Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Безнең Лилия сынатмаган

$
0
0
Безнең Лилия сынатмаган

 

29 ноябрьдә Казанда “Пирамида“ күңел ачу комплексында Әдәмсә мәктәбе укытучысы Лилия Борисова 11 финалчы арасында икенче урын алып, “Көмеш Нечкәбил“ исеменә (титул) лаек булган.
15 сентябрьдә үткән финал һәм ярымфиналда “Нечкәбил“ оештыру комитеты тарафыннан үткәрелгән Интернет-тавыш бирүләрдә ул беренче урын алган. Финалда конкурста катнашучылар арасында профессионал-хореографлар да, режиссерлар да һәм артистлар да булган. Алар белән көч сынашу, әлбәттә, җиңелләрдән булмагандыр, шулай да Лилия чигенергә җыенмаган. Бу очракта һөнәре дә (ул укытучы) зур роль уйнагандыр, ул барысының да күңел түренә үтеп кереп, бик яхшы чыгыш ясаган. Аның “Эчкерсез Нечкәбил“ номинациясенә керүе юкка гына түгел шул. Чыннан да, ул бик тырыш һәм укучыларының яраткан укытучысы да, ә гаиләдә – яраткан әни һәм тормыш иптәше.
Безнең районнан кызлар бию төркеме дә Лилиянең чыгышын бизәгән. Сәхнәдә, гаиләсеннән тыш, кызларына һәм киленнәренә – әти-әниләре, ә залда хезмәттәшләре, туганнары һәм авылдашлары көч биреп торган.
“Без Лилиянең җиңәсенә ышандык,- диләр алар. “Лилия, булдырдың. Син – безнең горурлыгыбыз!“
Лидия Шакирова,
Әдәмсә авылы
 

Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


tagalog love Quotes – Tiwala Quotes


Girasoles para colorear


mayabang Quotes, Torpe Quotes, tanga Quotes


Tagalog Love Quotes – Nagmamahal


Break up Quotes Tagalog Love Quote – Broken Hearted Quotes Tagalog


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


5 Tagalog Relationship Rules


Long distances monthsary message tagalog


Re:Mutton Pies (lleechef)


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


Pokemon para colorear


Sapos para colorear


Problema Quotes – Pera Quotes


Tagalog Quotes About Crush – Tagalog Love Quotes


Patama Quotes : Tagalog Inspirational Quotes


Tropa Quotes


INUMAN QUOTES


Best Love Life Quotes Collection


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.