Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Тревога өйрәнчек кенә иде

$
0
0
Тревога өйрәнчек кенә иде

 

14 март­та Яңа Чиш­мә гим­на­зи­я­сен­дә ян­гын бу­ла кал­са ни эш­ләр­гә икән­ле­ген өй­рә­нү­ләр бу­ен­ча ча­ра үт­те.

 Ба­ла­лар­ны дө­рес итеп эва­ку­а­ци­я­ләү, ан­нан соң­гы эш­ләр, ян­гын­ны сүн­де­рү бу­ен­ча ян­гын сүн­де­рү­че­ләр бе­лән пе­да­гог­лар­ның бер­гә­ләп эш итүе ачык­лан­ды. Өй­рә­нү­ләр мәк­тәп­ләр­нең га­дәт­тән тыш хәл­ләр­гә әзер­ле­ген тик­ше­рү мак­са­тын­да Яңа Чиш­мә ГТХ (МЧС) ида­рә­се­нең ян­гын­га кар­шы сак хез­мәт­кәр­лә­ре бе­лән мә­га­риф бү­ле­ге та­ра­фын­нан оеш­ты­рыл­ды. Иң күп уку­чы­сы бул­ган гим­на­зия үр­нә­ген­дә үз күз­лә­ре бе­лән кү­реп бә­я­ләү өчен ра­йон мәк­тәп­лә­рен­нән җи­тәк­че­ләр ча­кы­рыл­ган иде. Мон­дый өй­рә­нү­ләр гим­на­зи­я­дә еш уз­ды­ры­ла, шу­ңа да “Т­ре­во­га” сиг­на­лы яң­гы­ра­ган­да нәр­сә эш­ләр­гә ки­рәк­ле­ген пе­да­гог­лар да, уку­чы­лар да бик әй­бәт бе­лә­ләр. Бу юлы да план бу­ен­ча эва­ку­а­ция ыгы-зы­гы­сыз, оеш­кан төс­тә үт­те. Ба­ла­лар да, укы­ту­чы­лар да бик сак һәм җи­тез чык­ты­лар: бер­кем дә этеш­мә­де, чөн­ки ты­ныч­лык сак­лау – ян­гын ва­кы­тын­да төп ка­гый­дә­ләр­нең бер­се бу­лып то­ра. Һәр­кем­дә су­лыш ор­ган­на­рын ин­ди­ви­ду­аль сак­лау ча­ра­сы – мар­ля­дан бәй­лә­веч бар иде. Мәк­тәп уку­чы­ла­ры (алар 300ләп иде) класс­ла­ры бе­лән за­пас­та бул­ган чы­гу юл­ла­рын­нан фай­да­ла­нып “я­на тор­ган” би­на­дан чы­гып, мәк­тәп ишек ал­ды­на (пе­рек­лич­ка­га) те­зел­де­ләр. Мо­ңа ни­ба­ры 2 ми­нут­тан ар­тыг­рак ва­кыт кит­те. Ан­нан төр­кем­нәр­не чы­гар­ган пе­да­гог­лар  эва­ку­а­ция эш­лә­ре бу­ен­ча җи­тәк­че­гә төр­кемдә бул­ган ба­ла­лар са­ны ха­кын­да хә­бәр ит­те­ләр. Пе­рек­лич­ка ба­ры­шын­да би­на­да бе­рәү­нең дә кал­ма­ган­лы­гы ачык­лан­ды, бар да нор­ма­тив­та ка­рал­ган ва­кыт эчен­дә эва­ку­а­ци­я­лән­гән бу­лып чык­ты. Гим­на­зия ди­рек­то­ры Тать­я­на Сы­ро­ва ут чык­кан оч­рак­та эва­ку­а­ци­я­ләү­нең кай­бер ка­гый­дә­лә­рен ис­кә тө­шер­де: тө­тен­ле ко­ри­дор­дан бар­ган­да бө­ге­лә тө­шәр­гә, кич­ке як­та бул­са, ут­лы таб­ло күр­сәт­кеч­лә­рен ча­ма­лап ба­рыр­га өй­рәт­те һәм киң та­рал­ган “Өй­рән­гән­дә авыр бул­са, су­гыш­та җи­ңел бу­лыр”, ди­гән гый­ба­рә­не тел­гә ал­ды. Шул чак­та ише­гал­ды­на ян­гын сүн­де­рү ма­ши­на­сы ки­леп кер­де, ян­гын сүн­де­рү­че­ләр җи­тез хә­рә­кәт­ләр бе­лән брандс­пойт­ны сү­теп, шарт­лы рә­веш­тә ян­ган җир­гә ур­наш­тыр­ды­лар. Уку­чы­лар чит­тән алар­ның һө­нә­ри хә­рә­кәт­лә­рен кы­зык­сы­нып кү­зәт­те­ләр.  Ян­гын сүн­де­рү­дә уңыш­лы эш­ләү ге­нә тү­гел, ке­ше го­ме­рен сак­лап ка­лу да ян­гын сүн­де­рү­че­ләр­нең опе­ра­тив һәм гра­мо­та­лы эш итү­е­нә бәй­ле.

