Quantcast
Channel: Новости
Viewing all 8824 articles
Browse latest View live

В Новошешминске новая книга вышла в свет

$
0
0
В Новошешминске новая книга вышла в свет

 

Отпечатанные в Уфимской типографии книги «Они вернулись с Победой» («Алар илг Җиңу алып кайтты») тиражом 900 экземпляров поступили в район.
Эта книга – знак благодарности сынам и дочерям Татарстана – тем, кто родился, жил или призван в Татарстане, сражался на фронтах Второй мировой войны и вернулся с Победой. На страницах этого тома собраны сведения о 2956 воинах, уроженцах и жителях Новошешминского района.
В списки вошли участники не только Великой Отечественной войны (1941-1945), но и финской войны (1939-1940), других военных конфликтов (1939-1945).
Списки составлены на основании книг призыва военкоматов путем исключения тех солдат и офицеров, на которых пришли сведения о гибели или пропаже без вести.
Редакция и Книга памяти выражает благодарность администрации Новошешминского района, всем, кто помогал составлению этого тома – сотрудникам военкомата, ЗАГСа, органов местного самоуправления, сельским библиотекарям, ЦБС, архивов и общественным организациям. Особая благодарность руководителю музея народного творчества и быта Новошешминского района Мидхату Газымову за координацию работы по сбору и сверке списков.
Книги по разнарядке будут распределены по всем школам, библиотекам и сельским поселениям, где все желающие могут ее прочитать, увидеть фамилии своих отцов, дедов, прадедов. Если будут замечания и дополнения, их можно присылать по адресу: 420015, г. Казань, ул. Тельмана, д. 5, редакция «Книга памяти».

Китап дөнья күрде

$
0
0
Китап дөнья күрде

 

Уфа  типографиясендә нәшер ителгән “Алар илгә Җиңү алып кайтты“ дип аталган 900 данә китап безнең районга кайтты.
Бу китап – Татарстанда туып үскән һәм шуннан чакырылып, Икенче бөтендөнья сугышында катнашып, илгә Җиңү яулап кайткан якташларыбызга рәхмәт билгесе. Шушы томның эченә Яңа Чишмә районыннан чыккан 2956 сугышчы турында мәгълүмат тупланган.
Исемлеккә Бөек Ватан сугышында (1941-1945) гына түгел, фин сугышында (1939-1940) һәм башка хәрби бәрелешләрдә (1939-1945) катнашкан сугышчыларның исем-фамилияләре дә кергән.
Исемлекләр сугышта һәлак булуы яки хәбәрсез югалуы турында мәгълүмат алынган солдат һәм офицерларны кертмичә, хәрби комиссариатлар тарафыннан чакырылучылар исемлегенә нигезләнеп төзелгән.
“Хәтер китабы“ редакциясе Яңа Чишмә районы хакимиятенә, шушы томны төзүдә булышлык күрсәтүчеләргә – хәрби комиссариат, ЗАГС, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренә, авыл, район китапханәчеләренә, архив хезмәткәрләренә, иҗтимагый оешмаларга рәхмәт белдерә. Мәгълүмат җыю, исемлекләрне чагыштыру буенча эшкә юнәлеш бирүче Яңа Чишмә районы халык иҗаты һәм көнкүреше музее директоры Мидхәт Газыймовка аеруча рәхмәт.
Китаплар разнарядка буенча барлык мәктәпләргә, китапханәләргә, авыл җирлекләренә бүлеп биреләчәк һәм һәркем әтиләре, бабалары, туганнары турында китаптан укып белә алачак. Әгәр кимчелекләр һәм өстәмәләр булса, түбәндәге адреска җибәрергә мөмкин: 420015, Казан шәһәре, Тельман урамы, 5 йорт, “Хәтер китабы“ редакциясе.

Пенсияләр артачак

$
0
0
Пенсияләр артачак

 

2014 елның 1 гыйнварына районда пенсионерлар саны 26 кешегә арткан, хәзер 4014 кеше - пенсионер. Уртача пенсия күләме 733 сумга артып, 8646 сум тәшкил итә.
2013 елда пенсионерларга 459 млн. сумлык пенсия акчасы түләнгән, 185 млн. сум иминият взносы җыелган. Җитешмәгән акча федераль бюджеттан финансланган.
Быел хезмәт пенсияләрен 2 этапта арттыру планлаштырыла: 1 февральдән һәм 1 апрельдән – барлыгы 8,1%ка. Август аенда эшләүче пенсионерларның хезмәт пенсияләренә дә өстәмә булачак.
1 апрельдән дәүләт тәэмин итүендә булган, шул исәптән социаль пенсияләр һәм ЕДВ 17,6%ка артыр дип көтелә. Индексациянең тәгаен күләмен, 2013 ел йомгакларын исәпкә алып, РФ Хөкүмәте билгели, шул исәптән илдәге инфляция дәрәҗәсен дә, эшләүче бер пенсионер исәбеннән РПФ-ның керемнәр күләмен дә.

Авыллар бетүгә дучармы?

$
0
0
Авыллар бетүгә дучармы?

Дәүләттән туучылар санын арттыруда булышлык күрсәтелсә дә, районда бу процесс бик акрын бара. Моны соңгы ике ел эчендә авыл җирлекләре демографик статистикасы да раслый: туучылар, элеккегечә, үлүчеләргә караганда азрак. Яңа Чишмә ЗАГС мәгълүматлары буенча 2012 һәм 2013 елда районда 145 шәр бала туган, ә 2012 елда -230, 2013 елда 240 кеше үлгән:

