Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Авылда чын ир-егетләр бар әле

$
0
0
Авылда чын ир-егетләр бар әле

 

Ке­ше ка­ру­сыз һәм һәр­чак яр­дәм­гә ки­лер­гә әзер икән - күп­ләр бу яр­дәм­не ти­еш­ле дип ка­бул итә. Шу­лай да, яр­дәм­не бә­я­ли бел­гән рәх­мәт­ле ке­ше­ләр дә бар, бә­хет­кә, ан­дый­лар бай­так. Яңа Чиш­мә­дә яшәү­че ке­ше­ләр ре­дак­ци­я­гә мө­рә­җә­гать итеп, авыл­даш­ла­ры Сер­гей Шерс­то­би­тов ту­рын­да язу­ы­быз­ны үтен­де­ләр.

«Без, Кир­печ ура­мын­да яшәү­че­ләр, Сер­гей Ва­силь­е­вич Шерс­то­би­тов­ка, авыл җир­ле­ге баш­кар­ма ко­ми­те­ты ТКХ бел­ге­че бу­ла­рак, үз проб­ле­ма­ла­ры­быз бе­лән: урам­нар­ны як­тыр­ту, юл­лар­га ас­фальт тү­шә­тү, урам­нар­ны кар­дан чис­тар­ту, сук­бай мал­лар бу­ен­ча еш мө­рә­җә­гать итә­без, ә көн­дә­лек проб­ле­ма­лар җи­тәр­лек», - дип сөй­ли без­гә Тать­я­на Бо­ча­ро­ва. – Ул бер­кай­чан ку­лын сел­тәп ки­теп бар­мый, тың­лый, урын­га ба­рып ка­рый, тик­ше­рә. Ан­нан җи­тәк­че­лек­кә без­нең проб­ле­ма, аны бе­те­рү әмәл­лә­ре ту­рын­да хә­бәр итә, ки­ңәш­лә­шә, ан­нан мәгъ­лү­мат­ны без­гә дә җит­ке­рә. Без ты­ныч­ла­нып ка­ла­быз, эш­нең эш­лә­нә­сен бе­лә­без. Бу ке­ше ке­ше­ләр ту­рын­да кай­гыр­та, ди­мәк, ул чын­лап та үз уры­нын­да.

«Чын­лап та, Сер­гей Шерс­то­би­тов ха­лык бе­лән ты­гыз элем­тә­дә, һәр­да­им алар­ның проб­ле­ма­ла­ры бе­лән кы­зык­сы­нып то­ра, үзе­нең вә­ка­лә­тен­нән чы­гып алар­ны хәл итәр­гә ты­ры­ша», - дип ки­ле­шә аның бе­лән ра­йон мә­дә­ни­ят бү­ле­ге мө­ди­ре Тать­я­на Ма­лан­че­ва. – Авыл җир­ле­ге баш­кар­ма ко­ми­те­тын­да без 7 ел­дан ар­тык бер­гә эш­лә­дек, мин аны чын ху­җа бу­ла­рак бе­ләм, ул төп­ле фи­кер­ле, тәр­тип­ле, га­дел ке­ше.

