Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

“Матурлык туган җирдә“

$
0
0

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
26 июль көнне Шахмай авылы мәдәният йортында Мәскәүдә яшәп иҗат итүче рәссам, авылдашыбыз Вахит Баһаветдинов белән “Матурлык туган җирдә“ дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде. Очрашуның максаты – үз җиребез талантларын барлау һәм халыкка күрсәтү.
Вахит Баһаветдинов – күренекле рәссам. Аның картиналары Мәскәү күргәзмәләренә куела, ул Рәсәйнең иң сәләтле рәссамнары каталогында урын алган шәхес. Рәссамның иҗатында төп урынны пейзаж алып тора. Утыздан артык картинасында туган як табигате сурәтләнгән: “Салкын кич“, “Бака күле“, “Туган яклар“, “Тиз яңгыр“, “Күрше апаның йорты“ һәм башкалар. Фойеда Вахит Баһаветдинов картиналарыннан күргәзмә оештырылды. Күргәзмәне картиналарны чигеп иҗат итүче тормыш иптәше Рифа ханымның кул эшләре дә тулыландырды.
Кичәне “Шушы җирдән, шушы туфрактан без“ җыры белән Илназ Шәйхетдинов ачып җибәрде. Шахмай авыл җирлеге башлыгы Ринат Хәсәнов рәссамга җылы теләкләрен белдереп, истәлекле бүләк тапшырды. Зирекле музее директоры Мидхәт ага Газыймов, Шахмай авылы ветераннар советы рәисе Әсхат ага  Шәрипов китаплар бүләк иттеләр, рәссамның туган як табигатен чагылдырган картиналарын югары бәяләделәр.

 


Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


“Tado” Jimenez Quotes Collections Online


HOY PANGIT, MAGBAYAD KA!


Girasoles para colorear


Presence Quotes – Positive Quotes


Mga Patama sa mga Nagmamahal the Best Tagalog love quotes for you


5 Tagalog Relationship Rules


“BAHAY KUBO HUGOT”


Re:Mutton Pies (lleechef)


Ka longiing longsem kaba skhem bad kaba khlain ka pynlong kein ia ka...


EASY COME, EASY GO


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


Pokemon para colorear


Sapos para colorear


tagalog love Quotes – Tiwala Quotes


Papa Jack Tagalog Love Quotes and Advice for you


Top 10 Best Tagalog Friendship Quotes and Sayings | mrbolero


“Mali man na ikaw ay ibigin ko, akoy iibig padin sayo”


RE: Mutton Pies (frankie241)


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.