
Яңа Чишмә муниципаль районының социаль-икътисадый үсешендә нәтиҗәле өлеш керткәне өчен крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Әхмәтвәлиева Гөлчәчәк Госман кызы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Яңа Чишмә район Советының отчет утырышында аңа Рәхмәт хатын ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзе тапшырды.