Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Хәзерге җәмгыятьтә хатын-кыз

$
0
0

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

11 сентябрьдә районда “Хәзерге дөньяда хатын-кызның роле“ дип аталган форум үтте.

 

 

Анда барлык авыл җирлекләреннән төрле һөнәр ияләре катнашты. Алар үзләре эшләгән тармакларда булган уңай үзгәрешләр һәм хәл итүне таләп иткән проблемалар турында сөйләшү өчен җыелдылар.
“Безнең форум Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау алдыннан уза, шуңа да безгә күмәкләшеп резолюция кабул итеп, аны Дәүләт Советының яңа депутатларына юлларга кирәк“, - дип форумны ачып җибәрде районның хатын-кызлар советы рәисе Надежда Попкова.
Һәркемгә мәгълүм ки, хәзерге җәмгыятьтә хатын-кызның роле зур. Бүген хатын-кызлар ана, хатын, әби кеше генә түгел, алар – үз эшләрендә югары профессионаллар, зур җаваплылык тоеп эшләүче, үз җилкәләренә авыр эшләр йөкләгән затлар да. Хатын-кыз эшләмәгән өлкә бик сирәктер: җитештерүне, сәясәтне, бизнес, җитәкче эшчәнлеген хатын-кызсыз күз алдына китерүе дә кыен. Шунлыктан җәмгыятьнең төп бурычларыннан берсе – хатын-кызга һәрьяклап ачылсын, чибәр һәм бәхетле булсын, шәхес буларак үзен тулысынча күрсәтә алсын өчен мөмкинлекләр бирү. Район башлыгы Вячеслав Козлов та форумны тәбрикләү чыгышында районыбызны үстерүдә хатын-кызларның зур өлеш кертүен ассызыклады.
Районда уңган-булган хатын-кызлар: педагог, мәдәният хезмәткәре, сыер савучы, эшмәкәр, финансист, фельдшер, күп балалы ана һәм ирләр һөнәре саналган нефть тармагы вәкиле үзләре, үз һөнәрләре, проблемалар турында сөйләделәр, киләчәккә өмет-планнары белән уртаклаштылар.
Хатын-кызлар форумы, әлбәттә инде, әниләр, Ватан, ярату турындагы матур җырлардан башка була да алмый. Концерт программасын район мәдәният бүлеге артистлары хәзерләгән иделәр.
 
Ольга ИВАНОВА
 

Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Girasoles para colorear


mayabang Quotes, Torpe Quotes, tanga Quotes


Tagalog Quotes About Crush – Tagalog Love Quotes


OFW quotes : Pinoy Tagalog Quotes


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


Tagalog Quotes To Move on and More Love Love Love Quotes


5 Tagalog Relationship Rules


Best Crush Tagalog Quotes And Sayings 2017


Re:Mutton Pies (lleechef)


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


Sapos para colorear


tagalog love Quotes – Tiwala Quotes


Break up Quotes Tagalog Love Quote – Broken Hearted Quotes Tagalog


Patama Quotes : Tagalog Inspirational Quotes


Pamatay na Banat and Mga Patama Love Quotes


Tagalog Long Distance Relationship Love Quotes


BARKADA TAGALOG QUOTES


“BAHAY KUBO HUGOT”


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.