Quantcast
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Киләчәккә шигебез юк

Image may be NSFW.
Clik here to view.

Энергетиклар көнендә без ил халкына электр  һәм җылылык энергиясе эшләп чыгарып аны җиткерүче сәнәгать хезмәткәрләрен хөрмәтлибез. 

 
Без кулланучыларга – яңачишмәлеләргә: “Сез энергетиклар көненең кайчан булуын беләсезме?“ - дип мөрәҗәгать иттек. Җирдә яшәүче һәркем электр энергиясеннән файдалана, шунлыктан респондентлар табу кыен булмады. Сораштырылучыларның күбесе: “Белмибез, мөгаен декабрь аендадыр“,-  диде, кемдер “22 декабрьдә“ дип көнен дә атады. Бары бер кеше: “Энергетиклар көне – көн озынлыгы иң кыска көнне –кояш торгынлыгы көнендә“, – дип җавап бирде.
Шулай дип энергетика турында күп белгән кеше генә җавап бирә ала һәм ул кеше – “Челтәр компаниясе“ ААҖ-нең Яңа Чишмә филиалы начальнигы Харис Хөсәенов булды. Ул безгә кыскача гына үз филиалларында узып баручы елның төп вакыйгалары турында сөйләде
-Беренчедән, әйтергә кирәк, быел “Челтәр компаниясе“нең Чистай бүлегенә 50  ел тула. Шул хөрмәткә безнең филиалның 35 энергетигы юбилей медальләре, Мактау грамоталары һәм “Челтәр компаниясенә 50 ел“ китаплары белән бүләкләнделәр. Үз һөнәрләренә тугры калып, 20 елдан артык хезмәт иткән хезмәткәрләр дә бүләккә тиенде. Шуларның 13-се инде пенсиядә. Быел 32 елга беренче мәртәбә безнең электромонтерлар бригадасы һөнәри осталык буенча конкурста призлы өченче урынны яулады. Спорт ярышларында 7 район арасында безнең волейбол командасы өченче урынны яулады.
Безнең көндәлек эшкә килгәндә, 2014 елда без барлык торак пунктларда да диярлек “Таттелеком“ вышкалары урнаштырдык, электр тапшыргычларның 10 кВт-лы линиясенә (4 км) ремонт ясадык. Бу электр энергиясе өзелүне шактый киметте. Электр  энергиясен исәпкә алу төркеме тарафыннан электр энергиясен исәпләү приборларын бинаның алгы ягына чыгарып кую эше алып барыла. Кулланучыларның 70 проценты бу эшне инде башкарган, алар безнең эшне генә  җиңеләйтеп калмады, әлеге приборларны тикшергәндә без дә аларга комачаулык итмибез.
Хәзер подрядчы тарафыннан Западный поселогына линия  төзү эше алып барыла, безнең хезмәт төзелешкә күзәтчелек итә (гәрчә бу безнең вазыйфага (бурыч)  кермәсә дә). Әмма район башкарма комитетының киләчәктә әлеге линияләрне безнең челтәрләргә хезмәт күрсәтүгә тапшыруын белгәнгә, без алдан күзәтчелек итү эшен алып барабыз һәм кимчелек булган очракта подрядчылардан аны бетерүләрен  сорыйбыз, алар бездә дә, кулланучыларда да булырга тиеш түгел, - диде сүзен йомгаклап Харис Хөсәенов.
 
Лариса ФЕДОРОВА

 


Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Break up Quotes Tagalog Love Quote – Broken Hearted Quotes Tagalog


Sapos para colorear


tagalog love Quotes – Tiwala Quotes


OFW quotes : Pinoy Tagalog Quotes


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


Tagalog Quotes To Move on and More Love Love Love Quotes


5 Tagalog Relationship Rules


INUMAN QUOTES


Re:Mutton Pies (lleechef)


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


Girasoles para colorear


mayabang Quotes, Torpe Quotes, tanga Quotes


Tagalog Quotes About Crush – Tagalog Love Quotes


Patama Quotes : Tagalog Inspirational Quotes


Pamatay na Banat and Mga Patama Love Quotes


Tagalog Long Distance Relationship Love Quotes


BARKADA TAGALOG QUOTES


Best Crush Tagalog Quotes And Sayings 2017


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.