.jpg)
20 майда Алексеевск аграр колледжының Яңа Чишмәдәге 2 нче номерлы филиалы студентлары Казанда World Skills Russia икенче милли чемпионатында булдылар.
Ул эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү, яшьләрне икътисадның җитештерү тармагына җәлеп итү һәм эшче һөнәрләр - белгечлекләр буенча квалификацияне камилләштерү максатында үткәрелә. Рәсәй Федерациясенең махсус урта уку йортларыннан биш йөзгә якын студент һәм укучы Чемпионатта катнашу бәхетенә ирешкән. Араларында бездән уку йорты тормышында актив катнашкан 22 укучы да бар. 35 эшче һөнәре буенча ярышлар “Казан ярминкәсе“ күргәзмәләр үзәге территориясендә үткән. Завучлары Лидия Наумова җитәкчелегендә балалар күргәзмәләр үзәгенең павильоннарын карап йөргәннәр, сәяхәттән канәгатьләнеп, күп тәэсирләр алып кайтканнар.
Без эшче һөнәрләре чемпионатына бару мөмкинлеге биргән өчен Республиканың Мәгариф министрлыгына рәхмәтле. Чемпионатка беренче мәртәбә баруыбыз, иң зур теләгебез – андый чаралар ешрак узса иде. Андый чараларда балалар глобаль масштабта үзләре сайлаган юлның мөһимлеген күрә, тоя, аңлый алалар.
Ольга ИВАНОВА