Әгәр дә авылларда үлүчеләр, туучылар, никахлашучылар һәм аерылышучылар санына күз салсак, кайбер авылларда хәлләр яхшырган, тик күпчелегендә проблемалар бар әле, ә кайсыларында, хәтта, хәлләр кискенләшә бара. Әлбәттә, үлүчеләр күрсәткеченә төрле сәбәпләр йогынты ясый, тик аның артуының төп тенденциясе – авыл халкының картаюы. Сер түгел, безнең авылларда яшәүчеләрнең күпчелеген өлкән яшьтәге кешеләр тәшкил итә. Гомумән, 14 мең кеше яшәгән районда 70 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәгеләр – 1600 дән артык. Һәм картаю процессы өзлексез дәвам итә.
Туучылар саны икътисад һәм социаль инфраструктура үсешенә бәйле. Алар арасында аның кимүе һәм акрын артуының төп сәбәпләре – эш булмауда, ә яшь гаиләләр өчен – торак булмау. Бу исә эшкә сәләтле, бала табу яшендәге халыкны үз авылларын калдырып китәргә мәҗбүр итә. Авылның перспективалы булуы нәкъ менә демографиянең ике төр күрсәткеченә (үлүчеләр һәм туучылар) бәйле дә инде.
Соңгы ике елда статистика өч авыл җирлегендә үлүчеләр саны артуны, ә туучыларның кимүен күрсәтте. Акбүре АҖ-дә өч бала туган, 29 кеше үлгән (АҖ-дәге ике авылда 607 кеше яши). Акъяр АҖ-дә дә туучылар саны шул чаклы, үлүчеләр яртыга кимрәк (барлыгы 419 кеше яши). Екатерина АҖ-дә – 5 бала туган (2013 елда – 1), 26 кеше үлгән, монда 756 кеше яши. Буревестник АҖ-дә туучылар һәм үлүчеләр саны бертигез (401 кеше яши), үткән елда нибары 2 бала туган булган. Балалар тумагач, туйлар да юк дигән сүз: ике ел эчендә әлеге авылларда бер генә туй да булмаган.
2012 ел белән чагыштырганда Чуаш Чабаксарында (2 дән 4 кә), Архангел Бистәсендә (2 дән 5 кә), Шахмайда (5 тән 8 гә), Петропавелда  (4 тән 8 гә), Черемуховода (7 дән 8 гә), Зирекледә (3 тән 5 кә чаклы) туучылар саны арткан. АҖ дә яшәүче халыкның гомуми санын чагыштыру өчен: Чуаш Чабаксарында – 679, Архангелда – 565, Шахмайда өч авылга – 1500, Петропавелда – 865, Черемуховода – 846, Зирекледә – 753. Һичшиксез, туучылар үсешендә федераль программа эше дә үзен сиздерә. Тик барыбер бу гына аз, халыкның табигый артуы элеккегечә табигый кимүдән сизелерлек калыша. Инде шундый нәтиҗә ясарга мөмкин – әлеге авыл җирлекләрендә дә бар да яхшы түгел. Әмма һәр АҖ-дә берәр туй булган, туучылар саны артудан күренгәнчә, авыллар демографик чокырдан ничек булса да чыгарга тырыша. Ике ел эчендә Тубылгы Тау (16 бала), Красный Октябрь ( 30 бала) һәм Яңа Чишмәдә (142 бала) балаларның күпләп тууы сөенечле хәл. 2012 елда район үзәгендә туучылар саны үлүчеләр саныннан хәтта 1,4 тапкырга арткан. Әдәмсәдә дә хәлләр уңай якка үзгәрә: балалар ике тапкырга күбрәк туган (8), ә үлүчеләр саны артмаган (14).
Без барын да саннарда күрсәттек, укучы үзе нәтиҗә ясар. Әлбәттә, болар борчу тудыра, чөнки күп гасырлы тарихы булган авылларыбыз юкка чыгу куркынычы бар. Һәм бу процессны кешеләр генә туктата алырмы икән?
Ольга ИВАНОВА

Җавапсызлык һәм җәзасыз калдырудан җинаятькә – бер адым

$
0
0
Җавапсызлык һәм җәзасыз калдырудан җинаятькә – бер адым

 

Районда быел КДН-ның беренче утырышында яңа ел ялларында төзелгән 5 беркетмә карап тикшерелде.
Шуларның берсе Петропавел Бистәсендә яшәүче 23 яшьлек гр.ка П. га карата төзелгән, ул үзенең кечкенә өч баласын озак вакытка караучысыз калдырган. Хәзер ул вакытлыча Әдәмсәдә әнисенең өендә яши (әнисе күптән түгел генә вафат булган), үзенең балаларын 2 сәгатькә апасына калдырып, балалар пособиесе алырга дип, ул район үзәгенә китеп барган. Әмма Яңа Чишмәдә, пособие алгач, гр.ка П.  дус кызы янына кунакка кергән, алар икәү эчкәннәр. Ике сәгать вакыт үткәч, сеңелесе өйгә кайтмагач, апасы балаларны күршедә калдырып, эшкә киткән. Иркенләп күңел ачкач, дус кызы белән бергә югалган ана исерек хәлдә балалары янына кайтып кергән, бу арада инде аны барысы да эзләргә керешкән булалар. Ата-ана вазыйфасын тиешенчә үтәмәгәне өчен аңа штраф салынган. 
Тумыштан ук инвалид баласы булган яңачишмәле Е.га да шундый ук гамәле өчен кисәтү ясалган. 9 гыйнварда КДН әгъзалары аның өенә килгәндә, бала караучысыз калган була, ә әни кеше кунаклар белән бергә эчеп утырган. Мондый хәлдә беренче тапкыр эләгүе аркасында аңа әлегә кисәтү ясала, тик алга таба авыл җирлеге тарафыннан патронаж билгеләнә. Күзәтү нәтиҗәләре КДН-га җиткерелеп торачак.
Тубылгы Тау мәктәбенең 9 сыйныф укучысы ярыйсы гына укый, мәктәптә уңай характерлана, әмма 2 гыйнварда аны төнге сәгать 12 дә бер малай белән урамда йөргәндә күрәләр. Кызның төн уртасында урамда йөрүенең сәбәпләрен сөйләп бирүеннән соң, комиссия аларның ышандырырлык булмавын белдерә. Аның сүзләре буенча, ул өлкәннәр озатуыннан башка яшүсмерләргә төнге вакытларда урамда йөрергә ярамаганлыгы турында закон барлыгын мәктәптә әйтүләре буенча белә икән. Әмма, ул аны бозган, эләгермен дип уйламагандыр. Комиссия моның беренчесе һәм соңгысы булырга тиешлеген белдереп, әти-әнисенә 500 сум штраф сала. РЭЭБ-нең ПДН инспекторы Әлфия Гайфуллинага балигъ булмаганнарны – кичке сәгать 10.00 нан соң урамда йөрергә яратучыларны ачыклау максатыннан авыл җирлекләре буйлап рейдлар үткәрү графигы төзү эше йөкләнде.
Ленино мәктәбеннән 15 яшьлек укучы кызның кыланышлары гаҗәпкә калдырды, ул, аякларын да эшкә җигеп, яшьтәш кызны кыйнаган. Аның исәбендә “батырлыклар“ байтак, шул исәптә урлашу өчен хөкемгә дә тартылган. Бу кызның тәртибе һәр КДН утырышында диярлек тикшерелә. Мәктәп директоры  да, комиссия әгъзаларының барысы да аның төзәлү турындагы ялган сүзләреннән гарык булуларын белдерделәр. Ул барыбер, үзенең җәзасыз калуын тоеп, тәртипсез гадәтен дәвам итә. Дәресләр калдыра, өйдән чыгып кача, тәмәке тарта, ә хәзер сугыша да. Опекун әбисе кызны киендерсә, ашатса, кайгыртса да, кыз аның кадерен белми, санга сукмый. Әбигә опекунлык итүдән баш тартырга тәкъдим иттеләр, бу хакта уйланырга ике көн вакыт бирделәр.
Утырышта 2013 елда наркоманиягә каршы алып барылган профилактик эш нәтиҗәләре һәм 2014 елга эш планы тикшерелде. КДН составына керүче һәр структурага аңа үз тәкъдимен кертү бурычы җиткерелде.
Наркоманиягә каршы профилактик эшкә мәгълүматый-аңлату эшләрен белем бирү учреждениеләре белән бергә алып барырга кирәк, дигән карарга килделәр.
Ольга ИВАНОВА

