Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

“Сәламәт яшәү рәвеше - озак яшәүгә юл“

$
0
0

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
Яңа Чишмәдәге Картлар йорты директоры Ольга Шилова һәм шәфкать туташы Елена Черняк (рәсемдә) тарафыннан тәмәке тартуны ташларга теләүчеләр өчен эшләнгән психологик ярдәм программасы республика “Алтын көз“ социаль программасы конкурсында өченче урынны яулаган.
-Төрле юнәлештәге реабилитация эшләре буенча төрле проектлар әзерләүдә (эшләүдә) без өченче ел рәттән 3 урынны алабыз инде, - дип сөйләде Ольга Шилова. -Быел чираттагы проект белән без тәмәке белән көрәш алып бару – дәүләт программасын хупларга ниятләдек. Чөнки күпләр тәмәке тартуны ташларга тели, әмма башлаган эшне ахырына кадәр җиткерә алмыйлар, алар даими психологик ярдәмгә мохтаҗ. Монда аларга тәмәкенең зыяны турындагы әңгәмәләр, лекцияләр, тренингларны үз эченә алган безнең программа ярдәм итәчәк. Агарту эшләре беренче җимешләрен бирде инде: бездә яшәүче берәү тартуын бөтенләй ташлады, калганнары сигарет һәм папирос куллануны киметтеләр. Безнең программа алга таба да уңышлы эшләр дип өметләнәбез...
Моннан тыш, өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга стационар социаль хезмәт күрсәтүче дәүләт учреҗдениеләре арасында реабилитация эшләрен яхшы оештырган өчен (“Сәламәт яшәү рәвеше – озак яшәүгә юл“ номинациясендә) без бүләк тә алдык.

 


Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Sapos para colorear


Break up Quotes Tagalog Love Quote – Broken Hearted Quotes Tagalog


Patama Quotes : Tagalog Inspirational Quotes


Pamatay na Banat and Mga Patama Love Quotes


5 Tagalog Relationship Rules


INUMAN QUOTES


Re:Mutton Pies (lleechef)


Girasoles para colorear