
Cәләт-Болгар-2014”! 100 кешегә исәпләнгән әлеге алан. Изге Болгарыбызны тарихи-мәдәни яктан ачып бирде. Нәкъ менә монда гына археологик казынуларда катнашу, фәнни-тематик мәйданчыкларда эшләүче командалар белән берлектә эшләү, фән, мәдәният, сәнгать өлкәсендә республикакүләм, халыкара дәрәҗәдә танылган шәхесләр белән очрашып була. Шулай ук биредә без башка беркайда да булмаган үзенчәлекле мастер-классларда, уеннарда, кызыклы чараларда катнаштык.Үзенчәлекле биюләр, җырлар өйрәндек, театр уйнадык.Бу сменага район, республика, регион, рәсәйкүләм фән олимпиадалары җиңүчеләре, лауреатлары, төрле конкурсларда, фестивальләрдә, фәнни конференцияләрдә катнашкан сәләтле 7-10 сыйныф укучылары чакырылган иде. Бу тарихи вакыйга Болгар музей-тыюлыгында14-20 июль аралыгында булды. Сәләттә алган хисләр-кичерешләр беркайчан да онытылмас. “Сәләт-Болгар” сәләтлеләр өчен!
Хәлиуллина Динә,
7 сыйныф укучысы, Тубылгы Тау авылы