Quantcast
Viewing all 8824 articles
Browse latest View live

Подсобные хозяйства в Новошешминском районе развиваются, но не везде

Image may be NSFW.
Clik here to view.
Подсобные хозяйства в Новошешминском районе развиваются, но не везде

В конце минувшей недели в зале заседаний Совета состоялось совещание с главами сельских поселений и молокосборщиками по вопросам закупок молока от населения в 2013 году. Провела совещание заместитель главы района Наиля Закирова.

 

 

В своем выступлении она подробно проанализировала работу по закупкам излишек молока от населения, на слайдах и диаграммах были продемонстрированы занимаемые места поселений.
Сегодня в личных подсобных хозяйствах района насчитывается 2179 коров, за прошлый год закуплено более 4300 тонн молока, что составляет около 20% от общей реализации молока в 2013 году. От одной коровы реализовано около 2000 килограммов продукции и это тоже выше уровня 2013 года. Отрадно то, что заметно повысились закупочные цены на продукцию и сейчас они достигают 18 рублей за 1 кг. В целом за прошлый год от реализации молока население получило 62,5 млн. рублей, что на 18,8 млн. рублей больше уровня 2012 года (ср. цена 2013 год – 14,2 руб/кг).
Говоря о поголовье коров на 100 дворов было отмечено, там, где вплотную занимаются повышением деловой активности населения, и результаты хорошие. Из года в год улучшают свои показатели Азеевское и Шахмайкинское сельские поселения, наблюдается положительная динамика в Тубылгы Тау и Чув. Чебоксарке. И это при том, что количество КРС в этих поселениях и так было высоким. Есть положительные сдвиги в Утяшкино, Сл. Екатерининской, Сл. Черемуховой, Сл. Петропавловской и Красном Октябре, а в остальных ежегодно снижается поголовье скота, особенно отрицательная динамика в Ак Буре.
Анализируя вопросы кредитования по ЛПХ, Наиля Закирова отметила, что наш район еще не достиг уровня среднереспубликанского по количеству кредитов на 100 дворов (у нас 32, по республике - 39). Выше среднерайонного показателя опять-таки в Азеево, Тубылгы Тау, Шахмайкино и Чув. Чебоксарке, отвратительно работают в этом вопросе в Сл. Черемуховой, Сл. Волчья, Красном Октябре, где всего 13-20 кредитов на 100 дворов.
-Уже не раз было сказано, что государство выделяет средства, наша задача своевременно и максимально их освоить, - заметила выступающая. -А для этого нужна повседневная разъяснительная работа с населением и личный пример.
С информацией об итогах закупки молока за 2013 год выступил директор завода СОМ Федор Бурчин, который отметил, что цены вполне солидные и расчет идет своевременный (даже заранее авансируют молокосборщиков).
О работе ветстанции по обслуживанию скота в личных подворьях проинформировал гл. ветврач района Рафис Хабибуллин. Ветврачи закреплены по селам, но иногда бывают опоздания или разногласия, которые необходимо решить.
На совещании была отмечена очень слабая работа пунктов искусственного осеменения, за которые отвечает специалист Халим Гиззатуллин. «Закупленное на бюджетные деньги дорогое оборудование зачастую простаивает, осеменаторы толком не работают», -  заметила Наиля Закирова. Пока население не понимает выгоды искусственного осеменения и продолжается случка коров доморощенными быками, которые ухудшают продуктивные качества потомства.
В конце совещания были отмечены памятными подарками лучшие молокосдатчики и молокосборщики. Петр Петров из Чув. Чебоксарки за год реализовал более 27 тонн молока и пополнил семейный бюджет на 340 тыс. рублей, у Рустема Галимова из Азеево – 25 тонн на 330 тыс. рублей, у Гаяза Мухлисова из Пр. Челнов бюджет пополнился на 311 тыс. рублей.
Награды лучшим сдатчикам вручила Наиля Закирова, а Федор Бурчин наградил памятными подарками лучших молокосборщиков и главу Азеевского СП Данияра Гайнуллина за активную помощь в вопросах заготовки молока в поселении.
 
Азат МУСИН
 
 
   

Очрашулар насыйп булгач...

 

Image may be NSFW.
Clik here to view.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
2013 елда Татарстанда нефть чыга башлауга 70 ел булды. Шулай ук нефтьнең төп төбәге булган Әлмәттә Язучылар союзы оешканга – 50 ел. Шул уңайдан “Илһам чишмәләре“ дип аталган һәм 200 авторның шигырьләрен үз эченә алган китап дөнья күрде.
18 февраль көнне Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреш музеенда әлеге китапны тәкъдир  итү кичәсе булды. Китапка шигырьләре кергән авторлар, район үзәк  китапханә системасы җитәкчесе Гөлнур Латыйпова, ҮКС хезмәткәрләре  Гөлфия Вәлиуллина,  Нәкия Кашапова, Сания Гыйльманова, библиограф Альбина һәм авыл китапханәчеләре чакырылган иде. Музей директоры Мидхәт Газыймов, фәнни хезмәткәр Лидия Лотфуллина, музей фонды хезмәткәре Илгизә Кыямова һәм Зәйтүнә Газыймова  барысын да бик җылы каршы алдылар.
Очрашуда иң беренче Яңа Чишмә  районында яшәп иҗат итүче шагыйрь һәм язучылар берлеген оештыру мәсьәләсе дә каралды һәм бертавыштан уңай хәл ителде. Аңа “Чишмә тамчылары“ дигән исем сайланды. Берләшмә җитәкчесе итеп бертавыштан Мидхәт  Газыймов билгеләнде. Аннан соң Мидхәт абый яңа китапка шигырьләре кергән авторларның һәрберсе белән таныштырып үтте. Бу китапка районыбыздан 25 кеше кергән. Шуларның унбере очрашуга килгән иде һәм алар барысы да чыгыш ясады, бүләккә китапларны да алып киттеләр.
Чистай шәһәреннән килгән Фидания Бикмөхәммәтова үзе иҗат иткән “Корбаннар“ җырын башкарды. Ул музейга “Кышкы күренеш“ картинасын, армиядә һәлак булган улы Раил истәлегенә ясаган фотоларын һәм очрашуга килгән һәрбер кешегә үзенең  җырлары кергән дисклар да бүләк итте. Шулай ук улы Рамил өлеше булсын дип, музейга хәер биреп калдырды.
Шахмай авылында туып, Чаллы шәһәрендә гомер итүче Нәкыйп Галимов чыгышын барыбыз да бик җылы кабул иттек. Нәкыйп абый район китапханәсенә үзенең китапларын бүләк итте һәм яңа оешкан “Чишмә тамчылары“ берлегенә ярдәм итәргә теләк белдерде. Шахмай авылыннан килгән Зәкия апа Гарифуллина, Тубылгы Таудан Ярулла Кәрим, Нотфи бабай Мифтахов, Мәрьям Әбдрәфыйкова, Чертуш авылыннан Наилә Ситдыйкова, Зирекленең үзеннән Кадрия апа Гатина, Гөлшат Нуриева, Акъярдан Миләүшә Халикова үзләренең шигырьләрен укыдылар, Ленино авылыннан килгән Зинаида Кондеева үзенең матур җырлары белән кичәне тагы да бизәде. Сый-хөрмәт тулы өстәлләр янында узган 3 сәгатьләп вакыт сизелми дә үтеп китте. Кичә азагында Гөлнур Мәүлет кызы барыбызга да китаплар өләште. Без, һәммәбез дә барчасына рәхмәтле булып, киләчәктә дә яңа очрашулар көтеп, өйләребезгә таралыштык.
 
