагы диңгез чикләрен саклау буенча заданиедән Севастопольгә кайткач, әти-әниләре белән видеоэлемтәгә чыкканнар.
Хезмәт үтүче егетләребез сүзләреннән аңлашылганча, аларның барысы да тәртиптә, хезмәтләре гадәти режимда үтә. Хәзергесе вакытта аларның корабле заводта тора, анда корабльне техник тулыландыру үткәрелә һәм 9 май парадына әзерлек башлана. Элек планлаштырылган өйрәнүләр, барыбызга да мәгълүм вакыйгалар аркасында, булмаячак, тик егетләр борчылмыйлар, чөнки алар суда тулы бер ай булганнар һәм диңгездәге тормышның ни икәнен белгәннәр.
Бу көнне экран каршына җыелган әти-әниләр үзләренең балаларын күзләренә карап белергә-күрергә теләгәннәр, күргәч, аларның хезмәтләре, сәламәтлекләре өчен тыныч булуларын белдергәннәр: балаларыбызның барысы да яхшы, дигән нәтиҗәгә килгәннәр.
Район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк корабль командиры Олег Сардин белән аралашып, сорауларга җаваплар алып, видеоэлемтәгә керү өчен вакыт бүлеп биргән  корабль җитәкчелегенә рәхмәт белдереп, безнең районнан Кырым халкына ярдәм йөзеннән җыелган акчаның бер өлеше шефлыкка алынган корабльгә җибәрелүе турында хәбәр иткән (бу сумма 80 мең сум тәшкил итә).
 
Лариса ФЕДОРОВА

Безнең йөрәкләрдә яшәсен...

$
0
0
Безнең йөрәкләрдә яшәсен...

 

Акбүре урта мәктәбендә якташыбыз, язучы, шагыйрь, милиция подполковнигы Шамил Шәйдуллинның иҗади мирасын тирәнтен өйрәнү һәм  популярлаштыру, 75 яшьлек юбилее уңаеннан исемен мәңгеләштерү максатыннан район мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылган укучыларның фәнни-гамәли конференциясе булып узды.
Конференциядә язучының тормыш иптәше Фиалка ханым Шәйдуллина, Бөтендөнья Татар Конгрессының Яңа Чишмәдәге бүлекчәсе вәкиле, ҮКС директоры Гөлнур Латыйпова, конференциядә катнашырга теләк белдергән укучылар һәм татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Конференцияне Акбүре мәктәбе укучысы Вәлиуллина Зөлфия Ш. Шәйдуллинның әниләргә багышлап язган шигыре белән ачып җибәрде.
Конференциядә үткән бәйгедә “Шигърият“ номинациясендә 4 укучы катнашып, Чаллы Башы урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Алсу Сәлахова җиңү яулады. “Журналистика“ номинациясендә 3 укучы катнашты. Акбүре урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Вазыйх Вәлиуллинның Шамил Шәйдуллин турындагы фильмы һәм Чаллы Башы урта мәктәбе укучысы Морадимова Динәнең язучыга язган ачык хаты иң яхшы эшләр дип табылды. “Ш.Шәйдуллин иҗаты буенча фәнни-тикшеренү эшләре“ номинациясендә иң яхшы эш дип Шахмай урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Лотфуллина Алсинә эше билгеләнде. Фиалка ханым язучы турындагы истәлекләре белән уртаклашты, катнашучы укучыларга һәм Акбүре мәктәбенә китаплар бүләк итте.
 
Гөлчәчәк  Нурхамәтова,  РМБ белгече

Егәр беләктә генә түгел...

$
0
0
Егәр беләктә генә түгел...

 

 
Барысын да түкми-чәчми бер җепкә тезгәндәй, Тубылгы Таудан газетабызның даими авторы Ярулла ага  Кәрим иҗат җимешләре тупланган китапларын бер-бер артлы дөньяга чыгарып кына тора. Әлбәттә, шулай дип әйтүе генә җиңел, ә аның күпме көч, тырышлык, энергия таләп итүен һәр язучы үзе генә беләдер.
Соңгы араларда Ярулла аганың редакциябез почтасында язмалары күренми башлавы юкка гына түгел икән, аның тагы да мөһимрәк эш белән мәшгуль булуын белдек.  Шушы көннәрдә генә безгә яңа табадан төшкән, проза һәм шигъриятне үз эченә алган, китапка кергән повесть исеме белән аталган “Азгынлык бәласе“ китабы (50 данәдә) килеп иреште. Анда Ярулла Кәримнең төрле елларда иҗат ителгән тирән эчтәлекле шигырьләре, мәкаләләр, автор турында замандашлары язмалары, тормыш мизгелләрен чагылдырган фотосурәтләр урын алган. Ярулла агага һәрдаим булышлык күрсәтүче, алар каршына нинди генә гозер белән килгәндә дә игътибардан читтә калдырмаучы Венера һәм Румия Кәримовалар, Алсу Галиуллина чираттагы  әлеге китапны бастырып чыгаруда да төп ярдәмчеләре булганнар.
Ярулла Кәримнең иҗатын үз итүчеләр хөкеменә китап әзер. Миңа калса, китапның исеме үк укучыда зур кызыксыну уятырдыр һәм аны кулга төшереп, якыннанрак танышу җаен эзләүчеләр аз булмастыр.
Авторга исә киләчәктә дә исәнлектә, каләмен кулыннан төшерми, иҗатын үз итүчеләрне сөендереп, үзенә шуннан көч-куәт, яшәү дәрте алып яшәргә язсын, диясе килә.
Фидания ВӘЛИУЛЛИНА

 

В Слободе Екатерининская на все село остался один-единственный ветеран ВОВ 88-летний Михаил Николаевич Зяблов

$
0
0
В  Слободе Екатерининская на все село остался один-единственный ветеран ВОВ 88-летний Михаил Николаевич Зяблов

 

