Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Биредә бар да җиңүчеләр

$
0
0

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
25 сентябрьдә Казанда “Пирамида“ күңел ачу үзәгендә Татарстанда “РИТЭК“ ААҖ һәм “Лукойл“ Хәйрия фондының   V социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бу чарада безнең районнан да катнашучылар булды.
26 кешедән торган Яңа Чишмә районы делегациясен район башлыгы Вячеслав Козлов җитәкләде. Конкурс үзе 4  номинация буенча үткәрелде, алар “Экология“, “Туган як“, “Мәдәният һәм спорт“, “Миһербанлылык“ дип аталды. Районнан  конкурста җиңүчеләрнең гомуми приз фонды 3 млн. 574 мең сум тәшкил итә.
Конкурста катнашучыларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, “Лукойл“ һәм “РИТЭК“ ААҖ җитәкчеләре сәламләде.
Безнең район оешмалары тарафыннан 4 номинация буенча 26 проект тәкъдим ителде, шуның тугызысы грантка ия булды.
“Туган як“ номинациясендә Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Интернат-йорт (проект җитәкчесе – Ольга Шилова), Зирекле АҖ башкарма комитеты (проект җитәкчесе – Җәлил Гайфетдинов) һәм Балалар иҗаты үзәге (проект җитәкчесе – Светлана Мартышова) җиңүче дипломы алды.
“Мәдәният һәм спорт“ номинациясендә Үзәкләштерелгән китапханә системасы (проект җитәкчесе – Валентина Меркурьева), яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге (проект җитәкчесе – Ольга Лаврентьева), “ТР ММ-ның Үзәкләштерелгән клуб системасы“ (проект җитәкчесе – Надеҗда Зыкова), Шахмай АМЙ (проект җитәкчесе – Резида Абдуллина) грантка ия булдылар.
“Миһербанлылык“ номинациясендә “Кайгырту“ ХСХКҮ (проект җитәкчесе -  Наталья Иванова) һәм Яңа Чишмә БЯСМ (проект җитәкчесе – Ольга Быкова) җиңде.
“Кемдер грант ала алмаган икән, ул тәҗрибә алды, киләсе елга ул бу грантны барыбер алачак“, - дип ассызыклады “Лукойл“ нефть компаниясе“ ААҖ Президенты Вахит Алекперов.
Район җитәкчелеге конкурста катнашучыларга һәм җиңүчеләргә рәхмәт белдерә.

 


Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Sapos para colorear


UPDATE SC IDOL: TWO BECOME ONE


Pokemon para colorear


Presence Quotes – Positive Quotes


The business quotes | Inspirational and Motivational Quotes for you


Two timer Sad tagalog Love quotes


“BAHAY KUBO HUGOT”


Re:Mutton Pies (lleechef)


Ka longiing longsem kaba skhem bad kaba khlain ka pynlong kein ia ka...


EASY COME, EASY GO


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


HOY PANGIT, MAGBAYAD KA!


Girasoles para colorear


Love Quotes Tagalog


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


Top 10 Best “Single” Tagalog Love Quotes


“Mali man na ikaw ay ibigin ko, akoy iibig padin sayo”


RE: Mutton Pies (frankie241)


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.