Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Белгечләр саны арта

$
0
0

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Алексеевск аграр колледжының Яңа Чишмә филиалында уку  елы төгәлләнде. Сишәмбе көнне чыгарылыш сыйныфлар соңгы имтиханнарын тапшырдылар, ә июнь башыннан 59 яшь белгеч диплом яклады.
 
1 июльдә секретарь-референт төркемендә укучы 13 кыз имтиханнар кабул итү комиссиясе каршында диплом проектларын якладылар.
- Бар да әйбәт белемнәрен күрсәттеләр, - дип  уртаклашты алган тәэсирләре белән имтихан алу комиссиясе рәисе, район Советының гомуми бүлек начальнигы Любовь Михеева, -   мин аларның хәзерлегеннән канәгать Миңа бигрәк тә 2 кызның диплом эше ошады, берсе - “Конфиденциаль мәгълүмат  белән секретарьнең эше“, икенчесе -  “Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү“ дип аталган. Тракторчы-машинистка укучылар башта теоретик, аннан трактородромда йөртү практикасы буенча имтихан тоттылар. Имтиханнарны Яңа Чишмә районы буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге начальнигы Самат Вәлиуллин кабул итте.
- Үзйөрешле машиналардан имин файдалану, юл йөрү кагыйдәләре буенча теорияне тапшыру тәгәрмәчле, чылбырлы тракторларны һәм комбайннарны йөртеп күрсәтү хокукы бирде. Имтихан тапшыручылар “В,С,Е,F“ категорияле тракторчы-машинист“ таныклыгы алачаклар. Берәү йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү сәбәпле имтиханга кертелмәде, - ди ул.
Төзүчеләр-эшчеләр сафы да артачак: эретеп ябыштыручылар һәм 3 разрядлы штукатур-буяучылар да комиссия алдында имтихан тоттылар.
- Уку алдынгыларын билгеләп үтми булмый, - дип сүз башлады директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Лидия Наумова. - Алар ел буена “4“ һәм“5“ билгеләренә укып кына калмадылар, имтиханнарын да уңышлы тапшырдылар. Болар: секретарь-референт Кристина Пилоян һәм Марина Сапарева, эретеп ябыштыручылар Евгений Логинов белән Сергей Шмелев, штукатур-буяучылар Оксана Голубева белән Алексей Моисеев, тракторчылар Илдар Енгулатов белән Валентин Кудрин. Андый укучылар белән горурланырга мөмкин.
 
         Ольга ИВАНОВА
 

 


Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824