Михаил Николаевич еще очень бодр и ходит не с палочкой, а проживает с ним сын Алексей. Он опекает отца уже 10 лет, и по всему видно – у них сложился крепкий мужской союз. 
Супруга ветерана Раиса Тихоновна - инвалид-колясочник (10 лет назад у нее отнялись ноги) проживет в одном дворе с супругом, но в другом доме – у семейной дочери Надежды. Четыре года назад ветеран перенес инсульт, и здоровье его сдало, да и с памятью стало неважно. После этого Надежда решила забрать маму к себе, т.к. Михаил Николаевич уже не мог ухаживать за женой как прежде. Сын Алексей оставил работу, чтобы постоянно присматривать за отцом.
Зимой Михаил Николаевич в сопровождении сына ходит в гости к жене, дочери и внукам или вместе с Алексеем просто подышать воздухом. А уж дождавшись лета, супруги  становятся неразлучны: сидят рядышком на лавочке целыми днями: разговаривают и наблюдают, как дети и внуки возятся в огороде, а маленькие правнучата играют во дворе.
Свой до сих пор крепкий и добротный дом хозяин выстроил в 1972 году. Несмотря на то, что в доме живет двое мужчин, везде чистота и порядок. Убирается Алексей и готовит для отца тоже он, и часто полезные для пожилого человека супы, каши. Надежда покупает продукты, иногда помогает Алексею готовить, стирает отцу и брату одежду.  Широкие подоконники  заставлены ухоженными комнатными цветами и рассадой – это тоже Надеждины владения. Алексей на все большое семейство держит поросят, у сестры есть коза, куры.
Не забывают ветерана и местный исполком. Когда здоровье было, ходил на митинг 9 мая, по приглашению - в школу, теперь подарок с поздравлением на дом приносят. И в течение года местные власти навещают ветерана, не забывает районное руководство.  С неделю назад был закрепленный за ним руководитель районной службы судебных приставов Сергей Бутин, записал, что требуется замена старым газовым котлу и плите, обещал, что будет выполнено. Фельдшер ФАП Наталья Меркурьева навещает ветерана с тонометром, глюкометром (у него сахарный диабет), измеряет давление, берет анализ крови. Еще двое сыновей Михаила Николаевича проживают в Альметьевске, третий в Тольятти, но в гости к родителям приезжают вместе с внуками и правнуками. Чтобы сфотографироваться, Алексей помог отцу надеть пиджак, весь увешанный орденами и медалями. Среди них не только боевые и юбилейные, но и трудовые. Ведь многие годы  Михаил Николаевич был самым передовым механизатором  и не только в совхозе «Шешминский», но и во всем Чистопольском районе. На фронте тоже служил  в автотранспортной роте, потому что с 13 лет помогал комбайнеру и знал технику. На автомашине ЗИС-5  он подвозил снаряды  к линии фронта, потом водил американский «Студебеккер». А воевал он на Дальневосточном фронте
Зимой ветеран вместе с сыном любит смотреть телевизор. О том, что Алексей хорошо о нем заботится,  видно по их общению друг с другом – дружескому и братскому.
 - Ну а как Вам живется вдвоем с сыном? – поинтересовались мы у Михаила Николаевича.
- Хорошо. У нас с ним добрые дела, - ответил ветеран. 
 
Ольга ИВАНОВА.
 
 
 
 
 

Авылым – минем язмышым

$
0
0
Авылым – минем язмышым

 

Бу авылда сине шулкадәр нык итеп нәрсә тота, дигән сорауны мин күпләрдән һәм байтак авылдашларымнан ишеткәнем булды. Минемчә, бу язмыштыр, Ходай Тәгалә шулай язгандыр дим һәм шулай  булуына һичкайчан үкенгәнем дә булмады.
Эш – мәшәкатьләр белән 50 ел гомер узганын сизми дә калдым. Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң гомеремнең 28 елын туган хуҗалыгыма багышладым. Институтның икътисад факультеты җитәкчелеге миңа  - яшь белгечкә зур үсеш алган һәм перспективалы Әлмәт яки Чистай районын сайларга тәкъдим иткән иделәр. Тик укый башлаганда ук ныклы карар кабул ителгән иде инде: бары тик туган авылга гына! Моңа башка нигезле сәбәпләр дә бар иде, әлбәттә:  гаиләдә  дүрт бала, мин 8 сыйныфта укыганда ук әти аяксыз калды, II төркем инвалид булды. Бөтен авырлык һәм мәшәкать гомере буе фермада эшләгән әни җилкәсендә булды. Әти- әни дә, синең белгечлегең авыл җире өчен менә дигән, шуңа күрә бездән ерак китүеңнең мәгънәсе юк, дип киңәш бирделәр. Менә шулай итеп туган колхозымда калдым, байтак еллар икътисадчы, аннан соң бухгалтер булып эшләдем,  хәзер “Татарстан“ ҖЧҖ-дә – диспетчер. Минем эш урыным һәрчак конторада булуга карамастан (хәзер – ул офис), мин терлекчелектәге эшләрнең үзенчәлекләре белән вак-төягенә кадәр таныш идем, чөнки әни белән фермада бик еш эшләргә туры килде. Бәлки, шуңа да ферма хәзер дә миңа таныш темадыр. Фермада еш булган кеше андагы хезмәтнең никадәр кыен булуын яхшы аңлый. Терлекчелек фермалары авылдан шактый еракта төзелгән, анда җәяү эшкә барулары авыр, бигрәк тә  язын һәм көзен – юл өзеклегендә. Шушындый һава торышында фермага барганда әллә нинди теләкләр туа иде, әйтик, сыер савучыларга терлекләрне ашаткан һәм караган өчен “минималка“ түләргә кирәк, ә савылган сөт өчен аерым алсыннар иде. Бәлки шул чагында фермада эшләргә теләүчеләр дә булыр иде. Әгәр ферма бетсә, авылда тормыш та туктап калачак.
Эшләү дәверендә берничә яңадан оештырулар, үзгәртеп төзүләрне кичерергә туры килде. Үзгәрешләр булуга да карамастан, хуҗалык сафта һәм продукция бирә. Коллективта бергә эшләргә туры килгән җитәкчеләргә, белгечләргә бүген рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Болар: М.А. Борисов, Ф.С. Якупов, Ә.Г. Сибгатуллин, Г.В. Газизов, Х.И. Мөлеков, З.Г. Антонова, Г.Д. Хамәтгалиева, В.Г. Садыйков һ.б. Район җитәкчелеге авыл хуҗалыгы белгечләре, “Татарстан“ Агрофирмасы“ ҖЧҖ җитәкчелеге авыл халкының һәм хуҗалык хезмәткәрләренең проблемаларын игътибарсыз калдырмыйлар, аларга социаль һәм көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә булышлык күрсәтәләр.
Әтием ягыннан бабам Габдулла Гатауллин байтак еллар кайчандыр Әдәмсә составында булган колхозны җитәкләгән. Минем язмышым авыл белән бәйле булачагын алдан күргәнгәдер, ахры, ул миңа: кайда сыер – шунда колхоз, дигән иде. Әлеге сүзләрнең мәгънәсен мин аңламаган идем, моның шулай икәнлегенә еллар узгач кына төшенәсең икән. Минем күңел түрендәге хыялым – авыл тулы канлы, матур тормыш белән яшәсен иде. Авыл яшәсә - кешеләр дә бер-берсен хөрмәт итеп, тату яшәячәк, туганлык җепләре өзелмәячәк, иң яхшы кешелеклелек сыйфатлары сакланып калачак. Мин үземне еш кына крестьян хатын-кызы дип атыйм, чөнки белемемә карамастан, чын авыл тормышы белән яшим.
Бүгенгесе көндә әти- әнием төзегән йортта, абыемның гаиләсе һәм әти белән бергә яшибез. Әнием мәрхүм инде. Олы апам – математика укытучысы, аның ире Ә.Г. Сибгатуллин - “Татарстан“ Агрофирмасы“ ҖЧҖ дә башкаручы директор. Олы абыем - “Ямашнефть“ НГДУ-ның “Электроэнергосервис“ цехында участок мастеры, РФ-ның атказанган энергетигы, киленебез – химия укытучысы, үз хезмәтен яратып башкара. Кечкенә сеңелем –  “Түбән Кама – Нефтехимда“ аппаратчы, кияүебез – эретеп ябыштыручы. Шәхси хуҗалыкта сыерлар да, үгезләр дә бар. Артык сөтне дәүләткә тапшырабыз.
Башта ук әйтеп үткән сорауга кире әйләнеп кайтып, шуны әйтергә телим: үз авылымны, аның кешеләрен яратам мин, хәтта язгы көннәрдә үтеп йөри алмаслык саз булса да яратам. Авылым бик җайлы урында – юллар чатында урнашкан, кирәк булганда, якын-тирә шәһәрләргә барып кайту өчен дә җайлы. Авылымның җәен җир җиләге гөрләп үскән аланнары гына да ни тора: җир җиләгенең тәме дә үзгә. Елгаларының, Сабан туйлары һәм башка бәйрәмнәр уза торган урыннарның матурлыгы хакында аерым сөйләргә кирәктер.
Авылда руслар һәм татарлар һәрчак бергә, тату яшәгән, һәркайсының үз гореф-гадәтләре, йолалары бар, ике милләт халкы да үз бәйрәмнәрен бергәләшеп үткәрә. Шушы татулык һәм тынычлык авылыбызның йөзен һәрчак бизи һәм бу шулай дәвам итәр дә дип өметләнәм.
Гөлисә ГАТАУЛЛИНА,
“Татарстан“ а/ф-ның Әдәмсә бүлекчәсе 
диспетчеры
Редакциядән: Бүген Гөлисә Сәмигулла кызы үзенең юбилеен билгеләп үтә. Без аны 50 яшь тулган көне белән котлыйбыз, исәнлек, бәхет  телибез.

