Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Егәр беләктә генә түгел...

$
0
0
Егәр беләктә генә түгел...

 

 
Барысын да түкми-чәчми бер җепкә тезгәндәй, Тубылгы Таудан газетабызның даими авторы Ярулла ага  Кәрим иҗат җимешләре тупланган китапларын бер-бер артлы дөньяга чыгарып кына тора. Әлбәттә, шулай дип әйтүе генә җиңел, ә аның күпме көч, тырышлык, энергия таләп итүен һәр язучы үзе генә беләдер.
Соңгы араларда Ярулла аганың редакциябез почтасында язмалары күренми башлавы юкка гына түгел икән, аның тагы да мөһимрәк эш белән мәшгуль булуын белдек.  Шушы көннәрдә генә безгә яңа табадан төшкән, проза һәм шигъриятне үз эченә алган, китапка кергән повесть исеме белән аталган “Азгынлык бәласе“ китабы (50 данәдә) килеп иреште. Анда Ярулла Кәримнең төрле елларда иҗат ителгән тирән эчтәлекле шигырьләре, мәкаләләр, автор турында замандашлары язмалары, тормыш мизгелләрен чагылдырган фотосурәтләр урын алган. Ярулла агага һәрдаим булышлык күрсәтүче, алар каршына нинди генә гозер белән килгәндә дә игътибардан читтә калдырмаучы Венера һәм Румия Кәримовалар, Алсу Галиуллина чираттагы  әлеге китапны бастырып чыгаруда да төп ярдәмчеләре булганнар.
Ярулла Кәримнең иҗатын үз итүчеләр хөкеменә китап әзер. Миңа калса, китапның исеме үк укучыда зур кызыксыну уятырдыр һәм аны кулга төшереп, якыннанрак танышу җаен эзләүчеләр аз булмастыр.
Авторга исә киләчәктә дә исәнлектә, каләмен кулыннан төшерми, иҗатын үз итүчеләрне сөендереп, үзенә шуннан көч-куәт, яшәү дәрте алып яшәргә язсын, диясе килә.
Фидания ВӘЛИУЛЛИНА

 


Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824