Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

“Сезне җиһан бүләк иткән“

$
0
0

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
2014 елның 23 мартында якташыбыз, Сөлчәбаш авылында туып-үскән, шагыйрь, язучы, уннан артык әсәрләр авторы, 1995 елдан Татарстан һәм Россия Язучылар берлеге әгъзасы, 30 еллап хокук саклау органнарында эшләп чыккан милиция подполковнигы Шамил Нәфыйгулла улы Шәйдуллинга 75 яшь тулган булыр иде. Кызганыч, үлем аны 2008 елга аяк баскан көннәрдә арабыздан мәңгелеккә алып китте.
Шул уңайдан районыбызда да байтак кына чаралар үтте. Бу турыда “Яңа Чишмә хәбәрләре” берничә тапкыр язып та чыкты. Ә 28 нче апрельдә Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсендә Шамил абыйны искә алу уңаеннан “Сезне җиһан бүләк иткән” исемле әдәби-музыкаль кичә булып узды. Ул кичәдә Яңа Чишмә районы делегациясе дә катнашты: язучының бертуган Минсылу апасы, авылдашлары, чордашлары, аның иҗатын пропагандалаучы күршесе Фәрит Юнысов, Бөтендөнья татар конгрессының райондагы бүлекчәсе җитәкчесе Камил Хәйруллин, РҮК системасы директоры Гөлнур Латыйпова һәм аның хезмәткәрләре, Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музее директоры,  “Бөреләр”  әдәби түгәрәк җитәкчесе Мидхәт Газыймов, тарих укытучысы Лилия Фәттахова кичәнең мәртәбәле кунаклары булдылар. 
Кичәне язучының мирасын барлаучы, аны матбугатка чыгаручы, китаплар итеп бастырырга әзерләүче, Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсе директоры Роза Хәмидуллина алып барды. Алга китеп әйтергә кирәк, бу эш белән шөгыльләнүче Фәния Хамматова, шагыйрә Әлфия Ситдыйкова да язучының иҗаты турында якты истәлекләре белән уртаклаштылар. Билгеле, очрашуда иң беренче сүз 2014 елда Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты язучы,   ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Язучылар берлеге әгъзасы, Чаллыда чыга торган “Мәйдан” журналының баш мөхәррире, язучылар арасыннан бу премияне алган 60 нчы язучы Вахит Шәех улы Имамовка бирелде.  Анардан соң сүз безгә - Шамил абыйның якташларына бирелде: Фәрит Юнысов язучының балачагы, туганнары, якыннары турында сөйләсә, әлеге юллар авторы аны районда ничек хөрмәтләүләре, Шамил абыйга багышлап нинди чаралар уздырылуы, күргәзмәләр оештырылуы, укучыларның ике тапкыр  районкүләм эзләнү-тикшеренү конференцияләре (укулары) узуын, аларда язучының хатыны Фиалка  Нургаяз кызының да катнашуы турында сөйләде. Гөлнур Латыйпова язучының 75 еллыгына багышлап, китап чыгару өчен грант отуы, бу өлкәдә чаллылар һәм Зирекле музее белән ничек эш алып барылуы трында тамашачыларны таныштырды. Бертуган апасы Миңсылу Нәфыйгулла кызы да якты истәлекләре белән уртаклашты. Зирекле музеенда 24 апрельдә уздырылган туган тел бәйрәмендә катнашкан һәм үз күзләре белән күреп-танышып киткән Факил Сафин да район балалары иҗатына һәм музей эшенә кабат зур бәя бирде, Шамил Шәйдуллин әсәрләрен дөньяга чыгару өчен нәрсәләр эшләвен, аларны ничек редакцияләвен тыйнак кына җыелган халыкка җиткерде.
Чыгышлар җыр белән, Чаллы дәүләт пединституты студентлары укыган язучының үз шигырьләре белән үрелеп барды. Чаллы композиторы Илдус Зарипов үзе гармунда уйнап, көчле тавышы белән кунакларга җыр бүләк итте, Шәйдуллиннарның гаилә дусты Саҗидә  ханым да, Люция Мостафина да матур җырлары белән сөендерделәр.
Чаллының татар иҗтимагый үзәге рәисе Газиз Кашапов Шамил абыйның милләт өчен,аның телен, намусын саклауга керткән өлеше турында сөйләде. Үзләренең истәлекләре белән язучылар Рәшит Бәшәр, Мансур Сафин, отставкадагы милиция полковнигы, Чаллы шәһәре полиция идарәсеннән килгән хатын-кыз хезмәткәрләр дә уртаклаштылар, язучыга багышлап, үзләренең музейларында почмак оештырырга вәгъдә иттеләр. Җәй көне безнең якка да килергә ниятләүләрен әйттеләр.
Соңыннан Фиалка апа (улы Җәлил һәм оныклары белән килгән иде) тулган күңеле белән кичәне оештыручыларга, тормыш иптәшенең иҗатын барлаучы һәм хөрмәт итүчеләргә олы рәхмәтен әйтте. Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Сөйләшү чәй өстәле артында да дәвам итте. 
 
Мидхәт Газыймов, Зирекле музее директоры.
 

Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Girasoles para colorear


mayabang Quotes, Torpe Quotes, tanga Quotes


Break up Quotes Tagalog Love Quote – Broken Hearted Quotes Tagalog


Patama Quotes : Tagalog Inspirational Quotes


Pamatay na Banat and Mga Patama Love Quotes


5 Tagalog Relationship Rules


INUMAN QUOTES


Re:Mutton Pies (lleechef)


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


Sapos para colorear


Tagalog Quotes About Crush – Tagalog Love Quotes


OFW quotes : Pinoy Tagalog Quotes


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


Tagalog Quotes To Move on and More Love Love Love Quotes


BARKADA TAGALOG QUOTES


Best Crush Tagalog Quotes And Sayings 2017


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.