Екатериновка чишмәсендә коендылар

$
0
0
Екатериновка чишмәсендә коендылар

 

19 гыйнварга каршы төндә православие динен тотучылар (байтак кеше) Яңа Чишмә районында ел саен коену (бозлы суга чуму) урынына әверелгән “Екатериновский“ чишмәсенә качману йоласын үтәргә ашыктылар, - дип хәбәр итте редакциягә Красный Октябрь авыл җирлеге башлыгы Светлана Ерохина.
- Төнге сәгать 12 дә Петр атакай купельдәге суны изгеләндерде һәм  халыкка изге гамәл кылу өчен ризалык бирде. Купельдә коенырга теләүчеләрне чишенеп киенү өчен җылы автобуслар һәм махсус урнаштырылган кабиналар көтә иде.
Дин тотучылар фикеренчә, әлеге йоланы үтәүчеләр үзләренең гөнаһларын юып, ел буена җитәрлек энергия, көч-куәт алалар. Коенмаучылар исә чишмәдән бик тәмле изге су алдылар.
“Екатериновский“ чишмәсе кунакларның барысын да самавырларда кайнап утырган хуш исле чәй, пироглар һәм коймаклар белән каршы алды.
 

Хозяйство Татьяны Белоглазовой одно из лучших в Новошешминском районе

$
0
0
Хозяйство Татьяны Белоглазовой одно из лучших в Новошешминском районе

 

По получению приплода телят, по обеспечению их сохранности фермерское хозяйство Татьяны Белоглазовой является одним из лидеров среди сельхозформирований района.
- В 2013 году в хозяйстве всего получено 452 головы телят, в расчете на 100 коров получается 150 телят, - говорит гл. зоотехник хозяйства Алексей Кучинский. – Они у нас распределены по трем возрастным группам.
За новорожденными телятами ухаживают две Натальи – Павлюк и Мельникова и справляются возложенными на них обязанностями на должном уровне.
- Как правило, глубокостельные коровы переводятся в отдельные боксы и после отела телята сутки находятся у матери, - говорит Наталья Павлюк, которая уже 15 лет работает телятницей. – Затем, после осмотра зооветспециалистов, мы их переводим в помещение для холодного метода содержания и далее, опять после осмотра специалистов, в общие группы.
Сегодня у них в телятнике 174 головы телят в возрасте до 2-х месяцев (бывает, что поголовье достигает и до 200). Главная их задача – своевременно напоить телят молоком и обеспечить их сохранность.
- Девчата добросовестные, можно сказать, целый день находятся около телят, - говорит Алексей Кучинский. – Заботливый уход обеспечивает хорошую сохранность, падеж молодняка минимальный.
Наталья Мельникова на ферме работает 5-й год, а до этого 18 лет работала в бухгалтерии хозяйства и не сожалеет, что сменила теплый кабинет на животноводческое помещение.
За первую половину января в хозяйстве получили более 60 голов телят, а в холодном методе содержатся 85 голов, где у них свой микроклимат и свои комнатушки. Все они бодрые, здоровенькие и чистые, в чем немалая заслуга Натальи Павлюк и Натальи Мельниковой.
Зарплата у телятниц 11-12 тыс. рублей в месяц, которая выплачивается с опозданием в 1 месяц. Мужья у них тоже работают в хозяйстве, в личном подворье имеют большое поголовье скота.
- Почему-то в последнее время расчет за сданное молоко с личного хозяйства стал нерегулярным, - пожаловалась в беседе с нами Наталья Павлюк (в их хозяйстве имеется 3 коровы). Ее вопрос мы передали главе Архангельского сельского поселения Нине Сердюк и она пообещала разобраться.
P.S. Когда материал готовился к печати Нина Сердюк нам сообщила, что была задержка с перечислением денег со стороны завода СОМ. В конце минувшей недели деньги поступили и с молокосдатчиками рассчитались за декабрь по 17 рублей за 1 килограмм реализованной продукции.
 
Азат МУСИН 
 
На снимке:передовые телятницы хозяйства Наталья Павлюк и Наталья Мельникова. Фото автора 
 

Ряд предпринимателей из Новошешминска не платит налоги

$
0
0
Ряд предпринимателей из Новошешминска не платит налоги

 

На состоявшемся совещании с руководителями торговых и промышленных предприятий, производящих продукцию на территории Новошешминского района, были подведены итоги 2013 года, рассмотрены вопросы уплаты налогов и поставлены задачи на текущий год.
С подробным анализом о работе предприятий выступила зам. руководителя исполкома района Надежда Попкова.
В хлебопечении заняты пять предпринимателей. За 2013 год произведено 1582 тонны продукции (на 9% больше уровня 2012 года). Более половины продукции (52%) приходится на долю предпринимателя Рамиля Нуртдинова, 24% - ООО «Пищевик» (Нина Муханова), 16% - на предпринимателя Гульсину Курмаеву и 8% - «Кулон-Торг» и Владимир Зубов. Необходимо отметить, что пекари в полной мере обеспечивают потребность населения в хлебобулочных изделиях (в районе реализовано 948 тонн), а за пределы района вывезено и продано 637 тонн хлебобулочных изделий (рост на 9% по сравнению с 2012 годом).
В хлебопечении заняты 60 человек (во всех предприятиях). Средняя зарплата 8800 рублей, всего поступило 1 млн. рублей налогов, что составляет 0,6% от общей суммы поступивших в бюджет района налогов. Предприниматель Гульсина Курмаева в бюджет района не уплатила ни рубля подоходного налога, а работающих в пекарне – 7 человек.
На переработке молока в районе заняты завод СОМ (филиал ООО «УК «Просто молоко» - директор Федор Бурчин), СПК «Карат» (Фарит Валиуллин) и фермерское хозяйство Елены Белоглазовой. Завод СОМ произвел продукцию на сумму более 340 млн. рублей (на 26% больше уровня 2012 года) и уплатил НДФЛ (подоходный налог) в сумме 1,6 млн. рублей (0,9% от общей суммы поступивших в бюджет района налогов). Средняя зарплата составила 13.5 тыс. рублей. СПК «Карат» уплатил 220 тыс. рублей всех видов налогов (0,13% от общерайонных), а вот Елена Белоглазова не уплатила ни рубля ни одного вида (НДФЛ, УСН, ЕНВД) налогов в течение года. Хотя и это хозяйство закупила 618 тонн молока и реализовало его в виде сметаны, масла, пакетированного молока в торговые сети как нашего, так и соседних районов.
На производстве керамзитных блоков заняты три предпринимателя – Равиль Яруллин, Елена Ермолаева и Андрей Комаров. К сожалению, по сравнению с 2012 годом производство блоков снизилось, особенно у Андрея Комарова (на 37%). Всего произведено блоков на сумму 5.1 млн. рублей (в 2012 году – 6 млн. рублей). Из трех предпринимателей Елена Ермолаева не уплатила ни рубля налогов, а два других совместно уплатили около 100 тыс. рублей налогов.
На производстве пластиковых окон (стеклопакетов) занят один предприниматель – Эдуард Азарян. За год он произвел продукцию на 7 млн. рублей, повысив на 27% свою выработку (в 2012 году – на 5.5 млн. рублей). Здесь заняты 6 человек, средняя зарплата 6500 рублей, уплачено за год 78,8 тыс. руб. налогов, что составляет 0,05% от общерайонной суммы.
Анализ показывает, что ряд предпринимателей поступают недобросовестно по уплате налогов, скрывают свои доходы, зарплата в ряде случаев идет в конвертах (т.н. «серая»).
Выявленные факты позволяют думать, что в предпринимательской среде есть поле деятельности для налоговых и правоохранительных органов.    

