Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Район башлыгы урынбасары сайланды

$
0
0
Район башлыгы урынбасары сайланды

 

7 август көнне Яңа Чишмә муниципаль район Советының 35 нче утырышы булып узды, анда байтак кына мәсьәләләр карап тикшерелде. Киңәшмәне район Советы рәисе Вячеслав Козлов алып барды.
Киңәшмәгә район башкарма комитет җитәкчесе, аның урынбасарлары һәм бүлек начальниклары, мәктәп директорлары, учреждение һәм оешма җитәкчеләре чакырулы иде. Утырыш эшендә ТР ның Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе начальнигы Дмитрий Иванов һәм Татарстан Президенты Аппаратында территорияләр белән эшләү буенча Идарәнең баш киңәшчесе Ильяс Гөзәеровлар катнашты.
Көн тәртибендәге “Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы урынбасарын сайлау турында“гы беренче мәсьәлә буенча район башлыгы Вячеслав Козлов депутатларга район башлыгы урынбасары вазыйфасына Надежда Попкова кандидатурасын тәкъдим итте. Карар бертавыштан кабул ителде.
Җавап сүзендә Надежда Попкова ышаныч күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдереп, “аны акларга һәм миңа йөкләнгән вазыйфаны (бурычны) намуслы төстә башкарырга тырышырмын“, диде.
Аннан депутатлар 2014 елның I ярты ел өчен “2014-2020 елларга Яңа Чишмә районында энергияне саклау һәм энергиянең нәтиҗәлелеген арттыру буенча программаны тормышка ашыру барышы турында“гы мәсьәләне карадылар.
Надежда Попкова информациясе буенча, әлеге юнәлештә аз эшләнми (биналарга капиталь ремонт, җылытып, металл сайдинг белән тышлау, энергия саклагыч лампалар кую, бар җирдә дә газ, җылылык энергиясе, электр энергиясе, суны һ.б. җитди төстә исәпкә алу), әмма энергия ресурсларын алда да экономияләү буенча резервлар бар. Аннан район бюджетына үзгәрешләр кертү буенча мәсьәләләр (Финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина мәгълүмат бирде), район территориясендә сәнәгать мәйданчыклары (мәгълүматны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфасын башкаручы Луиза Исхакова бирде) һәм коррупциягә каршы район Советының комплекслы программасы турындагы карарының үз көчен югалтуын тану турында (2015-2020 елларга яңа комплекслы программа кабул ителәчәк – бу хакта район башлыгы ярдәмчесе Вячеслав Темников сөйләде) мәсьәләләр карап тикшерелде.
Тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Шуның белән Яңа Чишмә муниципаль район Советының 35 нче утырышы үз эшен төгәлләде.
 
Азат МУСИН

 


Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Girasoles para colorear


mayabang Quotes, Torpe Quotes, tanga Quotes


Tagalog Quotes About Crush – Tagalog Love Quotes


OFW quotes : Pinoy Tagalog Quotes


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


Tagalog Quotes To Move on and More Love Love Love Quotes


5 Tagalog Relationship Rules


Best Crush Tagalog Quotes And Sayings 2017


Re:Mutton Pies (lleechef)


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


Sapos para colorear


tagalog love Quotes – Tiwala Quotes


Break up Quotes Tagalog Love Quote – Broken Hearted Quotes Tagalog


Patama Quotes : Tagalog Inspirational Quotes


Pamatay na Banat and Mga Patama Love Quotes


Tagalog Long Distance Relationship Love Quotes


BARKADA TAGALOG QUOTES


“BAHAY KUBO HUGOT”


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.