Quantcast
Channel: Новости
Viewing all 8824 articles
Browse latest View live

Салкыннар чигенергә ашыкмый

$
0
0
Салкыннар чигенергә ашыкмый

 

Синоптиклар хәбәр итүенчә, әлеге атна ахырына чаклы көннәр суык торачак (-25 градус).
Җитәкчеләр белән үткәрелгән планеркада район башлыгы Вячеслав Козлов барлык учреждениеләрдә, аеруча мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында температура режимын саклауга игътибар итү кирәклегенә басым ясады, һәр җирдә дә кизү тору булдырылырга тиеш, диде. Коммуналь, газ хезмәтләре, электр челтәрләре һәм хастаханә теләсә нинди экстремаль хәлләргә әзер булырга тиеш. Бу барлык авыл җирлекләре башкарма комитетларына да кагыла.
Үткән атна эчендә районда Чуаш Чабаксары һәм Яңа Иванаево авылларында яшәүче ике кешенең бармаклары туңу очрагы теркәлгән.
 

55 ел бергә

$
0
0
55 ел бергә

 

Акъяр авылында яшәүче Галимов Габдрахман абый һәм Минҗинан апаның бергә гомер итүләренә 55 ел тулды.
Габдрахман абый 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң Ижевск шәһәренә китеп урнаша, заводка эшкә керә, армиягә дә шуннан китә. 3 ел хезмәт итеп кайтып, бер ел эшләгәч, аны әтисе, үзләренә генә яшәү авыр дип, авылда яшәргә чакырып кайтара. Улларын ничек булса да тиз генә өйләндерәсе иде диеп, үзенең дусты, адашы Хәйдәр бабай Гирфановларга килгәч тә   шул хакта сүз башлый. Аларга Зирекле авылында кияүдәге кызлары Раҗия килгән була. Ул: “Безнең күршедә бик акыллы, чибәр кыз бар, фермада сыер сава, шуның белән таныштырырбыз“, - ди. Яшьләр беренче күрешүдә үк бер-берсен ошаталар. Зур итеп туй ясаганчы, егет кызны урлап кайтырга була. Акъярдан егетләр ЗИЛ машинасы белән барып, кичке савымнан кайтуын көтеп, толыпка төреп, машина кузовында алып кайталар кызны. Өйдә сый-хөрмәт тулы табын һәм мулла бабай көтеп тора аларны. Бу 1958 елның 26 ноябре була. 1959 елның гыйнварында Зирекле авылында язылышалар алар.
Минҗинан апа 1939 елның февралендә Зирекле авылында туган, 7 сыйныфны бетереп фермада эшли. Ике ел Ярославльда торф чыгаруда була. Аннан авылына кайтып сыер саву эшенә керешә.
Бер-береңне саклап, кадерләп яшәгәндә, гомер сизелми дә узып китә. Алар бик матур яшәделәр. Ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Олы уллары Җәүдәт 30 елдан артык Әлмәт шәһәрендә горгазда эшли. Ул да хәзер 4 оныкка бабай, кызлары Гөлсирә Чаллы шәһәрендә – паспорт өстәлендә, кече уллары Шәүкәт Чаллы шәһәрендә КамАЗда ерак юлларга йөри, аңа быел гыйнвар аенда 50 яшь тулды. Оныклары барысы да югары белемле.
Февраль аенда Габдрахман абыйга – 79, ә Минҗинан апага 75 яшь тула. Аларга исәнлек-саулык, матур тигез картлык, озын гомер телибез. 
                                                             

Балалар иминлеге өчен

$
0
0
Балалар иминлеге өчен

 

Красный Октябрь мәктәбенең  11 сыйныф укучысы Альбина Уплисашвили “Беренче сыйныф укучысына исән-имин мәктәпкә килергә ярдәм ит“ дип аталган конкурста җиңгән 20 кешенең берсе булган. “Эссе“ номинациясендә ул беренче урынны яулаган.
Ел саен “Игътибар - балалар!“ Бөтенроссия акциясе үткәрелә. Аны ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы, ТР буенча ЭЭМ-ның ЮХИДИ Идарәсе белән берлектә Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге оештыра. Конкурска республиканың 27 районыннан укучыларның 101 эше юлланган. 
Шулардан төрле номинацияләрдә җиңүче 20 укучы 16 гыйнвар көнне ТР буенча ЭЭМ-ның ЮХИДИ Идарәсенә чакырылган, анда аларны бүләкләү тантанасы узган. Конкурста призлы урыннар яулаучылар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнгән, аларны ТР буенча юл хәрәкәте иминлегенең баш дәүләт инспекторы Рифкат Миңнеханов тапшырган.
Чакырылучыларга ЮХИДИ музеена кызыклы экскурсия оештырылган, музейда исә йөзләгән документлар, фоторәсемнәр, әйберләр республиканың Дәүләт автомобиль инспекциясенең тарихын чагылдыра. Биредә укучылар һәрдаим камилләштереп торылган, юлларда тәртип саклауга булышлык иткән техника белән танышканнар, гомерләрен ДАИ сафларында хезмәткә багышлаган кешеләр турында белгәннәр, хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган ДАИ хезмәткәрләрен хөрмәт белән искә алганнар.

 

Дзюдо, бадминтон, йөзү

$
0
0

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
24 гыйнварда “Олимп“ УСЗ-да 1999-2007 елларда туган малайлар арасында дзюдо буенча БЯСМ беренчелегенә беренче ярышлар үтте. Аны дзюдо буенча БЯСМ тренеры Сергей Сафонов һәм дзюдо буенча район федерациясе рәисе Федор Бурчин оештырды.
Яшь категорияләре буенча  анда Алмаз Фәйзуллин, Максим Суворов, Эдуард Мөхәммәтҗанов, Уразбай Рәсүлов җиңү яулаган.  Барлыгы 40 бала катнашты. Ярышларның химаячеләре – Федор Бурчин һәм “Кулонторг“ ҖЧҖ директоры Әлфия Сафонова. Барлык җиңүчеләр дә бүләкләнделәр.
Шул ук көнне БЯСМ-нә йөрүче 19 бала бадминтон буенча ярышларда катнаштылар, аны бадминтон буенча район федерациясе рәисе Роман Губкин оештырды. Дарья Селиверстова (1 урын), Аделя Әсмәтуллина (2 урын), Энҗе Гафарова (3 урын) призлы урыннар яуладылар. Малайлар арасында Данил Феоктистов, Ришат Вәлиуллин, Сергей Кудряшов көчле булып чыкты. Алар белән тренер Сергей Финагентов шөгыльләнә. Җиңүчеләр федерация рәисеннән истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.
25 гыйнварда район йөзүчеләре Чирмешән районында йөзү буенча укучылар арасында үткән ярышларда катнаштылар. 15 катнашучыдан унысы 1,2,3 урыннарны яулый алдылар, бишесе 1 урынны яулады. Афәрин!
 