В ходе рейда задержан пьяный водитель

$
0
0
В ходе рейда задержан пьяный водитель

 

В ходе совместного рейда сотрудников редакции газеты «Шешминская новь» и ГИБДД 22 января выявлен 1 факт управления автомашиной в нетрезвом виде.
Автомашина ВАЗ-21140 была остановлена на ул. Объездной с. Новошешминск около 16 часов 22 января. В машине, кроме водителя, оказались и два пассажира и все в изрядном подпитии.
За рулем находился 44-летний гр. С., родом из с. Новое Ибрайкино Аксубаевского района, работающий по найму в строительной бригаде.
После освидетельствования у него были изъяты водительское удостоверение и автомашина, которую отправили на штрафстоянку с. Черемшан.
Любителю выпить за рулем горе-водителю грозит штраф в размере 30 тыс. рублей и лишение прав минимум на 1.5 года.

Герой – пограничникның туганнарын эзлиләр

$
0
0
Герой – пограничникның туганнарын эзлиләр

 

Быелгысы елның 20 гыйнварында “Комсомольская правда“ газетасында 1941 елның июлендә фашистлар тарафыннан ерткычларча атып үтерелгән безнең чик сакчылары турында мәкалә басылып чыккан иде.  Алар арасында Яңа Чишмә авылында туган бер сугышчының да исеме бар. Энтузиастлар – РФ Оборона министрлыгының “Мемориал“ ОБД хезмәткәрләре әлеге сугышчының туганнарын эзлиләр. Нәкъ менә алар безнең редакциягә мәкалә җибәргәннәр дә инде.
Гестапоның тере мишеньнәре
 
“Комсомолкада“ Дахау концлагеры әйләнә-тирәсендә эсэсчыларның Хебертхаузен атарга өйрәнү урынында үтерелгән 62 совет чик сакчысының исеме билгеле булган. Кайгылы исемлекне безгә сугышчыларның каберләрен карау буенча Германиянең Халык союзыннан тапшырдылар. Бастырып чыгаруны үтенделәр. Немецлар Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга 70 ел тулуга карата Дахау концлагерында зур экспозиция әзерлиләр. Һәм безнең чик сакчыларының туганнары табылуына өметләнәләр. Без дә моңа ышанабыз һәм өметләнәбез. Белоруссия чик буе заставаларында канга баткан лейтенантлар һәм капитаннар... Алар июньдәге тәмугта һәлак булмаган, тик аларның әсирлеккә төшкәч исән калуга бернинди өметләре дә булмый. Политруклар, коммунистлар, еврейлар... Аларның күбесеннән “1941 елның июнендә хәбәрсез югалды“ дигән кара кәгазь генә калган. Кайсыларыннан исә берни дә калмаган. Һәм тагын аларны соңгы очрашу урыны – Дахау концлагерыннан километр ярым ераклыктагы Хебертхаузен ату урыны берләштерә. Сугыш елларында эсэсчылар монда мишень оештырганнар. Ә әсирлеккә эләккән хәрбиләр мишень була. Әсирләрне кул богаулары белән 5 баганага богаулап куялар, шаркылдап көлеп, кайсы аларның терсәкләренә, кайсылары тезләренә төбәп атканнар – тренировка үткәргәннәр. Кайчакта пуля төгәл эләкмәгәндә кул богаулары ачылып китми, ә кысыла. Шуңа күрә лагерьда махсус остаханә булдырганнар, анда әсирләр алга таба да шул рәвешле тренировкалар үткәрү өчен “браслетларны“ төзәткәннәр... Сугышның беренче елында гына да (1942 елның июленә кадәр) монда 4000 әсир сугышчы атып үтерелгән. Безнең зур хәрби архивлар белән актив хезмәттәшлек итүче немец энтузиастлары – эзләнү эшләре алып баручылар аларның һәркайсы турында үзләренең кайгылы экспозицияләрендә сөйләргә өметләнә. Фоторәсемнәре, гадәтләре, балалары, оныклары... Авторга kp @kp.ru яки 125993, Мәскәү, Иске Петровско-Разумовский проезды, 1/23, стр. 1 адресына языгыз. Хатта “Живые мишени“ дигән билге куегыз.
“ЯЧХ“ редакциясеннән:
62 фамилия арасында (алтысының туганнары табылган инде) ТАССР-ның Яңа Чишмә районы Яңа Чишмә авылында 1918 елның (яки 1916 елда) 24 маенда туган Александр Григорьевич Клюшкин да бар. Ул лейтенант званиесендә 16 нчы укчылар корпусының сәяси часте буенча батарея командиры урынбасары булып хезмәт иткән һәм 1941 елның июлендә хәбәрсез югалганнар исемлегендә булган. Немец документларында әсирлеккә төшкән һәм гестапога тапшырылган, дип күрсәтелгән. Солдатның исәп (учет) картасындагы “туганнары“ баганасында (графа) хатыны Гайченкова Мария Сазоновна исеме язылган (Смоленск  өлкәсе, Вяземск районы, Походино авылы). Әгәр дә ул кемнең дә булса бабасы, яисә карт бабасы икән, туганнарының безнең редакциягә хәбәр итүләрен үтенәбез.
 

Һөнәрең гомерлек булсын

$
0
0
Һөнәрең гомерлек булсын

 

118 нче номерлы һөнәр училищесында 13 гыйнвардан 17 сенә чаклы “Штукатур-маляр“ һөнәре буенча фән атналыгы булып үткән.
Атна “Штукатур-маляр. Һөнәргә экскурс“ дип аталган стена газетасы күргәзмәсеннән башланган. Анда төзелеш тарихы чагылдырылган, “Төзүчеләр көне“ бәйрәменең кайчан үткәрелү көне аталган, беренче бизәкләүчеләр – штукатур-малярлар кайчан килеп чыккан, шулай ук укучыларның производство практикасындагы фоторәсемнәре урнаштырылган. “Буяу эшләре технологиясе“ фәне буенча үткәрелгән олимпиадада укучылар өйрәнелгән (укыган) фән буенча үзләренең белемнәрен күрсәткәннәр. - Олимпиада нәтиҗәләре буенча материал тиешле дәрәҗәдә үзләштерелгән, – диде производствога өйрәтү мастеры Ирина Кравцова.
Фән атналыгының өченче көнендә  “Минем тормышымда һөнәр“ исеме астында сыйныф сәгате үткәрелгән. Укучылар ни өчен алар штукатур-маляр белгечлеген сайлаулары хакында сөйләгәннәр. Ә дүртенче көнне “Штукатур эшләре технологиясе“ фәне буенча презентация үткәргәннәр. Бишенче көнне булып үткән “Минем булачак һөнәрем“ дип аталган һөнәри осталык конкурсында укучылар өслеккә эремәне салу, сылау кебек практик күнекмәләр күрсәткәннәр.
Атналыкның соңгы көнендә конкурс һәм рефератларны яклау, фән атналыгына нәтиҗәләр ясалган.
-Укучыларның барысы да фән атналыгына әзерләнүдә һәм аны үткәрүдә актив катнаштылар, - дип сөйләде директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Лидия Наумова. - Ә фән атналыгы нәтиҗәләре буенча Екатерина Бистәсеннән Оксана Голубева – 1 урын, Венера Нурхамәтова – 2, Ильмира Закирова 3 урын (икесе дә Яңа Чишмәдән) яуладылар.
Лариса ФЕДОРОВА
 

