Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Җиңүчеләр билгеле

$
0
0

 

 

 

 

 

“Гаилә һәм мәктәп” журналы Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды (җитәкчесе Роберт Миңнуллин) һәм ТР Министрлар Кабинеты каршындагы “ЗАГС” идарәсе (җитәкчесе Эльмира Зарипова) белән берлектә 2014нче елның  март аенда республикакүләм “Күркәм гаилә” бәйгесен игълан иткән иде.

 

Конкурс җәмгыятебездә гаилә кыйммәтләрен ныгыту, халкыбызның буыннан-буынга сакланган матур гореф-гадәтләрен ачыклау максатыннан махсус оештырылды.  Бәйгедә республикабызның төрле төбәкләрендә матур, тату тормыш итүче, мәктәп һәм балалар бакчасы яшендә балалары булган 100гә якын яшь гаилә катнашты. 2014нче елның 30 августында бәйгегә нәтиҗә  ясалды. Арада иң күркәм, балалар үстерүдә үзләренә генә хас, буыннан-буынга күчеп килгән тәрбия алымнары, эш-шөгыльләре, үзара тату мөнәсәбәтләре белән башкаларга үрнәк булырлык 12 гаилә җиңүче дип табылды. Әлеге гаиләләргә 24 сентябрьдә Халыклар дуслыгы йорты бинасы Концертлар залында  “Күркәм гаилә” бәйгесенең Дипломнары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Җиңүчеләр исемлегендә Яңа Чишмә районында яшәүче, күркәм, башкаларга үрнәк тормыш алып баручы Гөлфия һәм Рафис Вафиннар гаиләсе дә бар. Әлеге гаилә “Күркәм гаилә” бәйгесенең Дипломына лаек дип табылды һәм истәлекле бүләкләргә ия булды.  
“Күркәм гаилә” бәйгесе җиңүчеләрен тәбриклибез! Киләчәктә дә аларга тыныч, бәрәкәтле тормыш, хәерле гомерләр, сөю-сәгадәттә яшәүләрен теләп калабыз. 

Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824