Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Волейбол турниры

$
0
0
Волейбол турниры

 

5 һәм 6 февральдә районда спортны популярлаштыру максатында һәм якташларыбыз - Бөек Ватан сугышы геройлары Борис Чекин һәм Федор Савельев истәлегенә багышлап волейбол буенча турнир үткәрелде.
Аны волейбол буенча район федерациясе оештырды, аның рәисе исә – район прокуроры Эдуард Хираҗев.
Турнирда район оешмаларыннан 9 команда: Яңа Чишмә РҮХ, район полиция бүлекчәсе, янгын сүндерү бүлеге, Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты, Яңа Чишмә электр челтәрләре, РЭЭЧ, район газ хезмәте, БЯСМ, “Шешмаойл“ ААҖ хезмәткәрләре катнашты.
Киеренке көрәштә ярымфиналга полиция бүлекчәсе, янгын сүндерү бүлеге, БЯСМ, Яңа Чишмә электр челтәрләре командалары чыкты.
БЯСМ командасының нык каршы торуына карамастан, Яңа Чишмә электр челтәрләре командасы ярышларда җиңүче булды: ул күчмә кубок һәм беренче дәрәҗә дипломга ия булды. Янгын сүндерү бүлеге командасы лаеклы рәвештә өченче урынга чыкты.
Икенче һәм өченче урыннарны яулаучыларга да тиешле дәрәҗәдәге дипломнар тапшырылды. Ярышларда катнашучыларның күтәренке һәм эмоциональ халәте җанатарларга да күчте,  нигездә алар ярышучыларның гаилә әгъзалары иде.
Яңа Чишмә РЭЭЧ начальнигы Кадрия Насыйрова, “Яңа Чишмә“ полиция бүлекчәсе җитәкчесе Нур Сафиуллин, Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Ивановның активлыгын билгеләп үтми булмый, алар турнир буена командаларын рухландырып, көч биреп тордылар. 
Турнир матур тәэсирләр калдырды һәм районда төрле яшьтәге кешеләрне берләштергән спорт чараларының бер бизәге булды.
 

Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Girasoles para colorear


mayabang Quotes, Torpe Quotes, tanga Quotes


Tagalog Quotes About Crush – Tagalog Love Quotes


OFW quotes : Pinoy Tagalog Quotes


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


Tagalog Quotes To Move on and More Love Love Love Quotes


5 Tagalog Relationship Rules


Best Crush Tagalog Quotes And Sayings 2017


Re:Mutton Pies (lleechef)


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


Sapos para colorear


tagalog love Quotes – Tiwala Quotes


Break up Quotes Tagalog Love Quote – Broken Hearted Quotes Tagalog


Patama Quotes : Tagalog Inspirational Quotes


Pamatay na Banat and Mga Patama Love Quotes


Tagalog Long Distance Relationship Love Quotes


BARKADA TAGALOG QUOTES


“BAHAY KUBO HUGOT”


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.