О судьбе Новошешминского солдата узнали спустя 73 года

$
0
0
О судьбе Новошешминского солдата узнали спустя 73 года

 

Сразу после публикации «Ищут родных героя-пограничника» мы получили отклики. Мы писали, что через электронную базу «Мемориал» и газету «Комсомольская правда» ищут родственников 62 советских воинов, погибших на эсесовском стрельбище Хебертхаузен около концлагеря Дахау. 
В первые годы Великой Отечественной войны здесь сложили головы почти 4000 наших солдат и офицеров. Имена большинства из них навсегда останутся тайной, но личности 62 защитников Родины все же удалось установить спустя семьдесят с лишним лет. Их передали «Комсомолке» из Народного союза Германии по уходу за военными могилами. В нем оказалось и имя 23-летнего политрука Александра Клюшкина из села Новошешминск. Мы сообщаем читателям радостную весть  – родственники нашлись!
Выяснилось, что совсем неподалеку от нашей редакции (в 30 метрах) проживает единственная оставшаяся в живых родная племянница разыскиваемого 83-летняя Александра Кузьминична Селиверстова. Мы встретились с ней и узнали новые подробности о ее героическом дяде. У бабушки тети Шуры Вассы Клюшкиной было 10 детей, 8 из которых умерли в детстве. Выжили только дочь Ольга Григорьевна (в замужестве Шерстобитова) с 1904 года рождения и сын Александр Григорьевич 1918 года. У самой Ольги Григорьевны тоже было 10 детей, но остались только тетя Шура, два брата и две сестры, пятеро умерли в младенчестве. Сейчас в живых осталась лишь она и проживает с семьей сына Николая.
Что это их родственник, она узнала совершенно случайно. Николай, прочитав статью в нашей газете, неожиданно вспомнил:
- Мама, ты раньше всегда говорила, что моя сестра Лида – копия бабушка Клюшиха?
- Ну да, а что такое?
- Здесь ищут какого-то Клюшкина Александра Григорьевича, пропавшего без вести в войну. Может это наш родственник?
- Так как же! Как же! Это же крестный мой, мамин брат.
Шестилетней девочкой Александра Кузьминична запомнила, как крестного Сашу провожали в армию. А больше всего потому,  что в тот день Саша фотографировался с дедом и бабушкой, ее матерью и отцом и сестрой бабушки у ворот своего дома. Вспомнила, как их, малышню, крутившуюся рядом, отгоняли взрослые: «Ну-ка, не мешайте». Эта фотография долго хранилась в семейном альбоме, но потом затерялась.
- Моя бабушка Васса и дед Григорий жили на улице Октябрьской, а мы с отцом и матерью на улице Луговой. Мы ребятишки часто бегали к бабушке в гости. Помню, крестный был невысокого роста, худенький – в бабушку, дед же был высокий.
Ее дед и бабушка души не чаяли в единственном сыне. Он часто писал из армии, а служил в Смоленске. Там же поступил в военное училище, окончил его. Женился (как мы узнали из архивных документов на Гайченковой Марии Сазоновне) и остался там жить. 
Родителей Александр хотел навестить вместе с молодой женой, но не успел. Хорошо помнит тетя Шура и слезы матери, деда и бабки после известия о пропавшем крестном. В октябре 1942 года ушел на фронт и отец, который умер в госпитале от ран в 1945 году. Помнит, как тяжело без него жилось.
Оказывается, Мария Гайченкова приезжала в Новошешминск в 1945 году вместе с сыном. Александр пропал без вести в начале июля 1941 года, так и не узнав, что станет отцом. Трехлетний Толя (или Витя, тетя Шура точно не помнит) бегал возле Вассы и Григория и все лопотал: «Баба, деда, баба, деда».
Мария рассказала отцу и матери, что в начале июня Александра отправили на службу в Литву. Она поехала  вместе с ним. Но он, чувствуя приближение войны, из соображений безопасности вскоре отправил ее обратно в Смоленск. Только она  вернулась, сразу началась  война. Мария узнала, что после 22 июня 1941 года сын прислал родителям одно письмо. В Новошешминске она погостила с неделю, и после не приезжала. 
Жизнь пошла своим чередом. Родители Александра всю жизнь получали пенсию за погибшего сына – 29 рублей. Дед Григорий умер в 75 лет вскоре после свадьбы внучки Шуры в 1955 году. 
Еще через 5 лет умерла мама Ольга Григорьевна. Ей было 64 года, за 4 года до смерти ее парализовало и дети ухаживали за ней. 
Бабушка Васса прожила 95 лет, и в свои последние годы жизни нашла приют у внука Ивана (младшего брата тети Шуры). До самой смерти вспоминала единственного сына и плакала. Все: и дед, и бабушка, и Ольга Григорьевна и ее сын Иван, сестры тети Шуры  упокоены рядом на кладбище Новошешминска, тетя Шура ухаживает за могилами. 
Сама тетя Шура точь-в-точь повторила судьбу матери. При несчастном случае в 43 года погиб ее муж Михаил, и она, оставшись с шестью детьми  от 14 до 3 лет, одна их воспитывала и поднимала. В селе  живут четверо ее детей,  одна дочь в Дарьинке, другая в Болгарах. У нее 13 внуков и 15 праправнуков, скоро родится шестнадцатый правнук. А всего потомков советского офицера Александра Клюшкина разбросало по многим необъятным уголкам нашей Родины: от Казани, Набережных Челнов и Болгар до  Украины и села Шушенского.
Но как вовремя подоспело известие о нем! Хотя тетя Шура иногда поминала крестного при своих детях, но, как выяснилось, ни один из ныне живущих в селе внуков и правнуков героя-пограничника не догадался бы о родстве с ним, приди эта весть после ее смерти. Сейчас  все городские родственники ищут в семейных архивах старинные фотографии и высылают по Интернету тете Шуре на «экспертизу», т.к. только она, старейшина семьи, знает в лицо и деда, и бабушку, и крестного, и других предков. А память у нее до сих пор отличная. Заведует  же электронной почтой  и помогает  в поисках сведений о героическом прадеде ее внучка 11-классница Юля Селиверстова.
(Когда верстался номер фото нашли).
К моменту этой публикации «Комсомолка» нашла родственников 11 человек, наш земляк Александр Клюшкин двенадцатый, в скорбном списке «КП» № 39. Остались найти родных еще 50 героев. 
 
Ольга ИВАНОВА.
 
Политрук лейтенант Александр Клюшкин. Фото из семейного архива.

Картлык та шатлык, яшьлек тә хәсрәт түгел

$
0
0

 

 
 
 
 
 
Быел 27 гыйнварда Черемухово Бистәсендә яшәүче Горбунова Нина Михайловнага 95 яшь тулган. Үзенең озак яшәү серен Нина әби үзе дә белми, ул безгә бары ялгыз хатынның авыр язмыш сынауларын ничек узганын гына сөйләде.
Әби күпне күргән: ач- ялангач балачагы, колхозда авыр хезмәт, 2 айлык кызын югалту, фронттан ике абыйсының һәм иренең үлгән хәбәрен алу, аякларын туңдыру (кышын чабата җылытмый), бер ел хастаханәдә яту – бар да Нина Михайловна башыннан үткән. Ялгызлык, кайгы-хәсрәт, ямансулау һәм эш, эш, эш. - Кайнанам белән кайнатам вафат булгач, үземнең әти-әнием янына күчендем, сеңелем кияүгә чыкты да ирен йортка кертте, шулай итеп минем әти-әни йортында кирәгем калмады, - дип сөйли Нина әби. Кая барырга? Үземә кечерәк кенә өй сатып алыргамы? Хәерчегә җил каршы дигәндәй, аякларымны дәвалап йөргән арада, авыл кәҗәләре  бүрәнә арасындагы саламны, чүбекне йолкып бетергәннәр булып чыкты. Балчык белән сыларга туры килде, тик өй барыбер салкын булды, мич кенә коткара иде. Шул чакта ярдәмгә бик мохтаҗ идем. Күпләр шулай интекте, кешегә ярдәм итәрлек хәлдә түгел иделәр. Ничек ярдәм итсеннәр, сугыш барын да җимереп бетерде бит, - дип сукранды Нина Михайловна.
-Тик мин төшенкелеккә бирелмәдем. Барын да хезмәт җиңүен белә идем. Барына да түздем. Вакыт узу белән яңа өй өлгерттем, анда инде күпме  гомер иттем, бернәрсәне генә кызганам, баламны саклап кала алмадым. Картлыгымда кызым шатлыгым булган булыр иде, югыйсә. Уңайлыклары булган яңа өйдә Нина Михайловна янында әле бер, әле икенче туганы (туганнан туган кызлар) яши. Алар үзләре дә пенсиядә булганга, әби янында кала, аны карый алалар. Нина әби аларга бик рәхмәтле. Ул тагын район башлыгы Вячеслав Козловка, яңа йорт төзүдә катнашы булган башка кешеләргә дә рәхмәтләрен белдерә. Дөрес, Нина Михайловна яңа өйгә  күченергә ашыкмаган, татлы алма бирүче алмагачларын, бакчасын калдырырга жәлләгән, шулай да мичсез яшәү мөмкин булмаячагына төшенгән.
Инде яңа йортка бераз күнеккән, ни дисәң дә өе авыл уртасында: ерак йөрисе юк, каты суыкларда авыл тормышын тәрәзә аша гына  күзәтә ул. Шулай да Нина Михайловнага Бистә читендәге йортыннан аерылуы кыен.
 
