Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Уңышлары сөендерә

$
0
0

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Быел Яңа Чишмә балалар сәнгать мәктәбе укучылары Бөтенрәсәй “Талантоха“ конкурсында катнашканнар. Төрле номинацияләрдә алар зур уңышларга ирешкәннәр.
Гитара сыйныфы буенча Анастасия Рыбакова һәм Диана Быковалар – 1 урынны, Арина Храмышева – 3, баян сыйныфы буенча Александр Шилов – 2 урынны, ИЗО классы буенча Рамилә Якупова һәм Лиана Еронтьевалар – 1, ә Гөлгенә Рамазанова 2 урыннарны яулаганнар.
Быел конкурста укучылар белән бергә укытучылар да катнашкан, алар да шулай ук яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәр:  “Авторлык программасы“ номинациясендә – Светлана Пьянзина – 1, Марина Минаева  2 урынны яулаганнар, “Педагогик проектлар“ номинациясендә Гөлүсә Рамазанова лауреат булган.
-Конкурслар, фестивальләр балалар сәнгать мәктәбе өчен гадәти эшкә әверелде. Кайсылары инде традициягә әверелгән, ел саен үткәрелә, кайберләре - яңа, алары да тора-бара безнең тормышның аерылгысыз өлеше булыр. Безнең мәктәп укучылары районда гына түгел, Республика буенча да байтак җиңүләргә ирешәләр, - диде безгә әңгәмә барышында БСМ укытучысы Гөлирә Наумова.
 
Ольга ХРАМЫШЕВА
 

Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824