
Чаллы Башы мәктәбе укучысы Энҗе Дәүләтшина республика күләмендә үткәрелгән конкурста “Минем констиутуцион хокукларым һәм бурычларым” дигән эссе белән 3 урынны яулады.
Конкурс рәсемнәр, плакатлар, стена газеталары һәм эсселәр буенча үткәрелде. Ул Парламент дәресе–2012 кысаларында кеше һәм гражданның конституцион хокукларын һәм бурычларын яктырту темасына багышланган иде.
Декабрь аенда ТР Дәүләт Советында җиңүче укучыларны һәм Парламент дәресен үткәрү буенча методик рекомендацияләр хәзерләгән укытучыларны бүләкләү тантанасы булып узды. Якташыбыз, Яңа Чишмә Балалар иҗат үзәгеннән катнашучы Энҗе Дәүләтшина ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы Дипломына лаек булды.