Лариса ФЕДОРОВА
 

Ел нәтиҗәләре – алкышларга урын юк

$
0
0
Ел нәтиҗәләре – алкышларга урын юк

 

27 гыйнварда узган елга йомгак ясау, яңа елга бурычлар билгеләү буенча Яңа Чишмә РҮХ-дә медицина киңәшмәсе булып узды.
Киңәшмәдә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгыннан лицензияләү буенча Идарә начальнигы Рафик Батыршин, район башлыгы Вячеслав Козлов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Валентина Семеняк, Ришат Билалов җитәкчелегендә дәвалау-профилактика учреждениеләре челтәре коллективы катнашты.
“Яңа Чишмә РҮХ“ ДПУ-ның бүгенгесе көнгә торышы турында баш табиб Ришат Билалов сөйләде. Ул матди-техник базаның, табиблар белән тәэмин итүнең яхшыруын, югары технологияле медицина ярдәме алучыларның артуын (244 кеше) билгеләп үтте. Олы яшьтәге кешеләргә һәм балаларга (2613 кеше) диспансеризация үткәрү буенча зур эш башкарылган. В һәм С гепатитына, гриппка, БСЖ, коклюш, дифтерия кебек авыруларга каршы (3053 кеше) вакцинация үткәрелгән. Тик әле бу эш җитәрлек булмаган: районда үлүчеләр саны югары һәм ул тотрыклы.
2013 елда үлүчеләр саны (күрсәткеч) 4%ка арткан (бигрәк тә пенсия яшендәгеләр арасында). Әлбәттә, үлемнәрнең артуына тышкы факторлар да сәбәпче, суицид, ЮТҺ, янгыннар, башка бәла-каза аркасында үлүчеләр дә байтак. Кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр дә күп, хәер яман шештән үлүчеләр азайган, тик андыйлар әле юк түгел. Авыруларга каршы профилактика һәм аларны иртәрәк ачыклауга юнәлеш тоткан беренчел звенога кабат игътибар бирелде, болар – гомумпрактика табибларының алты участогы. Алар арасында Нурия Билалова, Рамилә Рамазанова, Наталья Роменская участоклары инде менә берничә елдан бирле иң яхшылардан санала.
Баш табиб урынбасары Рафис Вафин билгеләп үткәнчә, табибларның тагы да тулы кыйммәтле эш итүләре өчен аларның кабинетларын, пациентны тыныч кына карау мөмкинлеге булсын өчен,  яңадан конструкцияләү кирәк.
Үткән елда билгеләнгән планның кайберләре үтәлмәгән, әйтик, хроник авыруларны диспансерлаштыру тулысынча башкарылмаган һәм капиталь ремонт ахырынача үткәрелмәгән. Әлеге эшләрне медиклар 2014 ел планына керттеләр.
Рафик Батыршин Яңа Чишмә РҮХ эшен уртача республика күрсәткечләре белән чагыштырды. РҮХ рейтингы республикадагы дәвалау учреждениеләре арасында үткән елда сизелерлек күтәрелсә дә, авырулар саны буенча күрсәткечләрнең күпчелеге югары кала бирә. Һәм бу юлы да кабат аның һәркемгә таныш булган гыйбарәсе яңгырады: “Без елга нәтиҗә ясыйбыз, ә күрсәткечләр мактанырлык түгел“.
Медсовет эше барышында педиатр Алсу Алукаева, өлкән фельдшер Любовь Макарова, табиблар Наталья Роменская, Рамилә Рамазанова, Максим Конанеровлар чыгыш ясады.
2013 елда РҮХ эшенә бәя биреп район башлыгы Вячеслав Козлов чыгыш ясады. Ул район медикларының эшен канәгатьләнерлек дип билгеләп үтте, халыкны сәламәтләндерү өчен байтак эшләр эшләнгән, тик шулай да үлүчеләр саны күрсәткече буенча мондый эш алкышларга лаек түгел, диде.
Аннан соң район башлыгы катнашучыларның медицинага гына түгел, ә шәхси характердагы байтак кына сорауларына да җаваплар бирде.
Соңыннан Вячеслав Козлов Татьяна Гурьянованың (Благодаровка авылы) һәм Мәдинә Зөбәерованың (Бакташ) яхшы эшләүләрен билгеләп үтте һәм район башлыгының рәхмәт хатларын тапшырды. Алар медицина хезмәткәрләре булмаган, еракта урнашкан кече торак пунктларда яшәүчеләргә медицина хезмәте күрсәтү өчен ихтыяри (ирекле) хезмәткәрләр булып торалар.
РҮХнең әйдәп баручы икътисадчысы Накия Гарифуллинага сәламәтлек саклау өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм 50 яшь тулу уңаеннан Татарстан сәламәтлек саклау министрының рәхмәте белдерелде.
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, авыруларга каршы профилактика һәм онкологик авыруларны иртә стадиядә ачыклау өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен Акбүре ФАП акушеркасы Суфия Вәлиуллина РҮХ грамотасы белән бүләкләнде. Ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры Татьяна Макарованы да туган көне белән котладылар.
 
 
Лариса ФЕДОРОВА
 

Еще раз о компенсации за детсад

$
0
0
Еще раз о компенсации за детсад

 

Мы подробно писали о расчете дополнительной компенсации за детский сад, которую ввели в Республике Татарстан в качестве меры социальной поддержки семьям. До этого работники отдела социальной защиты провели собрания во всех детских садах, где объяснили порядок ее расчета со сбором документов для ее предоставления.
На сегодняшний день по данным отдела образования и социальной защиты документы на основную компенсацию сдали 626 родителей (91 %) детей, посещающих ДОУ. Не сдали документы 62 человека, из них: по инициативе родителей – 43, вновь прибывшие – 16 и 3 - зарегистрированы в другом районе.
На дополнительную компенсацию документы сдали 364 человека (54 %). Не сдали документы 324, из них не захотели сами 180 человек (25 %), не имеют официальной заработной платы – 117 (17 %), вновь прибывшие – 16 (2 %), доходы свыше 20 000 рублей – 11 человек (2 %).
Напоминаем, что с 1 января 2014 года в связи с вступлением в силу Федерального закона № 273 «Об образовании в РФ», плата за детские сады выросла в два раза. Но в Республике Татарстан установлена новая мера адресной социальной поддержки, которая высчитывается по специальной формуле с учетом дохода на каждого члена семьи. Дополнительная компенсация будет полагаться только тем семьям, чей доход на одного человека не превышает 20 тыс. рублей. 
Компенсация делится на три степени: для семей с доходом до 10 тыс. рублей, от 10 до 15 тыс. рублей и от 15 до 20 тыс. рублей. Еще раз рассмотрим конкретный пример.
В семье – двое детей, второй ребенок посещает детский сад, доход семьи на одного человека менее 10 тыс. рублей, в детсаде 5-дневная рабочая неделя, 10,5 часов работы в день.
Основная компенсация = 1144 (средний размер оплаты) х 50 % = 572 рубля.
Дополнительная компенсация = 2283 (фактическая оплата) х (100-38) – 572 (основная компенсация) = 843,46 руб. Общая возмещаемая сумма = 572 + 843,46 = 1415,46 рублей. Значит, за счет кошелька родителей оплата будет равняться 2283 – 1415,46 = 867, 54 рубля.
Но всем родителям стоит обратить внимание на то, что обе компенсации начисляются при условии своевременной оплаты за детсад до 20 числа каждого месяца.