50 ел бергә яшәү – уен эш түгел

$
0
0
50 ел бергә яшәү – уен эш түгел

 

Быелгы кыш Красный Октябрьдән Зоя Александровна һәм Анатолий Васильевич Пянзиннар өчен икеләтә сөенечле. Бүген, 24 гыйнварда аларның бергә гомер итүләренә 50 ел – алтын туйлары булса, бер айдан гаилә башлыгына 75 яшь тула.
Анатолий Васильевич шушы авыл кешесе, ә Зоя Александровна поселокка мәктәпне тәмамлап күрше Черемухово Бистәсеннән әнисе, апасы, ир туганы белән күченеп килгән. Ул чакта әле Анатолий Васильевич армия хезмәтен тутырып кайтып, ЗИС машинасында эшли торган булган, “хезмәт институтын“ исә ул 13 яшьтә комбайнчы ярдәмчесе буларак һәм дуңгызчылык фермасында башлый. 10 класс белеме булган Зоя Александровнаны, грамоталы кеше буларак, авыл советына хәрби учет өстәле белгече итеп эшкә алалар. Беренче тапкыр егет кызны Зоя энесе янына гаражга килгәч күрә. Шуннан якыннанрак танышып, авылда үткәнбер кичәдән соң дуслашып китәләр. Шулай да Толикка бу кызны каядыр күргәнем бар иде, дигән уй тынгылык бирми. Ниһаять, ул исенә төшерә. Сигез ел элек ул Черемухово Бистәсе белән күрше булган Горбуново (Зоя шунда туган) авылына сугылып чыккан була. Алдагысы әкияттәгечә: яшь егет атыннан (дөресрәге төзелеш материаллары төягән арбасыннан) төшеп, урамда сеңелесе белән уйнап йөргән 10 яшьлек кыздан эчәргә су сорый. - Әлегедәй хәтеремдә, тыйнак кына, мөлаем кыз эчәргә су чыгарды, дөньям яктырып киткәндәй булды. Ул үзе хәтерләми дә, ә мин балачакта төшкән фоторәсемен күрүгә төшендем, сеңелесен дә, өйләрен дә, коеларын да таныдым. Исемә төшкәч аңладым – Ходай тәгалә аны башта ук минем юлыма чыгарып куйган булган.
Туй көнендә буран чыкса да, мичәүләп җигелгән атларда күңелле итеп авыл урамнарын әйләнүгә комачаулый алмаган. Кунаклар өч көн гөрләтеп туй иткән. Дүртенче көнне Зояның энесе белән Толикны совхоз Нурлатка  командировкага җибәргән. Бер атнага киткән кешеләр 3 айга калалар, юлларны кар басып китә. Чистартучы булмый, яшь ир ничек кенә омтылса да, өенә кайта алмый. Бу алар өчен озакка сузылган беренче сынау була. Аннан инде алар байтак була, Анатолий Васильевич йөк төяп бөтен Союзны әйләнә, Ерак Төньякта гына булмый. Килен кеше иренең йортына 12 нче кеше булып аяк баса, бу йортта дус-тату яшиләр, эшләрне бергә башкаралар, киленне хөрмәт итәләр. Нигездә йортта кайнанасы эшли, 18 яшьлек Зоя аңа бар эштә дә булыша. Тау чаклы юылган керләрне елгада чайкау киленгә беркетелә, Толик исә рәхәтләнеп хатынына аларны китереп бирергә, алып кайтырга булыша. Бер елдан кайнатасы үлеп китә, ятим калган гаиләдә олы уллары буларак Анатолий туендыручы булып кала. Яшь гаилә җилкәсенә өч энеләрен, сеңелләрен, туганнарының баласын карау, тәрбияләү йөге төшә. Яшьләр бу сынауны да үтәләр. Әлбәттә, шофер кешегә күп түләмиләр, аена 100-120 сум хезмәт хакы ала ул, шулай да үз хуҗалыклары (сыер, сарыклар, казлар, тавыклар, бакча) һәм өлкәннәрнең дә, балаларның да тырышлыгы белән көн күрәләр – дөнья көтәләр. Ике елдан соң уллары Василий, тагын ике елдан кызлары Елена туа. Яшьләр аерым йортта яши башлыйлар, энеләре-сеңелләре дә үсеп җитеп, туган ояларын калдырып китәләр.
Абыйлары, Зоя һәм әниләре ярдәме белән бар да югары белем алалар, тормышта үз урыннарын табалар. Хәзер илебезнең төрле почмакларында яшәсәләр дә, “икенче“ әти-әниләренең хәлләрен белергә вакыт табалар. Зоя алар тук, ялангач булмасын дип кайгыртып кына калмый, аларны тәрбияләү һәм белем бирү дә аның җилкәсенә төшә, чөнки ире гел юлда була.
Игелекле ата-ана үз балаларын да тәрбияле, кайгыртучан, игътибарлы, игелекле итеп тәрбиялиләр. Өченче кызлары Татьяна яңа өйдә дөньяга килә. Хәзер инде бар да гаиләле, бар да матур яши, фатирлары, эшләре бар. Кызлары Түбән Камада, Аксубайда, уллары авылда – күршедә генә яши. Биш оныклары бар, майда беренче оныкчыклары туарга тиеш. Иң кече онык – Алеша 4 сыйныфта укый.
Анатолий Васильевич бик күңелле кеше, шаяртырга ярата, Зоя Александровна исә бик сабыр, тыныч, йомшак холыклы була. Алар бик гади, әйбәт кешеләр. - Мин аның өйгә исерек кайтканын күргәнем булмады. Күңел ачканда да эчмәде, аның каравы бик матур бии иде. Кунакка барганда тирләгәч алмаштырырга күлмәк тә ала идем, - дип искә ала хатыны.
- Гаиләдә кем баш соң? - дигән соравыма:
- Ул, әлбәттә, тик акчаны мин тотам, - дип елмая.
- Ирегез гаилә башлыгы, сез барысына да баш инде, алайса!
- Бу дөрес, ул гаиләнең бухгалтериясен алып бара, квитанцияләр, салымнар, белешмәләр белән эш итү – аның эше, - дип сөйли Анатолий Васильевич. - 38 ел буена авыл Советында секретарь булып тикмәгә генә эшләмәде. Ул эшләгән дәвердә 8 начальник алышынды, ул исә пенсиягә чыкканчы – 2001 елга чаклы шунда эшләде.
Анатолий Васильевичның хезмәт стажы исә 48 ел, ул ялга чыккач та эшли әле.
- Безгә тагын нәрсә теләргә? Су өйдә, утын кирәкми (газ миче эшләп тора), аксөякләр кебек, җәйләрен казлар асрасак кына, - дип елмая Анатолий Васильевич. Иң мөһиме – балалар янәшәдә, алар да әйбәт яшиләр, безгә булышалар. Зур дөньяга тәрәзә – кышкы шөгылебез – телевизор бар. Яраткан ризыгыбыз – пилмән. Көндезме, төнләме – пилмән ашарга дисәләр – мин беркайчан баш тартмыйм. Хатыным аны бик тәмле пешерә, кияүләр дә мактап туя алмыйлар.
- Гомер-гомергә гаилә ишле булды, зур кастрюль тутырып аш пешерә идем. Әлегәчә ике кешелек кенә пешерергә күнегә алмыйм, - ди Зоя апа.
Ир белән хатын, барлык сынауларны үтеп, гаиләнең ныклыгын саклап кала алган. Алтын туйга чаклы бергә гомер итү – җиңел эш түгел, бу күп еллар бергә хезмәт итү дә.
Алтын туй – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышын да дәлилли. 50 ел бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк.
 