Көч сынаштылар

$
0
0
Көч сынаштылар

 

22 мартта “Олимп“ УСЗ-да район оешмалары һәм предприятиеләре арасында язгы Спартакиада булып үтте. Аны яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек һәм БЯСМ оештырды.
Спортның 8 төре буенча 26 команда ярышты: армспорт, гер спорты (фәкать ир-атлар гына), аркан тарту, өстәл теннисы, шашка, урыннан озынлыкка сикерү, бадминтон, йөзү. Спартакиаданы ачып, яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Ольга Лаврентьева катнашучыларның һәммәсенә дә җиңүләр, исәнлек һәм уңышлар теләде.
Ярышларда катнашучылар спортның һәр төрендә яхшы хәзерлектә булуларын күрсәттеләр. Киеренке көрәштән соң җиңүчеләр һәм шәхси исәптә үз командаларына очколар китергән 2-3 урыннарны яулаучы призерлар ачыкланды.
Армспортта төрле авырлык үлчәмнәрендә  I урынны яулаучылар: Әхсән Хөснуллин (ГТХМ), Александр Кузнецов (ЧЭС), Ильяс Нуртдинов (полиция бүлекчәсе), Сергей Мельников (райгаз), Вячеслав Темников (башкарма комитет), Александр Зайцев (ЦКС), Николай Суворов (РЭЭЧ), Алексей Фомичев (ветберләшмә). Хатын-кызлар арасында армспортта иң көчлеләре Надежда Дунаева (ГТХМ), Эльвина Мортазина (РҮХ), Ольга Клюшкина (ДИПИ), Надежда Бурбурова (ветберләшмә), Любовь Михайлова (РҮХ), Татьяна Малышева (райгаз). Полиция бүлекчәсе вәкилләре Петр Питеркин һәм Диләрә Шәйхетдинова урыннан озынлыкка сикерү буенча барысыннан да җитезрәк булдылар. Иң яхшы шашкада уйнаучылар: Гөлфия Вәлиуллина (ҮКС) һәм Сергей Конанеров (райгаз). Өстәл теннисында – Ленар Исмәгыйлов (“Шешмаойл“), Полина Голикова (авыл хуҗалыгы идарәсе); бадминтонда Айнур Фәтхетдинов (райгаз) һәм Оксана Сабирҗанова (ПИЗО) җиңү яуладылар. Гер спорты буенча җиңүчеләр: Тимур Шершнев (РЭЭЧ), Вячеслав Кузнецов (118 нче ҺУ).
Команда исәбендә полиция бүлекчәсе – I урында, райгаз командасы – II урында, ә мәдәният бүлеге һәм ветберләшмә үзара   III урынны бүлештеләр.

Кабер ташлары куелачак

$
0
0
Кабер ташлары куелачак

 