Өлкәннәргә игътибар кирәк

$
0
0

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
28 гыйнварда Черемухово Бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Карточкин Семен Васильевич үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бүгенгесе көндә ветеран ничек яши, язмабыз әнә шул хакта.
2006 елдан бирле ул кызы Елизавета Семеновна өендә яши. Ә аның үзенең туган авылы – Волчья Бистәсе, монда ул, тол калганчыга кадәр, үзенең икенче хатыны белән яшәгән. Ул ике тапкыр тол калган. Үләр алдыннан паралич суккан беренче хатынын 8 ел караган ул. Аның белән бергә 7 бала тәрбияләп үстергәннәр. Ялгызы калгач та әле җитез ветеран тагын биш ел буе зур бакчасында яшелчәләр, чебешләр алып үстергән, 70 шәр чиләк бәрәңге казып алган. Әмма 2006 елда бәла килеп чыга.
-Өйгә хулиганнар – авылда яшәүче исерекләр килеп керә һәм әтине бик каты кыйныйлар, бөтен нәрсәне ватып, җимереп бетерәләр, акчасын тиененә кадәр талап чыгалар,- дип сөйли Елизавета Семеновна. Хастаханәдә, әгәр яхшы тәрбия булса – яшәр, диләр. Шуннан бирле аның сәламәтлеге бик үк шәптән түгел, көч-хәл белән, таякка таянып кына хәрәкәтләнә. Кызының кайгыртучанлыгы аркасында гына ул әле һаман исән.
-Баш белән җәфалана, бигрәк тә кан басымы белән. ФАП-та эшләүче Таня Зубатова, Наташа Белоглазовалар килеп барлык уколларны да ясыйлар. Авыр чакларда алар ярдәме белән генә хәл ала. Хәзер тыны кысыла, ике атна инде менә төнлә дә йокламый, - дип сүзен дәвам итте ул.
Ветеранның калган балалары Украинада яшиләр, кайткалап, хәлен белеп торалар. Бер атна элек үзенең улы белән кызы Екатерина кайткан булган. Семен Васильевичның барлыгы 15 оныгы һәм 15 оныкчыгы бар. Яңа Чишмәдә яшәүче, инде олы яшьтәге оныкчыклары Миша һәм ире белән Наташа, Елизавета Семеновнаның ике кызы һәм кияве ветеран янында ешрак булалар, әлбәттә.
-Оныгым Миша киявем белән атна саен мунчада юындыралар, кырындыралар. Алар белән аралашырга бик ярата ул, - ди  Елизавета Семеновна.
Кайчакта ветеран элеккеге тормышын, фронттагы иптәшләрен, окопларда бергәләшеп туңган-өшегән чакларын, минометчылар, аннары саперлар, укчылар бүлеге белән җитәкчелек иткән вакытларны искә ала. Сугышны кече сержант Карточкин элемтәчеләр бүлеге командиры буларак тәмамлый. Кулы яралана, битләрендә хәзер дә тирән ярчык ярасы эзе бар. Кырда 30 ел комбайнда иген урып-җыйган чакларын, сыйфатлы эшләгәне өчен Ленин ордены алуын искә ала. Хәтта мәктәптә өйрәнгән шигырьләрне дә хәтерли, аларны тотлыкмыйча сөйли. Күптән булган хәлләрне яхшы хәтерли, тик менә хәзергеләрендә генә бераз ялгыша.
Аппетитына зарланмый, нәрсә теләсә дә, кызы әзерли, пешерә яки сатып ала, 95 яшьтә булуына да карамастан, тешләре исән. Кызы тәрбиясендә ул җылы, чиста, уңайлы зур йортта яши. Әгәр дә Елизавета Семеновна инде мәрхүм булган ире белән шушы йортны төземәгән булсалар, ветеран мондый уңай шартларны күрер иде микән?
Ветераннар барысын да хәтерли, аларның батырлыкларын да онытмасыннар иде. Чөнки аларның сафы елдан-ел сирәгәя бара. Менә безнең героебыз да, ачыкланганча, үзенең юбилеен хастаханә палатасында каршылаган (безнең белән булган әңгәмәдән соң  кызына аны хастаханәгә салырга туры килгән), шунда аны район җитәкчелеге, социаль яклау бүлеге һәм , Черемухово авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре юбилее белән котлаганнар, бүләкләр дә тапшырганнар.
Ветеран турындагы язмабыз сездә нинди уй-фикерләр тудырды, бу хакта газетабызның novoshishminsk.ru сайтында урнаштыра аласыз.
 
Ольга ИВАНОВА
 

Черемухово АМЙ-да - “Татьяна көне“

$
0
0

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
25 гыйнварда Черемухово авыл Мәдәният йортында кышкы бәйрәмнәрдә багышланган һәм Татьяна көне уңаеннан хәйрия концерты булып үткән.
Концертта “Селяночка“ ветераннар хоры, Яңа Чишмә чиркәвендәге якшәмбе мәктәбенә йөрүчеләр һәм “Рябинушка“ фольклор төркеме катнашкан.
Җирле чиркәү башлыгы Илья атакай катнашучыларга рәхмәт һәм үгет-нәсыйхәт сүзләре белән мөрәҗәгать иткән, шулай ук авыл яшьләрен Чистайдан килгән студентлар да котлаган.
 

Сораулар игътибарсыз калмый

$
0
0
Сораулар игътибарсыз калмый

 

Яңа Чишмә авыл җирлегендә хезмәт коллективлары белән очрашуларда көнүзәк мәсьәләләр күтәрелә. Аларның кайберләренә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Иванов җавап бирә.
Район үзәгендә иясез этләр өеренә килгәндә, шушы мәсьәлә буенча аларны аттыру буенча шәхси зат белән килешү төзелгән, шулай ук аларны юк итү өчен “Биотехсервис“ ҖЧҖ-тән ремифенлы бөртекләндерелгән алдавычлар сатып алынган. Бу юнәлештә эш дәвам иттерелә.
Электр челтәрләре хезмәткәрләре белән узган киңәшмәдә Яңа Чишмәдә чиркәү янына шлагбаум куюны үтенгәннәр. АҖ башкарма комитеты шлагбаум урнаштыру буенча “Кристалл“ ИК белән килешү төзегән, якын арада бу эштә эшләнәчәк.
“Шешмадорстрой“ ҖЧҖ эшчеләре район үзәгендәге Мәктәп урамына контейнер кую тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткәннәр. Тәкъдим карап тикшерелгән, контейнер урнаштырылган.
КМС заводы хезмәткәрләре җыелышында фермер Лилия Артемьевага карата завод поселогы территориясендә  күзәтүсез йөртүче терлекләре нисбәтеннән административ чара күрүне үтенгәннәр. Л. Артемьева белән профилактик әңгәмә үткәрелгән.

Осталар үсә

$
0
0
Осталар үсә

 

Яңа Чишмә гимназиясенең 10 сыйныф укучысы Михаил Милютин “Мин – оста!“ республика конкурсында иң әйбәт күргәзмә тәкъдир итү номинациясендә җиңүче булды. Роеспублика балалар техник иҗаты Фестивале кысаларында үткән конкурсның финалы 2014 елның 25 гыйнварында узды.
 
Технология кабинеты алган һәр мәктәп (гимназия аны 2012 елда алды) конкурска куелган җиһазларда ясалган әйберләрдән күргәзмә тәкъдим итте. Конкурста Балалар иҗат үзәгеннән өстәмә белем бирү педагогы Александр Хорьков (Яңа Чишмә гимназиясе базасында “Авиамоделирование“ техник юнәлешендә түгәрәк алып бара) һәм гимназиядә укучы Михаил Милютин (конкурска ул чәчкеч һәм шушы машинаны ясау проекты тәкъдим итте) катнашты.
Конкурста катнашучы һәркем теоретик белемнәрен, техника куркынычсызлыгы буенча белемнәрен, гамәли эшен күрсәтте, җиһазларның мөмкинлегеннән файдалану буенча тәкъдир итү үткәрде.
 

