Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Күркәм һөнәр ветераннары

$
0
0

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Яңа Чишмә гимназиясендә, үткәннәрне искә алып, җылы очрашу булып үтте. 7 октябрьдә монда кайчандыр шушы мәктәптә эшләгән ветеран – педагогларны хөрмәтләделәр.
-Монда бар нәрсә дә ничек үзгәргән! - дип соклана элек чит телләр укытучысы һәм мәктәп завучы булып эшләгән Вера Никитична Юдинцева. - Бигрәк тә матур! Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Әминә Гамир кызы Габетдинова һәм элеккеге техничка Зоя Ивановна Малькова белән өчәүләп алар мәктәп буйлап үттеләр, укытучылар бүлмәсенә керделәр һәм гимназия укытучылары белән аралаштылар. Әлбәттә инде, хәтер-хатирәләрне яңартып, үзләре эшләгән елларны искә алдылар.
Аннан соң хезмәт ветераннарын уңайлы актлар залына концертка чакырдылар. Анда аларга элеккеге география укытучысы Файзә Вәлиҗан кызы Рамазанова, рус теле һәм әдәбияты укытучысы – Людмила Львовна Добрынина, технология укытучысы – Саймә Вәлиҗан кызы Вәлиуллина һәм тарих укытучысы Нина Леонидовна Табакчи да кушылды. Кызганычка каршы, биология укытучысы Зоя Михайловна Лихачева авырап киткән, шулай ук мәктәпнең өлкән педагогы Анна Александровна Синявина да, сәламәтлеге какшау сәбәпле, очрашуга килә алмаган. Очрашуга килүчеләрнең кайсысы әле бер яки ике ел элек кенә пенсиягә чыккан, кемдер күптәннән эшләми икән инде, тик аларның һәммәсен дә байтак еллар дәвамында хезмәт куйган туган мәктәпләре бергә туплый.
Аларны гимназия директоры Татьяна Николаевна Сырова һәм элек тә бергә эшләгән гимназия укытучылары җылы каршыладылар. Үзенең сәламләү сүзендә Татьяна Николаевна аларны – Укытучылар көне, ә өлкән яшьтәге хезмәттәшләрен Өлкәннәр көне белән котлады, ныклы исәнлек, иминлек теләде. Өлкән сыйныф укучылары ветераннар өчен укытучылар турында җырлар, шигырьләр, биюләр, мәктәп тормышы турында сәхнәләштерелгән шаян әсәр әзерләгәннәр. Әлбәттә, ветераннарга бергә җыелу, үзеңә игътибар һәм кайгыртучанлык тою бик күңелле булды. Җылы аралашу мәктәп ашханәсендә дәвам итте, анда ветераннарны сый-нигъмәт тулы өстәлләр көтә иде.
Мөгаен, барыбыз да килешәдер, һәркайсыбыз ирешкән уңышта, һичшиксез, укытучыларыбызның өлеше бар. Алар безнең һәрберебезгә чиксез хезмәт куеп эшли. Юкка гына бу һөнәрне җир йөзендәге иң күркәм һөнәр дип атамыйлардыр. Ә берничә дистә ел гомерләрен шушы хезмәткә багышлаган педагогик хезмәт ветераннары – иң күркәм һөнәр каһарманнары.
Ольга ИВАНОВА
 

 


Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Latest Images

Trending Articles


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.


Sapos para colorear


Letting Go Quotes


Love Song lyrics that marks your Heart


RE: Mutton Pies (frankie241)


Hato lada ym dei namar ka jingpyrshah jong U JJM Nichols Roy (Bah Joy) ngin...


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Doodle Jump 3.11.34 by Lima Sky LLC


UPDATE SC IDOL: TWO BECOME ONE


KASAMBAHAY BILL IN THE HOUSE


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


Presence Quotes – Positive Quotes


Love with Heart Breaking Quotes


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


Ka longiing longsem kaba skhem bad kaba khlain ka pynlong kein ia ka...


Vimeo Create - Video Maker & Editor 1.5.2 by Vimeo Inc


Vimeo 11.6.0 by Vimeo.com, Inc.


Re:Mutton Pies (lleechef)


FORTUITOUS EVENT


Pokemon para colorear



Latest Images