.jpg)
6 октябрь көнне район башлыгы В.М.Козлов җитәкчелегендәге 26 кешедән торган район делегациясе Казан шәһәрендә үткәрелгән Укытучылар көненә багышланган республика чарасында булып кайттылар.
Район делегациясе составында районның алдынгы укытучылары, мәктәпкәчә белем һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре педагоглары, ветеран-педагоглар бар иде. Мәгаллимнәрне профессиональ бәйрәмнәре белән республика Президенты Р.Н.Миңнеханов тәбрикләде. Алда аларга концерт күрсәтелде.