Авыл җирлекләрендә отчетлар

$
0
0
Авыл җирлекләрендә отчетлар

 

Яңа Чишмә районы Красный Октябрь авыл җирлегендә ел нәтиҗәләрен карадылар.
30 гыйнварда җирле АМЙ-да Красный Октябрь авыл җирлеге башлыгы Светлана Ерохина халык алдында 2013 елда эшләнгән эшләр һәм агымдагы елга бурычлар турында отчет тотты.
Докладта авыл җирлеге эшчәнлегендәге барлык өлкәләргә кагылышлы мәсьәләләргә кагылдылар (демография, ШЯХ-ны үстерү, төзекләндерү, коммуналь хезмәтләр күрсәтү, төзелеш, бюджет) һәм агымдагы елга бурычлар куелды.
Авыл җирлеге Советы утырышында муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов катнашты һәм чыгыш ясады, күп санлы сорауларга җаваплар бирде.
Бу хакта язманы “Яңа Чишмә хәбәрләре“ газетасының чәршәмбе, 5 февраль саныннан укый аласыз.
 
Азат МУСИН

Кабат демография турында

$
0
0
Кабат демография турында

 

Узган ел Яңа Чишмә РҮХ-дә 72 малай һәм 73 кыз бала дөньяга килгән, 1000 кешегә исәпләгәндә бу сан 10,5 (республикада – 15) тәшкил итә.
 Районнан читтә булган бала тудыру йортларында тагын 71 яңачишмәле туган. Шулай итеп, туучы сабыйлар саны 216 га җиткән. Ана капиталы программасы нәтиҗәле чара булды, гаиләләр ишәя бара: гаиләләрдә туган беренче бала 30% булса, икенчеләре 41% тәшкил итә, өченчеләр – 16%, дүртенчеләр - 13%. 43 бала (29,5%) тулы булмаган гаиләләрдә туган.
Узган елда 58 пар никахларын рәсмиләштергән, шуның 13-се милләтара никах, 1 пар балигъ булганчы өйләнешкән. 1000 кешегә исәпләгәндә никахлашу акты 4,2 тәшкил итә (республикада – 7,5). Тик яңачишмәлеләр районнан читтә дә теркәләләр. Андыйлар – 90 пар. Нәтиҗәдә барлыгы 148 яңа гаилә туган. Гаризаларның 97 проценттан артыграгы дәүләт пошлинасы түләп Дәүләт хезмәтләре Порталы (on-line) аша бирелә.
37 пар аерылышкан, 2012 елдан бирле аерылышучылар саны арткан (19%ка). Бу соңгы елларның гомуми тенденциясе. Районнан читтә аерылышучылар юк. 1000 кешегә 2,7 акт (республикада – 4,1) туры килә. 2013 елда 147 ир-ат һәм 93  хатын-кыз (барлыгы 240 кеше) вафат булган, 1000 кешегә 17,3 акт туры килә. Республикада бу күрсәткеч – 12,2, районнарда – 13,5. Районнарда үлем-китемнең 0,4%ка кимүе күзәтелә.

Көчле рухлылар

$
0
0
Көчле рухлылар

 

1979-1989 елгы Әфганстан сугыш чорында аның территориясендә барган хәрби бәрелешләрдә 39 яңачишмәле катнашкан. Тик ул сугыштан  бар да исән-имин әйләнеп кайта алмаган. Өргәнче егете Виталий Норкинны туганнары цинк табутта  каршылыйлар (аның гаиләсе хәзер Түбән Камада яши). Үз аягы белән кайта алганнарның да алтысы бүгенгесе көндә бакыйлыкта. Якташларыбызның кайберләре Рәсәйнең башка шәһәр-авылларын үз иткән. Чит илләрдә барган шушы сугыш төгәлләнүгә дә 25 ел вакыт үткән, тик күңелләрдә аның җуелмас эзе калган.
Сержант Николай Суслов белән өлкән сержант Сергей Павлов та аны бик әйбәт хәтерлиләр. Николай Суслов Екатерина Бистәсендә туып үсә, 1984 елны Армиягә чакырыла, ярты еллап Ашхабадта “учебка“ үтә, аннан ел ярым Әфганстанның үзәгендә – Кабул шәһәрендә хезмәт итә.
-Туганнарыма кайда хезмәт итүемне язарга кыймадым, борчыйсым килмәде, - ди Николай. – Явыз “рухлар“ кулыннан үлермен дип беркайчан уйламадым, гәрчә үлем янәшәбездә йөрсә дә. Егетләр, кайчагында взвод белән һәлак булдылар, - дип искә ала Николай. - Рота составында, взвод командиры ярдәмчесе буларак, бер утка тотылган икенче взводка ярдәмгә килдек. Теге 25 солдатның исә бишесе генә исән калды, өчесен каты яралы хәлдә госпитальгә илттек. -Совет солдатлары өчен иң авыры сугышның беренче еллары булды, ул чакларда “рухлар“ солдатларны взводы белән суеп чыгалар иде. Аннан без саграк эш итәргә өйрәндек. Шулай да дустым Геннадий Есин кулсыз калды – ул хәзер Чистайда яши. Сугыш сугыш инде ул, аны искә төшерүе дә куркыныч, тик ул хәзер дә төшләргә кереп йөдәтә.
Хәзер Николай Суслов Яңа Чишмәдә яши, башка иптәшләре кебек, инвалид булуына карамастан эшли, сер түгел – пенсиясе аз (Әфган сугышында катнашучыларга дәүләт биргән пособие ике мең сумнан аз гына артыграк). Гаиләсе, ике улы бар, авылда карт әнисе яши.
Сергей Павлов – яңачишмәле, ул 1987 елны армиягә чакырыла. Термез шәһәрендә өйрәнүләр үтә, шуннан аларны самолетка утыртып Шиндантка җибәрәләр. Аның бурычы – аэродромны саклау була.
- Сугышчан хәрәкәтләрдә мин катнашмадым, әмма аэродромны утка тотулар еш булды. Көндез аэродромга гади киемнәр кигән кешеләр еш килә иде, алар безнең белән сөйләшергә тырышып, нидер карап, белешкәләп йөри иделәр. Кеше кеше инде ул, синең каршыңда әллә дошман басып тора, әллә яхшы кеше – каян беләсең – дип сөйли Сергей. Ә безнең очучылар һәр көнне самолетларда очты, ә без алар өчен кайгырып озатып кала һәм кире кайтуларын түземсезлек белән көтә идек. Соңгы самолет полосага утыргач кына борчылуларыбыз юкка чыга иде, алар совет солдатлары – иптәшләребез һәм исән-имин әйләнеп кайтулары икеле иде. Бәхеткә, минем хезмәт итү чорымда андый бәхетсезлек булмады.
- Сергей, Әфганстанда хезмәт итәсеңне белгәч, ни хакта уйладың?
- Беренче чиратта әнием, әтием һәм сеңелем турында уйладым. Алар минем өчен борчылып тордылар, хатларны да еш яздылар, мин гел тынычландыра килдем -  минем белән бар да тәртиптә,- дия идем. Ике елдан исән-имин өйгә кайттым. Өйләндем, хәзер ике балам бар.
- Хәзер нәрсә белән шөгыльләнәсең соң?
- Үз эшемне ачкан идем, тик “ирек бирмәделәр“. Сәламәтлегем шәптән булмаса да эшлим. Күптән түгел инвалидлыкны да алдылар,  Николай Сусловның да, Сергей Павловның да күкрәкләрендә икешәр медаль: “Батырлык өчен“ һәм “Рәхмәтле әфган халкыннан сугышчы-интернационалистка“ медальләре ялтырый. “СССРның Кораллы көчләренә 70 ел“ медален өйләренә кайткач алганнар. Элеккеге сугышчы-интернационалистлар аз сүзлеләр, шуңа да ачылып китеп сөйләмиләр. Тик аларның үзара сөйләшер сүзләре күп. Аларның элемтәләре дә нык. 
 