Миләүшә ХАЛИКОВА,
Акъяр авылы

В Новошешминске скоро состоится весенняя ярмарка

Image may be NSFW.
Clik here to view.
В Новошешминске скоро состоится  весенняя ярмарка

 

В первые дни весны, 2 марта, с 9 часов  на территории рыночной площади в селе Новошешминск  будут организованы народные масленичные гуляния и  ярмарочная торговля. 
Населению будет представлена   молочная продукция, мясо, рыба,  колбасные изделия,  шашлыки и многое другое. Приглашаем всех новошешминцев и гостей принять участие в ярмарке и праздничных гуляниях.

Команда «Самум» из Новошешминской средней школы не подвела

Image may be NSFW.
Clik here to view.
Команда «Самум» из Новошешминской средней школы не подвела

 

Накануне Дня защитника Отечества в Республиканском центре спортивно-патриотической и допризывной подготовки молодежи «Патриот» прошла Республиканская спартакиада по военно-прикладным видам спорта среди кадет на переходящий Кубок Комитета ветеранов войны и военной службы РТ. Наш район представляла команда «Самум» из 10 человек Новошешминской средней школы под руководством учителя Владимира Чернышева. 
В программе спартакиады были: стрельба из пневматической винтовки, разборка и сборка автомата Калашникова, подтягивание на перекладине, наклоны туловища, метание гранаты, строевая подготовка, оказание первой медицинской помощи, снаряжение магазина, одевание противогаза и домашнее задание.
Команда «Самум» привезла два первых места в подтягивании на перекладине: в личном первенстве – Вадим Иляшкин, в командном первенстве в этом виде. 
 

Вячеслав Козлов:

Image may be NSFW.
Clik here to view.
Вячеслав Козлов:

 

Үткән пәнҗешәмбе көнне авыл җирлекләре башлыклары, районның структуралы бүлекчә җитәкчеләре катнашында 2014 елның гыйнвары өчен финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча чираттагы киңәшмә булып үтте. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
Киңәшмә башланганчы Яңа Чишмә районы территориясендә санлы телевидение презентациясе булды, Рәсәй теле-радио челтәрләренең ТРдагы филиалы директоры Владимир Якимов АҖ башлыклары алдында чыгыш ясады.
Вячеслав Козлов киңәшмәне иң мөһим мәсьәләдән – мәктәп тәмамлаучы укучылар вуз һәм техникумнарда белем алганнан соң районга эшкә кайтсыннар өчен мәктәп укучылары арасында даими төстә һөнәри юнәлеш буенча эш алып бару кирәклеге турында башлады. Актуаль булган икенче мәсьәлә – ШЯХ кредитлары. Безнең район буенча 100 хуҗалыкка 30 кредит алынган.
-Бу бик түбән күрсәткеч, кайбер районнарда 100 йортка 80 кредит туры килә, менә нәрсәгә омтылырга кирәк, - диде район башлыгы.
Район порталында кайбер АҖләрнең начар эшләвенә дә кагылып үттеләр (яңалыклар аз урнаштырыла).
Финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина быелгысы елның гыйнварында авыл җирлекләре бюджетының үтәлеше турындагы доклад белән чыгыш ясады. Район бюджеты буенча үзкеремнәр планы беренче ай өчен - 9,4%ка, авыл җирлеге бюджетлары буенча 6%ка үтәлгән. Ул НДФЛ, җир салымнары, милек  салымнары буенча булган недоимкалар буенча эшләр торышы хакында сөйләде, АҖ бюджетының чыгымнар өлешен, кредитор һәм дебитор бурычларының торышын саннар белән аңлатты.
Мәдәният бүлеге начальнигы Татьяна Маланчева 2013 елда һәм 2014 елның гыйнварында мәдәният бүлегенең финанс эшчәнлеге (бигрәк тә өстәмә керемнәр буенча бурычларның үтәлеше) турында отчет тотты, БЯСМ буенча шундый ук информация белән аның директоры Татьяна Кумпан чыгыш ясады. Алар шулай ук ведомствога караган учреждениеләрдә аренда түләүләре торышы һәм коммуналь хезмәтләргә түләүләр турында да җиткерделәр.
- Алга таба мондый отчетларны башкарма комитетта имзаланган контрактка анализ ясаудан башларга кирәк, - дип район башлыгы барысына да кисәтү ясады.
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Гордеева авыл җирлекләре балансында булган фатирларны хосусыйлаштыру, муниципаль милекне сату, ачыкланган хуҗасыз милекне, “РИТЭК“ ААҖ гранты буенча алынган җиһазларны баланска кую һәм башка мәсьәләләр буенча информация белән чыгыш ясады.
Грантлар буенча сатып алынган җиһазларга килгәндә, Вячеслав Козлов: 
- Акчаны белеп, файда китерә торган җиргә тотарга кирәк, - диде.
Алга таба Красный Октябрь АҖ башлыгы Светлана Ерохина һәм Тубылгы Тау АҖ башлыгы Фәрит Фәттаховларның информацияләрен җентекләп тикшерделәр. АҖ башлыклары кабул ителгән “Үз авыл җирлеге үсешендә “Юл картасы“ның үтәлеше буенча (2014 елның гыйнвары өчен) чыгыш ясадылар.
Вячеслав Козлов һәр киңәшмәдә “Юл картасы“ буенча АҖ башлыкларының 2-3 отчеты тыңланачак, дип билгеләп үтте. Соңыннан кабат ТКХ буенча бурычларны җыю проблемасы күтәрелде, бу мәсьәлә бик җитди тора, чөнки җыемнар республика буенча иң түбән урыннарның берсен били.
 
