Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

“Данлы геройлар исеме“

$
0
0

 

 
 
 
 
 
 
 
 
10 декабрьдә Петропавел Бистәсе  китапханәсендә узган “Данлы геройлар  исеме“ дип аталган дәрестә  Советлар Союзы, Россия һәм Татарстан геройлары турында сөйләделәр.
 
Дәрес авыл мәктәбенең югары сыйныф укучылары катнашында үтеп, истәлекле мөһим даталар: 3 декабрьдә Билгесез солдат көне, 9 декабрьдә – Ватан Геройлары көне, 25 декабрьдә Әфганстанга совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын кертүгә 35 ел тулу көннәре хөрмәтенә Ватан Геройларының батырлыгын мәңгеләштерү максатын күздә тотты.
Мәгълүм ки, герой булып тумыйлар, иң элек Ватанны саклау белән бәйле авыр тормыш сынауларын үткәндә герой булалар. 9 декабрьдә билгеләп үтелүче Ватан Геройлары көне бәйрәме Рәсәй армиясе оешкан көннән алып бүгенгесе көнгә чаклы булган сугышчан батырлыклар тарихын берләштерә.
-Үз Ватаныгызның Геройларын, үз авылыгызның сугыш ветераннарын беләсезме? Ә якташ-Геройларны? – дип сорадык без балалардан  дәрес башланганчы.
-Әлбәттә, безнең авылда сугыш  ветераннары – ул Ваня дәдәй Семенов һәм Гриша дәдәй Быков, Советлар Союзы Герое Федор Савельевның да якташыбыз булуын беләбез, - диләр.
-Без китапханәгә йөрибез. Соңгы араларда сугыш турында бик күп китап укыдык, күп нәрсәләр белдек. “Русский характер“, “А зори здесь тихие...“, “Сотников“, “Сашка“, “В списках не значился“ – балалар укыган китапларының исемнәрен атадылар. Укыган китаплар күптән түгел БДИ-нан йомгаклау иншасы язарга да нык булышкан, чөнки анда бер тема: “Кто говорит, что на войне не страшно, тот ничего не знает о войне“ дип аталган.
Слайдлар күрсәтеп тарихи-патриотик дәресне китапханәчеләр Нина Патрикеева белән Нина Паньшина хәзерләп үткәрде. Алар бәйрәмнең тарихы, Советлар Союзы һәм Россия бүләкләре, аерымлык дәрәҗәләре турында сөйләделәр. Дәрес өчен махсус “Советлар Союзы маршаллары“, “Бөек сугыш – Бөек Җиңү“, “Якташлар – безнең горурлыгыбыз“, “Без хәтерлибез – без горурланабыз!“ дип исемләнгән күргәзмәләр оештырылган. Балалар дәресне тыңлап кына калмадылар, үзләре дә катнаштылар. Әдәби-музыкаль композициядә Муса Җәлилнең “Кызыл ромашкалар“ шигырен, Роберт Рождественскийның “Реквиема“дан өзеген, “Журавли“ җырын башкардылар. Дәреснең мәртәбәле кунаклары Федор Савельевның  бертуганының кызы Мария Соколова укучыларга үзенең герой абыйсы турында сөйләде, сугыш ветераны, 50 нче елларда Степан Бандерның бандитлар оешмасыннан  Украинаны азат итүдә катнашкан Григорий Быков иң изге теләкләрен белдерде.
Күпләргә ХХ гасыр геройлары Валерий Чкалов, Юрий Гагарин, 18, 19 һәм 20 гасырларда бөек рус полководецлары Суворов, Кутузов, Жуковлар да таныш. Балалар бөтен илдә танылган геройлар турында күбрәк белделәр, үзләре өчен яңа исемнәр ачтылар. Дәрестә Бөек Ватан сугышы геройларын – фашистлар белән батырларча көрәшкән маршаллар, солдатлар, яшь пионерлар һәм комсомолларны искә алдылар. Алар арасында Татарстанда туып үскән очучы Михаил Девятаев, Брест  крепостен саклаучы Петр Гаврилов, Александр Матросов батырлыгын кабатлаучы Газинур Гафиятуллин, пулеметчы Хатыйп Хәсәнов, партизан Иван Кабушкин, Казанда яшәгән мәшһүр очучы Мәгүбә Сыртлановалар бар. Бөек шагыйрь Муса Җәлилне генә алыйк! Нинди матур шигырьләр иҗат иткән бит ул!...
Безнең республикада беренче Советлар Союзы Герое Чирмешән районында туып үскән, 1937 елда испан сугышы герое булган Павел Цаплин булуын күпләр белми. Яңа Чишмә районы да ике Советлар Союзы Герое ватаны: Федор Савельев һәм Борис Чекин. Ә менә күпме герой сугыш  кырларында мәңгелеккә ятып калган, аларның исемнәре әлегәчә билгеле түгел. Әфганстанда, Төньяк Кавказда һәм башка кайнар нокталарда барган сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучыларны, хезмәт фронты геройларын – тыл хезмәтчәннәрен искә алдылар.
 
Ольга ИВАНОВА
 
 

 


Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.


UPDATE SC IDOL: TWO BECOME ONE


KASAMBAHAY BILL IN THE HOUSE


Girasoles para colorear


Presence Quotes – Positive Quotes


EASY COME, EASY GO


Love with Heart Breaking Quotes


Re:Mutton Pies (lleechef)


Ka longiing longsem kaba skhem bad kaba khlain ka pynlong kein ia ka...


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


FORTUITOUS EVENT


Pokemon para colorear


Sapos para colorear


Smile Quotes


Letting Go Quotes


Love Song lyrics that marks your Heart


RE: Mutton Pies (frankie241)


Hato lada ym dei namar ka jingpyrshah jong U JJM Nichols Roy (Bah Joy) ngin...


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes