Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Сертификатлар тапшырылды

$
0
0

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
30 ноябрьдә – Әниләр көнендә ЗАГС бинасында  тантаналы шартларда ана капиталына тагын  3 сертификат бирелде. Сертификатларны РПФ бүлеге начальнигы Лилия Хираҗева тапшырды.
 
Любовь Михайловнаны икенче  баласы – кызы Викториянең тууы белән котладылар.
- Бу бик үк киң таралган исем түгел – мәгънәсе “җиңү, җиңүче кыз“ дигәнне аңлата, без аңа барлык эшләрендә бәхетле җиңүче  кыз булуын телибез, - диде ЗАГС бүлеге  начальнигы Алия Миръякупова.
“Мондый матур исемне кызга кем кушты?“ –дигән сорауга: “Бу исемне кызы тууга бик тә сөенгән әти кеше генә бирә ала, безнең улыбыз бар инде. Бәхетле әтиебез нинди исем бирү уңаеннан хәтта  дуслары белән дә киңәшләште“, - дип  җавап бирде әни кеше.
Алинә Рамазанованы да кызы Азалия туу белән котладылар. Азалия исеменең грек теленнән тәрҗемәсе “чәчәк атучы куаклык“ дигәнне аңлата. Шушы исемне йөртүче  кызларда җаваплылык хисе көчле була, алар теләсә нинди эшне башкарырга сәләтле.
-Әйтергә кирәк, бу исемне аңа олы кызым Ралинә тәкъдим итте, -дип уртаклашты безнең белән бәхетле әни. Татьяна Прыткова гаиләсе дә ишәйгән, кызлары Ксения туган. “Исемнәрнең мәгънәсе“ дигән китапка ышансаң, Ксения ышанычлы дус, башкаларны тыңларга яратучан һәм үзе дә эшлекле киңәшләр бирүче шәхес, шуның өчен аны туганнары һәм якыннары ярата, ихтирам итә, диелгән.
Исем белән бар да тәртиптә, гаилә ана капиталы белән нәрсә эшләргә җыена соң?
-Балалар тәрбияләү – ул зур һәм катлаулы хезмәт, бишек янындагы  йокысыз төннәр, аңлашыла ки, сез икенче балагызны сертификат  алыр өчен тапмагансыз, шулай да ул дәүләттән саллы ярдәм, әйеме?
-Әйе. Безнең фатирыбыз да бар, мохтаҗлык та кичермибез, шулай да акча капиталы иртәгәсе көнгә ышаныч бирә, - дип җавап бирде   Алинә.
Татьяна да шулай дип саный, Ә Любовь: “Безнең әлегә үз торагыбыз юк, АПК программасы буенча йорт төзергә ниятлибез, без акчаларны башлангыч взноска тотарга исәплибез“, -диде .
 
Лариса ФЕДОРОВА

 


Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Sapos para colorear


Tagalog Love Quotes – Nagmamahal


Break up Quotes Tagalog Love Quote – Broken Hearted Quotes Tagalog


Patama Quotes : Tagalog Inspirational Quotes


Tagalog Quotes To Move on and More Love Love Love Quotes


5 Tagalog Relationship Rules


Long distances monthsary message tagalog


Re:Mutton Pies (lleechef)


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.


Pokemon para colorear


mayabang Quotes, Torpe Quotes, tanga Quotes


Tagalog Quotes About Crush – Tagalog Love Quotes


OFW quotes : Pinoy Tagalog Quotes


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


Tropa Quotes


Best Crush Tagalog Quotes And Sayings 2017


“BAHAY KUBO HUGOT”


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


Girasoles para colorear