Җиңүнең 70 еллыгына хәзерлек кысаларында РФ Оборона министрлыгы Ватаныбызны фашистлардан саклаганда һәлак булган батырларның истәлеген мәңгеләштерү һәм каберләренә кабер ташлары кую турында боерык чыгарган.
Боерыкка туры китереп, хәзер 1945 елның 3 сентябреннән 1990 елның 11 июненә чаклы чорда вафат булып, Яңа Чишмә районы зиратларында җирләнгән Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемлеген төзү эше  бара.
Искәрмә: Алда күрсәтелгән  датадан соң (ягъни 1990 елның 12 июненнән хәзерге көнгәчә) үлгәннәргә кабер ташларын РФ Оборона министрлыгы акчасына бушлай куя башлаганнар.
Җирләнгән кешеләрнең исәбе алып барылмау сәбәпле, хәрби комиссариат үлгән ветераннарның (сугышта катнашучыларның) туганнарыннан түбәндәге мәгълүматларны җиткерүләрен сорый: Ф.И.О., туган елы, туган урыны, үлгән көне, ае, елы (дата). Район территориясендә үлгән сугышта катнашучыларның күпчелеге инде исемлеккә кертелгән, ә үлгән көне, ае, елы билгеле түгел, башка төгәллек кертүләр дә таләп ителә.
Бүген без Яңа Чишмәдә җирләнгән сугышта катнашучыларның исемлеген бастырып чыгарабыз һәм аларның туганнарыннан 2-30-31 телефоны номеры буенча (җирле АҖ башкарма комитеты) хәбәрләшүләрен үтенеп сорыйбыз.
Алда исемлекләр районның башка торак пунктлары буенча да бастырылачак.
1990 елның 12 июненнән соң үлгән сугышта катнашучыларның каберләрендә кабер ташлары юк икән, авыл җирлеге башкарма комитетларыннан бу турыда да безгә хәбәр итүләрен сорыйбыз (туганнары да хәбәр итә ала).
Абражеев Николай Данилович, 1924 елгы
Бочаров Иван Максимович, 1922 
Беданин Михаил Прохорович, 1917 
Былинкин Николай Федорович, 1911 
Добрынин Иван Алексеевич, 1906 
Завалишин Николай Иванович
Иголкин Петр Иванович, 1917
Иголкин Михаил Иванович, 1903 
Иголкин Валентин Михайлович, 1926 
Корнилов Петр Михайлович, 1897
Козлов Василий Степанович, 1910 
Козлов Петр Николаевич, 1897 
Комаров Илья Андреевич, 1911 
Лазарев Егор Иванович, 1922 
Лапшин Илья Андреевич
Лихачев Сергей Ильич, 1901
Лосев Иван Алексеевич ,1927 
Лодыгин Петр Васильевич, 1926 
Лебедев Степан Андреевич, 1893 
Лихачев Иван Ильич, 1925 
Лихачев Михаил Петрович, 1909 
Малышев Степан Андреевич
Магин Владимир Захарович, 1926 
Мокеев Семен Сергеевич, 1908 
Муртазов Александр Николаевич, 1924 
Муханов Михаил Григорьевич, 1905 
Мятлев Андрей Михайлович 
Писарев Василий Федорович
Паршин Федор Викторович, 1897 
Рузанов Павел Андреевич, 1893 
Рузанов Иван Фомич, 1920 
Рузанов Илья Николаевич, 1924 
Свешников Михаил Андреевич, 1925 
Синявин Михаил Сергеевич, 1911 
Суворов Михаил Васильевич, 1918(1917) 
Сыров Михаил Леонтьевич, 1911 
Темников Василий Павлович, 1919 
Фомичев Степан Иванович, 1907 
Фомичев Андрей Прокопьевич, 1911 
Фомичев Дмитрий Емельянович, 1925 
Холин Александр Николаевич, 1919 
Чибизов Андрей Прокопьевич, 1911 
Шилов Александр Васильевич, 1915 
Шишкин Иван Егорович, 1902 
Шерстобитов Николай Иванович, 
Алексей Мельников, Яңа Чишмә авыл җирлеге БК әйдәп баручы белгече
 
 

Безнең уңышлар

$
0
0

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Мартның 15 ендә Бөгелмә шәһәрендә “ЗӘЙТҮНӘ” II республикакүләм ДИНИ МӨНӘҖӘТЛӘР ФЕСТИВАЛЕ узды. 
Чакыру барлык районнарга, дини җырлар башкаручыларга килгән иде. Чакыруны алгач, без дә үзебезнең авылдан дини җырлар башкаручы укучы балаларыбызны алып Бөгелмә шәһәренә кузгалдык.  Дини мөнәҗәтләрне башкаручылар арасында олы буын кешеләре күбрәк булса да, яшьләр дә аз түгел иде. Фестиваль ике төркемдә барды: ялгыз башкаручылар һәм ансамбль белән  чыгыш ясаучылар. 
Ниһаять, безнең “Рисалә”   төркеме дә сәхнәгә чыкты. Бишенче сыйныфта укучы кызлар татар халык киемнәреннән,  ак яулыклар бәйләп, матур итеп гарәп телендәге “Бунияль ислям” (ислам дине нигезләре) нашидын бик матур итеп башкардылар.  Бераз каушасалар да, кызларыбыз сынатмадылар.  Җиңүчеләрне билгеләгәндә, II урында Яңа Чишмә районы командасы, дип игълан иткәч, кызларыбызның шатлануларын күрсәгез!Аларны сәхнәгә чакырып, кулларына Диния Нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кулы куелган грамота белән кыйммәтле приз, ноутбук тапшырдылар. Фестивальдә артист Миңгол Галиевнең жюрида булуы, аның кулыннан бүләкләр алу бик куанычлы булды.   Шулай ук авылыбызның мәчеткә йөрүче яшьләребез кыш айларында Чирмешән (15 декабрь), Мөслим( 19 гыйнвар), Сарман (29 декабрь) районнарында мөселман яшьләре арасында оештырыла торган республикакүләм мөселман спартакиадаларында зур җиңүләр яулап кайттылар. Спартакиадада кул көрәштерү, волейбол, футбол, аркан тарту, гер күтәрү кебек ярышлар булды. Шушы спорт төрләре арасында волейбол буенча Мөслимдә беренче урынны, аркан тарту буенча икенче, гер күтәрү буенча беренче урыннарны алу бәхетенә ирештеләр. Җиңүчеләр грамоталар, 10 литр зәмзәм суы һәм башка призлар белән бүләкләнделәр. Сарман һәм Чирмешән районнарында башка спорт төрләре арасында шулай ук икенче һәм өченче урыннарны яуладылар.  
  Ильяс хәзрәт Сөләйманов,   Зирекле авылы.