Ольга ИВАНОВА

Яңа бюро составы сайланды

Image may be NSFW.
Clik here to view.
Яңа бюро составы сайланды

 

19 февральдә Чаллы Башы авыл мәдәният йортында Бөтендөнья татар конгрессының (БТК) Яңа Чишмә җирле бүлеге бюросының киңәйтелгән утырышы булып узды, анда район башлыгы урынбасары Наилә Закирова, БТК башкарма комитеты бүлеге начальнигы Данис Шакиров катнашты һәм чыгыш ясады.
Утырышка татар авылларыннан авыл җирлекләре башлыклары, район мәктәпләреннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары чакырылган иде. Җыелган халык утырыш башланганчы “Өмет“ җирле балалар театры спектакленнән өзек һәм “Талир тәңкә“ фольклор ансамбле (аны районда гына түгел, республикада да беләләр) чыгышын карадылар.
2013 елда БТК җирле бүлегенең эшләгән эшләренә аның җитәкчесе Гомәр Фәсхетдинов хисап тотты. Ул бюро әгъзаларының эшенә дә бәя бирде, районда татар теленә өйрәтү һәм татар мәдәниятен үстерү буенча үткәрелгән чаралар турында сөйләде, чаралар үткәрүгә, сәфәр чыгуларга, бәйрәмнәр уздыруга район җитәкчелеге тарафыннан ярдәм күрсәтелүен билгеләп үтте. Чыгыш ясаучы тагын агымдагы елга бурычлар билгеләде, яңа бюро составына уңышлы эш теләде.
-Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге билгеле бер эш алып бара, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Наилә Закирова. - Тик системага салынган, планлы эш юк, яңа состав БТК бүлеге эшчәнлеген җанландырырга тиеш, ә район җитәкчелеге бу эштә ярдәм итәчәк. Безнең район күпмилләтле, Аллага шөкер, бездә мөселманнар белән православие динен тотучылар дус-тату яшиләр, милләтара низаглар чыкканы юк. Киләчәктә дә шулай булыр, дип ышанам, - диде.
БТК башкарма комитеты бүлеге начальнигы Данис Шакиров хәзер дөньяда Бөтендөнья татар конгрессының 400 дән артык иҗтимагый оешмасы (республикада 45 бүлекчә) эшләп килүен билгеләп үтте, алар татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен һ.б. саклап калу һәм үстерү буенча төрле чаралар үткәрәләр. Интернетта БТК сайты булдырылды, диде.
Безнең җирлек бүлегенең эшен ул канәгатьләнерлек, дип бәяләде, БТК башкарма комитетының мактаулы “Ихтирамнамә“сен Гомәр Фәсхетдиновка тапшырды. Актив тормыш позициясе алып барган һәм районда татар телен һәм мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен ул район башлыгының Мактау грамотасына да лаек булды, аны исә Наилә Закирова тапшырды.
Нәзимә Галимова, Лилия Фәттахова һәм Гөлчәчәк Нурхамәтова БТК башкарма комитетының Рәхмәт хатларына тиенделәр. Район җитәкчелеге исеменнән аларга истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.
Утырыш азагында БТК җирле бүлегенең 11 кешедән торган яңа составы сайланды. Бюроның җитәкчесе итеп Шахмай урта мәктәбе директоры Камил Хәйруллин сайланды (Гомәр Фәсхетдинов үз теләге белән вәкаләтләрен тапшырды).
 
Азат МУСИН
 

Ватанны саклаучылар көне хөрмәтенә концерт

Image may be NSFW.
Clik here to view.
Ватанны саклаучылар көне хөрмәтенә концерт

 

22 февральдә район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара булып узды.
Залда төрле буын һәм төрле яшьтәге Ватан сакчылары җыелган: ветераннар, запаста булган хәрби хезмәткәрләр, булачак солдатлар, мәктәп укучылары һәм, әлбәттә инде, аларның әниләре, хатыннары, дус кызлары, хезмәттәшләре урын алган иде. Район башлыгы беренче булып ир-егетләрне котлады.
- Бүген без котлау һәм рәхмәт сүзләрен Ватаныбызны яклаганнар һәм яклаячаклар адресына юллыйбыз. Хәрби хезмәт һәрчак көчле, кыю кешеләр эше булды, алар өчен Ватанны ярату, аның мәнфәгатьләрен яклау – ул хәрби бурычка тугры калуны, аны азаккача үтәргә әзер булуны аңлата, - дип сөйләде ул сәламләү чыгышында.
Ветераннар – Бөек Ватан сугышында катнашучылар, интернациональ бурычын үтәгән сугышчылар, армиядә хезмәт итүчеләр – туган җиребез данын яклаучылар, бүген дә Кораллы Көчләр сафында хезмәт итүчеләр адресына ул күп кенә җылы сүзләр ирештерде.
Төрле тармакларда намуслы хезмәт куйган, актив тормыш рәвеше алып барган, районның җәмәгать һәм спорт тормышында актив катнашкан ир-егетләр грамоталар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Аларны волейбол Федерациясе рәисе, район прокуроры Эдуард Хираҗевка, өстәл теннисы Федерациясе рәисе, РҮХ баш табибы урынбасары Рәфис Вафинга, Шахмай мәктәбе директоры Камил Хәйруллинга, сугышчы-интарнационалист, “Сувенир“ ВИА солисты Сергей Хорьковка һәм “Стройсервис“ ЯАҖ эшчесе Сергей Шуваловка тапшырдылар.
Чарага багышлап бик матур концерт хәзерләнгән иде. Ул бик оста башкарылган җырлары һәм матур биюләре белән җәлеп итте. Концертны авыл клублары хезмәткәрләре, Балалар сәнгать мәктәбе хәзерләгән. Аны “Безнең армия“ җыры белән балалар вокаль төркеме башлап җибәрде. Концерт барышында Бөек Ватан, Әфган һәм Чечен сугышларында катнашучыларны, Рәсәй армиясендә хезмәттә булган яңачишмәлеләрне искә алдылар. Бу кичтә “Ой, туманы, мои растуманы“ (Зинаида Кондеева), “Морская душа“ (Илназ Шәйхетдинов), “Солдаты России“ (АМЙ хезмәткәрләренең җыелма хоры), “Казачья кровь“ (Ирина Пучинина), “Җенщины в погонах“ (“Илем“ ансамбле) һ.б. җырлар яңгырады. Яшь артистлар: “Шешминка“ бию ансамбленә йөрүчеләр, яшь җырчы Камилла Исхакова (Песня про папу) һәм башка балаларның чыгышлары концертны ямьләп, дәртләндереп җибәрде. Һәр җырга туры килгән видеофильм сайланган, ул чыгышларның тәэсирен көчәйтте. Азакта артистлар күмәкләшеп “Ватан сакчылары“ җырын башкарып концертны төгәлләделәр. Концерт 23 февральгә барлык тамашачыларга да әйбәт бүләк булды.
 
