Quantcast
Channel: Новости
Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824

Җитештерүне арттырырга кирәк

$
0
0
Җитештерүне арттырырга кирәк

 

Үткән җомгада эшмәкәрләр катнашында булып узган киңәшмәдә быелгысы елның 4 аенда районның сәнәгать предприятиеләренең эш нәтиҗәләре каралды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Надеҗда Попкова эшмәкәрләрнең җитештерү күрсәткечләрен 2013 елның шул ук чоры белән чагыштырып, анализ белән чыгыш ясады. 15 майдан районда икмәккә бәяләр күтәрелде, тик Татарстанның башка муниципаль районнары белән чагыштырганда Яңа Чишмә икмәге алай ук кыйммәт түгел. Аңа районда да, районнан читтә дә сорау зур. 4 айда барлыгы 436 тонна икмәк җитештерелгән, бу 2013 елның гыйнвар-апреленә караганда 8,7 тоннага күбрәк, аларның яртысын шэ “Нуртдинов Р.А.“ җитештергән. шэ “Г.Р. Курмаева“ һәм “В.С. Зубов“ КФХ-да икмәк җитештереп чыгару арткан, тик шэ “Нуртдинов Р.А.“ һәм “Пищевик“ ҖЧҖ-дә үткән елдагыдан кимрәк җитештергәннәр.
-Көндәшләргә бирешмәс өчен безнең икмәк пешерүчеләргә икмәк-күмәч әйберләрнең ассортиментын киңәйтергә кирәк, - диде район башлыгы Вячеслав Козлов. “Пищевик“ ҖЧҖ-дә 1 эшләүчегә иң аз пешкән әйбер туры килә, шэ “Нуртдинов Р.А.“ һәм шэ “Курмаева Г.Р.“ да 1 кешегә бер үк төрле йөкләнеш булса да хезмәт хакы төрле. - Барысына да хезмәт хакын җитештерү белән туры китерергә кирәк, әгәр дә хезмәт хакында артулар булмаса, чаралар кабул итәчәкбез, - диде район башлыгы.
          (Ахыры 2 биттә)
(Ахыры. Башы 1 биттә)
“Карат“ СПК-да җитештерелә торган колбаса әйберләре һәм ярымфабрикатлар күләме дә кимегән. Җитештерүне киңәйтергә һәм әйләнешне үстерергә кирәк. Аның шәхси сектордан сөт сатып алуы ике тапкырга кимегән (бары апрельдә генә бераз үсеш күзәтелгән). Сөт эшкәртүче “Е.Е. Белоглазова“ КФХ тотрыклы һәм алгарышлы үсеш ала бара. Аларның сөт продукцияләре районда яхшы сатыла (16%) һәм районнан читтә дә популярлык казана (84%). “Е.Е. Белоглазова“ КФХ җитәкчесе сәүдә челтәрләре белән очрашулар оештырырга тәкъдим итте, анда тиз бозыла торган продукцияләрне (нигездә КФХ-ның сөт продукцияләре) сатуга куйганнан соң саклау шартларын карау мөмкинлеге булачак. Надеҗда Попкова җитештереп чыгарыла торган продукцияләрнең популярлыгын арттыру һәм халык белән элемтәдә булу өчен җитештерүчеләргә икмәк, колбаса әйберләре, сөт продукцияләренә сәүдә челтәрләре катнашында презентацияләр оештырырга кирәклеген тәкъдим итте. Шулай ук керамзит блоклар җитештерүче шэ А.С. Комаров, Р.Н. Яруллин, Е.Г. Ермолаева, пыяла пакетлар җитештерүче шэ Э.В. Азарян эшләренә һәм “Төзүче“ , “Шешмадорстрой“, “Мелиоратор“, “Шешмастрой“ ҖЧҖ кебек төзелеш оешмалары тарафыннан башкарылган эшләр күләменә анализ ясалды. Вячеслав Козлов эшмәкәрләргә салымнарны үзвакытында түләү кирәклеген исләренә төшерде.
Киңәшмәдә эш бирүчеләрнең квалификацияле кадрлар хәзерләүдә катнашуы һәм мәктәпләрдә һөнәри юнәлештәге эшләр, закон нигезендә хезмәткәрләрне эшкә кабул итү һәм эштән азат итү, эшкә кабул ителгәннәрнең хезмәт җаваплылыгы һәм дисциплинасы турындагы мәсьәләләр каралды. Алдагы киңәшмәдә дә сүз шулар хакында барачак.
 
Ольга ИВАНОВА

Viewing all articles
Browse latest Browse all 8824