
Бу якшәмбедә газ хезмәте хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр. Райондагы әлеге кирәкле хезмәт 1983 елда булдырылган.
Кулланучыларны газ белән аварияләрсез һәм өзлексез тәэмин итү бурычын әлеге хезмәт уңышлы башкара.
Районның газ хезмәте начальнигы урынбасары Валентина Малышева белән әңгәмә алып барганда ул газдан 5554 кулланучы һәм 212 коммуналь-көнкүреш объектлары файдалана, дип билгеләп үтте. Агымдагы елның 8 аенда 44,6 млн. сумлык 9.5 млн. кубометр газ җибәрелгән (2013 елда 10,6 млн.куб булган). Газ куллануның кимүе түбәндәгечә аңлатыла: халык (шулай ук оешмалар да) хәзер газны экономияле тотучы автоматикалы газ мичләре урнаштыра, аларның КПДсы 95%ка җитә. Газ өчен түләү даими керә, шулай да 500 мең сумнан аз гына күбрәк күләмдә бурыч бар әле.
Газчылар үз эшләрен план буенча алып баралар – агымдагы ремонт һәм техник хезмәт күрсәтү бара, 15 км газүткәргечкә капиталь ремонт ясалган (Ленинода һәм Зирекледә), Зирекледәге ГРП капиталь ремонтлана. Барлыгы 432 км газ үткәргечкә, 20 ГРП (газны көйләүче пункт), 63 ШРП (шкарно -көйләүче пункт) һәм 18 производство котельныйларына хезмәт күрсәтелә.
Коллективта 72 кеше эшли һәм күпчелеге дистәләгән еллар буе намуслы хезмәт куя. Алар арасыннан контролер Клавдия Малышева, слесарьлар Анатолий Кузнецов, Владимир Страхов, Иван Лосев, авария-диспетчер хезмәте мастеры Александр Ерашовларны атап үтәргә мөмкин. Яшь белгеч – СПГ мастеры (җир асты газүткәргечләре хезмәте) Сергей Конанеров үзен яхшы яктан таныткан.
Райгаз территориясендә һәрчак идеаль тәртип, эшләү өчен барлык кирәкле шартлар булдырылган. Газчылар барлык чараларда һәм районны төзекләндерүдә бердәм катнашалар.
Газчылар коллективын һәм шушы тармакта эшләгән ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, иминлек, уңышлар телибез.
Азат МУСИН