          Ольга ИВАНОВА
 
 

25 февраля в Новошешминске состоялась встреча юношей - призывников

Image may be NSFW.
Clik here to view.
25 февраля в Новошешминске  состоялась встреча юношей -  призывников

 

Image may be NSFW.
Clik here to view.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
25 февраля в Новошешминске  состоялась встреча юношей -  призывников из четырех районов с военным комиссаром РТ генерал-майором Сергеем Погодиным и Уполномоченным по правам человека в РТ Сарией Сабурской. Гостей новошешминцы встретили, как и всегда, тепло и торжественно.
Погодин кратко и доступно для будущих солдат рассказал о структуре вооруженных Сил, об организации призыва в армию. А также ознакомил со службой по контракту.
- Отрадно, что в наших - татарстанских ребят командование любой части вглядывается, присматривается, а это означает, что мы имеем авторитет в армии. Не случайно большая часть наших ребят служат в элитных войсках, - сказал Сергей Погодин. Он отметил хорошую работу Новошешминского  и Чистопольского районов, в подготовке ребят к срочной службе, и к службе по контракту. Также военный комиссар предложил ответить на любые вопросы присутствующих: «Можно в письменной форме, а можно в устной. И еще желающие могут подойти ко мне в конце мероприятия». 
К микрофону подошли только двое новошешминцев. Азат задал вопрос: «У меня двое детей, а я хочу в армию. Как быть?».  Вопрос удивил военного комиссара республики : «В моей практике такая задача ставится впервые. Закон не позволяет призывать в армию мужчин, имеющих двоих детей, но мы попытаемся разобраться с этим индивидуально». 
Специалист райвоенкомата Алексей Мельников рассказал, что в Новошешминске пошел наплыв желающих служить по контракту, но они хотят служить не там, куда пошлют, а по своему желанию, например, в бывшей своей части. Возможно такое? – задал он вопрос Погодину.
- «Такое возможно, если в разнарядке есть такая часть. Лучше обратиться в пункт набора по контракту, и там помогут сделать выбор», - прозвучал ответ.
Школу правовых знаний при Уполномоченном по правам человека в РТ провела Сария Сабурская. Очень интересен и познавателен был ее монолог, сопровождаемый слайдами и видеофильмами. Она рассказала, что татарстанских призывников в любую точку страны сопровождают помощники уполномоченного по правам человека до своей части, интересуются бытом, службой, уставными отношениями в части. 
Сария Сабурская также предложила задавать вопросы, но таковых  пока не было.
Однако ж, в завершении встречи у стола военного комиссара и Уполномоченного по правам человека образовалась небольшая толпа. 
У двоих ребят проблема с весом, - об этом говорили их мамы. Генерал майор каждому из будущих солдат пожал руку, побеседовал с ними и пообещал посодействовать тому, чтобы ребят в армию все же взяли.
Одна семья просила за сына: «Уж больно он хочет служить в Президентском полку». Отличник учебы, блещет здоровьем, по всем показателям будет элитный солдат (точка зрения автора). Сергей  Погодин ответил, что обратит внимание на парня, но  все равно он должен будет пройти через тщательный отбор. 
Надежда есть, дерзай, Рустем!
 
Лариса ФЕДОРОВА
 

 


Мәскәүдә конкурста финалга чыккан

 

 
 
 
 
 
 
Image may be NSFW.
Clik here to view.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
17 февральдән 21 сенә чаклы Мәскәүдә I Бөтенрәсәй муниципаль максатчан программалар һәм инновацион проектлар смотр-конкурсының финал этабы үткән. Узган елның август аенда Сочида үткән сайлап алу турында жюри игътибарына төрле номинацияләрдә 239 проект тәкъдим ителгән, шуларның 140-сы финал этабында катнашу өчен сайлап алынган.
“Мәгариф“ номинациясендәге иң әйбәт 44 эш арасында Яңа Чишмә районы Мәгълүматый-методик үзәк проекты да булган. Аның авторы – Яңа Чишмә урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Лилия Фәттахова.
Смотр-конкурста катнашучылар үзләренең проектларын тәкъдир итеп, башкалар тәҗрибәсен өйрәнеп кенә калмаганнар, ә Мәскәүдәге истәлекле мәдәни-тарихи урыннар белән дә танышканнар, “Биеп торучы фонтаннар циркында“ да булганнар, театр һәм кино артистлары белән очрашканнар.
Лилия Фәттахова Мәскәүдән лауреат дипломы һәм истәлекле бүләкләр белән кайткан.
-Иң мөһиме – мин хезмәттәшләрем белән аралашудан энергия һәм бәһасез тәҗрибә алдым, - дип үз тәэсирләре белән уртаклашты конкурста катнашучы.
 