Бакчада шигырь бәйрәме гөрләп үтте

$
0
0
Бакчада шигырь бәйрәме гөрләп үтте

 

Муса Җәлилнең туган көненә багышланган яшь шигырь укучыларның район конкурсында халык байтак иде. Балалар белән бергә конкурста катнашучыларның әти- әниләре, тәрбиячеләре дә килгән иде. Җыелучыларны “Ландыш“ балалар бакчасы мөдире Наталья Ведякина сәламләде.
Әлеге чарага районның барлык мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән балалар килгән иде. Балалар шигырь генә әзерләп килмәгәннәр, ә татар һәм урыс җырларын да башкардылар, матур итеп биеделәр дә.
Конкурсның жюри рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Камил Хәйруллин мондый чарада беренче тапкыр катнашуы икән  һәм яшь артистларның сәхнәдә үзләрен матур итеп тотуларына, йөрәкләргә үтеп керерлек итеп шигырьләр сөйләүләренә таң калган.
“Ландыш“ балалар бакчасы коллективына кунакчыллыклары, өч төркемдәге балаларның иҗади активлыклары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм мондый конкурсның киләчәктә дә үсеш алуын теләде.
- Матур әдәбиятка, безнең классикларыбыз поэзиясенә мәхәббәт тәрбияләү -балаларыбыз кечкенәдән үк үз тамырларын, үз халкының бай мәдәниятен онытмасын өчен кирәк, - диде Камил Хәйруллин.
Ярышта катнашучылар адресына да байтак кына җылы сүзләр әйтелде. Герой-шагыйрьнең иҗаты турында ҮКС белгече Гөлфия Вәлиуллина сөйләде һәм иң яхшы дус, әлбәттә, китап икәнлеген тагын бер кат искәртеп үтте.
Катнашучыларның барысын да альбомнар һәм грамоталар белән бүләкләп, жюри конкурста җиңүчеләрне котлады. Өченче урынны Шахмай авылы “Ромашка“ балалар бакчасыннан Самат Гарифуллин яулады, “Ландыш“ балалар бакчасыннан Полина Антонова – икенче урында, ә менә Чертуш башлангыч мәктәбе - балалар бакчасыннан Рузил Зариповка тиңнәр булмады, аңа бөтен зал гөрләтеп кул чапты. Тәмле чәй эчкәннән соң балалар өйләренә таралыштылар.
 
Руфания САДРЕТДИНОВА,
“Ландыш“ балалар бакчасы
 

Кадер - хөрмәттә көн итә

$
0
0
Кадер - хөрмәттә көн итә

 

Тубылгы Тау авылында яшәүче Гайнелгилем әби Вәлишина шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 
Авыл мәдәният йортында иҗат итүче “Ак калфак“ ансамбле дә аны котлаудан читтә калмады. Кечкенә генә концерт программасы әзерләп, сугыш ветеранының тол калган хатыны, үзе дә тыл ветераны булган Гайнелгилем әби өенә барып, җыр-бию белән котлап кайттылар. Ул сеңелесенең кызы Фәнүсә гаиләсе тәрбиясендә яши. Гайнелгилем әби ачык йөзле, тәмле сүзле, җор күңелле кеше. “Ак калфак“лы әбиләргә кушылып ул да җырлады да, биеде дә. Аңа алдагы гомерендә дә саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, иман байлыгы телибез. Очрашуыбыз мул итеп әзерләнгән чәй табыны янында дәвам итте.
Аны тәрбияләп торучы Фәнүсә белән Ринатка чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Үзләренә дә балалары шулай ихтирамлы булсыннар иде.
 

Абау, бу ни бу!

$
0
0
Абау, бу ни бу!

 

Үткән атнада 24 март көнне Дуслык һәм Төзүчеләр урамында урнашкан ике йортта билгесез сәбәпләр аркасында хайваннар үлгән.
Иртән Сипатровлар үз хуҗалыкларындагы кәҗә һәм ике кәҗә бәтиенең хәрәкәтсез һәм канга баткан килеш ятуларын күреп алалар. Ветберләшмә белгечләре вакыйга булган урында булып, үлгән хайваннарның барысында да аркаларының аскы өлешләрендә тешләнгән урыннар булуын ачыклаганнар: кәҗә бәтиләренең – муеннарында, ә кәҗәнең – җиленендә.
Ветберләшмә белгече Әхәт Исхаков әйтүенчә, тешләрнең физик төзелеше (тешләгән эзләреннән күренгәнчә) коймадагы тырналган эзләр кебек үк, этнекенә ошаган. Шул ук көнне Закройщиковлар да куяннарын шул хәлдә күрәләр. Беренче очракта терлекләр абзарда булгач, ә икенче очракта куяннарга читлекне җимереп нәрсәдер һөҗүм иткән, “Молоток белән сугып ватканнар диярсең“, - диләр хуҗалар.  Яңачишмәлеләр бездә ниндидер чупакабра пәйдә булган, диләр. Тик әлеге сүзләрне раслаучы да, дөрес түгеллеген кире кагучы да юк.
Этне эзләгез! - диләр веттабиблар һәм аучылар. Төнгелеккә малларыгызны яхшылап ябып калдырыгыз, дип халыкны кисәтәләр.
Әгәр дә башка җирдә дә шуңа охшаш һөҗүм ясау очракларын ишетсәгез, бу хактагы материалны novoshishminsk.ru сайтына урнаштыра аласыз.
 
Лариса ФЕДОРОВА, 
 
 

В Новошешминске проходит двухмесячник по наведению порядка и чистоты на улицах

$
0
0
В Новошешминске проходит двухмесячник по наведению порядка и чистоты на улицах

 

По сложившейся доброй традиции ежегодно с приходом весны все жители района, организации и учреждения включаются в работу по наведению порядка и чистоты около своих домов, на улицах, около административных зданий и прилегающих территорий, закрепленных участков, которые преображают наш район.
29 марта принято постановление исполкома района о проведении 2-х месячника по благоустройству и санитарно-экологической очистке территорий населенных пунктов района с 1 апреля по 31 мая 2014 года. Составлен план мероприятий на этот период.
Намечено немало работ по уборке и очистке территорий, дорог и их обочин, лесопосадок, водоемов и родников, производственных баз, озеленению и посадке деревьев, ремонту и покраске фасадов зданий, заборов, ямочному ремонту дорог, благоустройству и очистке кладбищ, разбивке цветников, ликвидации несанкционированных свалок и т.д. Районный штаб во главе с руководителем исполкома района Ринатом Фасаховым будет контролировать и координировать ход 2-х месячника.
Ответственность за свою малую родину проявляется, прежде всего, в стремлении совместно сделать ее уютнее и краше. В вместе мы сможем сделать наш дом, улицу, село чище и благоустроеннее. Сделаем все, чтобы виды нашего района радовали глаз неповторимой красотой не только новошешминцев, но и гостей нашего района. Наши усилия на благо родного края станут залогом успешного развития района.
 