Лариса ФЕДОРОВА
 

Эшкә йомгак ясалды

$
0
0
Эшкә йомгак ясалды

 

Күптән түгел Акъяр авыл Мәдәният йортында булып үткән авыл җирлеге башкарма комитетының узган елда башкарылган эш нәтиҗәләре һәм агымдагы елда алда торган бурычлары турындагы киңәйтелгән утырышында район башлыгы Вячеслав Козлов катнашты һәм чыгыш ясады.
Ул көнне Мәдәният йортында килгән бер кешене иң элек кайнар чәй һәм коймактан авыз иттерделәр, ә аннан соң кечкенә генә концерт та күрсәттеләр.
Акъяр АҖ башлыгы Данияр Гайнуллин үз отчетында 2013 елда авыл җирлеге Советы һәм учреждениеләре эшенә тулы анализ ясады, утырышка җыелган халыкны һәр өлкәдә башкарылган эш нәтиҗәләре белән таныштырды.
Акъярда бик тырыш, эш сөючән халык яши. Без районда 100 йортка исәпләнгән терлек саны буенча бер баш сыердан тапшырылган сөт күрсәткечләре буенча (4112 кг)  беренче урында торабыз. Шулай ук авыл җирлеге Советы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга алынган кредитлар саны буенча да (100 йортка – 58 кредит) районда алда бара.
Узган ел авылда байтак эш эшләнгән: олы юлдан мәктәпкә һәм АҖ башкарма комитетның административ бинасына кадәр булган юлга асфальт салынган, яңа плотина төзелеп файдалануга тапшырылган (3 млн. 950 мең сумлык), бер плотинага капиталь ремонт үткәрелгән (1 миллион сумлык), балалар бакчасы өчен башлангыч мәктәп бинасының бер ягында яңартып төзү эшләре башкарылган, суүткәргеч линияләр ремонтланган (565 мең сумлык), авыл Мәдәният йорты бинасы тирәли яңа отмостка салынган (12 мең сумлык), авыл урамнарын яктырту буенча 12 баганага өстәмә яктырткычлар куелган (65 мең сумлык), авылны яшелләндерү буенча юл буена һәм “Акъяр чишмәсе“ тирәсенә агачлар утыртылды.
Авыл Мәдәният йортында эшләнгән эшләр дә байтак. Һәр бәйрәмгә багышлап кызыклы һәм файдалы чаралар уздырылган, атна саен яшьләр өчен дискотека, төрледән-төрле уеннар үткәрелгән.
Авыл почта элемтәсе бүлекчәсенең дә эш нәтиҗәләре яхшы. Халыкны газета-журналларга яздыру планы арттырып үтәлә. Авыл халкына төрле товар сату буенча күп эшләнә. 2013 ел күрсәткечләре буенча авылыбызның почта элемтәсе бүлекчәсе “Татарстан почтасы“ның Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
Авыл фельдшер-акушерлык пунктының эше дә рәхмәткә лаек.
Акъяр башлангыч мәктәбе – балалар бакчасында – 19 бала (6сы башлангыч сыйныф укучысы, 13 бала – бакчага йөри). Авылдашыбыз Рифнур Сөләйманов узган ел балалар өчен балалар мәйданчыгын җиһазлап, спорт тренажерлары кайтарып урнаштырды (200 мең сумлык).
Авылда 3 шәхси кибет эшли. “Заман“ кибете иң яхшысы (шэ Дәүләтшин) дип әйтергә була.
Утырышта полиция участок инспекторы Рамил Таһировның отчеты тыңланды. Акъяр авылында зур тәртип бозулар булмаган, вак урлашуның бер очрагы теркәлгән.
Халыкның пай җирләре буенча “Татарстан“ агрофирмасы бухгалтеры Гөлия Сабирова чыгыш ясады. 1 га җирнең аренда бәясе 500 сумнан исәпләнеп, халыкка  ике төргәк печән һәм ашлык бирелгән. Бу өлкәдә 2014 елга килешү әле каралмады. Пай җирләре салымы халык исәбеннән булмаска тиеш, дигән сорауга да җавап булмады әле.
Халыкның тирес һәм чүп-чарын көнкүреш калдыклары полигонына чыгару АҖ башкарма комитетның иң четерекле мәсьәләләренең берсе булып тора. Федераль трассадан әлләни ерак урнашмаган бу урын авылның ямен җибәреп тора. Утырышта халыкка бу мәсьәлә буенча аңлату эшләре алып бару гына җитмидер, штраф санкцияләре дә кулланырга кирәк, диелде. Вячеслав Козлов та бу эшкә ныклап керешергә  кирәк, диде.
Акъяр авыл җирлеге башкарма комитетының эше канәгатьләнерлек дип танылды.
Утырышта район башлыгы Вячеслав Козлов алдынгы савымчы, мәктәпне тәмамлаганнан бирле фермада эшләп,  былтыр үзенең 50 яшен билгеләп үткән Гүзәлия Шәйхетдиновага һәм 27 ел “Акчарлак“ балалар бакчасын җитәкләгән, узган ел 55 яшьлек юбилеен уздырган Гөлсинә Сибгатовага бүләкләр тапшырды, ә Данияр Гайнуллин исә сөт җыючы шэ Алмаз Шәйхетдиновка, авылда һәр эштә активлык күрсәткән механизаторлар Фазыл Хәсәновка һәм Илфат Сәйфетдиновка, хезмәт ветераны, 2013 елда 75 яшен билгеләп узган Наилә апа Галимовага, шәхси хуҗалыгында күпләп терлек асраучы Ильяс Садретдиновка бүләкләр тапшырды. Сөт җыючы шәхси эшмәкәр Алмаз исеменнән әнисе Фидания апа да сөт тапшыручылар Тәбрис Хәйруллин һәм Ралиф Галимов гаиләләренә үзенең бик матур бүләкләрен бирде.
Утырыш бик җанлы, күңелле һәм җылы атмосферада узды.
 
 
Безнең белешмә
Акъяр авыл җирлегендә 133 шәхси хуҗалык исәпләнеп, 402 кеше теркәлгән, даими яшәүчеләр саны – 345. 102 пенсионер, мәктәп укучылары -35 (27 се – Шахмайда, 6 сы – Акъярда, 2 бала Ленино мәктәбендә), мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны – 29.
Халыкта 80  җиңел машина, бер йөк машинасы, 5 трактор исәпләнә.
МЭТнең баш саны барлыгы 273 баш, савым сыерлары – 128, атлар - 8, сарыклар 490 баш.
 
 
Миләүшә ХАЛИКОВА,
Акъяр авылы
 

Салкын безне куркытмый

$
0
0
Салкын безне куркытмый

 

Кырык градуслы салкыннар булуга да карамастан, 30 гыйнварда Чаллы Башы авылының “Талир тәңкә“ һәм Тубылгы Таудагы “Ак калфак“ фольклор ансамбльләре (АМЙ директорлары Илсөяр Дәүләтшина һәм Айгөл Вафина җитәкчелегендә) Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда чираттагы кунаклар булдылар.
Ике коллектив та, Яңа Чишмә район  данын яклап, 2013 ел ахырында һәм 2014 ел гыйнварында ТНВ каналында “Аулак өй“ тапшыруында катнашты. Ә “Ак калфак“ ансамбленнән Рәйсә Ибраһим кызы Хәлилова  “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы“ республика конкурсының зона сайлап алу турында “Өченче яшь героинясы“ номинациясендә җиңүче булды.
Аны чын күңелдән котлап, музей коллективы ансамбльдәге һәр кешегә “Хәтер тамчылары“ дип аталган 4 нче бәетләр китабын, ә АМЙ директорларына - “Алар җиңү алып кайттылар“ китабын тапшырды.
Ансамбльдә катнашучыларга карап туймассың: “Ак калфак“ның киемнәре алсу-кызыл төстә, ә “Талир тәңкә“неке яшел төстә, татар орнаменты белән чигелгән, бик матур алъяпкычлар һәм күз явын алырлык яулыклар иде. Әлеге киемнәре белән алар теләсә кайсы сәхнәдә чыгыш ясарга хаклылар.
Фикерләр һәм тәкъдимнәр китабында Вәсилә Юртаева язып үткәнчә, ансамбльдә катнашучылар “бик тә үзенчәлекле шәхесләр, җырга-моңга осталар. Чәй табыны артында тормышлары, иҗатлары турында сөйләделәр, гармунга кушылып җырладылар, биеделәр. Бу очрашуны тиз генә онытмабыз“. Кунаклар үзләренең шигырьләрен, көлкеле әсәрләрен укыдылар.
Очрашуда шунысы күзгә ташланды: әлеге ике коллектив бер гаилә, тулы бер звено кебек иде, бу бит бик сирәк күренеш!
Миңа калса, аларның зур уңышларга ирешүе дә менә шуннан гыйбарәт.
 
