
Акбүре урта мәктәбендә якташыбыз, язучы, шагыйрь, милиция подполковнигы Шамил Шәйдуллинның иҗади мирасын тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру, 75 яшьлек юбилее уңаеннан исемен мәңгеләштерү максатыннан район мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылган укучыларның фәнни-гамәли конференциясе булып узды.
Конференциядә язучының тормыш иптәше Фиалка ханым Шәйдуллина, Бөтендөнья Татар Конгрессының Яңа Чишмәдәге бүлекчәсе вәкиле, ҮКС директоры Гөлнур Латыйпова, конференциядә катнашырга теләк белдергән укучылар һәм татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Конференцияне Акбүре мәктәбе укучысы Вәлиуллина Зөлфия Ш. Шәйдуллинның әниләргә багышлап язган шигыре белән ачып җибәрде.
Конференциядә үткән бәйгедә “Шигърият“ номинациясендә 4 укучы катнашып, Чаллы Башы урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Алсу Сәлахова җиңү яулады. “Журналистика“ номинациясендә 3 укучы катнашты. Акбүре урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Вазыйх Вәлиуллинның Шамил Шәйдуллин турындагы фильмы һәм Чаллы Башы урта мәктәбе укучысы Морадимова Динәнең язучыга язган ачык хаты иң яхшы эшләр дип табылды. “Ш.Шәйдуллин иҗаты буенча фәнни-тикшеренү эшләре“ номинациясендә иң яхшы эш дип Шахмай урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Лотфуллина Алсинә эше билгеләнде. Фиалка ханым язучы турындагы истәлекләре белән уртаклашты, катнашучы укучыларга һәм Акбүре мәктәбенә китаплар бүләк итте.
Гөлчәчәк Нурхамәтова, РМБ белгече