Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Янгыннан сак булыйк!

$
0
0
Янгыннан сак булыйк!

 

7 февральдә иртәнге сәгать 8 дә янгын сүндерү хезмәте Черемухово Бистәсендәге (Бакча урамы, 20 йорт) сарайның януы турында хәбәр ала.
 
Вакыйга булган урынга килеп җитү белән янгын сүндерүчеләр агач сарайның (18 кв.м) януын күрәләр, сарай эчендә автомобиль дә була. Янгын нәтиҗәсендә сарай һәм автомобиль тулысынча янып бетә, шулай ук мунчага да зыян килә. Янгын сүндерүчеләрнең оператив һәм грамоталы эш итүләре аркасында ут якын тирәдәге корылмаларга таралмый, торак йортны коткарып кала алалар.
Янгын булган урынны карагач һәм сораштырулардан соң янгынның сарай эченнән чыгуы ачыклана. Сарай хуҗасы аңлатканча, ул эштән кайткач машинасын сарайга куйган. Машина туңмасын өчен (бу көнне урамда – 42 градус була) ул электр җылылык вентиляторын кабынган килеш калдыра. Берничә минуттан соң янгын чыга. Җылылык вентиляторы урнашкан урында югары температура тәэсиренә бирешүчән электр әйберләре табылган. Әлеге әйберләр тикшерүгә җибәрелде. Экспертиза исә анда кыска ялганыш булуын ачыклаган. Шулай итеп, караучысыз калдырылган электр җылылык вентиляторында кыска ялганыш янгынның сәбәбе булып тора. “Янгынга каршы режим турында»гы карар нигезендә электр челтәрендә электр җылыткыч приборларны, шулай ук көнкүреш электр приборларны кабызган хәлдә караучысыз калдыру тыела. Сарай хуҗасы административ җаваплылыкка (20.4 маддә, 3 өлеш) тартылды, ягъни аңа 2000 сум штраф салынды.
 
Андрей ШИШЛОВ,
Яңа Чишмә районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлегендә сорау алучы

Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


Sapos para colorear


Break up Quotes Tagalog Love Quote – Broken Hearted Quotes Tagalog


Patama Quotes : Tagalog Inspirational Quotes


Tagalog Quotes To Move on and More Love Love Love Quotes


INUMAN QUOTES


Re:Mutton Pies (lleechef)


Girasoles para colorear


Tagalog Quotes About Crush – Tagalog Love Quotes


OFW quotes : Pinoy Tagalog Quotes


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


5 Tagalog Relationship Rules


Best Crush Tagalog Quotes And Sayings 2017