Азат МУСИН 
 

 

Тормышка сөенеп яши

$
0
0
Тормышка сөенеп яши

 

Быков Григорий Иванович райондагы сугыш ветераннары арасында иң яшьләренең берсе, аңа 81 тулып узган. Аңа бит 40 нчы елларда түгел, 50 нче, нәкъ  менә украин милләтче -бендеровчылар белән көрәшергә туры килгән.
-Минем кебекләр районда өч кеше, - ди Григорий Иванович, - безне әле тагын сугыш ветераннары белән дә тиңлиләр. Дошман белән йөзгә-йөз очрашырга аңа 1951 елда армиядә хезмәт иткән вакытта туры килә. Ул вакытта совет солдатлары кулларына корал тотып кечкенә авылларда (хуторларда), бункерларда яшеренеп ятучы шушы бандитларны бәреп чыгарганнар, урманнарны тикшереп чыкканнар, алар йогынтысы астында булган Львов, Ужгород кебек шәһәрләрне яулап алганнар. Шулай ук шәхси составта югалтулар да булган. Григорий Иванович әйтүенчә, шундый операцияләрнең берсендә аларның взвод командирын үтергәннәр.
-Ул чакта сез барысын да юк итә алдыгызмы? - дип сорадык без Григорий Ивановичтан.
-Әйе, ул вакытта шулай дип уйлый идек. Ә менә хәзер Украина турында яңалыкларны карыйм да, бөтенесен үк юк итеп булмаган икән дип уйлыйм, кара син, ниләр генә майтармыйлар бит хәзер!
Украинадан соң Григорий Иванович ике ел ярым Германиядә хезмәт иткән: яшерен булып саналган объектны – уран шахталарын саклаган, анда безнең солдатлар эшләгән. Үзе дә нурланыш алган, бу исә аның сәламәтлегенә дә йогынты ясаган.
Хәзер хезмәт ветераны Григорий Иванович һәм аның хатыны Нина Петровна күптәннән пенсиядә һәм Бистә читендә урнашкан үз йортларында гомер итәләр. Икесе дә шунда - туган авылларында хезмәт куйганнар: ул гомере буе колхозда- шофер, ә хатыны авыл Советында кассир булып эшләгән. Григорий Иванович гомуми авырулар буенча 2 төркем инвалид. 8 ел элек аның аяклары авырта башлаган, ул бары тик култык таяклары белән генә хәрәкәтләнә алган. Култык таякларыннан башка йөрер өчен бер генә хастаханәдә ятарга туры килми аңа. Хәзер зарланмый: кибеткә дә, бакчага да чыга, дөрес, кайчакларда таякларны да алырга туры килгәли, дөнья хәлен белеп булмый бит. Авыруы аркасында хуҗалыкта сыерларын бетерәләр, хәзер аларның тавыклары гына бар, тик аларга бакчада да эш җитәрлек. Өч улы һәм бер кызы шәһәрдән кайтып, бәрәңгесен утыртып, көзен җыештырып, булышып китәләр, ә калган эшләрне алар үзләре дә эшлиләр. Өйләре зур, иркен, яхшы хәлдә. Ике ел элек балалары капиталь ремонт ясаганнар. Өйдә, шәһәрдәгечә, барлык уңайлыклар булдырылган. Акрынлап, мөмкинлек булган саен, өйнең эчке торышын да яңартырга һәм тагын балаларына да матди ярдәм күрсәтергә хәлләреннән килә әле аларның. Үзләренең алты оныгы булуы белән горурланалар, шуның икесе оныкчык та бүләк иткән инде.
-Авыл җирлеге башлыгы Светлана Петровна ярдәм йөзеннән укучыларны – тимурчыларны җибәрә. Тик без әлегә үзебез дә хуҗалык эшләрен эшли алабыз. Йортка монда ветеран яши, дигән таблица элеп куйдылар. Бәйрәмнәр белән һәрчак котлап торалар. Фельдшер да хәлебезне белеп тора, кан басымы күтәрелсә, шалтыратып та чакырабыз. Кичә менә медпунктка чакырдылар, күчмә табиблар карады, - дип сөйләделәр ветеран һәм аның хатыны.
Үткән елда Григорий Иванович Җиңү көне хөрмәтенә Казанда үткәрелгән тантанада – сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәреннән торган район делегациясе составында булган, анда аларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләгән.
-Сез ниләр белән шөгыльләнәсез?
-Кышкы көннәрдә сериаллар карыйбыз, яңалыклар тыңлыйбыз. Һәр көнне йорт тирәсен кардан чистартам, карны чанага төяп урамга чыгарам. Ә җәен – балык тотам. Шушмага йөрим, район буйлап күлләргә дә баргалыйм.
-Аларның балыкчылар компаниясендә 5 кеше, ул иң өлкәне, калганнары яшьрәк. Мин аңа сиңа 80 яшь бит инде, өйдә генә утыр, дим, юк, ул теләми, - дип сөйли Нина Петровна.
-Бу шөгылемне бик яратам шул. Үткән җәй 1 кг-лы вак корбан балыгы тоттым, бер сезонга 20 кг булыр, мөгаен.
Ветеран яши, матур тормышка сөенеп яши.
 
Ольга ИВАНОВА
Григорий Иванович Быков – Петропавел Бистәсендә яшәүче сугыш ветераны. Автор фотосы

Техник караулар бара

$
0
0
Техник караулар бара

 

28 мартта “Кулон“ Агрофирмасы“ ҖЧҖ-дә үзйөрешле машиналарга һәм аларның тагылмаларына дәүләт техник каравы үткәрелде.
Техник карау агрофирманың өч бүлекчәсендә: Красный Октябрь поселогында, Черемухово Бистәсендә һәм Чистай районының Кызыл Ялан авылларында узды. Техник карауга 41 берәмлек техника куелган иде.
Карау барышында тиешле категорияләре белән тракторчы-машинист таныклыгы, машинаны теркәү турында таныклык, ОСАГО иминият полисы, медицина аптечкасы, утсүндергеч һәм үзйөрешле машиналарның һәм трактор тагылмаларының техник торышы тикшерелде.
Төп игътибар тракторларның двигательләрен кабызып җибәргәндә блоклауга каршы җайланмага юнәлдерелде. Руль белән идарә итүне люфтомер белән тикшердек. Шулай ук тормоз системасын, стоп-сигналның яктырткыч приборларын, борылыш күрсәткечләрен, габаритын яктырткычларны да тикшердек.
Быелдан башлап машиналар куркынычсызлык таләпләренә  тулысынча туры килгән очракта “талон-допуск“ урынына техник карау үтү турында таныклык бирелә башлаячак. 20 апрельгә чаклы агропромышленность комплексында график буенча барлык фермер хуҗалыклары һәм юридик затлар тракторларга һәм тагылма инвентарьларга дәүләт техник каравы үткәртеп, Яңа Чишмә районы Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясендә техник карау үтү турында таныклык алырга тиешләр.
Физик затлар өчен техник карау 5 майдан 23-енә чаклы һәр торак пунктта АҖ башкарма комитеты бинасы янында узачак. Техник карау графиклары авыл җирлекләре башлыкларына биреләчәк. Теркәлмәгән, техник карау үтү турында таныклыгы булмаган үзйөрешле машиналар һәм тагылмалардан файдалану, тракторчы-машинисты таныклыгы, ОСАГО полисы булмый торып идарә итү административ хокук бозу турында ЮХИДИ хезмәткәрләре, полиция участковыйлары, Дәүләт техник күзәтчелек инспекторлары тарафыннан төзелгән штрафка тарттырылачак.
 