 

Пенсионер Гатауллиннар: “Авыл яшәргә хаклы“

Image may be NSFW.
Clik here to view.
Пенсионер Гатауллиннар: “Авыл яшәргә хаклы“

 

Разыя һәм Миңнекаиф Гатауллиннар инде җитмеш яшьне узган, гомере буе авыл җирендә яшәгән кешеләр, алар авылда сыерлар мөгрәмәсә, әтәчләр кычкырмаса – авыл үлә, дип саныйлар. 
Алар гомерендә андый хәл дә булган – авыллары үлеп беткән. Бар да шуннан башлана: яшьләр, әти-әниләре кебек үк, иртәдән кичкә кадәр кырда бил бөгеп, кыска ял сәгатьләрен үткәрер җир тапмый (клубы да, юлы да юк), шәһәргә китү ягын карыйлар. Алар артыннан өлкәннәр дә цивилизациягә якынрак булган җирне үз итәләр. Адамча (Пещерка) авылыннан Гатауллиннар гаиләсе соңгы кешеләр булып кузгалалар, бу 1979 ел була. Әдәмсәдә йорт төзиләр, анда өч бала үстерәләр, малларын да (мәчедән алып МЭТкә чаклый) калдырмыйлар – үзләре белән алып киләләр һәм бөтен барлыкларын биреп хезмәт итәләр. Миңнекаиф Шаһвәли улы баштан шофер булып эшли, аннан Алабугада ветврачка укып кайта, фермада бригадир булып эшли башлый. Умартачы да, нефтьче дә була. Разыя Әгъзам кызы 25 елдан артык авыл кибетендә сатучы булып эшли. Шулай да йортларында сыеры да мөгри, кош-корты да кытаклый. Балалары үсеп җитеп шәһәргә китеп урнаша: олы уллары Рәшит гаиләсе белән Яр Чаллыда төпләнә, Рәфис белән Изилә (гаиләлеләр) Түбән Камада яшиләр. Гатауллиннар балалары артыннан шәһәргә ашкынмыйлар – авылда яшәүне өстен күрәләр, башта бу авыл да үләр дип куркалар. Тик юкка! Нефтьче булып эшләүче авыл яшьләре яңа коттеджлар корып җибәрәләр, гаилә фермалары, КФХ-лар оеша, социаль объектлар да төзелә башлый. Авылыбыз яшәячәк, дип сөенәләр алар.
-Иртә шатландык, хәзер бу авыл түгел, шәһәр тибындагы поселокка әвереләчәк, - дип сөйли Миңнекаиф абый.
-Ни өчен?
-Авылда сыерлар мөгрәргә тиеш! Ә алар елдан-ел кими бара. Әнә тирә-якта бер генә сыер да юк. Яшьләргә нәрсә, терлек карап мәшәкатьләнеп тормыйлар, сөтне сатып алуың җиңелрәк, диләр. Сыер булмаса, каян сатып аласың, дисәң, булыр әле, - диләр.
-Аларны да аңлап була анысы,  - дип яшь күршеләренең сүзен хуплады Разыя апа. - Терлекне алар кайчан карасын соң? Сыерны бик тә аны гел карап торсаң гына. Бигрәк тә җәй көне кыенрак: көтүлеккә куарга ерак, ә без пенсиядә – безнең ашыгыр җиребез юк, аларга эшкә барасы бар, - диде.
-Нишләп ерак? Монда бөтен тирә-як иркен ич.
-Бу болыннар шәхси болынга әверелде бит. Әнә кар астында печән кибәне череп ята, шул печәнне ашатырга терлекләре юк аларның. Алар җирне алдылар, ә сыерлары юк. Минемчә, дәүләт җирен бирәсең икән, дәүләткә сөт тапшыру планын да куй син аларга. Ә менә без кечкенә бозаулар да асрый алмабыз, мөгаен, аларга иркенлек, кояш, яңа үскән үлән кирәк. Ә безнең бозау бәйләп куярлык урын да юк, - ди Разыя Әгъзам кызы.
- Хуҗалыкларда  сыерлар булмагач, маллар көтү чираты да ешрак җитәдер?
Без үзебез көтү көтә алмыйбыз инде, акча түләп көттерәбез, - дип җавап бирә Разыя апа.
- Азык хәзерләү белән эшләр ничегрәк бара соң?
- Тырышабыз инде, безнең үз тракторыбыз бар.
- Социаль хезмәткәр сезгә ничек булыша?
- Әлегә без үзебезне үзебез карый алабыз, аның кем икәнен белмибез дә әле. Кирәге чыга калса, белешербез.
Ишегалдында йомшак кына кар яуган, Миңнекаиф абый белән Разыя апа сүз куешмый гына йортка чыгып, кар көрәргә тотындылар, шул тавышка, хуҗаларына көч биргәндәй, сыер белән бозау да мөгрәп куйдылар.
“Тынгысыз, тиктормас“ кешеләр“,  дип уйладым мин, Гатауллиннардан саубуллашып чыгып киткәндә.
 
Лариса ФЕДОРОВА

В Новошешминском районе практически нет запаса удобрений

Image may be NSFW.
Clik here to view.
В Новошешминском районе практически нет запаса удобрений

 

По состоянию на конец февраля в хозяйствах района в наличии имеется всего 320 тонн удобрений при необходимости на весенне-полевые работы 10340 тонн.
Из имеющихся 320 тонн удобрений почти 80% приходится на агрофирму «Кулон» и по 10-20 тонн на фермерские хозяйства Фаргата Валеева, Марии Козловой и Владимира Зубова.
-На период весенне-полевых работ необходимо иметь более 10 тыс. тонн удобрений, - отметил в беседе с нами гл. агроном райсельхозуправления Ильяс Фасхутдинов. –Это будет по 50 кг д.в. на 1 гектар посевных площадей. Сейчас хозяйствам поручено оформлять кредиты на приобретение удобрений, поступающие субсидии из республики тоже в одностороннем порядке будут направлены только на покупку удобрений.