Ольга ИВАНОВА
 

Аракы хәерлегә илтәме?

$
0
0
Аракы хәерлегә илтәме?

 

22 гыйнварда ЮХИДИ һәм “Яңа Чишмә хәбәрләре“ газетасы редакциясе хезмәткәрләренең берләштерелгән рейды барышында автомашина белән исерек килеш идарә итүнең бер факты ачыкланган.
22 гыйнвар көнне ВАЗ-21140 автомашинасы сәгать 4 ләр тирәсендә Яңа Чишмә авылында Урама урамында туктатылган. Машинада, шофердан тыш, ике пассажир да булып, барысы да шактый гына кызмача хәлдә булганнар. Руль артында тумышы белән Аксубай районы Яңа Ибрай авылыннан булган, ялланып төзелеш бригадасында эшләгән 44 яшьлек гр. С. булган. Тикшергәннән соң шоферның машина йөртү таныклыгы һәм автомашинасы алынып, машина Чирмешәнгә штрафстоянкага җибәрелгән.
Руль артында исерек килеш җилдерергә яратучылар өчен күңел ачуның азагы бик тә аянычлы тәмамланырга мөмкин – әлегедәй очракта шоферга 30 мең сум штраф һәм 1,5 елга машина йөртү  таныклыгыннан мәхрүм итү каралган.

Штрафлар артты

$
0
0
Штрафлар артты

 

2014 елның 3 гыйнварыннан составында этил спирты, алкогольле һәм составында спирт булган продукцияне җитештерү һәм алар әйләнеше өлкәсендә тәртип бозган өчен административ җаваплылык арткан. “Яңа Чишмә“ полиция бүлекчәсендә административ законнарны үтәү буенча өлкән инспектор, полициянең өлкән лейтенанты Айрат Рәхимов безгә маддәләрдә административ штрафларның артуын күздә тоткан Федераль закон (21.12.2013, №365 ФЗ) Положениеләрендәге үзгәрешләр турында сөйләде.
- Мисал өчен, балигъ булмаганнарны алкогольле һәм составында спирт булган эчемлекләр яки башны томаландыручы матдәләр куллануга тарткан өчен административ штраф быелгысы елның 3 гыйнварына чаклы 100 дән алып 1000 сумга чаклы тәшкил итте, 3 нче гыйнвардан соң ул – 1500 сумнан 3000 сумга чаклы.
Балигъ булмаганнарның әти-әниләре яки башка законлы вәкилләре, шулай ук балигъ булмаганнарны укыту һәм тәрбияләү бурычы йөкләнгән башка шәхесләр тарафыннан кылынган шундый ук гамәлләр өчен административ штраф 4000 сумнан алып 5000 сумга чаклы тәшкил итә.
Җәмәгать урыннарында алкогольле эчемлекләр кулланган (эчү) өчен 500 дән 1500 сумга чаклы административ штраф каралган.
Урамнарда һәм башка җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргән, кешенең абруен (дәрәҗәсен) төшергән, җәмгыятьтә  әхлак һәм әдәп төшенчәләренә мыскыллы карашта булган өчен 500 сумнан алып 1500 сумга чаклы административ штраф каралган яки 15 тәүлеккә чаклы административ арест салына. Ә менә балигъ булмаганнар исерек хәлдә булса, алар тарафыннан алкогольле һәм составында спирт булган эчемлекләр кулланылса (эчсә) яки алар наркотик яки психотроп матдәләр куллансалар – балигъ булмаганнарның әти- әниләренә яки башка законлы вәкилләренә 1500 сумнан алып 2000 сумга чаклы административ штраф каралган. Этил спирты, шул исәптән фармокопея маддәләре буенча этил спирты, составында спирт булган продукция (аптекаларда сатыла торган продукция искәрмә булып тора) яки спиртлы, хуш исле биологик актив өстәмә тәмләткечләр яки шәраб материалларын ваклап сату кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар артты.
Ваклап сатудан тыш, этил спирты, алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр сату әйләнеше, җитештерү һәм сатуның легальлеген дәлилләүче документлар булмаганда, билгеле бер федераль закон белән административ штрафка тарта: вазыйфаи затларга – 10000-15000 сум күләмендә (шушы продукция конфискацияләнә), юридик затларга 200000-300000 сум штраф салына (продукция конфискацияләнә). Алкогольле һәм составында спирт булган продукцияне ваклап сату кагыйдәләренең башкаларын бозган өчен дә административ штраф каралган: вазыйфаи затларга – 5000-10000 сум (продукция конфискацияләнә), юридик затларга – 50000-100000 сум (продукция конфискацияләнә) күләмендә.
 

Где какая зарплата в хозяйствах Новошешминского района

$
0
0
Где какая зарплата в хозяйствах Новошешминского района

С началом нового года повсеместно подводятся итоги работы за год, как закончили его в финансовом плане и т.д. Экономический отдел райсельхозуправления предоставил редакции данные о средней зарплате по сельхозформированиям и они будут интересными и для наших читателей.