Прак­тик өй­рә­нү­ләр­дән соң мәк­тәп ди­рек­тор­ла­ры ТИН (ОБЖ) ка­би­не­тын­да те­о­ри­я­не ка­бат­лау өчен  пар­та ар­ты­на утыр­ды­лар. “Без мәк­тәп­тә өй­рә­нү­ләр­не һәр­да­им үт­кә­реп то­ра­быз, ха­та­лар­да өй­рә­нә­без”, -  дип сөй­лә­де Тать­я­на Сы­ро­ва. ГТХ (МЧС) ида­рә­се вә­ки­ле өй­рә­нү­ләр­нең әй­бәт оеш­ты­ры­лу­ын бил­ге­ләп үт­те, тик әле ки­сә­тү­ләр дә юк тү­гел. Бе­рен­че­дән, ян­гын сүн­де­рү­че­ләр­нең исәп-хи­са­бын (рас­чет) кар­шы алыр­га ки­рәк, алай­са кыйм­мәт­ле ва­кыт­ны кул­дан ыч­кын­ды­ра­сың. Гыйн­вар аен­да Чал­лы­да­гы мәк­тәп­тә чык­кан ян­гында кү­зә­тел­гән ха­та ка­бат­лан­ды. Кыш­кы чор­да ба­ла­лар­ны урам­га, мөм­кин­лек­тән чы­гып, ки­ен­де­реп чы­га­рыр­га, әгәр ки­е­неп өл­ге­рә ал­ма­са­лар, алар­ны якын­да­гы йорт­лар­га, ки­бет­ләр­гә, подъ­езд­лар­га кер­тер­гә (ур­наш­ты­рыр­га) ки­рәк. Ян­гын сиг­на­ли­за­ци­я­се тел­гә кил­гән­дә сүз бе­лән хә­бәр итү җай­лан­ма­сы да эш­ләр­гә ти­еш. Ба­ла­лар­ны югалт­мас өчен эва­ку­а­ци­я­лә­гән­дә алар­ның са­нын исәп­кә алыр­га ки­рәк. Ке­ше­ләр­нең пси­хо­ло­ги­я­се төр­ле: ба­ла­лар­ның кай­бер­лә­ре кур­кып шкаф ар­ты­на яше­ре­нер­гә, өс­тәл ас­ты­на ка­чар­га ма­та­ша. Би­на­дан чык­кач һәр төр­кем­дә ба­ла­лар­ны исем­лек бу­ен­ча бар­лап чы­гар­га һәм нә­ти­җә­лә­рен игъ­лан итәр­гә ки­рәк. Яна тор­ган би­на­ның ти­рә­се­нә конт­роль бул­ды­рыр­га, тә­рә­зә­ләр­не кү­зә­тер­гә ки­рәк:  ба­ла­лар­ның кал­ган әй­бер­лә­рен (ноут­бук, өс-баш ки­е­ме) алыр­га ке­рү их­ти­ма­лы бар. Шун­дый ча­ра­лар үт­кә­рү­нең төп бу­рыч­ла­рын­нан бер­се – ян­гын­да фа­җи­га­ле хәл­ләр­гә юл куй­мау.

Өй­рә­нү­ләр­не еш­рак уз­дыр­саң, эш­ләр көй­ле­рәк ба­ра. Һәр юлы җи­бә­рел­гән ха­та­лар өс­тен­дә эш­ләр­гә ки­рәк”, - дип тә­мам­ла­ды вә­кил үзе­нең ана­ли­зын . Ча­ра­да кат­наш­кан по­ли­ция хез­мәт­кә­ре җи­тәк­че­ләр­гә мәк­тәп­ләр­дә про­пуск ре­жи­мын үтәү, тер­рор­га кар­шы баш­ка бу­рыч­лар­ны хәл итү ту­рын­да ис­кәр­де.

РМБ җи­тәк­че­се Алек­сандр Еронть­ев үз чы­гы­шын­да шун­дый хәл­ләр­гә әзер бу­лып то­рыр­га ки­рәк, дип бил­ге­ләп үт­те. Гим­на­зия үр­нә­ген­дә өй­рән­гән мәк­тәп җи­тәк­че­лә­ре­нә шун­дый өй­рә­нү­ләр­не, га­дәт­тән тыш хә­лләр­нең бар­лык ва­ри­ант­ла­рын ка­рап, ха­та­лар­сыз, чи­рек­кә бер мәртә­бә бул­са да үт­кә­рү тәкъ­дим ител­де. Да­и­ми үт­кә­рел­гән га­мә­ли дә­рес­ләр пе­да­гог­лар­ны да, ба­ла­лар­ны да дө­рес эш итәр­гә, те­лә­сә нин­ди экст­ре­маль хәл­ләр­дә па­ни­ка­га би­рел­мәс­кә өй­рә­тә­ләр.

 

Оль­га ИВА­НО­ВА,

автор фотолары


Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Girasoles para colorear


mayabang Quotes, Torpe Quotes, tanga Quotes


Tagalog Quotes About Crush – Tagalog Love Quotes


OFW quotes : Pinoy Tagalog Quotes


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


Tagalog Quotes To Move on and More Love Love Love Quotes


5 Tagalog Relationship Rules


Best Crush Tagalog Quotes And Sayings 2017


Re:Mutton Pies (lleechef)


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


Sapos para colorear


tagalog love Quotes – Tiwala Quotes


Break up Quotes Tagalog Love Quote – Broken Hearted Quotes Tagalog


Patama Quotes : Tagalog Inspirational Quotes


Pamatay na Banat and Mga Patama Love Quotes


Tagalog Long Distance Relationship Love Quotes


BARKADA TAGALOG QUOTES


“BAHAY KUBO HUGOT”


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.