
Декабрь аенда Казанда К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында бөек драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 125 ел тулуга багышланган республика конкурс-фестиваленең сайлап алу туры узды.
Программага 7 номинациядә читтән торып үткәрелгән этапның җиңүчеләре чыгышы, йомгак ясау, җиңүчеләрне бүләкләү һәм Гала-концерт кергән иде. “Нәфис сүз” номинациясендә сайлап алу турында (спектакльдән монолог) Татарстан районнарыннан һәм шәһәрләреннән 37 финалист катнашты. Яңа Чишмә Балалар иҗаты үзәгеннән катнашкан Алсу Сәлахова 2 урынны яулап, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы Дипломы белән бүләкләнде. Аннан кала, аңа ТР Мәдәният министрлыгы дипломы, истәлекле бүләк һәм фестивальнең Гала-концертында катнашуга чакыру тапшырылды.
И. ИЛАЛОВА,
БИҮ методисты