В Новошешминском районе начато внедрение АИС «Электронная экология»

Image may be NSFW.
Clik here to view.
В Новошешминском районе начато внедрение   АИС «Электронная экология»

 

Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым поручено внедрить в Республике Татарстан электронную автоматизированную систему управления отходами. В целях реализации данного поручения Управлением Росприроднадзора по Республике Татарстан начато внедрение АИС «Электронная экология». 
Одной из задач, реализованной при разработке данной системы, было  упрощение работы  природопользователей при формировании и представлении всех видов отчетности, связанных с природопользованием. В настоящее время внедрен модуль по заполнению и приему расчетов платы за негативное воздействие на окружающую среду.   
 На сайте Управления Росприроднадзора по Республике Татарстан на вкладке: Информация для природопользователей /Платежи за негативное воздействие на окружающую среду/ размещен бесплатный сервис для формирования Расчётов платы за негативное воздействие на окружающую среду. Модуль не требует установки, заполнение ведется онлайн через браузер. Для удобства пользователей так же размещена Инструкция по заполнению  Расчета.
Внедрение системы «Электронная экология» позволит не только упростить представление расчетов юридическими лицами и индивидуальными предпринимателями, но также ускорит обработку информации и ее предоставление в органы муниципальной власти для проведения анализа полноты учета плательщиков платы за негативное воздействие на окружающую среду. 
Кроме того, внедрение данной системы за счет упрощения процедуры формирования отчетности позволит увеличить число плательщиков платы, и тем самым увеличить поступление средств в бюджет для реализации природоохранных мероприятий. 

Заседание общественного совета Новошешминского муниципального района

Image may be NSFW.
Clik here to view.
Заседание  общественного совета Новошешминского муниципального района

 

26 февраля состоялось очередное заседание Общественного Совета при Совете Новошешминского муниципального района, на котором был рассмотрен организационный вопрос.
После обсуждения отчета председателя общественного Совета района был избран новый его состав из 11 человек. Новым председателем была избрана директор Центра занятости населения Луиза Исхакова.
В работе заседания приняла участие и выступила заместитель главы района Наиля Закирова.

Мәхәббәт җиңгән

 

Image may be NSFW.
Clik here to view.
 
 
 
 
 
 
 
 
Кемдер дөньяда әйбәт, намуслы кешеләр калмагандыр дип шикләнсә, Ленино авылыннан Валентина Григорьевна һәм Федор Федорович Журавлевлар һәм аларның тату гаиләсе белән таныша ала.
1 мартта алтын туйларын билгеләп үтүче бу гаиләне газета укучылар белән таныштырып, аларның гаилә тарихы белән генә түгел, һәрберсе белән аерым- аерым таныштырасы килә. Ир белән хатынның гаилә тормышы, үзләре кешелекле булгангадыр, бик матур булганына шик юк.
Федор Федорович ишле гаиләдә төпчек бала булып үсә. Әтисе ул туганчы ук дөнья куя, абыйсы фронтта һәлак була, кечкенә Федорны һәм апаларын әнисе белән уртанчы абыйсы Степан тәрбияли. 10 яшендә инде Федор әнисенә колхоз эшләрендә булыша, 7 сыйныфтан абыйсы Степанга колхоз атларын караша. 10 сыйныфны уңышлы тәмамласа да, әнисе укырга еракка җибәрми. Федор Федоровичның дөрес тәрбия алган, хезмәт белән чыныгып үскәне кыяфәтеннән үк күренеп тора. Тормышта аңа нинди эш йөкләсәләр дә, ул аны намус белән, җаваплылык тоеп, җиренә җиткереп башкара. Яшь чагында колхозда, аннан армиядә комсорг булып тора. Шоферга укып чыгып, белгечлеге буенча 40 елдан артык эшли. Техниканы биш бармагы кебек белгән тәҗрибәле шоферны башка оешмаларга да эшкә чакыралар, тик колхоз аны югалтудан курка. Һәм, ниһаять, аны Яңа Чишмә электр челтәрләре үзенә эшкә ала, анда ул пенсиягә чыкканчы – 18 ел хезмәт куя. Федор Федорович хезмәт иткән елларының һәммәсен җылы сүзләр белән искә ала. Ул тыйнак, җитди, җыйнак кеше, андыйлар турында: аңа һәрчак таянырга була, диләр. Валентина Григорьевна да үз язмышын шушы егет белән тиккә генә бәйләмәгән. Аларның гаилә кору тарихы да кызыклы.
Валентина Григорьевна – ышанычлы дус, тормыш юлдашы һәм гаилә учагын саклаучы. Ул да гади хезмәтчән, колхозда эшләгән, аннан мәктәпкә техничка булып күчкән. Оста хуҗаның эш урыннары йортында, сараенда, остаханәсендә булса (ул үзе киез итекләр дә баса), хатыны исә өй өчен җаваплы: өен бик чиста тотып, уңайлыклар тудыра, өй җылысын саклый. Бик хәрәкәтчән, сүзгә оста хатын гаиләсе өчен тырыша – гаилә әгъзаларын тәмле ризыклар белән сыйлый. Балалары, оныклары, оныкчыклары өчен үлеп тора. Әйе, әйе, нәкъ шулай, Валентина Григорьевна районда әбиләренең әнисе булган иң яшь кешедер, мөгаен. Аңа нибары 65 яшь кенә әле, ә аның оныкчыгының берсе өченче сыйныфта укый, икенчесе быел мәктәпкә бара, өченчесе балалар бакчасында. Федор Федорович аны мәктәп эскәмиясеннән үк хатынлыкка ала. Армиядән кайткач, Яңа ел тирәсендә ул мәктәптәге яшьләр кичәсенә килә. Егетләргә һәм кызларга хат таратып йөрүче “почтальон“ костюмы кигән яшь кенә бер кызны биергә чакыра. Ул вакытта Валяның егете дә булган, тик Федор аны беркемгә дә бирмәскә дигән карарга килә. Мәктәп җәмәгатьчелеге аларның мәхәббәтләренә, бигрәк тә никахларына каршы булган -  кәләшнең яшь булуы барысын да борчыган – аларның яшь аермасы 8 ел, тик яшьләргә киртә куярга теләүләре бушка була. Мәхәббәт җиңә – 1 мартта алар язылышалар һәм күңелле туй бер атна буе – 8 мартка чаклы дәвам итә.
Шуны да әйтеп үтү кирәк, каенанага яшь киленне хуҗалык эшләрен алып барырга өйрәтергә туры килми, Валя барысына да үз гаиләсендә өйрәнгән: икмәк тә пешергән, ашын да әзерләгән... Тату яшәгәннәр, ир белән хатын үзара бер-берсе белән аңлашып яшәгәнгә, гаилә нигезе нык булган. Бер елдан кызлары – Надеҗда, 1968 елда уллары Николай туган. 1978 елда алар яңа өй өлгертәләр, хәзер дә шунда гомер итәләр. Балалары дүрт онык: Сергей, Люба, Аня һәм Настяны, ә Аня һәм Настя үз чиратларында оныкчыклар бүләк итәләр. Балалар, киленнәр, кияүләр, оныклар, оныкчыклар Федор Федоровичны һәм Валентина Григорьевнаны бик тә яраталар. Гаиләдә яшь буын өлкәннәрне хөрмәт итә.
Икесе дә инде менә 10 елдан артык пенсиядә булсалар да, элеккегечә җир җимертеп эшләүләрен дәвам итәләр: ике бакчада (35 сутый) барысын да утырталар.
- Алар үз бакчаларында гына түгел, безгә килеп тә булышалар әле. Без Ленинода, ә кызым Надеҗда Кама Аланында яши, алар анда да барып булышалар. Бер генә эшебез дә алардан башка үтми,- дип сөйли килене Татьяна.
- Барысын да бергәләп,гаиләбез белән эшлибез, - дип аның сүзләрен раслады йорт хуҗасы, - хуҗалыкта 12 баш сарык та асрыйбыз.
- Бабай аларның артыннан яшь балалар артыннан йөргән кебек йөри. Барыбызны да үзе баскан киез итекләр белән тәэмин итә, ә әби оекбашлар, жилетлар бәйләп бирә. Бакчада үстергән җиләк-җимеш, яшелчәләрдән ни генә әзерләми ул! Түтәлләре дә бит аның 25әр метрлы, 100 әр төп помидор утырта, күбрәк тә булмаса әле, - дип дәвам итә оныгы Сергей.
- Барысы да балалар һәм оныклар өчен, - диләр алар.
Яшьләр әби белән бабайның юбилеена сюрприз – бәйрәм программасы әзерлиләр. Кунакчыл өйгә зур өстәлләр янында тантана сәбәпчеләре хөрмәтенә барлык туган-тумача да җыелачак.
 
