Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Резидә Газыймова: “Укучыларымның уңышларына сөенәм“

$
0
0
Резидә Газыймова: “Укучыларымның уңышларына сөенәм“

 

Укытучылар көне – иң популяр бәйрәмнәрнең берсе: нәкъ менә 5 октябрь көнне мәктәпләрдә, лицейларда, колледжларда барлык укытучылар үз укучыларыннан, хезмәттәшләреннән, якын кешеләреннән, туганнарыннан, дусларыннан һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлаулар кабул итәләр.
Һәр кешенең укытучысы булганга да бу бәйрәм иң ямьлеседер, мөгаен.
Зирекле лицее коллективы – районда яңа уку елына хәзерлек буенча да, уку-укыту нәтиҗәләре буенча да әйбәтләрдән санала. Биредә 22 ел буена Резидә Мәүлемҗан кызы Газыймова балаларга татар теле һәм әдәбияты фәнен укыта. 2009 елны аңа югары квалификация категориясе бирелгән.
-Сез бу һөнәрне ничек сайладыгыз һәм эшчәнлегегезне дәвам итәргә нәрсә этәргеч бирә?
-Укытучы һөнәренә хөрмәтем балачактан ук килә, Яңа Ибрай мәктәбендә эшләгән укытучыларым да, әнием дә (ул – атказанган педагог) миңа һәрчак үрнәк булдылар. Алга барырга миңа фәнем белән кызыксынган, үз туган телләрен күбрәк белергә омтылган укучыларым этәргеч бирә. ДЙА (ГИА) тапшыру нәтиҗәләре дә (уртача 4 балл) шул хакта сөйли, менә 20 ел инде укучыларымның 60-70%-ы район, республика күләмендә үткәрелүче олимпиадаларда, конкурсларда катнашып, җиңеп киләләр һәм, әлбәттә инде, минем горурлыгым – минем дәвамчыларым – алмашка килүчеләр. 18 укучым вузларда татар филологиясе факультетларында белем эсти.
-Кызыгыз да Сезнең сукмактан киттеме соң?
-Әйе, Алсу Фәннәр Академиясе аспиранты, инглиз һәм фарсы телләрен өйрәнә. Аның уңышлары да миңа канатлар өсти.
-Сез үзегез конкурсларда катнашасызмы соң?
-Әйе, ике ел рәттән “Иң әйбәт укытучым“ конкурсында җиңүче булдым, “Иң әйбәт укытучы“ Бөтенрәсәй конкурсында да җиңү яуладым.
-Сез эшне үзегезнең педагоглык тәҗрибәсеннән чыгып, үз алымыгыз белән алып барасызмы?
-22 ел дәвамында минем тарафтан тупланган методик система, башка система кебек үк, үзара бәйләнгән компонентлар җыелмасын тәшкил итә. Укыту максатларында үзәк компонент булып түбәндәгеләр тора: бала шәхесен үстерүдә юнәлеш бирү, уку-укыту процессында аның субъект позициясен гамәлгә ашыру, һәр укучының индивидуальлелеген хуплау.
Район, зона һәм республика күләмендә үткәрелгән семинарларда, методик берләшмәләр секцияләрендә, түгәрәк өстәлләрдә һәм конференцияләрдә докладлар белән чыгыш ясыйм. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенрәсәй съездында үз тәҗрибәмнән чыгып мастер-класс күрсәттем.
-Эш тәҗрибәгез белән сез безнең газетабыз битләрендә дә уртаклашасыз. Ә язмаларыгыз тагын кайсы газеталарда урын ала?
-Иҗат – минем эшләремнең төп төрләреннән берсе булып тора: район һәм республика газеталарында 45 язмам басылып чыкты. “Р. Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану“ китабында минем “Укыту-тәрбия процессы“ дип аталган язмам басылган. “Хәтер“ нәшрияте, “Мәгариф“, “Идел“, “Ялкын“ журналлары белән хезмәттәшлек итәм. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә “Халык педагогикасы аша шәхес тәрбияләү“ китабы нәшер ителде. “Тел дәресләрендә яңа алымнар“ дип аталган методик пособие (ярдәмлек) өстендә эшне төгәллим. Р. Фәхреддинның тәрбия алымнарын кулланып “Кызларыма серләрем бар“ пьесасын яздым (“Мәгърифәт“ журналында басылып чыкты).
-Сездә республика, Рәсәй Мәгариф һәм фән министрлыгыннан тапшырылган байтак кына грамоталар, рәхмәт хатлары бар. Сезнең өчен иң кыйммәтле бүләк кайсысы?
-Иң кыйммәтле бүләк ул  - минем  укучыларымның уңышлары.
 
Әңгәмәне Лариса 
ФЕДОРОВА алып барды

 


Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


EASY COME, EASY GO


UPDATE SC IDOL: TWO BECOME ONE


Pokemon para colorear


Sapos para colorear


Smile Quotes


Patama lines and Tagalog Quotes Pinoy Sayings


Tropa Quotes


“Mali man na ikaw ay ibigin ko, akoy iibig padin sayo”


RE: Mutton Pies (frankie241)


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


HOY PANGIT, MAGBAYAD KA!


Girasoles para colorear


tagalog love Quotes – Tiwala Quotes


The business quotes | Inspirational and Motivational Quotes for you


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


5 Tagalog Relationship Rules


Re:Mutton Pies (lleechef)


Ka longiing longsem kaba skhem bad kaba khlain ka pynlong kein ia ka...


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.