Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

30 елдан соң очрашу

$
0
0

 

 
17 ноябрьдә Зирекле авылы халык иҗаты һәм көнкүреше музее кунаклар – Әфганстанда хезмәт иткән Марат Садыйков һәм аның сугышчан дусты – Мәскәү өлкәсе Раменское шәһәреннән килгән Сергей Захаровны кабул итте. Сергей Захаров Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, Раменское шәһәрендә яши һәм эшли, өйләнгән, ике ул тәрбияли.
-Мин бик ерактан килдем, Маратны бик күрәсем килде, очрашмавыбызга 29 ел узды. Без 1984-1985 елларда Әфганстанда бергә хезмәт иттек – Панджшерда, Руха торак пунктында, мотоукчылар полкында булдык, - дип сөйләде ул.
Сергей Захаров Марат Садыйков белән бергәләп музейны карап йөрделәр. Бу көнне әле яңа гына хезмәтен тутырып кайткан Инсаф Гәрәев та кунакларга кушылды.  Музейда ике буын Ватан сакчылары очрашты. Мәскәү өлкәсеннән килгән кунак Сергей Захаров музей директоры Мидхәт Газыймов һәм аның хезмәткәрләре тарафыннан җылы кабул ителүдән бик канәгать калган.
-Бүген, сезнең музейда булып, мин бергә хезмәт иткән иптәшем өчен ихластан сөендем, үткән гомер, бергә булган хәлләр һич онытылмый. Аларның һәрчак кунакчыл булулары хакында хәтта әйтер сүзләр дә табып булмый. Һәммәсенә дә рәхмәтлемен. Монда әле тагын озаккарак килеп чыгармын дип өметләнәм.
Ул музейдагы фикерләр китабына очрашудан алган тәэсирләрен, рәхмәт сүзләрен язып калдырган.
 

 


Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Re:Mutton Pies (lleechef)


Pokemon para colorear


Sapos para colorear


Maganda Quotes – tagalog Quotes – Inggit Quotes


“Tado” Jimenez Quotes Collections Online


Patama Quotes – Tanga love tagalog quotes


Mga Patama sa mga Nagmamahal the Best Tagalog love quotes for you


Tropa Quotes


RE: Mutton Pies (frankie241)


EASY COME, EASY GO


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


Girasoles para colorear


tagalog love Quotes – Tiwala Quotes


OFW quotes : Pinoy Tagalog Quotes


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


Patama tagalog quotes – Move On Quotes


Ligaw Quotes – Courting Quotes – Sweet Tagalog Quotes


Hugot Lines 2020 Patama : ML Edition


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.