 

Наименование хозяйств
КФХ «Козлова М.И»                     12231 руб
ООО «КФХ «Архангельское»         10876 руб
КФХ «Валеев Ф.Р.»                      10800 руб
ООО а/ф «Татарстан»                 10459 руб
КФХ «Садыков М.Х.»                    10450 руб
КФХ «Савельев А.А.»                   10000 руб
КФХ «Зубов В.С.»                         9554 руб
ООО «Игенче»                              9134 руб
КФХ «Скоков Н.А.»                        7662 руб
По району                                       10490 руб
 
Как видно из таблицы, разница в зарплатах доходит до 4-5 тыс. рублей. резервы для ее повышения в хозяйствах имеются.
Примечание. Зарплата указана по убывающей в разрезе хозяйств, агрофирма «Кулон» данные о зарплате не предоставила.
Отдельно хочется остановится на оплате труда животноводов, в частности, операторов машинного доения.
До всех хозяйств доведены рекомендуемые Минсельхозпродом республики  расценки по оплате их труда в период зимовки скота. Расценки такие:
-платить за каждый надоенный литр молока 2.55 руб.;
-платить 500 рублей за каждого новорожденного теленка.
Ближе всех к рекомендованным расценкам придерживаются в ООО «Игенче» (руководитель Рамиль Якупов) и КФХ «Садыков М.Х.». В ООО «Игенче» сейчас введена 3-х разовая дойка, в зависимости от чистоты коров платят 1,7-2,0 рубля за литр молока (80% чистых коров – 1,7, 90% - 1,8, 100% - 2 рубля) и плюс 500 рублей за каждого теленка. В КФХ «Садыков М.Х.» платят 1,5 рубля за литр молока и 500 рублей за каждого теленка.
А как же в других хозяйствах?
В а/ф «Татарстан» расценки прогрессивно- возрастающие: от 0,38 руб./литр при надое 8 кг от коровы до 0,53 рубля при надое 22 кг от коровы, 200 рублей за каждого теленка и по 15 рублей за корову за уход и чистку.
В КФХ «Козлова М.И.» 0,70 руб. за каждый литр, 250 рублей за теленка и еще 0,35 руб./литр за чистку коров.
В ООО «КФХ «Архангельское» 0,75 руб. за каждый литр молока, 150 рублей за теленка и еще 0,37 руб./литр за чистку коров.
В КФХ «Зубов В.С.» 1 руб. за каждый литр и 100 рублей за теленка.
В КФХ «Скоков Н.А.» 1,2 рубля за каждый литр, 400 рублей за теленка и 1000 рублей в месяц за чистку коров.
В КФХ «Валеев Ф.Р.» 1,2 рубля за каждый литр и 1000 рублей в месяц за чистку коров.
В КФХ «Савельев А.А.» 1 рубль за каждый литр надоенного молока.
В двух последних КФХ оплата за приплод идет телятницам.
С учетом того, что по сравнению с началом 2013 года цены на молоко возросли более 1,5 раза, руководители хозяйств могли бы и пересмотреть оплату труда своих животноводов в сторону увеличения.
 
Азат МУСИН
 

 


В Новошешминском районе прошел отчет Екатерининского сельского поселения

$
0
0
В Новошешминском районе прошел отчет Екатерининского сельского поселения

22 января в местном СДК о проделанной работе в 2013 году и предстоящих задачах на текущий год перед населением отчитался исполком Екатерининского сельского поселения. На расширенном заседании Совета поселения принял участие и выступил глава муниципального района Вячеслав Козлов.

Перед началом собрания провели прием граждан по направлениям своей работы главврач ЦРБ Ришат Билалов, начальники РОО – Александр Еронтьев, соцзащиты – Альфира Гайфутдинова, молодежи, спорта и туризма – Ольга Лаврентьева и директор Центра занятости населения Луиза Исхакова.
В отчете Совета и исполкома сельского поселения, с которым выступила глава Екатерининского СП Наталья Баранова, был сделан анализ работы учреждений села, отмечены положительные моменты и то, что предстоит сделать в текущем году.
За год было проведено восемь заседаний Совета, рассмотрены 536 обращений граждан. В основном, это вопросы социальной направленности и по ним приняты соответствующие решения. В сфере деятельности исполкома сельского поселения находились вопросы оформления кредитов по ЛПХ (к сожалению, по итогам года оформлено всего 4 кредита), а по району 28 на 100 дворов, трудоустройства граждан, переустановки эл. счетчиков, уличного освещения, благоустройства и санитарной очистки территорий, бродяжничества скота и т.д. По всем этим вопросам еще не все сделано, нужно работать всем сообща, опираясь на общественные организации, депутатов местного Совета (к сожалению, на собрании мы не увидели депутатов Раису Соловьеву, Алексея Зяблова, Любовь Гоголькову и Николая Финогентова).
Выступающая обозначила задачи на текущий год – это произвести ремонт родника «Китайский», завершить работу по приватизации квартир, продолжить благоустройство и озеленение села, более конкретно заниматься по развитию ЛПХ, созданию рабочих мест и увеличению собственных доходов (в 2013 году они составили 1,3 млн. рублей).
Исполкому поселения нужно усилить работу и с неблагополучными семьями (таких в поселении семь).
Сельчане задали немало вопросов по состоянию дорог внутри села, качеству питьевой воды, по сбыту домашней продукции (мяса, меда), обеспечению лекарствами – они взяты на контроль исполкома поселения и руководства района.
О работе коллектива школы проинформировала директор школы Ольга Смурыгина. В школе обучаются 91 детей (из них 14 – из Рус. Чебоксарки, 21 – из Ново-Иванаево), работают всего 15 учителей, нагрузка в среднем 8 детей. Наряду с положительными моментами есть и недоработки – во время пробной ГИА 4 старшеклассника из 9 не смогли ее сдать.
В отчете участкового уполномоченного полиции Рамиля Тагирова было сказано, что в поселении немало случаев пьянства, составлено 18 адмпротоколов в 2013 году, совершено одно преступление (угон автомобиля), оно раскрыто. В ближайшее время в построенном здесь новом доме для участкового уполномоченного поселится вновь назначенный участковый.
- Глава поселения у вас новый и ее надо поддержать и помогать в работе, - отметил в своем выступлении глава района Вячеслав Козлов. – Все сельские проблемы и вопросы валить только на исполком поселения будет неправильно, их надо решать совместно. Весной и осенью дороги внутри села разрушают трактора, бродячий скот гуляет по улицам и уничтожают саженцы, по главной улице гоняют на машинах – все это ведь ваши же люди и ваш же скот – один глава поселения за всеми беспорядками не уследит, наводить порядок и работать нужно сообща. В решении сельских проблем поможет и самообложение, которое в 4-х кратном размере увеличится за счет республиканского бюджета.
Глава района ознакомил собравшихся с итогами работы района в 2013 году, что планируется в этом году (в т.ч. капремонт многоквартирного дома в Сл. Екатерининской), отметил о недостаточной работе исполкома поселения по выдаче кредитов ЛПХ, по строительству семейных ферм, о необходимости конкретной работы по созданию новых рабочих мест путем развития малого и среднего бизнеса и ответил на многочисленные вопросы.
Работа Совета и исполкома Екатерининского сельского поселения была признана удовлетворительной.
Затем Вячеслав Козлов вручил Благодарственное письмо главы района и ценный подарок соцработнику Марине Кисловой за добросовестную работу по обслуживанию одиноких пенсионеров, а Наталья Баранова поздравила юбиляров села, которые вышли на заслуженный отдых в 2013 году и вручила им подарки.
 
