Quantcast
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

“Факел“ - безнең “балачак утравы“

Image may be NSFW.
Clik here to view.
“Факел“ - безнең “балачак утравы“

 

- 9 июльдә “Факел“ балалар сәламәтләндерү лагерында “Спорт - син тормыш“ көне булып үтте, - дип  хәбәр итте редакциягә өлкән вожатый Ирина Иванова.
- Бу көнне лагерь начальнигы Андрей Абрамов җитәкчелегендәге  вожатыйлар “Кечкенә олимпия уеннары“ оештырдылар. Биш спорт командасы  өчен төрле сынаулар әзерләнгән иде. Балалар аларны уңышлы  башкардылар. 
Ә кич белән балаларны “Хеллоуин“ бал-маскарады көтте. Балалар аңа ныклап әзерләнгәннәр, чөнки иң яхшы костюмга  конкурс игълан ителгән иде. Кичә дискотека белән төгәлләнде.
Лагерьда тормыш кайный, балалар вакытны яхшы үткәрәләр: төрле конкурсларда бик теләп катнашалар, монда алар яңа дуслар таптылар, байтак кына яңа уңай эмоцияләр алдылар.
Атна саен лагерьга  Валентина Семеняк рәислегендәге балигъ булмаганнар эше буенча комиссия әгъзалары килә. Алар сәламәт яшәү рәвеше турында һәм хокук бозулар профилактикасы буенча әңгәмәләр үткәрәләр.

Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824