Самат ВӘЛИУЛЛИН,
районның Дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге 
начальнигы

Кабат ташламалар турында

$
0
0
Кабат ташламалар турында

 

Яңа Чишмә районында яшәүчеләр мөрәҗәгатенә җавап итеп “ТР Яңа Чишмә районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге“ МУ балалар бакчаларында балаларны тәрбияләү (карау) өчен булган ташламалар буенча түбәндәге информацияне җиткерә.
Яңа Чишмә муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә 2014 елга балаларны тәрбияләү өчен булган ата-ана түләвен булдыру һәм түләтү тәртибе “ТР Яңа Чишмә муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары эшчәнлеген норматив финанслау турында“ Яңа Чишмә муниципаль районы башкарма комитеты Карары (№16, 17.01.2014 ел) белән расланган.
Рәсәй Федерациясендә мәгариф турындагы законга туры китереп әлеге карарда инвалид балаларны, ятим балаларны, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны, шулай ук туберкулез интоксикацияле булган балаларны тәрбияләгән һәм караган өчен ата-ана түләве алынмый, моннан тыш өч һәм аннан да артык балалары булган гаиләләргә балалары балалар бакчасында тәрбияләнгән өчен түләү бәясен 50%ка киметү сакланган диелгән.
2014 елда ата-ана түләве буенча түбәндәге гаиләләргә өстәмә ташламалар каралган, болар – игезәк балалары булган гаиләләр; ата-ананың берсе Әфганстан Республикасында һәм башка илләр территорияләрендә, Чечен Республикасында һәм турыдан-туры аңа чиктәш булган кораллы бәрелешләр зонасына кергән Төньяк Кавказ территорияләрендә сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан элекке хәрби хезмәткәр – интернационалчы булса, Таҗикстан Республикасына ташламалар  каралмаган.
“Рәсәй Федерациясендә җирле үзидарәнең гомуми принциплары турында“ (06.10.2003; №131-ФЗ) Федераль законның 20 маддәсе 5 бүлегенә туры китереп ата-ана түләве буенча урыннарда билгеләнә торган ташламаларны социаль ярдәмнең өстәмә чаралары дип карау кирәк, ул җирле бюджет мөмкинлегеннән чыгып башкарыла.
 
Ләйсән ӘХМӘТШИНА,
РМБ белгече

Сәхнәдә – тарих һәм хәзерге заман

$
0
0
Сәхнәдә – тарих һәм хәзерге заман

Үткән пәнҗешәмбе көнне Акбүре Мәдәният йорты коллективы иҗат отчетын жюри һәм тамашачы хөкеменә тәкъдим итте.
Җирле мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән искиткеч шәп сценарий иҗат отчетлары исеменә -  “Сәнгать мәңге яшь һәм борынгы“ - туры килеп тора иде.
Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Галия Миншина төрле вакытларда мәдәният өлкәсендә эшләгән авылдашларының исемнәрен атап үтте. Алар арасында Хөснетдин Кәбиров, Ибраһим Закиров, Атлас һәм Алмаз Юсуповлар, Салих Габдуллин, Мингалим Мотыйгуллин, Зәйнәп һәм Рәшит Рәхимовлар, Мөсәвәрә Габдуллина, Салисә Мотыйгуллина һәм башка бик күпләр. Авыл мәдәният йортына әлеге  кичәгә җыелган акбүрелеләр (кызганычка каршы, алар әлләни күп түгел иде) алда атап үтелгән авылдашларына көчле алкышлар белән рәхмәт белдерделәр (хәзер аларның күбесе исән дә түгел инде). 
Иҗат отчеты ХХ гасырның 40 нчы елларында иҗат ителгән җырлардан башланып китте, төгәлрәге, сугышта катнашучы мәрхүм Нурулла Хөснуллинның уникаль экспонаты - патефоныннан пластинкадан яңгырады (булдырганнар, саклап кала алганнар бит!).
Авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов бераз гына авыл турында сөйләп үтте, мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм җыр башкарды.
Отчет программасында җырлар һәм биюләр, музыкаль уеннар да бар иде. Марселия Ильясова, Галия Нуриева, Гөлсирә Хөснуллина, Илһамия Фәтхетдиновалар башкаруындагы җырлар барысының да күңеленә хуш килде, хатын-кызлар вокаль ансамбле чыгышы да ямь өстенә ямь булды.
Тагын бер үзенчәлекле мизгелне әйтеп үтү кирәктер, Галия Миншина талантлы шәхес, мәрхүм Шакир Хәйретдинов турында сөйләде. Ул җырлар да язган (әйтергә кирәк, бу вакытта МЙ директоры Гомәр Насыйров аларны баянда башкарды), ә иң мөһиме аның тырышлыгы белән үткән гасырның 60-80 елларында авылда күренекле җырчылар һәм композиторлар булып киткән (Әлфия  Афзалова, Зифа Басыйрова, Илһам Шакиров, Җәүдәт Фәйзи һ.б.). Экранда бу вакытта    Ш. Хәйретдинов архивыннан алынган ул елларда төшерелгән фоторәсемнәрне дә күрсәттеләр.
Җирле артистлар, мәдәният хезмәткәрләре катнашындагы хор белән башкарылган җырдан соң озак вакытлар китапханәче булып эшләгән Салисә Мотыйгуллина концертны оештыручыларга зур рәхмәтен белдерде (ул да үзенең шигырен сөйләде).
Р.S. Район торак пунктларындагы үзешчән сәнгать коллективларының иҗат отчетлары төгәлләнде. Йомгак ясау, җиңүчеләрне бүләкләү һәм гала-концерт 9 апрельдә РМЙ-дә булачак.
 
