Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Авыллар яшеллеккә күмелә

$
0
0
Авыллар яшеллеккә күмелә

 

Элек-электән Русиядә туй көнендә агач утырту гадәте булган. Яңа гына өйләнешкән ир белән хатын әлеге юл белән үзләренең киләчәк бәхете һәм гаилә иминлеге өчен нигез салганнар.
Әлеге бик матур гадәт безнең районда да яшәп килә. Ул 1911 елда яңадан торгызылды. РМЙ янәшәсендәге паркта никахны теркәгәннән соң яшь парлар мәхәббәт һәм бәхет агачы утырта. 2012 елда бу аллея 13 агачка тулыланган, 2013 елда - 31, шуның 13есе Яңа Чишмә авылында яңа туган балалар хөрмәтенә. Быел бәхетле ата-аналар тагын 15 агач утыртты, ә яшь парлар – 13. Район үзәге үрнәгендә барлык торак пунктларда да шундый аллеяләр булдырылды, бары Акбүре һәм Чабаксарда гына юк. Акъяр паркында исемле 15 агач үсә инде, шуларның 6сы - яңа туган сабыйлар, берсе – туй хөрмәтенә, өчешәр агач юбилярлар һәм призывниклар тарафыннан утыртылган.
Быел Архангел авыл җирлегендәге аллея тагын да ямьләнгән. 2012 елдан анда бары 7 агач кына үскән, ә быел 8 сабый туган һәм 8 туй булган – барысы хөрмәтенә дә агачлар утыртылган.
Волчья Бистәсендә 25 һәм 30 ел бергә яшәүләре хөрмәтенә юбилярлар бик нык тырышкан – алар 7 агач утырткан, яңа туган сабый хөрмәтенә -1.
Екатериналылар шэ Полякова кибете янында аллея ясаганнар. Хәзер анда 6 агач үсә: өчесен – ата-аналар, ә өчесен юбилярлар утырткан.
Красный Октябрьдә 4 ел эчендә 58 агач утыртылган (аллея 2010 елда булдырылган). 2014 елда бюджет оешмалары хезмәткәрләре яңа туган сабыйлар аллеясен яңадан торгызганнар. Октябрьдә тагын 50 нарат агачы утыртылган. Ике ел эчендә 24 исемле агач утыртылган, ә быел яңа туган сабыйлар хөрмәтенә -8, юбилярлар хөрмәтенә – 2.
Ленино паркында яңа утыртылган 20 наратның 6-сын ата-аналар утырткан, берсен – яңа өйләнешүчеләр, 13ен – юбилярлар.
3 ел дәвамында Петропавел Бистәсендә иң активлары булып яңа туган сабыйларның әти-әниләре торган, алар 17 агач утырткан, аллея тагы да киңәйгән, яңа өйләнешүче парлар 5 агач утырткан.
Тубылгы Тау халкы тарафыннан яңа туган сабыйлар хөрмәтенә – 10, юбилейлар хөрмәтенә 5 агач утыртылган.
Әдәмсә юбилярлары – 8, ә яңа гына  әти-әни булучылар 2 агач утыртканнар.
Шахмай мәдәният йорты янәшәсендәге аллеядә ике ел эчендә 34 агач утыртылган: 19ын – ата-аналар, 10ын – яшь парлар, 5 есен юбилярлар утырткан.
Җәен бу аллеяләр яшеллеккә күмелеп, чия, миләш, алма агачлары үз җимешләре белән сөендерер, чыршы һәм нарат агачлары арасында чиста һава хөкем сөрер.
Мәгълүматлар ЗАГС бүлегеннән алынды

 


Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.


UPDATE SC IDOL: TWO BECOME ONE


KASAMBAHAY BILL IN THE HOUSE


Girasoles para colorear


Presence Quotes – Positive Quotes


EASY COME, EASY GO


Love with Heart Breaking Quotes


Re:Mutton Pies (lleechef)


Ka longiing longsem kaba skhem bad kaba khlain ka pynlong kein ia ka...


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


FORTUITOUS EVENT


Pokemon para colorear


Sapos para colorear


Smile Quotes


Letting Go Quotes


Love Song lyrics that marks your Heart


RE: Mutton Pies (frankie241)


Hato lada ym dei namar ka jingpyrshah jong U JJM Nichols Roy (Bah Joy) ngin...


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes