
Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бик җаваплы чор – бердәм дәүләт имтиханнары тапшыру вакыты җитә. Бу – баланың 11 ел буена мәктәптә укуына йомгак ясау чоры.
“Рособрнадзор“ җитәкчелеге тарафыннан 2014 елгы БДИ вакытында кагыйдә бозуларны булдырмау өчен җитди чаралар кабул ителде. Россия мәгариф күзәтчелеге составы тулысынча яңартылды, БДИ үткәрү процедурасын көйләүче норматив документлар кабул ителде, БДИ тапшыру вакытында контроль чаралары көчәйтелде. Узган еллар тәҗрибәсе шуны күрсәтте – җитди кагыйдә бозулар җитди нәтиҗәләргә китерде: безнең районнан 3 чыгарылыш сыйныф укучысының эше, кабат тапшыру хокукы да бирелмичә, юкка чыгарылды, ә әти-әниләре административ җаваплылыкка, БДИ оештыруда җаваплы хезмәткәрләр дисциплинар җавапка тартылдылар.
Чыгарылыш сыйныф укучыларына, аларның әти-әниләренә яңалыклар турында, тулаем алганда быел БДИ үткәрү процедурасы турында мәгълүмат җиткерү кирәк дип саныйбыз.
Татарстанда БДИ тапшыру пунктларына быел стационар тимер рамкалар урнаштырылачак һәм полиция хезмәткәрләре (вәкилләр) тимер эзләүче детекторлар (кулныкы) белән җиһазланачак. БДИ башланыр алдыннан укучылар бар да шушы тимер рамка аша үтәргә тиешләр, сигнал була калса, детектор тапкан әйберне күрсәтергә һәм ул әйберне озата баручы укытучыга тапшырырга кирәк булачак. Әгәр укучы аны тапшырудан баш тартса, ДИК (ТЭК) вәкиле аны имтиханга кертмәскә дә мөмкин (хокукы бар). Моннан кала, кабинетларда видеокүзәтү камералары урнаштырылачак, аларның кайберләре әле онлайн-тапшыруга тоташтырылачак. Видеокүзәтү камералары – быел Татарстанда 9 һәм 11 сыйныфларны тәмамлаучыларга дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәрү процедурасындагы яңалыкларның берсе. Республика территориясендә барлыгы 107 БДИ тапшыру пункты булдырылачак. 35 имтихан тапшыру пунктында федераль бюджет акчасына стационар видеокүзәтү чаралары урнаштырылачак һәм онлайн режимында трансляция алып барылачак. Калган пунктларда видеоязма үткәреләчәк, имтихан тапшыру азагында ул дискка күчереп язылып, имтихан эшләре белән бергә БДИ үзәгенә тапшырылачак, ул 3 ай сакланырга тиеш. Дискта язма булмаса, яки бозылган булса, бу шушы аудиториядә булган укучыларның эшләрен юкка чыгару өчен сәбәп булырга мөмкин.
Чыгарылыш сыйныф укучысының аудиториядән чыгарылуына сәбәпләр:
-элемтә чаралары, электрон хисаплау техникасы, фото, аудио һәм видеоаппаратура, белешмәлек материаллар, язмача заметкалар, яки мәгълүмат саклау һәм тапшыру чаралары булу;
-аудиториядән һәм имтихан тапшыру пунктларыннан кәгазьдә яки электрон вариантта имтихан материалларын алып чыгу, аларны фотога төшерү;
-БДИ-да катнашучыларга булышу, шул исәптән аларга күрсәтелгән чаралар һәм материаллар тапшыру.
Дәүләт имтихан комиссиясе (ГЭК) вәкиле тарафыннан кагыйдә бозган өчен укучының чыгарылуы яки эшенең юкка чыгарылуы агымдагы елда шушы фән буенча кабат БДИ тапшыру хокукыннан мәхрүм итү өчен нигез булып саналырга мөмкин. Әгәр башка сәбәп белән ДИК вәкиле имтиханны туктатса, чыгарылыш сыйныф укучыларына агымдагы елда башка вакытта кабат БДИ тапшыру мөмкинлеге бирелә. БДИ нәтиҗәләрен раслау, үзгәртү яки юкка чыгару турындагы барлык карарларны ДИК (ГЭК) рәисе – республиканың мәгариф министры Энгель Фәттахов кабул итә.
Быелдан башлап БДИ тапшыру турындагы таныклык фәкать электрон вариантта гына булачак, димәк бу сезгә кәгазь таныклыкларны көтеп тору кирәкми дигән сүз. Барлык нәтиҗәләр федераль информация системасына кертелә һәм элеккечә 2 ел түгел, ә 4 ел гамәлдә була. “Рособрнадзор“ җитәкчесе Сергей Кравцов сүзләре буенча, әлеге чаралар ялган БДИ таныклыкларын сату белән көрәш алып бару өчен кабул ителә. Моннан тыш, быел ведомство махсус федераль портал ача, анда региональ челтәр белән проблема килеп чыкканда укучы үзенең паспорт мәгълүматлары буенча әлеге порталга кереп, үз нәтиҗәләрен мәктәптәге мәгълүматлар стендына язып элеп куелганчы карый алачак, дип тәгаенләде“Рособрнадзор“ җитәкчесе. Моннан тыш, чыгарылыш укучыларының үзләренең имтихан эшләрен федераль мәгълүматлар системасыннан карау һәм, БДИ нәтиҗәләре белән килешмәгәндә, интернет аша апелляция бирү мөмкинлеге булачак. Нинди фән булуга карап, тестларны эшкәртү, кагыйдә буларак, 5-10 көн эчендә башкарыла, шулай булгач, билге имтихан тапшыруга ук мәгълүм булмаячак.
Балларның минималь саны – шул ук калачак, узган елдагыча. Математика өчен 24 балл, рус теле өчен – 36. Барлык фәннәр буенча демо-версияләр бастырып чыгарылган, якынча биремнәр (заданиеләр) банкы ачылган. Быел имтиханга үтү өчен пропуск алу кирәк түгел, паспорт булу да җитә.
Тагын бер яңалык: укыган вакытта югары нәтиҗәләргә ирешкән чыгарылыш сыйныф укучыларына медальләр тапшыру бетерелде. Шулай итеп, быелгысы елдан башлап чыгарылыш сыйныф укучыларына алтын һәм көмеш медальләр тапшырылмаячак. Әмма безнең республиканың мәгариф министрлыгы быелгысы елда искәрмә ясады: мәктәпне бик “яхшы“ (“отлично“) билгеләргә тәмамлаган укучылар, үзләре сайлаган (планлаштырган) фәннәр буенча БДИ тапшырганда һәр фән буенча 75 тән ким булмаган балл җыйган очракта, алтын медаль белән бүләкләнәчәкләр.
БДИ-га хәзерләнү һәм үткәрү процедурасы турындагы барлык мәсьәләләр буенча өстәмә мәгълүматларны район мәгариф бүлегенең кайнар линия телефоны (2-30-79) буенча алырга мөмкин.
Гөлфия Сираева,
РМБ начальнигы урынбасары, БДИ-ның муниципаль координаторы.