.jpg)
Янгын куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында Яңа Чишмә муниципаль районының барлык белем бирү учреждениеләрендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда укучыларның һәм педагогларның эш гамәлләре буенча өйрәнү дәресләре үтте.
2014 елның 1 сентябреннән 10 ына чаклы чорда Яңа Чишмә муниципаль районы буенча ОНД хезмәткәрләре тарафыннан районның барлык 20 мәктәбендә дә укучыларга һәм укытучыларга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча лекцияләр укылды, шулай ук эвакуацияләү планы тренировкалары үткәрелде. Янгын куркынычсызлыгы буенча эвакуацияләү һәм инструктажлар үткәрү барышында 1476 укучы һәм 337 персонал катнашты.
Илнур ГОССАМЕТДИНОВ,
Яңа Чишмә районы буенча ОНД
өлкән инспекторы