Ольга ИВАНОВА
 

Кабат газ өчен түләү турында

Image may be NSFW.
Clik here to view.
Кабат газ өчен түләү турында

 

Яңа Чишмә газ хезмәте табигый газдан файдаланучы абонентлардан агымдагы айның 1 числосыннан 30 (31)енә чаклы кулланган газ өчен түләүләрен үтенә, шулай итмәгәндә, алдагы айда алар бурычлылар дип исәпләнәләр һәм газ өчен түләү буенча бурычлары язылган квитанцияләр алачаклар. 
Шунысын да онытырга ярамый, газ – ул товар, аны кулланган өчен агымдагы исәп-хисап чорында (чөнки вакытның бу арасы катгый исәпкә алына) үзвакытында түләргә кирәк, ә бер ай соңлап түгел. Әгәр дә абонент кулланган газ өчен түләү суммасына төзәтмәләр кертә икән, ул ай буена (1нән 31 енә кадәр) кулланачак газ күләмен мөстәкыйль рәвештә исәпләп чыгарырга тиеш була. Бу очракта сүз аванс түләүләре хакында түгел, ә барлык исәп-хисап чорында абонент тарафыннан кулланылган газ өчен түләү турында бара. Исегезгә төшерәбез, түләү турындагы квитанцияләрдә газ хезмәте тарафыннан уртача норматив буенча газ күләме язып куела. Ул һәр индивидуаль йорт буенча газның уртача еллык чыгымыннан чыгып компьютер программасы белән исәпләп чыгарыла. Соңгы араларда бик еш кына түбәндәге хәлләр күзәтелә. Ай башында газ өчен түләүгә квитанция алган абонент шул ук көнне (мәсәлән, айның 12 нче числосында) яисә аз гына соңрак санагычтагы күрсәткечне алып һәм шуңа туры китереп уртача норматив буенча куелган суммага төзәтмәләр кертеп, үзе алган күрсәткеч буенча түли. Ә ай дәвам итә, абонент газдан 30 (31)енә чаклы файдалана, ә газ өчен исәп-хисап айныкы-айга башкарыла, ә бер айга соңрак түгел. Абонент ялгыш башкача уйлап, үзеннән-үзе бурычлылар сафына күчә. Шуңа да, кем дә кем квитанциядә күрсәтелгән сумманы түләргә теләми икән, санагычтагы күрсәткечне я ай азагында алырга, яисә шәхсән үзе газның уртача тәүлеклек чыгымын санап, калган көннәр санына тапкырлап (безнең очракта бу 18 көн), барыбер ай азагына чаклы яначак газ өчен исәп-хисап ясарга тиеш. Кулланган газ өчен ай саен нәкъ менә шулай санап түләвегезне сорыйбыз.
Яңа Чишмә газ 
хезмәте

2014 елдан башлап хезмәт пенсиясе бала карауга арттырылган чорны исәпкә алып кабат хисапланачак

Image may be NSFW.
Clik here to view.
2014 елдан башлап хезмәт пенсиясе бала карауга арттырылган чорны исәпкә алып кабат хисапланачак

 

2014 елдан пенсионерлар хезмәт пенсиясенең иминият өлешен исәпләгәндә исәпкә алынган бала карауга бирелгән арттырылган чорны исәпкә алып кабат хисаплату хокукы алдылар.
Бу эш федераль закон үз көченә керү сәбәпле мөмкин булды, шушы закон буенча граждан пенсия билгеләгәндә яки кабат хисаплатканда ата-ананың берсенә баласын караган өчен һәр бала яшь ярымга җиткәнче, тик гомуми алганда дүрт ел ярымнан да артык булмаган чор хисабына иминият стажын арттыру хокукына ия. Ягъни хәзер өч балага аларны караган ел ярымнан исәпләп, 4 ел ярым чор максималь стажга кертелә. Моңарчы иминиятләштерелмәгән шушы чорның дәвамлылыгы 3 ел белән чикләнә иде, ягъни һәр ике баланы караган чор керә иде. Яңа кагыйдәләр инде пенсия алучыларга да, пенсия яше якынлашучыларга да кагыла.
Хезмәт пенсиясе күләмен кабат хисаплау гариза язмыйча да 2014 елның 1 гыйнварыннан башкарыла. Безнең районда 81 пенсионерга кабат исәп-хисап ясалды, ул уртача 88 сум тәшкил итә. 2015 елдан башлап дүртенче баланы караган чор да өстәләчәк, ягъни һәр балага ял ярымнан исәпләп, 6 ел стажга кертеләчәк.
 
