Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Үз эшенең остасы

$
0
0
Үз эшенең остасы

 

Шушы көннәрдә Татарстан Президенты Указы белән “Төзүче“ ҖЧҖ прорабы Фәнис Әхмәтшинга “Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе“ дигән мактаулы исем бирелде. Мәртәбәле исемгә ул районның төзелеш объектларында 28 ел дәвамында намуслы хезмәт куеп иреште.
Фәнис Әхмәтшин 1964 елны Аксубай районы Яңа Ибрай авылында дөньяга килә. Әнисе укытучы, әтисе шофер (хәзер мәрхүм) булып эшли. Фәнис гаиләдә беренче бала булганга һәм яшьли ятим калганга да хуҗалыкта әнисенең терәгенә – ярдәмчесенә әйләнә (ул хәзер дә ял саен кайтып әнисенең хәлен белә), сеңелесе Резидәне (ул хәзер Газыймова – Зирекле гимназиясендә укыта) дә тәрбияләшә.
Мәктәпне тәмамлагач, Фәнис Түбән Камадагы энерготөзелеш техникумына укырга керә. Укыган чакта армиягә чакырыла һәм ике ел Ерак Көнчыгышта хезмәт итеп кайткач, укуын тәмамлый һәм 1986 елны Яңа Чишмәдәге МСО га участок начальнигы булып эшкә урнаша.
-Мин ул чакта оешманы җитәкләгән Хәлил Рамазановка (мәрхүм) чиксез рәхмәтлемен. Ул безне, яшь белгечләрне, күп нәрсәгә өйрәтте. Төзүче һөнәренең нечкәлекләренә хәзерге җитәкчебез, ул чакта баш инженер булып эшләгән Хәлим Билдановтан да өйрәндем, - ди Фәнис.
Ул елларда авыл хуҗалыгы объектлары, гаражлар, склад биналары күпләп төзелә һәм барлык объектларда диярлек Фәнис мастер, участок мастеры, прораб буларак катнаша.
2000 нче елдан башлап районда төзелеш, торакка һәм социаль объектларга капиталь ремонт буенча федераль һәм республика программалары киң колач алды. Шушы эшләрнең күбесендә “Төзүче“ ҖЧҖ (элеккеге МСО) прорабы Фәнис Әхмәтшинның да өлеше зур. Соңгы елларда сөт кухнясы, ветераннар өчен йорт, район үзәгендә РҮХ янында 2 катлы йорт, Тубылгы Тауда һәм Чуаш Чабаксарында яңа мәктәп, Акбүредә, Чертуш һәм Красный Октябрьдә яңа клублар төзү турыдан-туры аның катнашында үтте. 28 ел дәвамында Фәнис күп нәрсә өйрәнгән, хәзер үзе яшьләрне төзүче һөнәренең серләренә өйрәтә.
-Намуслы, хезмәт сөючән белгеч, техник яктан әйбәт белемле. Аңа һәрчак таянырга була, Фәнис үзенә йөкләтелгән эш участогына бик җаваплы карый, - ди аның турында җәмгыять җитәкчесе Хәлим Билданов.
Коллективта аны намуслы, әдәпле, гадел булганы өчен хөрмәт итәләр.
Фәнис 1987 елны авылдашы Роза (ул Кадастр палатасы филиалының район бүлеге начальнигы булып эшли) белән тормыш корып җибәрә, ике кыз – Ләйсән белән Лилияне тәрбияләр үстерәләр. Кызлары икесе дә Казандагы энергетика институтын тәмамлый, олысы тормышлы, Казанда яшиләр.
Бу көннәрдә төзүчеләр прораб Фәнис Әхмәтшин җитәкчелегендә киләсе ел өчен эш фронты әзерләп калдыру белән мәшгуль – Яңа Иванаево авылында яңа клуб бинасына нигез салалар.
Фәнис Әхмәтшинны олы бүләге белән котлап, киләчәктә дә аңа күркәм хезмәтендә уңышлар, бәхет, сәламәтлек, иминлек телибез.
Азат МУСИН

 


Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.


UPDATE SC IDOL: TWO BECOME ONE


KASAMBAHAY BILL IN THE HOUSE


Girasoles para colorear


Presence Quotes – Positive Quotes


EASY COME, EASY GO


Love with Heart Breaking Quotes


Re:Mutton Pies (lleechef)


Ka longiing longsem kaba skhem bad kaba khlain ka pynlong kein ia ka...


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


FORTUITOUS EVENT


Pokemon para colorear


Sapos para colorear


Smile Quotes


Letting Go Quotes


Love Song lyrics that marks your Heart


RE: Mutton Pies (frankie241)


Hato lada ym dei namar ka jingpyrshah jong U JJM Nichols Roy (Bah Joy) ngin...


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes