
2014 елда уголовный-башкару инспекциясе исәбе буенча ирегеннән мәхрүм ителмичә 110 кешегә төрле җәза билгеләнгән иде.
Суд йөкләгән шартларны, җәза үтү тәртибен үтәмәгән, җәмәгать тәртибен бозган өчен уголовный-башкару инспекциясе тарафыннан шартлы рәвештә хөкем ителгән 8 кешенең җәза срогы озайтылды, хөкем ителгән 9 кешегә өстәмә бурычлар йөкләнде, берсенә шартлы хөкем ителү карары бетерелеп, суд чыгарган карар буенча җәза бирелде, ике хөкем ителүчегә хөкем ителү бетерелеп, шартлы җәза юкка чыгарылды. Хөкем ителгән 6 кешегә җәза үтүдән качып йөргән өчен мәҗбүри һәм төзәтү эшләре ирекләреннән мәхрүм итү җәзасы белән алыштырылды.
Александр МАЙЕР, ТР буенча РФ УФСИН УИИ Яңа Чишмә филиалы начальнигы