
Район прокуратурасы пассажирлар ташыганда юл хәрәкәте иминлеге турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.
Тикшерү барышында шулар ачыкланды: район үзәгендә җәмәгать транспортында пассажирлар ташуда Ленин-Совет-Май урамнары, Май-Урама-Ленин-Завод-Чернышевский урамнары маршрутында тиешле шартлар тудырылмаган. Аерым алганда, пассажирларны утырту мәйданчыклары һәм павильоннар юк.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча район прокуратурасы Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты җитәкчесе А.В. Ивановка карата югарыда аталган закон бозуларны бетерү турында күрсәтмә чыгарды.
Йогынты ясу акты карап тикшерү стадиясендә.
Руслан ГАЛИМОВ,
район прокуроры ярдәмчесе