Мидхәт ГАЗЫЙМОВ,
музей директоры

Безнең җырчы “сандугачларыбыз“

$
0
0
Безнең җырчы “сандугачларыбыз“

 

28-29 гыйнвар көннәрендә Бөгелмә шәһәрендә “Җырчы сандугач иле“ дип аталган (“Вокал. Аерым җыр“ номинациясендә) ХVII  фестивальнең финал туры үтте. Балалар музыка мәктәбенә йөрүче Анна Бадяева белән Камилла Исхакова анда катнашып 2 һәм 3 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар (педагоглары – Ирина Слимова).
Конкурсны оештыручылар дуслык, яхшы мөнәсәбәт һәм үзара  аңлашу атмосферасы тудыра алдылар. Балаларга карата игелекле булганнары, педагогларга хөрмәт белән караганнары өчен аларга рәхмәт. Балаларның рухи үсешенә һәм аны баетуга игътибар биргән өчен “Татнефть“ ААҖ җитәкчелегенә аеруча рәхмәт әйтәсе килә. Һәм, әлбәттә инде, талантлы балаларыбызга, аларның әти-әниләренә зур рәхмәт.
 
Камилла Исхакова (сулда) һәм Анна Бадяева - “Җырчы сандугач иле“ фестивале призерлары. Фото БСМ архивыннан

Программы по строительству в Новошешминском районе будут продолжаться

$
0
0
Программы  по строительству в Новошешминском районе будут продолжаться

В 2014 году в нашей республике будут задействованы 26 программ по строительству, капитальному ремонту, реконструкции социально значимых объектов, жилья, дорог и так далее. Многие программы будут работать и в нашем районе – объем капвложений на эти цели составит более 200 млн. рублей.

В каких объемах по различным программам в нашем районе будут вестись капремонт и строительство – эти вопросы мы задали зам. руководителя исполкома района Махмуту Гумерову.

- Махмут Мулланурович, сейчас, наверное, уже известно, какие объекты и в каком объеме будут строиться в нашем районе?
- Да, по большинству программ  уже известны суммы финансирования, определены и подрядчики, некоторые работы уже начались.
- Приоритет в программах отдается строительству и капремонту объектов соцкультбыта. Какие объекты будут строиться и ремонтироваться в нашем районе?
- Начнем со строительства. В поселке Красный Октябрь уже начато строительство нового клуба на 200 посадочных мест силами общества “Строитель” (руководитель Халим Билданов). Сметная стоимость 10,5 млн. рублей. Здесь же предусмотрено благоустройство территории клуба на сумму 1 млн. рублей.
В селе Шахмайкино будет возведено новое здание ФАПа (фельдшеро-акушерского пункта) с благоустройством территории, на эти цели предусмотрено выделение 2,3 млн. рублей. Подрядчики тоже определены. Будут также отремонтированы ФАПы в с. Урганча и п. Сульче-Баш на 100 тыс. рублей каждый силами общества “Строитель”.
В план капитального ремонта объектов образования вошли две школы – Ленинская средняя и Новошешминская начальная. В Ленино предстоит большой ремонт силами строителей предпринимателя Шавката Сабирова на сумму 9,1 млн. рублей, немалый ремонт проведут строители  Халима Билданова в райцентровской начальной школе на сумму 5,9 млн. рублей.
- По каким программам жилищного строительства будут вестись работы в районе?
- Этот раздел охватывает пять программ. По капремонту многоквартирных домов в программу вошел дом в Слободе Екатерининской. На капремонт выделяется 3,6 млн. рублей, проведет его ООО “Строитель”.
По строительству жилья для ветеранов войны и вдов планируется построить три дома стоимостью более 1 млн. рублей каждый. 
В стадии рассмотрения документов на федеральном уровне строительство трех домов для детей-сирот. Планируется обеспечить жильем одного “чернобыльца” в селе Зиреклы, а также расселение  жителей аварийного 8-ми квартирного дома в п. Красный Октябрь (предусмотрено выделение 3,1 млн. рублей).
- Какие виды работ будут вестись в сфере жилищно-коммунального хозяйства?
- По программе “Чистая вода” продолжится прокладка водопровода в с. Ак Буре (должна завершиться в этом году) и в Красном Октябре, также будут идти проектные работы в Простых Челнах, Сл. Петропавловской, Утяшкино и Сл. Волчья. На эти цели предусмотрено выделение 10 млн. рублей.
Средства в размере 1 млн. рублей будут выделены на ремонт котельных в объектах соцкультбыта в Зиреклах,  Сл. Архангельской и Новошешминске.
С 2014 года в республике запущена программа по восстановлению освещения сел. В текущем году в семи населенных пунктах района должны освоить около 5 млн. рублей. Сейчас составляются проектно-сметные документы и определяются подрядчики.
Большая работа предстоит в дорожном строительстве. Второй слой асфальта должны проложить аксубаевские дорожники до п. Сульче Баш, также нужно построить подъездные пути к семейным фермам в КФХ “Козлова М.И.” и “Савельев А.А.” Конечно же, будут и ремонтно-восстановительные работы на дорогах и мостах. 
На все виды дорожно-строительных работ предусмотрено финансирование в пределах более 140 миллионов рублей.
- Уже несколько лет осуществляется программа “Доступная среда”. Продолжится ли она в этом году?
По этой программе предусмотрено создание условий для обучения детей-инвалидов в Ленинской школе, а также адаптация пешеходных переходов и тротуаров (их понижение для инвалидов-колясочников) в райцентре, в Новошешминском Доме-интернате, ЦРБ и ЦСОН “Забота” (в т.ч. и установка различных приспособлений для инвалидов). На эти цели предназначены средства в размере более 9 млн. рублей.
- Какие еще у нас остались программы, по которым будут идти строительные работы?
- В текущем году продолжится строительство спортивных площадок в населенных пунктах района. Такие площадки (стоимостью 1,4 млн. рублей каждая) будут построены в Ленино, Шахмайкино и Сл. Черемуховой.
По новой республиканской программе в текущем году в с. Ленино будет построено здание участкового ветеринарного пункта, в котором будут обслуживаться близлежащие села.
Кроме всего вышеперечисленного, в районе будут вестись менее масштабные, но не менее важные работы по строительству, ремонту и реконструкции во всех производственных сферах, которые направлены на улучшение благосостояния жителей нашего района.
- Спасибо Вам за содержательную беседу.
 
Вопросы задавал 
Азат МУСИН.

