
3 декабрьдән 6 сына чаклы райондагы 4 авылда мәктәп командалары арасында Яңа Чишмә районы ШТК (КВН) кубогына сайлап алу турлары булып үтте.
“ШТК – ул тормыш, яшьләр...“ дигән билгеләмә шаяннар һәм тапкырларның күптән көтелгән һәм төп традицион уеннары темасына әверелде. Залларда ШТК-на битараф булмаган, рәхәтләнеп көләргә яратучы халык җыелган иде.
Быел 11 команда ярышты: “Питер FM“ (Петропавел мәктәбе), “Ребята с нашего двора“ (Архангел мәктәбе), “Максимум“ командасы (118 нче ҺУ), “MTV“ командасы (Чаллы Башы мәктәбе), “Татарстан яшьләре“ (Шахмай мәктәбе), “21 бред“ (Зирекле лицее), “МЧС“ (Тубылгы Тау мәктәбе), “Плюс минус 18“ (Яңа Чишмә гимназиясе), “Revolution“ (Яңа Чишмә мәктәбе), “BEMS“ (Волчья Бистәсе мәктәбе), “Даешь молодежь“ командасы (Кр. Октябрь мәктәбе).
Уеннар барышында тамашачылар көлүе һәм алкышлары, ә җанатарларның көч биреп утырулары тынмады. Командалар зур осталык күрсәттеләр, шуңа да жюрига нәтиҗә ясавы бик кыен булды. Нәтиҗәдә финалга иң “шаян“ 5 команда (Архангел, Зирекле лицее, Яңа Чишмә гимназиясе, Чаллы Башы, Кр. Октябрь мәктәпләре командалары) сайлап алынды, алар финалда 1 урын өчен көрәшәчәкләр.
Барлык командаларга да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.