Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Минималь хезмәт хакы 6420 сумнан ким булмаска тиеш

$
0
0
Минималь хезмәт хакы 6420 сумнан ким булмаска тиеш

 

Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы,  2015 елның 1 гыйнварыннан Федераль закон белән Россия территориясендә минималь хезмәт хакы аена 5965 сум күләмендә (ким булмаска тиеш) билгеләнде, дип хәбәр итә.
Шул ук вакытта республиканың Хезмәт министрлыгы да исебезгә төшерә: 2014 елның 13 августында Татарстанда ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР Эш бирүчеләр берләшмәсе Координация Советы һәм ТР Министрлар Кабинеты белән берлектә республикада минималь хезмәт хакы күләме турында Килешү төзелгән иде.
Алда атап үтелгән Килешүдә каралганча, шушы Килешү имзаланган көннән башлап ТР-ның икътисад секторында бюджетта булмаган оешмаларда эшләүчеләргә минималь хезмәт хакы аена 6420 сум күләмендә (ким түгел) билгеләнә.
Шул сәбәпле, Килешүнең 1.4 маддәләренә туры китереп, Татарстан Республикасы территориясендә эшләүче һәм оешма-юридик зат белән, юридик зат булмый гына шәхси эшмәкәр белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә торган икътисадның бюджеттан тыш секторы хезмәткәренә айлык хезмәт хакы (компенсация һәм стимул бирүче түләүләрне дә кертеп) 2014 елның 13 августыннан 6420 сумнан ким булмаска тиеш, тик хезмәткәрнең шушы чорда эш вакыты нормасын һәм хезмәт нормасын тутыруы шарт.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм  муниципаль учреждение хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы Федераль законга туры китереп билгеләнә (ягъни 2015 елның 1 гыйнварыннан аена 5965 сум күләмендә).
Минималь хезмәт хакы күләме (ТР-ның икътисад секторында бюджеттан тыш оешмаларда эшләүчеләр өчен килешүдә каралганча 2014 елның 13 августыннан аена 6420 сум, ТР Дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләре өчен 2015 елның 1 гыйнварыннан аена 5965 сум) буенча билгеләнгән дәүләт гарантиясе белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәт законнарын бозучылар административ хокук бозулар турындагы РФ Кодексының 5.27 маддәсенә туры китереп административ җаваплылыкка тартылалар.
Шул сәбәпле, хезмәткәр бер айга үзенә исәпләнгән хезмәт хакы (әгәр ул эш вакытының айлык нормасын хезмәт вазыйфаларын үтәп тутырган булса) билгеләнгән минималь хезмәт хакыннан ким булган очракта, үзенең хезмәт хокукларын яклау һәм хокукый җавап чаралары кабул итү максатында ТР Дәүләт хезмәт инспекциясенә, шулай ук судка һәм прокуратура органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Мәгълүмат өчен: “Хезмәт һәм хезмәтне саклау турында законнарны бозу“ административ хокук бозулар турында РФ Кодексының 5.27 маддәсе:
1. Хезмәт һәм хезмәтне саклау турында законнарны бозган өчен вазыйфаи затларга бер мең сумнан алып биш мең сумга чаклы күләмдә; юридик шәхес булмый торып эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнүче затларга бер мең сумнан алып биш мең сумга чаклы күләмдә административ штраф яки 90 тәүлеккә чаклы эшчәнлеген административ туктатып тору; юридик затларга – утыз меңнән алып илле мең сумга чаклы штраф һәм 90 тәүлеккә чаклы эшчәнлеген туктатып тору яный.
2. Хезмәт һәм хезмәтне саклау турында законнарны элек тә бозган һәм шуңа охшаш административ хокук бозган өчен җавапка тартылган вазыйфаи затка бер елдан өч елга чаклы дисквалификация каралган.

Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Girasoles para colorear


mayabang Quotes, Torpe Quotes, tanga Quotes


Tagalog Quotes About Crush – Tagalog Love Quotes


OFW quotes : Pinoy Tagalog Quotes


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


Tagalog Quotes To Move on and More Love Love Love Quotes


5 Tagalog Relationship Rules


Best Crush Tagalog Quotes And Sayings 2017


Re:Mutton Pies (lleechef)


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


Sapos para colorear


tagalog love Quotes – Tiwala Quotes


Break up Quotes Tagalog Love Quote – Broken Hearted Quotes Tagalog


Patama Quotes : Tagalog Inspirational Quotes


Pamatay na Banat and Mga Patama Love Quotes


Tagalog Long Distance Relationship Love Quotes


BARKADA TAGALOG QUOTES


“BAHAY KUBO HUGOT”


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.