Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

“Без -Җәлил оныклары”

$
0
0
“Без -Җәлил оныклары”

 

15 фев­раль­дә та­ныл­ган та­тар ге­рой-ша­гый­ре Му­са Җә­лил­нең ту­ган кө­не уңа­ен­нан Яңа Чиш­мә­дә­ге “Лан­дыш” ба­ла­лар бак­ча­сын­да “Без – Җә­лил онык­ла­ры” дип атал­ган ши­гырь­не сән­гать­ле итеп уку­чы­лар кон­кур­сы бу­лып үт­те. Ра­йон ба­ла­лар бак­ча­ла­рын­нан кил­гән 17 ба­ла үз­лә­ре ярат­кан әсәр­ләр­не сән­гать­ле итеп сөй­лә­де­ләр.

Әти-әни­лә­ре һәм тәр­би­я­че­лә­ре бе­лән бер­лек­тә ту­ган як, су­гыш ел­ла­ры, әни­ләр һәм әби­ләр ту­рын­да рус һәм та­тар тел­лә­рен­дә языл­ган ши­гырь­ләр әзер­лән­гән иде. Ба­ла­лар бак­ча­сы­ның пе­да­го­гик кол­лек­ти­вы, һәр ба­ла үз сә­лә­тен их­лас­тан баш­ка­ра ал­сын өчен, уңайлы шарт­лар ту­ды­ра ал­ган­нар.

Де­ко­ра­ци­я­ләр­не ал­маш­ты­рып то­ру, өл­кән­нәр­нең -  ба­ла­лар бак­ча­сы тәр­би­я­че­лә­ре Ре­зе­дә Фәй­зул­ли­на­ның, Флю­ра Мин­га­зо­ва­ның җан­нар­га үтеп ке­рер­лек чы­гыш­ла­ры, иҗат ярыш­ла­рын алып ба­ру­чы Рау­фа­ния Сад­рет­ди­но­ва­ның их­лас­тан әй­тел­гән сә­лам­ләү сүз­лә­ре бу көн­не тан­та­на­лы һәм ис­тә ка­лыр­лык ит­те.

Үзәк ки­тап­ха­нә хез­мәт­кәр­лә­ре ба­ла-ча­га һәм та­ма­ша­чы­лар игъ­ти­ба­ры­на Җә­лил­нең һәм Җә­лил ту­рын­да­гы ки­тап­лар күр­гәз­мә­сен оеш­тыр­ган­нар. Ша­гыйрь­нең  ге­ро­ик тор­мыш юлы та­ри­хы тәр­би­я­че Әл­фи­нур Сө­ләй­ма­но­ва белән уку­чы­лар­га хез­мәт күр­сә­тү бү­ле­ге мө­ди­ре Гөл­фия Вә­лиул­ли­на­лар пре­зен­та­ци­я­сен­дә бә­ян ител­де. 4 яшь­тән алып 7 яшь­кә­чә бул­ган яшь ши­гырь сөй­ләү­че­ләр­нең дул­кын­лан­дыр­гыч чы­гыш­ла­ры “Лан­дыш” ба­ла­лар бак­ча­сы­ның та­тар һәм хә­зер­лек төр­ке­мен­дә­ге ба­ла­лар баш­ка­ру­ын­да­гы  җыр-би­ю­ләр бе­лән үре­леп бар­ды.

Баш­лан­гыч мәк­тәп укы­ту­чы­ла­рын­нан, мә­га­риф бү­ле­ге ме­то­дис­тын­нан тор­ган ком­пе­тент­лы жю­ри ши­гырь­не иң ях­шы сән­гать­ле итеп  сөй­ләү­че­ләр­гә гра­мо­та­лар һәм бү­ләк­ләр тап­шыр­ды. Бе­рен­че урын­ны Яңа Чиш­мә­дә “Те­ре­мок” ба­ла­лар бак­ча­сын­да тәр­би­я­лә­нү­че Ека­те­ри­на Пат­ри­ке­е­ва ал­ды, икен­че – Чал­лы Ба­шын­нан “Ко­яш­кай” ба­ла­лар бак­ча­сын­нан Рәй­ха­нә Хә­би­бул­ли­на, өчен­че урын­да Яңа Чиш­мә­дәге «Лан­дыш» ба­ла­лар бак­ча­сын­нан Алан Фәс­хет­ди­нов.

Бак­ча мө­ди­ре На­талья Ве­дя­ки­на яшь ар­тист­лар­ның нык­лап әзер­лә­нү­лә­ре, кон­курс­та те­ләп кат­на­шу­ла­ры һәм ма­тур итеп чы­гыш яса­ган­на­ры өчен ба­ла­лар бак­ча­ла­ры хез­мәт­кәр­лә­ре­нә, ата-ана­лар­га, ба­ла­лар­га рәх­мәт сүз­лә­рен җит­кер­де. Ул бе­рен­че тап­кыр үт­кә­рел­гән әле­ге­дәй ча­ра ал­да да га­дәт­кә ке­реп ки­тәр­гә ти­еш, дип бил­ге­ләп үт­те. Ни өчен ди­гән­дә, бу ба­ла­лар яшь­тән үк гү­зәл­лек­не то­еп яшәр­гә өй­рәт­кән шигъ­ри­ят дөнь­я­сын­да яшә­сен­нәр, рус һәм та­тар тел­лә­рен камил белсен­нәр, ту­ган ягы­быз һәм иле­без ге­рой­ла­рын оныт­ма­сын­нар өчен дә мө­һим.

Рә­сем­дә: сәнгатьле итеп шигырь сөйләүчеләр Р. Хәбибуллина, К. Патрикеева, А. Фәсхетдинов тәрбиячеләре белән


Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Trending Articles


Vimeo 10.7.1 by Vimeo.com, Inc.


Pokemon para colorear


Sapos para colorear


tagalog love Quotes – Tiwala Quotes


Patama Quotes – Tanga love tagalog quotes


EASY COME, EASY GO


INUMAN QUOTES


Hugot Lines 2020 Patama : ML Edition


Re:Mutton Pies (lleechef)


Vimeo 10.7.0 by Vimeo.com, Inc.


FORECLOSURE OF REAL ESTATE MORTGAGE


Girasoles para colorear


Gwapo Quotes : Babaero Quotes


Long Distance Relationship Tagalog Love Quotes


Patama tagalog quotes – Move On Quotes


Inggit Quotes and Kabit Quotes – Tagalog Patama Quotes


5 Uri ng Pambobola


kasama kang tumanda


RE: Mutton Pies (frankie241)


Ligaw Quotes – Courting Quotes – Sweet Tagalog Quotes