Сер­гей Шерс­то­би­тов га­ди ге­нә га­и­лә­дә туа, әти­се, әни­се һәм та­гы ике апа­сы бар. Сер­гей­ның әни­се Алек­санд­ра Его­ров­на сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, ул ба­ла­чак­тан җит­ди бул­ган, шук­лан­ма­ган. Озак ел­лар әти­се кол­хоз­да тех­ни­ка­да эш­лә­сә дә, тех­ни­ка­га тар­тыл­ма­ган, ул бак­ча­да, йорт­та тәр­тип са­лып йөр­гән, бик пөх­тә һәм сак­чыл бул­ган.  Ерак Көн­чы­гыш­та чик буе гас­кәр­лә­рен­дә хез­мәт ит­кән ча­гын­да да ко­ман­дир­лар ке­че сер­жант Шерс­то­би­тов­ның бу үзен­чә­ле­ген кү­реп ал­ган­нар һәм от­ряд­ны тәэ­мин итү ро­та­сы­на бил­ге­лә­гән­нәр. Сер­гей хез­мә­тен стар­ши­на бу­ла­рак тө­гәл­лә­гән. Ан­нан Яр Чал­лы шә­һә­ре­нә кайт­кан, ар­ми­я­гә чак­лы ук учи­ли­ще­ны тә­мам­ла­ган­га, “Ка­мАЗ” за­во­дын­да үл­чәү тех­ни­ка­сы һәм ав­то­ма­ти­ка бу­ен­ча үзәк ла­бо­ра­то­ри­я­дә эш­лә­гән. Яңа Чиш­мә­дән чит­тә яшә­гән 10 ел эчен­дә Сер­гей га­и­лә кор­ган, то­рак­лы бул­ган, тик ту­ган җир аны гел үзе­нә тар­тып тор­ган. Ха­ты­ны Свет­ла­на, шә­һәр шарт­ла­рын­да тәр­би­я­лә­неп үс­кән кыз, аның авыл­га кү­че­неп кай­ту тәкъ­ди­мен ка­бул итә, “И­нә кай­да, җеп шун­да”, ди­ләр бит. Һәм үкен­ми дә. Яңа Чиш­мә­гә өчәү – ул­ла­ры Але­ша бе­лән кү­че­неп кай­та­лар, ан­нан соң кыз­ла­ры Та­ню­ша туа. (Хә­зер ике­се дә Яр Чал­лы­да бе­лем эс­ти­ләр). Свет­ла­на­ны күп нәр­сә­ләр­гә әни­се, әби­се, мәк­тәп һәм ку­ли­на­рия тех­ни­ку­мы өй­рәт­кән, ул сы­ер са­вар­га, тер­лек ка­рар­га өй­рә­нә. Үз­лә­ре­нең йорт­ла­рын тө­зи баш­ла­гач, ире бе­лән бер­гә­ләп өй ни­ге­зе өчен кө­рәк бе­лән чо­кыр ка­зый­лар, кир­печ, це­мент һәм так­та та­шый­лар. Хә­зер зур, ма­тур, эч­тән дә, тыш­тан да ти­е­шен­чә ка­рал­ган йорт­ка ка­рап туй­мас­лык. На­мус бе­лән яши һәм эш­ли­ләр: Свет­ла­на мәк­тәп аш­ха­нә­сен­дә эш­ли - шәп пе­шек­че, ул ра­йон ча­ра­ла­рын­да һәм шәх­си бәй­рәм­нәр­дә бәй­рәм өс­тәл­лә­ре әзер­ләү­дә бер­кай­чан да баш тарт­мый. Ке­ше бе­лән бик ара­ла­шу­чан. Свет­ла­на­ның да, Сер­гей­ның да дус­ла­ры һәм та­ныш­ла­ры күп: алар­ның те­ле­фон но­мер­ла­ры языл­ган ки­тап­ла­ры шып­лап тул­ган. Яңа Чиш­мә­дә Шерс­то­би­тов­лар­ның те­ле­фон но­ме­рын бел­мә­гән ке­ше юк­тыр да ке­бек һәм алар бе­лән һәр­чак сөй­лә­шеп бу­ла: төн­лә дә, көн­дез дә алар си­нең шал­ты­ра­ту­ың­ны җа­вап­сыз кал­дыр­мый­лар. “Иң­гә-иң ку­еп яши­ләр” ди­ю­лә­ре нәкъ ме­нә алар­га ка­ра­та әй­тел­гән ди­яр­сең. Бер­гә яшәү­лә­ре­нә тиз­дән 25 ел бу­ла­чак – бер­кай­чан да әр­ләш­мә­гән­нәр, бә­хәс­ле мәсь­ә­лә­ләр­не ур­та­га са­лып хәл ит­кән­нәр. – Әр­лә­шеп ни­гә ва­кыт уз­ды­рыр­га, - ди Сер­гей, – ни­ят­лә­гән эшең­не эш­лә, эшең­не ахы­ры­на җит­ке­реп баш­кар, шу­лай ит­кән­дә, бә­хәс­лә­шер­гә дә ки­рәк­ми.

Ва­лен­ти­на Се­ме­няк мәк­тәп ди­рек­то­ры бу­лып эш­лә­гән чор­да аның шу­шы сый­фат­ла­рын күз­дә то­тып, С.В. Шерс­то­би­тов­ны ху­җа­лык эш­лә­ре бу­ен­ча урын­ба­сар итеп эш­кә ча­кыр­ган һәм ял­гыш­ма­ган – ул ыша­ныч­лы, ини­ци­а­ти­ва­лы, җа­вап­лы яр­дәм­че. Ра­йон үзә­ген яшел­лән­де­рү ва­кыт­ла­рын­да (ул чак­лар­да мәк­тәп­ләр әле­ге ак­ци­я­дә иң ак­тив кат­на­шу­чы­лар иде) эш­ләр­нең күп­че­ле­ге уку йорт­ла­рын­да­гы ху­җа­лык эш­лә­ре бу­ен­ча җа­вап­лы шә­хес­ләр җил­кә­се­нә тө­шә, мон­да Сер­гей Шерс­то­би­тов­ның бул­дык­лы һәм эш­не оеш­ты­ру ос­та­лы­гын ул чак­лар­да Яңа Чиш­мә АҖ баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се бу­лып эш­лә­гән Гөл­нур Ла­тый­по­ва да кү­реп ал­ган. Аның шул ук, тик зур­рак масш­таб­та­гы эш­не баш­ка­ру тәкъ­ди­ме­нә Сер­гей бик те­ләп ри­за бул­ган. Үзе­нә йөк­лән­гән авыл­ны тө­зек­лән­де­рү бу­ен­ча эш­ләр­не (оеш­ты­ру һәм конт­роль­лек итү) Сер­гей уңыш­лы баш­ка­ра, ди­ләр Яңа Чиш­мә­дә яшәү­че­ләр.

Ла­ри­са ФЕ­ДО­РО­ВА


Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Girasoles para colorear


mayabang Quotes, Torpe Quotes, tanga Quotes


Tagalog Quotes About Crush – Tagalog Love Quotes


OFW quotes : Pinoy Tagalog Quotes


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


Tagalog Quotes To Move on and More Love Love Love Quotes


5 Tagalog Relationship Rules


Best Crush Tagalog Quotes And Sayings 2017


Re:Mutton Pies (lleechef)


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


Sapos para colorear


tagalog love Quotes – Tiwala Quotes


Break up Quotes Tagalog Love Quote – Broken Hearted Quotes Tagalog


Patama Quotes : Tagalog Inspirational Quotes


Pamatay na Banat and Mga Patama Love Quotes


Tagalog Long Distance Relationship Love Quotes


BARKADA TAGALOG QUOTES


“BAHAY KUBO HUGOT”


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.