Наша справка
В Екатерининском поселении 263 подворья, прописаны 729 человек, постоянно проживают 631. Пенсионеров – 172, трудоспособное население – 305, безработных – 52 человека, детей до 18 лет – 145, студентов – 45.
В 2013 году умерли 16 человек, родился 1 ребенок, свадеб не было. пустующие дома в Сл. Екатерининской – 8, в Ново-Иванаево – 7.
У населения имеется 124 легковых автомобилей и 21 тракторов, работают 3 магазина.
 
Азат МУСИН
 

В Новошешминском районе растет реализация молока

$
0
0
В Новошешминском районе растет реализация молока

 

Реализация молока по району составляет 111% к 2013 году, хозяйства продают больше на 4,8 тонны продукции.
Высшим сортом реализовано 78%, первым сортом – 22% продукции, жирность составила 3.9%. За счет высокой жирности хозяйствам района зачтено дополнительно 35 тонн молока за неделю на сумму более 600 тыс. рублей.
Средняя цена молока – 18,66 руб. за 1 литр. Самая высокая цена в КФХ «Козлова М.И.» - 22,3 руб./литр, самая низкая – в Азеевском отделении а/ф «Татарстан» - чуть более 17 рублей. 

«Все лучшее детям» – кто за это платит?

$
0
0
«Все лучшее детям» – кто за это платит?

 

На родительском собрании, проведенном в Новошешминском детском саду “Солнышко” особо затрагивался вопрос о новой оплате за детский сад. Заведующая детским садом Мария Уламасова подробно ответила на вопросы родителей о размерах платы и мерах социальной поддержки семьям, чьи дети посещают детский сад.
Она также призвала мам и пап вовремя, до 15 числа вносить свои родительские платежи, чтобы не было недоразумений по выплате части родительской платы. 
Также остро ставился вопрос о здоровье детей. Такую страничку для родителей подготовила  педиатр Новошешминской детской поликлинники Светлана Гизатуллина, которая остановилась на вопросах организации питания детей дома, о режиме, о закаливании и призвала родителей с наступлением ОРВИ быть более бдительными, соблюдать меры профилактики при распространении вирусных инфекций, при ухудшении состояния ребенка срочно обращаться  к врачу. В рамках новых требований воспитателем Шолгиной Ириной с группой детей  был показан комплекс утренней гимнастики. Родительский комитет подвел итоги своей работы за год и наметил планы на этот год, среди которых: помощь детскому саду игрушками, в благоустройстве и текущем ремонте. На собрании были подведены результаты конкурса для родителей “Поделки из природного материала”. Первое место было присуждено родителям Насти Лихачевой за красивое оригами из осенних листьев. 

Алты сабый туган

$
0
0
Алты сабый туган

 

Ел башыннан бирле районда 7 гаилә ишәйгән.
Яңа Чишмәдәге балалар тудыру йортында 4 бала дөньяга аваз салган: 2 кыз һәм 2 малай туган, авырлыклары -2 кг 400 грамм – 3 кг 500 гр. Икесе үз гаиләсендә – беренче, икесе – өченче бала икән.
Күрше шәһәрләрнең бала тудыру йортында тагын 3 бала дөньяга килгән. Малайлар гаиләдә – беренче, күптән көтелгән кыз бала гаиләсендә – икенче. Яңа елда ишәйгән бәхетле гаиләләр Андреевка, Черемухово һәм Яңа Чишмә авылларында яшиләр. Тик әле бар да бәбиләрен ЗАГС бүлегендә теркәргә өлгермәгән, шулай да без быел аларга нинди исем бирүләрен ачыкларга  тырыштык. Алар: Андрей, Артем, Арина, Ксения, Диләрә, Михаил, Тимур атлы.
4 гыйнварда Юрий һәм Антонина Шешолиннар (“Архангельская краса“ ансамблендә катнашучылар) гаиләсендә беренче кызлары туган.
Лариса ФЕДОРОВА
 

“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән“

$
0
0
“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән“

 

22 гыйнварда Лениногорск шәһәрендә “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән“ республика конкурсының зона сайлап алу туры узды. Анда 7 районнан 9 номинациядә 40 номинант катнашты.
“Хатын-кыз-лидер“ номинациясендә безнең районнан Яңа Чишмә гимназиясе директоры Татьяна Сырова катнашты. Ул “ТР-ның атказанган укытучысы“, “РФ-нең атказанган гомумбелем бирү хезмәткәре“ күкрәк билгесе һәм ТР ның мәгариф министрлыгы тапшырган Мактау грамотасы иясе.
40 ел педагогик эшчәнлегенең 28 елын Татьяна Николаевна җитәкче урыннарда: 20 ел директор урынбасары, инде 8 ел гимназия директоры булып эшли. Аннан кала, Татьяна Николаевна – районның директорлар Советы әгъзасы, муниципаль аттестация эшләрен тикшерү комиссиясе әгъзасы, Яңа Чишмә авыл җирлеге депутаты, директор һәм укытучы буларак ул югары квалификация категориясенә ия.
“Хатын-кыз-рухият һәм мәдәният“ номинациясендә Яңа Чишмә балалар сәнгать мәктәбе педагогы Ирина Слимова көч сынашты.
Ирина Михайловнаның укучылары ел саен мәктәп, зона, республика, региональ һәм халыкара конкурсларда катнашалар. Ул эштә югары нәтиҗәләргә ирешкәне һәм педагоглык осталыгы өчен Рәхмәт хаты, ТР мәдәният министрлыгының һәм район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
Безнең районнан катнашучылар арасында иң өлкәне Тубылгы Тау авылыннан Рәйсә Ибраһим кызы Хәлилова “Өченче яшь героинясы“ номинациясендә көч сынашты. Хәзер ул пенсиядә, әмма ул авыл тормышында гына түгел, ә район тормышында да актив катнаша. Авыл клубы сәхнәсендә җирле “Ак калфак“ ансамбленең бер генә чыгышы да аның катнашыннан башка үтми. Рәйсә апаның тальянда, төрле гармуннарда уйнавын инде һәркем белә. Әле күптән түгел генә ансамбль ТНВ каналында “Аулак өй“ тапшыруында катнашты. Гади авыл кешесенең хезмәтләре өчен алган бүләкләре дә байтак, әйтик: “Коммунистик хезмәт ударнигы“, “Социалистик ярышларда җиңүче“, “Хезмәт ветераны“.
Рәйсә Ибраһим кызы биш бала тәрбияләп үстергән һәм “Ана даны“ медале белән бүләкләнгән. Ул “Дусларым, һәрчак яшь булып калыгыз, картаерга ашыкмагыз!“ дигән девиз белән яши һәм башкаларны да шуңа өнди. Ул номинациясендә җиңү яулап, диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнгән.
 Үз номинацияләрендә җиңүчеләрнең барысы да 8 мартта Казанда үтәчәк конкурсның йомгаклау этабында катнашачаклар.
Viewing all 8824 articles
Browse latest View live