Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Иң мөһиме - сыйфат!

$
0
0

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
24 октябрьдә Татарстан Язучылар берлегендә ТР районнарындагы әдәби берләшмәләр һәм түгәрәк җитәкчеләренең республика семинары булган. Безнең районнан “Бөреләр“ әдәби түгәрәге җитәкчесе Мидхәт Газыймов катнашкан.
Семинарда 33 районнан әдәби түгәрәк җитәкчеләре, Казанның әдәби түгәрәк әгъзалары, КФУ-дан “Әллүки“ түгәрәге әгъзалары килгән. Семинарны Берлек рәисе Рәфис Корбанов үткәргән. Семинарда катнашучылар алдында Татарстанның халык шагыйре, фән, мәгариф һәм мәдәният буенча ТР Дәүләт Советы комитеты рәисе Рәзил Вәлиев, ТР Мәдәният министрлыгының Һөнәри сәнгатьне үстерү бүлеге мөдире Динә Хәйретдинова, Татарстанның халык шагыйре, “Татмедиа“ ААҖ гендиректоры киңәшчесе Равил Фәйзуллин, ТР Министрлар Кабинеты аппаратында мәдәниятне һәм телләрне үстерү секторы мөдире, язучы Галимҗан Гыйльманов, Татарстан Язучылар берлегенә кабул итү буенча комиссия рәисе, язучы Тәлгат Галиуллин чыгыш ясаганнар. Семинарга шулай ук Фоат Галимуллин, Нәҗибә Ихсанова, Флера Тарханова, Айдар Хәлим, Гәрәй Рәхим кебек күренекле язучылар һәм шагыйрьләр, һ.б. да килгән.
Семинарга Рәзил Вәлиев тарафыннан Төркиядән махсус чакырылган тарихчы, ТР Фәннәр Академиясенең чит илдәге әгъзасы Надир Дәүләт белән очрашу җылы шартларда үткән.Чыгыш ясаучыларның барысы да әдәбият дөньясы турындагы хатирәләре белән уртаклашканнар, хәзерге яшь язучыларга киңәшләр биргәннәр, бүгенге көндә шигырьләр, әдәби әсәрләр язучы, китаплар бастырып чыгаручы авторларга эшнең сыйфатын күтәрү кирәклегенә басым ясаганнар. Республика шәһәрләрендәге әдәби берләшмә җитәкчеләре үзләренең эшләре турында сөйләгәннәр, тәҗрибә уртаклашканнар. Әдәби түгәрәкләр эшендәге кискен мәсьәләләр, проблемалар да күтәрелгән.

 


Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


EASY COME, EASY GO


Pokemon para colorear


Sapos para colorear


tagalog love Quotes – Tiwala Quotes


Two timer Sad tagalog Love quotes


Inggit Quotes and Kabit Quotes – Tagalog Patama Quotes


5 Tagalog Relationship Rules


5 Uri ng Pambobola


Best Love Life Quotes Collection


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


Girasoles para colorear


Gwapo Quotes : Babaero Quotes


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


Ligaw Quotes – Courting Quotes – Sweet Tagalog Quotes


Tagalog Quotes about Love


INUMAN QUOTES


Hugot Lines 2020 Patama : ML Edition


Re:Mutton Pies (lleechef)


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.