
Чуаш Чабаксары АМЙ-ның “Илем“ җыр һәм бию ансамбле Чирмешән районының Кызлар Аланы авылында сәгать ярымлык концерт программасы белән чыгыш ясады. Чыгыш ТР Мәдәният министрлыгының “Авыл клублары“ программасы буенча “Халык үзешчән коллективлары“ исеме булган мәдәният коллективлары турнесы кысаларында үтте.
Бу халык ансамбленең чуаш җырларын һәм биюләрен башкару манерасы үзгә, аларга үзенчәлекле лирика, көчле ритм хас. Чирмешәнлеләр концертны бик җылы кабул иттеләр. Пәрдә төшкәч тә, алкышлар тынмады, “афәрин!“ дип кычкырдылар. “Илем“ тамашачылар күңелендә матур хисләр калдырды.