Азат МУСИН
 
 

Татарстан данын якларга барачаклар

$
0
0
Татарстан данын якларга барачаклар

 

25 мартта “Олимп“ УСЗ-да “Әти, әни, мин – спорт сөюче гаилә“ дип аталган спорт чарасы булып үтте, ә берничә көннән соң ярышларда җиңүчеләр Татарстан данын Бөтенрәсәй җәйге авыл спорт уеннарында якларга хокук алып, республика финалында 1 урынны яуладылар.
8 авыл җирлегеннән 9 гаилә “Олимп“та спортның 4 төре буенча көч сынашты (шашка, дартс, йөгерү эстафетасы, өстәл теннисы).
Гаилә командалары узышында әтиләрнең, әниләрнең һәм балаларның үз дистанцияләре иде, ә тенниста “әти яки әни һәм бала“ ярышты. Беренче яшь төркемендә (баланың яше – 10-11 яшь) Тубылгы Таудан Миначевлар гаиләсе – 1 урын, Зирекледән Хамәтвәлиевлар – 2 нче, Әдәмсәдән Әхмәтовлар гаиләсе 3 нче урынны яулады. Балага 13-14 яшь булган гаиләләр арасында Тубылгы Таудан Әбдрәфыйковлар – 1 нче, Ленинодан Сапаревлар – 2 нче, Екатерина Бистәсеннән Семеновлар гаиләсе 3 урынны яулады. Җиңүче Миначевлар һәм Әбдрәфыйковлар гаиләләре 28-30 мартта Алабугага республика финал ярышларына район данын якларга барганнар.
Алабугадагы авыл районнарыннан спорт гаиләләре ярышлары шул ук яшь төркемнәрендә “Сәламәтлек“ ХI авыл Спартакиадасы кысаларында узган. Анда Республиканың 11 районыннан 17 команда катнашкан. Яңа Чишмә районыннан 2 гаилә дә алдынгы урыннарны яулаганнар: Әбдрәфыйков Ришат, Гөлгенә һәм аларның уллары Рифат – 3 урында, Миначев Ирек, Гөлфирә һәм аларның уллары Айдар – 1 урында. Алар дипломнар, медальләр һәм кубоклар белән бүләкләнгәннәр. Гаиләләр бик канәгать калганнар. Финалда катнашу мөмкинлеге биргән өчен алар район җитәкчелегенә үзләренең зур рәхмәтләрен белдерәләр.
Моннан тыш, Миначевлар спорт гаиләсе үзләренең җиңүләре белән 2014 елның июнь-июлендә Воронеҗда узачак  Бөтенрәсәй җәйге авыл спорт уеннарында Республикабыз данын яклау хокукына ия булганнар.
“Спорт сөюче гаилә – сәламәт гаилә“, - дип исәплиләр
Тубылгы Таудан ярыш призерлары Миначевлар һәм Әбдрәфыйковлар гаиләләре

«ФЭСТ» - больше не помощник

$
0
0
«ФЭСТ» - больше не помощник

 

Детское удерживающее устройство «ФЭСТ» типа «направляющая лямка» больше не может соответствовать требованиям Правил в отношении обеспечения безопасности ребенка при ДТП, - такой вывод сделали эксперты, а потому оно больше не является удерживающим устройством по определению.
ДУУ «ДАК» - хотя и имеет соответствующий сертификат, но уровень защиты ребенка прогнозируется как низкий. Поэтому в качестве альтернативы ДУУ рекомендуется использовать ДЕТСКОЕ АВТОКРЕСЛО. 
Как сообщает инспектор ГИБДД Айрат Сатдаров, это приспособление стоимостью от 1500 до 3000 тысяч рублей при ДТП может спасти жизнь вашего ребенка. К тому же и штраф, за перевозку маленького пассажира (до 12 лет) без автокресла, предусмотрен в размере 3000 рублей. 
Сотрудники ГИБДД также напоминают гражданам, что не своевременная оплата наложенного штрафа влечет за собой административный арест (15 суток), либо обязательные работы, либо штраф в двойном размере.

Хищник – кровопийца погубил кроликов в Новошешминске

$
0
0
Хищник – кровопийца  погубил кроликов в Новошешминске

 

В ночь с 5 на 6 апреля какой-то хищник уничтожил более 20 кроликов (точнее 22) в подворье жителя райцентра по ул. Тихонова Гаваза Нуретдинова.
Это уже третий случай гибели домашних животных от укусов хищников за последние 10 дней в райцентре.
Мы осмотрели с начальником ветобъединения района Рафисом Хабибуллиным трупы кроликов и обнаружили, что у всех укусы в области шеи в затылочной части.
-Вечером в 9 часов все было нормально, - говорят хозяйка Резеда и ее сын Линар. –А утром вот такая картина… А ведь даже собака не лаяла.
Хищник проник в сарай выдавив стекло окошка и «хорошо» похозяйничал: все клетки разорваны, некоторые валяются на полу (они стояли в три ряда). В живых осталось только 5 кроликов.
Сзади сарая валяются наполовину объеденные две тушки кроликов и одной курицы и рядом следы крупного зверя (собаки, а может волка?).
Сами хозяева склоняются к мысли, что здесь побывала какая-то одичавшая собака.
В общем, вопросы остаются. 
 
Азат МУСИН
 

Егетләребез сынатмый

$
0
0

 

 
 
 
Спорт кешене яшәтә дә, яшәртә дә, тәнгә – сихәт, җанга дәва бирә. Шахмай урта мәктәбе укучылары гомер-гомергә спортка мөкиббән булдылар. Нинди генә ярышлар булмасын, безнең мәктәп анда катнашмый калмый. Катнашып кына түгел, призлы урыннар да алып кайта егет-кызларыбыз.
4-5 апрель көннәрендә Мамадыш шәһәрендә укучылар Спартакиадасы булып узды. Шахмай мәктәбеннән 5 егет (Абдуллин Риназ, Кашапов Әлфис, Сабиров Булат, Шәйхетдинов Ранис һәм Шагаипов Ленар) татарча көрәш буенча уңышлы гына чыгыш ясап кайттылар. Катнашучылар саны да аз түгел – барлыгы 32 команда көч сынашты. Шуңа да карамастан, егетләребез бер дә сынатмады. Ә 8 нче сыйныф укучысы Абдуллин Риназ исә 60 кг-га кадәрге авырлык категориясендә II урын да яулап кайтты. Риназны грамота һәм медаль белән бүләкләделәр.
Алга таба исә көрәшчеләрне тагын бер сынау – Актаныш шәһәрендә узачак  президент кубогы беренчелегенә ярышлар көтә. Егетләргә афәрин диясе генә кала. Уңышлар сезгә, укучылар, алга таба да сынатмагыз!
 
Рөстәм МИФТАХЕТДИНОВ, Шахмай авылы
 
Viewing all 8824 articles
Browse latest View live