Лилия ХИРАҖЕВА,
РПФ бүлеге начальнигы

Иҗтимагый совет утырышы

Image may be NSFW.
Clik here to view.
Иҗтимагый совет утырышы

 

26 февральдә Яңа Чишмә муниципаль район Советы каршындагы иҗтимагый Советның чираттагы утырышы булып үтте. Утырышта оештыру мәсьәләсе каралды.
Район иҗтимагый Совет рәисе отчеты буенча фикер алышканнан соң, Советның 11 кешедән торган яңа составы сайланды. Мәшгульлек үзәге директоры Луиза Исхакова рәис булып сайланды.
Утырыш эшендә район башлыгы урынбасары Наилә Закирова катнашты һәм чыгыш ясады.
 
 

Награждены лучшие почьтальоны Новошешминска

Image may be NSFW.
Clik here to view.
Награждены лучшие почьтальоны Новошешминска

 

Подведены итоги подписки на районную газету «Шешминская новь» на 1 полугодие 2014 года. 
По результатам объявленного редакцией конкурса первое место заняла оператор Новошешминского отделения почтовой связи Надежда Шаронова. От редакции газеты ей вручена денежная премия.
За второе и третье места также денежные вознаграждения получили: начальник Азеевского пункта связи Гульнур Сабирова и почтальон Акбуринского отделения почтовой связи Рушания Мусина. Остальным работникам почтовой связи мы выражаем искреннюю благодарность за активное участие в подписной компании, и надеемся на вашу дальнейшую активность в подписной компании на следующее полугодие.  
 
 

2 марта в Новошешминске состоялось празднование проводов "Русской зимы"

Image may be NSFW.
Clik here to view.
2 марта в Новошешминске состоялось празднование проводов

Ярким и веселым стало празднование последнего дня масленичной недели — «Прощеного воскресенья» в райцентре. Праздник, который совместили с  весенней ярмаркой, прошел на рыночной площади в первое воскресенье весны 2 марта.

 

 

В погожий выходной денек торговые ярмарочные ряды собрали рекордное число жителей Новошешминска, возможно, потому что народное гуляние объявили в воскресенье. Под «Масленичный разгуляй», угощение горячим чаем и блинами товары ярмарки раскупались  активно, с большим удовольствием. О том, что настроение ярмарки – мощный двигатель ее торговли, знали еще с незапамятных времен.  Создать его постарались артисты отдела культуры, а обеспечить народ блинами и чаем - школы райцентра и центральная библиотека, приготовившая чай в настоящих самоварах на углях.
На ярмарке популярным было абсолютно все: мясо из КФХ и ЛПХ (говядина, свинина, тушки домашней птицы, свиные головы, ножки и языки, субпродукты, сало соленое и копченое, фарши), камская свежая рыба, архангельская молочная продукция, новошешминские сливочное масло и колбасы. К ним в придачу живые куры и поросята, выпечка районных хлебопеков (хлеб, плюшки и пироги), кондитерской фабрики из Набережных Челнов (разнообразное печенье). Ребятишки тянули родителей к игрушкам, привезенных из Чистопольского универмага. Многие новошешминцы покупали подарки к 8 марта: полотенца, сувениры. В качестве необычных сувениров  выделялись изделия старинного народного промысла из бересты: хлебницы, шкатулки, сахарницы, гребешки, кулоны. Очень изящные предметы ручной работы, но сколь красивые,  столь и дорогие. На прилавке красовались и первые тепличные огурчики от новошешминских производителей. Опросив жителей, мы узнали, что приобретенным товаром все остались довольны.
Накупив всего, чего душа пожелала, народ собрался на представление «Гуляй, Масленица!». 
Артисты СДК и детский театральный коллектив Ленинского ДК, ансамбль «Селяночка» в костюмах скоморохов, ряженых пели, водили хороводы, забавляли публику. Для детей устроили веселые подвижные забавы, а ДЮСШ - спортивные конкурсы. Потраченные силы участники восстанавливали, вновь отправляясь к чаю с блинами. С песнями, шутками, играми и призами новошешминцы провожали Зиму, встречали Весну. Три часа веселилась «широкая Масленица». 
Кульминацией разудалого праздника по традиции стало сожжение чучела зимы. А самыми восхищенными зрителями этого ритуала стали дети. И, пожалуй, восторженнее их на всем празднике не было никого.
- Я в первый раз вижу, как сжигают чучело. Здорово! А самый веселый конкурс - катание впятером на одной лыже, - поделилась впечатлениями девчушка.
- Чем запомнилась вам эта ярмарка? – поинтересовались мы у взрослых новошешминцев. 
- Очень веселая! - все в один голос заявили они, - хороший выбор продуктов. 
А обоюдное пожелание покупателей и продавцов:
- Были бы такие ярмарки почаще!
 
Ольга ИВАНОВА.
 
 

Алдынгыларга - бүләк

Image may be NSFW.
Clik here to view.
Алдынгыларга - бүләк

 

2014 елның I яртыеллыгына “Яңа Чишмә хәбәрләре“ газетасына язылуга йомгак ясалды.
 
Редакция игълан иткән конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Яңа Чишмә почта бүлеге операторы Надежда Шаронова яулады.Редакциядән аңа акчалата премия тапшырылды.
Икенче һәм өченче урынга чыккан Акъяр элемтә пункты начальнигы Гөлнур Сабирова белән Акбүре почта бүлеге хат ташучысы Рушания Мусина да акчалата премиягә лаек булдылар. Калган почта элемтәсе хезмәткәрләренә дә без язылу компаниясендә актив катнашканнары өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез һәм алдагы язылу компанияләрендә дә сезнең актив эшчәнлегегезгә өметләнеп калабыз.
 
Viewing all 8824 articles
Browse latest View live