 

Халык өчен бергә кылган эшләр

$
0
0
Халык өчен бергә кылган эшләр

 

Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә 2014 ел Россиядә Мәдәният елы дип игълан ителде. Мәдәният елы кысаларында безнең районда да төрле чаралар оештырылачак. Ниләр үткәреләчәк, җирле артистлар яңачишмәлеләрне нәрсәләр белән шаккатырачак – боларның һәммәсе хакында Яңа Чишмә районы мәдәният бүлеге начальнигы Татьяна Маланчева сөйләп үтте.
-Гадәттә кайсыдыр тармакка өстенлек күрсәтеп, елны билгеләгәндә шушы тармакка күбрәк игътибар итү күзаллана.
- Бик дөрес. Мәдәният елында безнең районда үткәреләчәк чаралар планы расланды. Әлбәттә, авыл җирендә мәдәният үсеш алсын өчен яңа мәдәният объектлары төзү, булганнарын ремонтлау һәм яңадан торгызу мөһим. Хәзер районда Красный Октябрь поселогында яңа клуб төзелә. Акчаны республика бүлеп бирде, объектны “Төзүче“ ҖЧҖ төзи. Җирле бюджет тарафыннан барлык мәдәният учреждениеләренә агымдагы ремонт эшләре үткәрү планлаштырылган. Болардан тыш, АМЙ өчен тавыш һәм яктырту җиһазлары сатып алу, иҗат коллективлары өчен сәхнә костюмнары тектерү, музейның күргәзмә фондын тулыландыру да планда.
- Мәдәният хезмәткәрләренең матди хәлләрен яхшырту буенча чаралар билгеләндеме?
- Әлбәттә. Хезмәткә түләү һәм хезмәткәрләрне бүләкләү системасын камилләштерүгә җитди игътибар биреләчәк. Аерым алганда, “Нәтиҗәле контракт“ка күчү планлаштырыла, анда мәдәният хезмәткәрләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге исәпкә алыначак. Белгечләрнең квалификацияләрен арттыру һәм яңа һөнәр үзләштерү өлкәсендә үзәкләштерелгән китапханә системасы, үзәкләштерелгән клуб системасы, БСМ, музей хезмәткәрләре өстәмә һөнәри белем алу институты базасында махсус курслар үтә алалар.
Ел саен ТР авыл җирлекләрендәге иң яхшы мәдәният учреждениеләренә конкурс үткәрелә, бу ел да аннан читтә калмас. Монда клублар, китапханәләр, музей, Балалар сәнгать мәктәбе катнашачак. Федераль бюджет тарафыннан бүлеп бирелгән акчалар җиңүчеләргә бүләк булачак. Районның барлык мәдәният учреждениеләре ТР мәдәният министрлыгы гранты өчен көрәшәчәкләр.- Теләсә кайсы өлкәнең төп байлыгы – шунда эшләүче кешеләр...
- Яңа Чишмә районы үзенең иҗади хезмәткәрләре белән дан тота. Әйтергә кирәк, “Рябинушка“ халык фольклор ансамбле, “Архангел чибәре“ халык вокаль коллективы, “Илем“ җыр һәм бию халык ансамбле, “Яшьләр“ халык театры коллективы, “Ялкын – Зажигай“ төркеме“, “Сурэкэ“ халык фольклор коллективы, “Сувенир“ халык вокаль-инструменталь ансамбле коллективлары аның “алтын фонды“ булып тора. Әлеге коллективлар “халык“ исемен яуладылар һәм күп еллар буена бу исемгә лаеклы булуларын исбатлыйлар, аларны тамашачылар да бик ярата. Иҗади яшьләр дә осталыклары буенча өлкән хезмәттәшләреннән бер дә калышмый. Вокаль эстрада дуэтлары, триолар теләсә кайсы концертның бизәге булып тора.
Чаллы Башындагы “Өмет“ балалар театрын республикада да беләләр. Безнең бик шәп яшь җырчыларыбыз да бар. Балалар сәнгать мәктәбендә дә югары профессиональ коллектив эшли. БСМ-дә тәрбияләнүчеләр: җырчылар һәм мәдәни чараларда даими катнашып килгән “Шешминка“ ансамбленең ничә еллар төрле дәрәҗәдәге конкурсларда җиңү яулавы һәм лауреат исеме алуы очраклы хәл түгел.
- Китапханәләр дә мәдәният өлкәсенә керә бит. Аларда эш ничегрәк тора?
- Мәктәп укучылары белән танып белү буенча очрашу-әңгәмәләр, китап күргәзмәләре, китапларны тәкъдир итүләр оештырыла. Китапханәчеләр китап укучылар өчен традицион формалардан тыш, ниндидер яңалыклар кертергә дә омтылалар. Әйтик, апрель аенда Рәсәй буенча “Библиосумерки“ акциясе үтәчәк, ил (шул исәптән безнең дә) китапханәчеләре кичке сәгать 10 га чаклы эшләячәкләр. Республикада китапханәләргә һәрдаим фондларны тулыландыру буенча дәүләт ярдәм күрсәтеп тора.
- Зирекледә халык иҗаты һәм көнкүреше музее, Яңа Чишмәдә туган якны өйрәнү музее бар, анда эшләр ничегрәк тора?
- Зирекле музее бик актив эшли, аның фонды да бай. Тик музей урнашкан бина экспозицияләр урнаштыру өчен кечкенә. Аның тынгы белмәс директоры Мидхәт Газыймов эшен яратып башкара. Аннан кала, музей әле булган экспонатларны күрсәтү белән генә чикләнми, ул кешеләр белән тыгыз элемтәдә тора. Быел музей авыл китапханәләре белән берлектә “Яңа Чишмә районының Бөек Ватан сугышы елларындагы тыл хезмәтчәннәре“ китабын бастыру өчен материаллар җыю эшен дәвам итә. Мидхәт Гариф улының планнары гел зурдан.
Узган ел музей җиһазлары, компьютер техникасы сатып алгач, экспонатлар җыйгач, тантаналы шартларда Яңа Чишмә музее ачылды, ул туган ягыбызның мәдәни мирасын саклап калуга өстәмә өлеш кертәчәк.
- Әңгәмәбез азагында районда Мәдәният елында нинди чаралар планлаштырылуы турында да кыскача сөйләп китсәгез иде.
- Кыскача була алмый, планнарыбыз зурдан. Яңачишмәлеләр җирле артистлар һәм читтән килгән профессиональ артистлар чыгышын тыңлап хозурлана алачаклар, бары афишаларны карап барырга һәм иренмичә булган чараларга йөрергә генә кирәк. Кешегә бит рухи азык та кирәк, гаилә бюджетыннан мәдәни чараларга йөрү өчен дә өлеш чыгарырга кирәк. Җирле үзешчән коллективлар бездә концертларны еш куялар, килегез, рәхәтләнеп карагыз, ял итеп китәрсез! Актив гастроль эшчәнлеген дә дәвам итәбез, район эчендә, районнан читтә дә концертлар белән йөриячәкбез. Шушы елның беренче кварталында мәдәният учреждениеләренең, үзешчән сәнгать коллективларының “Сердцу милый отчий край“ дип исемләнгән иҗат отчетлары узачак.
Аннан тыш, безнең иҗат коллективлары, элеккегечә, районда смотр-конкурсларда, республика, төбәк һәм бөтен рәсәй күләмендә үткәрелгән фестивальләрдә һәм концертларда – әйтик, “Уяв“, “Учук“, “Питрау“, “Каравон“ фестивальләрендә, “Спасс ярминкәсе“ндә һ.б.-да катнашачаклар.
Яшь талантларны ачыклау, барлау һәм үстерү буенча район конкурслары һәм фестивальләре үткәрү традициясе дә сакланачак. Балалар сәнгать мәктәбе Мәдәният елына багышлап “Киләчәк биредә башлана“ дип исемләнгән отчет концерты хәзерли.
Узган елгы эшкә нәтиҗәләрне март аенда узачак Бөтенрәсәй мәдәният хезмәткәрләре көнендә ясаячакбыз һәм агымдагы елга бурычлар билгеләячәкбез.
 
Әңгәмәне Ольга ИВАНОВА алып барды
 
Viewing all 8824 articles
Browse latest View live